Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Чистай ягы керәшеннәре үз авыллары өчен җан атып яшиләр

Авыл тормышы белән таныштыруны дәвам итәбез. Әлеге язмабызда сәяхәтебез – Чистай якларына.

Чистай районының алты авылында – Бахта, Актау, Ишәле, Югары Кондрата, Чуаш Ялтанында һәм Йолдыз поселогында керәшеннәр яши. Чистай шәһәрендә дә карендәшләребез күпләп гомер итә.

 

Чуваш, татар, керәшен –

Тату барысы бергә.

Бергә эшләп, күрше торып,

Көн күрәләр гомергә, – дип язган иде җирле шагыйрә Анна Карликова. Кызганычка, аның туган авылы Керәшен Ялтаны һәм, шулай ук. Нарат Чишмә – юкка чыккан авыллар исемлегендә.

Атамасы бәхетне аңлата

Бахта авылы– Олы Бахта елгасының өске агымында, Чистай шәһәреннән көньякка таба 22 километр ераклыкта урнашкан. Авылга 1724 елларда нигез салынган дип исәпләнә. Тарих фәннәре кандидаты Максим Глухов фикеренчә, Бахта атамасы бәхет дигәнне аңлата. Бахта авылы – РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның туган авылы буларак та билгеле. Бахтада барлыгы 270ләп кеше яши. Авылда балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, шулай ук, мәдәният йорты һәм китапханә эшләп тора. 2000 елда авылның мәдәният йорты карамагында “Карендәш” фольклор ансамбле оеша. 2012 елдан башлап, балалар өчен – “Тәңкәләр” фольклор коллективы, ә өлкәннәрнең “Чаткы” ансамбле эшли. Җитәкчеләре – мәдәният йорты методисты Анна Акманова.

Ике ел элек, авылдашлары Владимир Григорьев һәм Иван Герасимов тырышлыгы белән, Бахта авылының тарихы турындагы китап та дөнья күргән.

Бахтаның уңганнары

Башка авыллардагы кебек үк, Бахта халкы да тыныч кына эшләп, яшәп ята. Терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Хәзерге вакытта язгы кыр эшләре бетеп бара. Егетләр бик тырышып эшлиләр.

 

“Аерым алганда, авылның уңган игенчеләре арасында үзенең гаиләсе белән үз кырларын эшкәртеп, уңышын җыеп, терлек азыгы әзерләп, күпләп мал асраучы Петр Огурцовны атарга була.

Шулай ук, Юрий Петров та, дуслары белән бергәләп,игенчелек белән шөгыльләнәләр. Алар, үз техникаларында, җир эшкәртәләр, чәчәләр, сугалар, әле авыл халкына ярдәм итәргә дә өлгерәләр.

Оста токарь буларак, үзебезнекеләргә генә түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләргә дә булышучы Григорий Ивановны да аерып әйтеп узыйм. Ул, үзенең уллары белән, басуда да тырышып эшли. Василий Агеевны исә авылда балта остасы буларак беләләр. Кулыннан килмәгән эше юк, йорт төзегәндә, ремонт ясаганда, чират торып, аны чакырабыз. Авылда беркем дә эшсез тормый, һәркайсы уңган да, тырыш та. Мәсәлән, Екатерина Акманова ялгызы гына ун баш савым сыеры тота. Шуның белән көн күрә, балаларына, оныкларына ярдәм итә, әбисен дә карый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, авылдашлар андагыларга бик теләп ярдәм итәләр. Василий Ванифатьев окоп өчен меңнәрчә шәм ясады”, – дип сөйләде безгә Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.

 

Авыл уртасында чишмә урыны да сакланган. Халык аны онытмый. Бигрәк тә, Сергей Терентьев һәм Иван Ефимов ел буена аның тирә-ягын – кышын кардан чистартып, печәнен чабып торалар.

Киләчәге матур булыр

Әлегә авылдагы йортларга су үзәкләштерелгән система аша торбалардан килми. Үткән ел, үзара салым акчасына, бу эшне башлап җибәргәннәр, быел су булыр дип өметләнәләр. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктын да төзекләндерергә тотынганнар, эшне сентябрьгә тәмамларга җыеналар.

“Безнең Бахта бик матур җирдә урнашкан, табигате үзенә җәлеп итеп тора. Көндәлек кирәк-ярак алу өчен яңа кибет ачылды. Бәйрәмнәрдә авыл чиркәвендә келәүләр уза. Колхоз таркалганчы Бахтада сыер фермасы бар иде. Халык шунда эшләп, үзара ярдәмләшеп яшәде. Ә хәзер кешегә андый эш калмады, фермалар бетте. Ярый әле, ихаталарын фермерлар алып, әйбәт кенә эшлиләр. Авылыбызның кешеләре уңганнар, матур йортлар житкерәләр, җиләк-җимеш үстерәләр, мал асрыйлар, тәмле камыр ризыклары пешерәләр, кыскача әйткәндә, барын да булдыралар. Авылдашларның алдагы көннәрдә дә бүгенгедәй, бердәм, тату булып яшәвенә шигем юк”, – ди китапханәче Валентина Чапыжникова.

 

Йолалар үтәлә

Һәр авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары, була. Бахтада да борынгы йолаларны, бәйрәмнәрне саклап калу өчен зур эш алып барыла. Биредәге бәйрәмнәргә районның башка авылларыннан да киләләр.

“Концертлар, спектакльләр оештырганда, үзебезнең авылдашларга ошаса, башка авылларга да барырга тырышабыз. Олы көн, Бәрмәнчек, Покрау, Нардуган, Качману бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез. Керәшеннәргә хас булганча, кунаклар килгәнен яратабыз, аларны – мул табын, күргәзмәләр, җыр-биюләр белән каршы алабыз. Әлбәттә, үзләре дә буш килми, үз авылларының йолаларына тугры калып, җырларын җырлыйлар, үз яклары аш-сулары белән кунак итәләр. Шулай аралашып, тату гына яшәп ятабыз”, – дип сөйләде күптәнге танышыбыз Анна Акманова.

 

Кондратада эш гөрли

Югары Кондрата авылында 250ләп кеше яши. 108 укучыга исәпләнгән төп мәктәптә балалар белем ала. Мәдәният йортын ремонтлыйсы бар, шунлыктан авылдага концертлар, кичәләр мәктәпнең спорт залында үтә. Шулай ук, мәктәп бинасында китапханә һәм музей эшли. Әле май аенда гына чиркәүне ремонтлап, түбәсен матур итеп ябып куйдылар.

“Әлеге эштә төп оештыручы – Александр Тарасов. Эшне башлап җибәргәч, аны дәвам да итәсе бар бит, бу юлы безнең яшьләребез активлык күрсәтте. Социаль челтәрләрдә аерым төркем булдырып, матди ярдәм тупладылар. Җыелган акчаның нәрсәләргә тотылуы турында халыкка җиткереп тордылар. Авылда халык бердәм, үзләре генә ярдәм итеп калмады, шәһәрдә яшәүче балаларын да тарттылар. Читтә гомер итүче авылдашларның күпчелеге Югары Кондратаның ямен саклауга, уртак эшкә зур өлеш кертә. Авылыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып йөрүче, ярдәм кулы сузучы һәр кешегә рәхмәтлебез.

Әле, зурлап, юл төзүгә керештеләр. Монда, әлбәттә, үзара салым акчасы кереп китәчәк. Ком китерелде, шушы арада тракторлар белән буа ясарга тотыначаклар. Ул ясалып беткәч, муниципаль район җитәкчелегенең махсус ярдәме белән елганың икенче ягына – зиратка кадәр дә юл җәеләчәк”, – дип хәбәр итте лаеклы ялдагы укытучы Светлана Чалмаева.

 

Кыскача

Йолдыз поселогында 140лап керәшен кешесе яши. Урта мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты һәм китапханә бар. Поселоктагы бакчага барлыгы 20-25 бала йөреп тора. Искиткеч матур табигатьле Йолдыз кешеләре, төрле милләттән булсалар да, бертуганнардай гомер итәләр.

Актауда 170 кеше яши. Шулардан 89ы – ир-ат, 81е – хатын-кыз, 18 яшькә кадәрге 28 бала бар. Авылда уникаль архитектура объекты – Алла анасы Изге Кыз Мариянең бөркәнчеге хөрмәтенә салынган храм бар. Ул храмга 1884 елда нигез салынган. Ул авыл уртасындагы калкулыкта утыра. Храм прихожаннар һәм алпавыт Евграф Лебедев хисабына төзелә. 1886-1916 елларда храмның настоятеле священник Семен Гаврилов (1860–1916) була. Бәйрәмнәрдә келәүләр үткәрелә.

Ишәле һәм Чуаш Ялтанында керәшеннәр шактый. Бу авылларда мәктәп, клуб, китапханә һәм кибет эшли. Балалар бакчасы гына юк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев