Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Ару гына торасыңмы, Олы Аты?

Түбән Кама районы Олы Аты авылы башка керәшен авылларыннан күп ягы белән аерыла. Колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәүчеләр саны буенча совет заманнарында "неблагонадежный"лар исемлегендә була ул. Әле соңгы елларда гына да авылның 12 өлкән кешесе пенсиясез яши. Шулай дәүләттән бер тиен дә алмыйча, мәңгелеккә күчә баралар. Сугышта катнашкан ветеран...

"Өч мең сумлык" начальниклар

Олы Атыда власть - культура кулында. Культура дигәнем - библиотекарь Лидия Юмаева белән клуб "начальнигы" Таисия Гурьяновалар. Аты кешеләре, күрше Югары Чаллы авылындагы җирле үзидәрәгә барып тормыйча, күп кенә йомышларын шулар аша хәл итә. Хәзерге телгә әйләндереп әйтсәк, "по-средниклар" була инде.
- Кызыксындырган нәрсәләрегезне "культурадан" сорарсыз, алар барысын да белә, - дип озатты безне Олы Аты авылына Кызыл Чапчак җирле үзидарә җитәкчесе Марат Бәдриев.
Чыннан да, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булып чыкты "власть хуҗалары". Җилкәңә дис-тәләгән төрдәге эш йөкләнгәч, теләсәң-теләмәсәң дә, барысын белергә кирәк шул. Сүз уңаенда, хезмәт хаклары белән дә кызыксындык. Бөтен җаваплылык аларда булгач, акчасын да каерып түлиләрдер инде, дисәк, күп икән - клуб начальнигының хезмәт хакы - җиде мең, библиотекарьның өч мең сум... Җитмәсә, клублары да ярым җимерек хәлдә. Клуб түбәсе вакытында ремонтланса, андый булмас иде дә соң. Түбәлек калайга акча юнәтә алмыйлар, ди. Берничә елдан клуб бинасы нәкъ менә мәктәп бинасы тарихын кабатламас, дип әйтеп булмый. Ә мәктәпкә килгәндә исә, әнә шундый иске бинада була ул. Көннәрдән бер көнне, нәрсәдәндер ут чыгып, мәктәп урнашкан иске йорт көлгә әйләнә. Яңа бинаны ничек төзик, дип әллә ни баш ватып тормыйлар - башлангыч-тагы унтугыз баланы чит авыл-га йөртеп укыта башлыйлар. Бинасы булмагач, проблемасы үзеннән-үзе чишелә: теге кирәк, бу кирәк, дип йөрисе дә юк... Клуб белән дә шул хәл кабатланмагае. Алай булса, Атыдагы бердәнбер "власть урыны" да бетә дигән сүз. Көннәр яңгырлы торгач, безне клуб эченә кертеп тормадылар - кайбер әйберләр журналист күзенә "төртелмәсен" дигәннәрдер инде. Ае белән яуган яңгырлардан соң ни булмас... Черек түбә ишелеп төшеп, бәла-каза гына китерә күрмәсен үзләренә, инде шуны телик.
Олы Аты авылында 250 кеше яши, 102 хуҗалык исәпләнә. Мәктәп яшендәге балаларның саны - 39, 77 пенсионер бар. Кешеләр саны да, хуҗалык саны да берничә дистә еллар буена чагыштырмача бер урында тора - артмый да, кимеми дә икән. Тик, нигәдер, балалар бакчасы, мәктәп, пункт ише социаль объектлар гына бер-бер артлы ябыла барган. Бетерәбез, бетерәбез дигәндә, бирешмибез-бирешмибез, дип яшәп ятучы атылыларга карап сокланырга гына кала.

Гаҗәп кешеләр яши монда

Алда язып үткәнчә, колхозга кермичә, "аерым хуҗалык" булып яшәүчеләр күп монда. Шуларның берсе - Умнов Пашук дигән кеше була. Пашук дәдәйне "тунеядство"да һәм дин тотуда гаепләп кулга алалар. Бөтен кеше өчен сабак булсын, дип (мондыйларны менә нәрсә эшләтәбез, янәсе), авылда иптәшләр суды ясыйлар. Гаепләнүче Пашук дәдәй шунда торып басып:
- Килер бер көн, җимергән чиркәүләрне үзегез үк торгызырсыз. Мине "тунеядство"да гаеплисез. Үз кулларым белән мич чыгарып, итек басып, эшләп көн күрәм. Я, әйтегез, кайсыгызның өлешенә керәм? - ди.
Утырып кайтканнан соң да, үз көнен үзе күрә. Ишле семьясын туйдыруны дәүләт җилкәсенә салмый. Ветеран пенсиясен дә кире кага - үлгәнче бер тиен дә алмый.. Яңа чиркәү төзегәндә дә, алар нәселеннән булган кешеләр башлап йөри. Казанга, хәтта Мәскәүгә хәтле барып җитәләр. Кирәкле документларны ясап кайталар.

Олы Аты чиркәве


1990 елда яңа чиркәүне җиткереп керәләр. Җиткерү - бер хәл, әле аңа священник табарга кирәк. Антон Тузеев Алабугадан отец Иоанны алып кайта. Ул озак еллар буена Олы Аты чиркәвендә хезмәт итә. Отец Иоанны мәңгелек йортына озаткач, авыл ятимләнеп кала. Нишләргә? Отец Иоанн кебек настоятельне тагын каян табарга? Керәшеннәр арасында священниклар бармак белән генә санарлык... Үз авылларыннан Михаил Петровны билгеләп куялар (Дөресрәге, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасийга халык исеменнән үтенеч хаты язалар). Отец Иоанн үзе исән чакта аңа: "Мин киткәч, минем урында калырсың. Ходай миннән: "Кая сарыкларың? Аларны кемгә калдырдың?" - дип сораганда, сиңа калдыруымны әйтермен", - ди. Чиркәү эше отец Михаилга инде таныш - отец Иоанн янында ул алтарьник булып тора. Монастырьда укып, белемен күтәрә. Матушка Валентина сүзләренә караганда, беренче мәлне төннәрен борчылып, йокламыйча үткәрә ул. Халык ышанычын аклап булырмы? Авыл кешеләрен үз артыннан ияртә алырмы? Беренче тапкыр Пасха службасын алып барганда, имтихан тотучы студент кебек хис итә үзен. Инде ул көннәр артта калган, халык та келәүгә әйбәт кенә йөри икән. Тик отец Михаил семьясына быел коточкыч бәла килгән - бердәнбер малайларын - Женяларын югалтканнар. Түбән Кама шәһәрендә машина бәреп киткән үзен. Кеше кадәр кеше таптаткан шофер бүгенгә кадәр җәзасын алмаган, ди. Ходайыбыз, яратканымны сынармын, дигән. Отец Михаил семьясы да адәм күтәрмәслек бу кайгыны, әнә шулай, Ходай сынавы итеп кабул иткән. Моннан берничә ел элек Түбән Кама шәһәренә укырга киткән җиреннән кызлары юкка чыга. Кая гына язмыйлар, кемнәр генә эзләми, суга баткан күк юк була. Матушка Валентина, монастырьларга чыгып, алар аша эзләтә. Ходайның рәхмәте белән кызлары табыла - Мәскәүдә яшәгән, хәбәр итәрлек җае булмаган. "Кызыбыз табылу шатлыгыннан ушыбызга килергә өлгермәдек, инде менә улыбызны югалттык. Ходаем, берәүгә дә бала хәсрәте бирмәсәң иде", - дип тели матушка Валентина. Үзеннән бигрәк, ире өчен кайгыра ул: исәнлеге дә ныклы түгел, бу кайгылардан өзлегеп кенә китмәсен, - ди. Отец Михаилның кайгысын авылдашлары үз кайгылары итеп кабул итәләр.

Рәнҗеш

Яңа чиркәү каршысындагы калкулыкта бер һәйкәл тора. 9 Май - Җиңү көнендә һәр елны сугышта үлгәннәрне искә алу митингысын шунда үткәрәләр. Соңгы елларда авылның әлегә исән-сау бердәнбер сугыш инвалиды Андрей Чекашов һәйкәл янына менми башлаган. Исәнлеге начар булудан түгел, принципка барып. Нигә бармавын үзе болай сөйли: "Бу һәйкәлнең Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга гел катнашы юк. Ул - туганнар каберлеге өстенә куелган. Бу каберлеккә биш кеше - әтиле-уллы Ислаевлар, Тузеев, Краснов, Умновлар күмелгән. Красновны сәнәкчеләр харап итә. Умновны недоимка җыярга керүчеләргә балта күтәргән өчен (өендә 5-6 баласының соңгы өлешен бирәсе килми), кызыллар үтерә. Бүтәннәре дә - шул заман корбаннары. Бөек Ватан сугышына аларның ни катнашы бар? Мин инде күптәннән, "авылга яңа һәйкәл кирәк", дип йөрим. Аты авылыннан 150 кеше яуга чыгып китә, шуларның йөзе сугыш кырында ятып кала. Әйләнеп кайтканнарның да күбесе сугыштан соңгы елларда үлеп бетте. Менә шулар - ил азатлыгын саклап гомерләрен бирүчеләр бер һәйкәлгә генә лаектыр бит инде? Һәйкәл - аларның исемнәрен мәңгеләштерү булыр иде", - ди сугышчы-ветеран. Бу теләген инде ул ничә еллар буена җирле үзидарә җитәкчеләренә әйтеп килә. Алардан хуплау күрмәгәч, үтенечен Түбән Кама районы исполкомына да җиткерә. Аннан җибәрелгән җавапта: "Исполкомның һәйкәл төзетергә акчасы юк. Һәйкәл кирәк булса, авыл кешеләреннән акча җыеп төзетегез", - дигәннәр. "Сугышканда гына кирәк кеше, аннары беркемгә дә хаҗәте калмый... Аталарын бер тапкыр да күрмичә ачлыкта үскән балалардан һәйкәлгә дип акча җыяргамы? Дәүләт үзе аларга ятимлек компенсациясен бирер урында, шул ук кешеләрдән "атагызга һәйкәл куябыз" дип ничек акча сорыйсың? Хөкүмәтебез өчен оят", - ди Андрей дәдәй. Ул да китеп барса, әлеге җитәкчеләр, инде һәйкәл сораучы бетте, тынычланып калдык, дип сөенешерләр микән? Карт сугышчының күңеле рәнҗеп китмәсен иде дә бит...
Әрнеп искә төшерә торган тагын бер вакыйганы сөйләде Андрей дәдәй.

Сугыш ветераны Андрей Чекашов


Сугышның беренче көннәреннән үк әтиләрен сугышка алалар. Күп тә үтми, дәдәсе дә фронтка китә. 1943 елның январенда, 17 яше тулу белән, Андрейга да чират җитә. Бер өйдән өч солдат ут эчендә була. Сугыш елларында налогын түләмәгән, җиде мең тәңкә недоимкасы җыелган, дип, әниләрен утыртырга җыеналар. Өч ай эчендә акча табып, әҗәтен түләмәсә, төрмәгә ябачаклар. Ул вакытта Андрей дәдәй Пермь ягына шахта эшенә киткән була. Хатыны белән киңәшләшеп, кешеләрдән әҗәт җыя-җыя, әниләрен төрмәдән алып калалар. Шуларны уйласа, карт сугышчының йөрәге урыныннан кузгала, күңелен әрнү баса...

"Бәхетле"дә бәхетлеме?

"Октябрь бүләге", "Чаллы" исемнәрен йөрткән елларда Олы Атыда авыл хуҗалыгы эшләре гөрләп бара. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә алдынгылар исәбендә йөриләр. Соңыннан басу-кырларны инвестор үз кулына ала. Хәзерге исеме - "Бәхетле" булса да, бәхетләре ул чаклы күренми атылыларның. Алда санап кителгән тишек түбәгә дә, үлгәннәр истәлегенә куеласы һәйкәлгә дә, янган мәктәп бинасы урынына яңасын салырга да мөмкинлекләре юк. Инвесторга аңа ни - бүген табыш булмаса - ташлый да китә. Авылыңның киләчәге, картларның хәтере дип әллә ни борчылып тормый...
Авылның киләчәге дигәннән, мондагы балалар үз авылларын бик яраталар. Безгә 9нчы класс укучысы Диана Байрашова белән аралашырга туры килде.

Диана Байрашова


- Авылыгызда мәктәп тә юк, клубыгыз да ачылмый, концертлар да килми... Шушындый авылда яшәп калганнары өчен, әти-әниеңә үпкәләмисеңне соң, дигән сорауга ул:
- Безнең авыл кебек матур авыл беркайда юк. Аның табигате, чишмәләре генә ни тора? Әйе, кайчак ачу килеп куя инде. Әти-әнигә түгел, шундый матур авылыбызның "үле тормыш" кичерүенә. Безнең дә яшьтәшләребез белән клубка да чыгасыбыз, дискотекаларга да йөрисебез килә. Күрше авыл клубы әнә гөрләп тора. Кайтучылар да, тирә-күрше авыллардан килүчеләр дә күп анда. Безнең клубта музыкаль центр да юк хәтта, - ди ул. Тагын үзе:
- Барыбер дә бездә рәхәт, - дип өстәп куя. Аның "Туган авылым Аты" исемле сочинениесе район конкурсында призлы урын алган, газетада да басылган. Моңа кадәр Диана гел "5"ле билгеләренә укып килә, алга таба да шул югарылыктан төшәргә түгел исәбе. Мәктәпне бетергәч, медицина институтында укып, эшкә шушы якларга кайтырга уйлый ул. Бүгенге көндә күрше авылга йөреп укучы 40 баланың да, шагыйрь теле белән әйтсәк, "кендек каны шушында тамган". Телләрен онытмаслар, авылларын бетермәсләр, дигән ышанычта калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы Түбән Кама районы Олы Аты авылы