Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Компьютермы, ураммы?

Мәктәп яны лагерьлары эшләп торса да, урамда уйнап йөрүче бер бала күренми. Ямьле, матур җәй дә үтеп бара. Әнә бер танышымның племяннигының да, әти-әнисенең «Айбагыр» лагерына җибәрәсе килсә дә, компьютердан аерыласы килми икән.

Без бәләкәй чакта тау башлары, су буйлары уйный-уйный такыраеп бетә иде. Кыш көне капчыкка салам тутырып та, зур-зур чаналарга төялеп тә тау шуа идек. Чалбар балаклары карга укмашып, катып беткән чаклар да күп иде. Аңа карап, атналар буе салкын тиеп, авырып яткан вакытларны хәтерләмим. Лыч су итекләр белән өйгә керергә куркып торулар, әле кичә генә булган шикелле. Яз җитеп, җир йөзе кардан ачылуга, бөтенебез дә тау башына йөгерә идек. Көне буе "Таяклы", "Үрдәкле" уйнап арып бетәбез. Җәй буе инештә су коенып, бармак буе балык тотып мәш киләбез. Кыш җитте исә, тимераякта шуабыз, кәкре агачтан кәшәкә таягы ясап хоккей уйныйбыз. Ул туп тибүләрне, куышлы, качышлы уйнауларны, "сәпиттә" элдертүләрне, карны казып окоп ясауларны әйтмим дә инде. Өеп куйган печән эскертләре өстендә сикереп уйнап, ишеп бетергән чаклар да шактый була иде...

 

Хәзер урамда ник бер бала күренсен! Каникул бит, җәмәгать! Су буйларын да үлән, агач басып бетерде, басмалары да череп бара. Тау башында күптән чана-чаңгы эзе күренгәне юк. Буш вакытларын хәзерге бала-чага ничек үткәрә икән, дип шаккатам. Бәләкәй чакта вакыт болай да озак уза, урамда уйнап арып бетә идек. Хәзер өйләреннән дә чыкмыйлар. Көне буе компьютерга, телевизорга текәлеп карап утырып, балачакларын заяга үткәрәләр. Олыгайгач, балаларына, оныкларына ни дип сөйләрләр икән алар? Ике-өч яшьлек сабыеның планшетка төртә-төртә уйнап утыруына әти-әниләренең артык исе китмичә, "Хәзер балалар күпне белеп туа инде", - дип кенә чикләнәләр. Балалары үсә башлагач, килеп чыга аннары "сызлавыклары". Кайсының күзе начарлана, кайсының умыртка баганасы какшый, кайсы чирләшкәгә әверелә. Хәзер урамда уйнап йөрерлек балалар саны да кимеде, дигән җавапка да исем китә. Без юктан да кызык табып, көннәр буе урамнан кайтып керми идек. Соңгы вакытта туучы балалар саны күбәя башлады дисәм дә, арттыру булмас.

Көне буе социаль челтәрләрдә 200 дән артык "виртуаль дус" туплап, алар белән хат алышып утырып, күрешкәндә танымаганга салынып, бер-берең белән исәнләшми үтү модага кереп китте хәзер. Моңа өстәп, аерылып булмый торган виртуаль "Ферма", "Танклы", "Узышу" уеннары да сабыйларга файдага түгел. Бер яктан, чамасын белсәң, кирәкле эшеңне эшләр өчен, Интернет бик яхшы нәрсә ул. Минем әби әйтмешли, хәзер "ускоренный замана". "Элек 3 көнгә сузылган эшне, бүген телефон, компьютер белән сәгатендә башкарып куялар", - ди ул.

Җырларда да "кая китте минем гүзәл балачагым",- дип җырлана бит. Еллар үткән саен, шул инеш буендагы сазга буялып бетеп сөкә салулар, чыр-чу килеп туп артыннан йөгереп йөреп, хәлдән таюлар тагын да ныграк сагындыра икән шул. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Балалар яшьтән үк, телефон, Интернет, телевизор колларына әверелмәсен иде. Эшли, дөнья куа башлагач та туясын әле ул замана коткыларыннан. Әти-әниләр дә, бераз игътибарлы булып, үзләренең яшь чакларын исләрендә тотып, баланың буш вакытын дөрес итеп бүлергә ярдәм итсеннәр иде. Шул чакта гына, сабыйның матур китап укырга да, йорт җирендә олыларга булышырга да, уйнарга да, ял итәргә дә вакыты калыр иде. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр. Балачак, яшьлек - иң хәрәкәтле, дәрт ташып торган вакыт. Шуның өчен дә, дүрт стена арасында, кояш та күрмичә, компьютер каршында утыру, баланың сәламәтлегенә, фикерләү сәләтенә зыян салуын онытмаска кирәк. Саф һавада уйнап, балачакның тәмен белеп үскән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган баланың күңеле чиста, буй-сыны матур булыр. Табигать белән үзара бәйләнештә, мәхәббәттә үскән бала гына, сәламәт киләчәккә өмет уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев