Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Бүген эшлисене иртәгәгә калдырмыйк

24 апрель көнне Казан шәһәре Тихвин чиркәве бинасында урнашкан Керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте музеенда «Кече халыкның олы батырлыгы» дигән темага фәнни конференция узды. Конференциянең төп темасы «Фронтта һәм тылда керәшеннәр Ватан сагында» дигән исем астында үтсә дә, әлеге чарада башка темаларга караган мәсьәләләр дә күтәрелде. Конференция не Казан керәшен җәмгыяте...

24 апрель көнне Казан шәһәре Тихвин чиркәве бинасында урнашкан Керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте музеенда "Кече халыкның олы батырлыгы" дигән темага фәнни конференция узды. Конференциянең төп темасы "Фронтта һәм тылда керәшеннәр Ватан сагында" дигән исем астында үтсә дә, әлеге чарада башка темаларга караган мәсьәләләр дә күтәрелде. Конференция не Казан керәшен җәмгыяте һәм Казан ветераннар оешмасы идарәләре оештырды.
Күтәрелгән мәсьәләр буенча чыгышларны төп өч төркемгә берләштереп булыр иде. Беренчесе - Керәшен музеен оештырудагы кыенлыклар, алга таба эшләнәсе адымнар, икенчесе - керәшен приходлары һәм аларның яши алу-алмаулары, өченчесе - керәшеннәрнең фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларын барлау буенча башкарылган эшләр, алга таба план-перспектива билгеләү. Һәр өч тема да безнең өчен мөһим һәм кирәкле. Кыскача гына аларның һәркайсына тукталып китәргә булдык. Керәшен музее ничек туды?
Аркадий Фокин - Ветераннар оешмасы җитәкчесе:
Керәшен музее төзү идеясе инде күптән туган иде, аны тормышка ашыру юлы гына бик озын булды. Материалларны моннан егерме биш еллар элек туплый башладык. Ил белән тотынсак, күп нәрсәне саклап калып була иде. Тик ил белән тотынылмады. Җыйган, тупланган әйберне сакларга помещениесе, тиешле шартлары, энтузиаст кешеләре дә кирәк бит. Тапкан һәм саклый алган кадәресен бүген үзегез күрдегез - музей килеп чыкканмы-юкмы - хөкемегезне бирерсез. Рәхмәт отец Павелга: үз яныннан бүлмә бирде. Сүз дә юк, бүлмәбез бөтен экспонатларны да урнаштырырлык түгел, кечкенә. Тик шулай да беренче вакытка ул ярап тора. Музей аерым энтузиастлар көче белән генә оешты, югарыдан бер тиен дә бирелмәде. Вера Семенова, Вера Григорьевалар соңгы көннәрдә өйләренә кунарга гына кайттылар, калган вакытларын музей бүлмәсендә үткәрделәр. Вера Васильевнаның кызы белән улы да вакыт белән исәпләшмичә, шушында эшләделәр. Валерий Николаев плакатлар ясады, Тәмте егете Михаил Данилов пич чыгарып бирде. Түбән Кама районы Келәтле авылыннан Валерий Иванов дигән егет төзү материаллары алу өчен материаль ярдәм бирде. Менә шулай "мир" белән эшләп чыктык. Бүгенге музей - киләчәктә оешасы зур музей өчен перспектива-заявка гына дип саныйм. Киләчәктә тагын да шәбрәген ачарбыз, Ходай кушса. Владыка Анастасий музейны аруландырыр алдыннан, керәшен приходларын зурайту, священниклар әзерләү турында кайгыртыгыз, юкса, иске самоварларыгыз торып калыр, ә керәшен дигән халык бетеп куяр, дигән сүзләрне әйтте. Дөрес, музей музей булсын өченгә генә оешса, үзенең төп функциясен үтәмәсә, аның кирәге дә шуның хәтле генә булыр иде. Киләчәктә дәүләттән дә ярдәм алып, бу урынны Керәшен культурасын өйрәнү үзәге итеп күрәсе килә. Моның өчен Татарстан мәгариф министрлыгының да безне аңлавы, хезмәттәшлеккә баруы кирәк. Әгәр дә керәшен балаларын укытырга мәктәп-интернатлар ача алсак, культурабызны, динебезне кайтарырга, яшь буынны ата-бабаларыбыз мирасы рухында тәрбияләүгә хәлиткеч адым ясау булыр иде ул. Священникларны каян алыйк, дип тә утырмас идек. Стандарт белемнәр белән бергә керәшен культурасы, дин нигезләре буенча да төпле мәгълүмат алып чыккан балаларыбыз үз язмышларын үзләре хәл итәр иде. Мин шулай уйлыйм. Музей ачуда үз ярдәмнәрен керткән һәр карендәшебезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Владыка Анастасий теләкләре
Музей бүлмәсен аруландырырга отец Павел Павлов янына керәшен чиркәүләре священниклары да килгән иде. Төп миссияне Владыка Анастасий үзе башкарды. Җыелган халыкка адреслап, ул түбәндәге сүзләрне җиткерде: "Вера - ул ышану дигән сүз. Күңелдә менә шул ышану дигән хис, тойгы булмаса, музейлар да, алардагы кыйммәтле экспонатлар да бер тиенлек тә тормаячак. Әлегә картина куандырырлык түгел. Керәшен чиркәүләренә халык әз йөри. Священниклар да бармак белән генә исәпләрлек. Чиркәү салынган җирләрдә батюшка өчен тору урыны юк. Соңгы вакытта керәшен авылларында зур-зур чиркәүләр төзелде, ә служба үткәрергә священниклар җитми. Башка милләттән булса да, батюшка җибәрер идең, торак мәсьәләсе хәл ителмәгән. Сезгә, иң беренче чиратта, ышану - вера турында уйларга кирәк. Дине сакланса, музее да, культурасы да сакланыр. Соңгы елларда удмурт авылларына чыгарга, анда эшләп килүче приходларда булырга туры килә. Чиркәүгә өлкәннәр генә түгел, бик күп яшьләр дә йөри. Престол бәйрәмнәр вакытында, мәктәпләрдә укуларны туктатып, балалар да, укытучылар да келәүгә килә. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк сезгә. Бүген монда җыелган керәшеннәр отец Павел янына атна саен келәүгә йөрсәләр, ул да үзен ялгыз итеп тоймас иде. "Пастырское одиночество" дигән төшенчә бар. Пастыр үзен чолгап алган проблемалар белән ялгызы гына калса, шул терминны кулланалар. Отец Павелның ич югында бүгенге кадәр санда таянырлык ышанучылары булса, аның авыр хезмәтендә шулкадәр җиңеллек килер иде. Бу кешеләрне мин Ходай патшалыгына алып барам, алар мәңгелеккә урнашасы карендәшләрем, дип уйлап, өметыша ныч белән хезмәт итәр иде. Приходы да үсә барыр иде. Бүгенге кебек очрашуларда сезгә әнә шундый көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәреп, аларны хәл итү юлларын билгеләргә, тиешле документлар кабул итәргә, хөкүмәт органнарына чыгарга кирәк. Алай эшләгәндә, мондый җыелуларның нәтиҗәсе күренер. Минем сезгә әйтәсе теләкләрем шулар. Без сугышта юлбарыстан көчлебез Керәшеннәр арасыннан чыккан геройларны гомуми халкыбыз санына бүлеп карасаң, кызыклы саннар чыга. Ике мең кешегә бер герой туры килә икән бит. Бу - башка бер халыкта да очрамый. Әлеге мәгълүмат Александр Филиппов, Татьяна Дунаева кебек галимнәребезнең китапларына нигезләнеп яңгыратылды. "Туганайлар" газетасы битләрендә дә геройларыбыз турында шактый материал бирелде. Фронтта сугышкан солдатларның батырлыклары орден- медальләр белән бәяләнсә, тылда калган хезмәтчәннәрнең батырлык үрнәкләре тиешле дәрәҗәдә бәяләндеме икән? Конференциядә чыгыш ясаучылар әлеге теманы да күтәрәләр. Бу очрашуга сугыш чорында тылда эшләүчеләр дә килгән иде.
Балык Бистәсе районы Керәшен Казысыннан Анастасия Мамакова, Үри авылыннан Михаил Мещеряков, Иванайдан Наталья, Питрәч районы Әлбәден авылыннан Нина Аксакова, Субаштан Анна Антонова, Пелагея Козырева, Казаннан Агния Николаевалар сугыш чоры истәлекләре белән бүлештеләр. Инде ул көннәрдән соң 70 елдан артык вакыт үтсә дә, ул чакта кичергәннәребез бер минутка да хәтердән китми, диләр ветераннар.
Казан шәһәре гимназиясенең 8 класс укучысы Анжелика Степанова бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Степанов Дмитрий Афанасьевичка багыш лап язган эссесын укыды. 8 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Теләче районы Субаш авылына кайтып, гомерен балалар укытуга багышлаган бабасына хөрмәтен, рәхмәтен күз яшьләре аша яңгыратты.
Галимә Татьяна Дунаева сугыш бетәр алдыннан гына Көнчыгыш Пруссиядә үлгән әтисе турында тикшеренүләр алып барган. Нәтиҗәдә, әтисенең 5 тапкыр "За отвагу" медале, "За боевые заслуги" билгесе белән бүләкләнүен ачыклаган. Татьяна Григорьевна күп еллар буена күңелендә йөрткән "авыр җинаяте" хакында да сөйләде. Бу хәл моннан җиде дистә еллар элек була. Таняның әнисе әтисеннән килгән хатларны укый да елый, укый да елый. 8 яшьлек кызның әнисен жәлләүдән йөрәге өзгәләнә. Сабый акылы белән ул: "Бу хатлар булмаса, әни бу кадәр тилмермәс, еламас иде", - дип уйлый. Аулак чакны туры китереп, ул хатларны пичтә яндыра. Эх, алай эшләмәгән булса, кана...
"Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова да "хәбәрсез югалды"лар исемлегендә саналган бабасы турында яңа мәгълүматлар табуын әйтте. Әлеге информацияне ул "Подвиг советского народа" дигән сайттан ала. Бабасы сугышка Удмуртиядән чакырыла. Украина фронтында була. Припит елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыга. Немец корылмаларын үтеп, аларның пулеметын кулга төшерә, полкташларына юлны "чистарта". "Дан" ордены белән бүләкләнә. Моннан башка батырлыклары турында да язмалар теркәлгән анда. Людмила Даниловна бүтәннәрне дә әлеге сайттан файдаланырга чакырды. Керәшеннәрне өйрәнү үз батырларыбызны барлаудан, өйрәнүдән башлансын иде, дигән теләген җиткерде.
Мамадыш районы Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева укучылары белән бергәләп туплаган материаллары турында сөйләде. Өлкәннәрдән истәлекләрне бүген үк язып алырга кирәк, иртәгәгә калдырсак, соң булуы бар, дип кисәтте. Гомумән, Лидия Семеновнаның эш тәҗрибәсен бөтен укытучыларыбыз да өйрәнеп, шул үрнәктә эш алып барсалар, без инде шактый нәтиҗәләргә ирешер идек.
Кызганыч, андый укытучыларыбыз бармак белән генә санарлык әлегә. Йомгак ясап әйтсәк, "Кече халыкның олы батырлыгы" дигән исем астында үткән фәнни конференция һәммәбез өчен дә файдалы булды. Ул үзара җылы аңлашу, тәҗрибә уртаклашу, туганнар аралашуы рәвешендә узды. Конференциядә катнашкан һәр кеше үзенең кавеме белән горурлану, канәгатьлек хисе алып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралды.
Мария МАРТЫНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев