Җырчы Җәкәү җортына килегез
Пандемия шартларында республика керәшен иҗтимагый оешмасы, аерым алганда, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге үз эшен ничегрәк оештырды, катлаулы мәсьәләләрне ничек хәл итте? Шул һәм башка сораулар белән, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила БЕЛОУСОВАга мөрәҗәгать иттек
– Людмила Даниловна, тарихка тетрәнүләр елы булып кереп калачак бу елда да тормыш, эш туктап тормады... Оешма бу елны ару гына чыктымы?
– Быел безнең май аенда отчет-сайлау конференциясе булырга тиеш иде. Бөтен чаралар да тыелганлыктан, без аны вакытында үткәрә алмадык. Шулай да, яңа елга кадәр аны уздырырга җыенабыз. Бер елдагы эшне икенче елга калдырмаска, диләр. Җоласы шундый. Яңа правление сайлап, 2021 елны яңа көч һәм яңа проектлар белән башларга җыенабыз.
Пандемиягә кадәр, ел башында ук, “Туым җондозы” фестивален уздырдык. Ул әллә дүрт, әллә биш сәгать барды. Без керәшеннәр, бер җыелышсак, тиз генә таралыша алмыйбыз бит. Бу фестивальгә инде 12 ел, аны уздыра башлагач, һәрбер районда диярлек, балалар коллективлары оешты. Аларның репертуарлары елдан-ел байый бара, бик күп сәләтле балалар катнаша. “Туым җондозы” – хәзер зур проектларыбызның берсе.
21 нче Питрауны да зурлап уздырырга җыенган идек. Бу көтелмәгән каза май, июнь айларында китәр, дип өметләндек. Әмма, “Каравон”нан башлап, республикадагы бар халык бәйрәмнәре дә яңа форматта узды. Үзенә күрә бер кызыклы эксперимент та булды инде ул. Беренче тапкыр яңача эшләргә, яңа алымнарга өйрәндек. Бу уңайдан, онлайн рәвештә оештырылган Питрау бик кызыклы проект булып, республика күләмендә уңышлы узды. Социаль челтәрләрдә, интернет каналларда 400 меңгә якын караучы җыйдык.
Балалар өчен быел “Айбагыр” лагеры Мамадыш районы территориясендә, ябык форматта, ягъни ата-аналардан, кунаклардан башка гына узды. “Айбагыр”дагы 60лап бала да, вожатыйлары да ялны бик ошаттылар.
Бу елдагы планнарыбызны үти алдык, күңел төшереп утырмадык. Барлык чараларны да, мөмкин булган очракта – җыелышып, мөмкин булмаганда онлайн уздырдык.
– Бу елның олы бер үзенчәлеге – Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге ачылу. Үзәк өчен үтеп бара торган ел ничегрәк булды?
– Яңа учреждение ачу, аны җиһазлау, штат җыеп, эшләтеп җибәрү, хәтта, гадәти вакытта да катлаулы эш. Юкны бар итү, дигән сүз бит ул. Ә безгә бу четерекле эшне пандемия елына башкарырга туры килде. Шуңа күрә, бу мәшәкать икеләтә, өчләтә катлаулы булды. Әмма, бернигә карамыйча, үзәкне ачып, эшләтеп җибәрдек. Кадрлар җыя, матди-техник база булдыра алдык. Бу, әлбәттә инде, елына карап, сузылды да, катлауланды да. Административ, юридик хокукый эшләрне җайга салу әле дә дәвам итә. Аерым алганда, учреждение, бина, җирләрне юридик яктан рәсмиләштерү, базабызны булдыру – болар барысы да процесста. Һәр документның үзенең әзерләп тапшырылырга тиешле срогы, үзәктә оештырыла торган һәр чараның планда күрсәтелгән вакыты бар. Менә шушындый шартларда, 2020 елга планда каралган һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган чараларыбызны оештырып бетерә алдык. 22 декабрьдә балалар өчен уздырылган Ёлка бәйрәме быел планда каралган иң соңгы чарабыз булды.
Планнан тыш, үз инициативабыз белән оештырылган чаралар да ике дистәгә якын. Тамашачыларыбыз һәм онлайн подписчикларыбыз өчен дә бәйрәмнәр, төрле очрашулар уздырабыз. Шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүчеләр дә карый алсын өчен, аларның барысын да интернет аша трансляцияләргә тырышабыз. Пандемия чоры авырлыкларына карамастан, үзебезне республикада интернет киңлекләре аша да таныта алдык – Ютуб каналыбыз да бар, подписчикларыбыз да...
– Әйе, мин шул актив подписчикларның берсе. Иҗади очрашулар, кичәләр, семинарлар... Ничек кенә җитешәсез?
Үзебезнең мәдәни үзәктә, әле пандемиягә кадәр үк, Георгий Ибушевнең яңа чыккан шигырь китабы презентациясен, Казан оешмасының 30 еллык юбилеен уздырып җибәрдек. Пандемия башлангач, кайбер чаралар – соңрак, ә кайберләре онлайн форматта узды. Керәшен дөньясында беренче тапкыр үз рәссамнарыбызның “Безнең ил” дигән күргәзмәсен оештырдык. Үз керәшеннәребезне, гади керәшен авылы тормышын чагылдырган картиналарны халык яратып карый. Күргәзмә безнең үзәктә ел азагына кадәр торачак, ә яңа елда аны Халыклар дуслыгы йортында күрергә мөмкин булачак. Бу күргәзмә – керәшеннәр дөнҗасы, керәшеннәр белән таныштыру өчен бер дигән мөмкинлек.
Шулай ук, мәдәни үзәктә керәшен этник костюмнарына багышланган семинар да уздырдык. Төрле районнардан һәм шәһәрләрдән модельерлар, мәктәпләрнең технология укытучылары, этник-культура үзәгендә эшләүче белгечләр, тегүчеләр, фәнни хезмәткәрләр, фольклор коллективлары җитәкчеләре килде. Бу безгә этник костюмнар белән шөгыльләнүче белгечләр белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге бирде. Семинардан соң, керәшен костюмы белән кызыксынучылар артыр, республикада керәшен иҗат коллективларына костюмнар тегү җайга салыныр дип өметләнәм.
Керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләр форумы уңышлы узды дип саныйм. Онлайн форматта булса да, нагайбәкләрне дә, башкаларны да катнаштырдык. Без ул форумны керәшен авыллары тарихларын өйрәнүчеләр, китап бастыручылар, архив документлары белән эшләүчеләр, үз тамырларын эзләүчеләр өчен ярдәм йөзеннән оештырдык. Күрше Башкортстанның Бакалы районыннан архив документларын өйрәнүче Валерий Зарубинның да килеп чыгыш ясавы форум эшен тулыландырды.
Драматург Мансур Гыйләҗев тарафыннан иҗат ителгән “Микулай” спектакленең театрларда куелуы да республика керәшеннәре өчен бу елның зур вакыйгасы булды. Бу уңайдан, Мансур Гыйләҗевны, режиссер Ренат Әюповны, “Микулай” ролен уйнаган артистлар Олег Фазылҗанов белән Фәнис Кәлимулинны чакырып, үзебезнең мәдәни үзәктә иҗади очрашу уздырдык. Ул халыкта зур кызыксыну уятты, чөнки “Микулай”да күтәрелгән мәсьәләләр бик тә мөһим. “Микулай” белән Татарстанда гына түгел, читтә дә кызыксыналар. Кыргызстанда да “Микулай” белән кызыксыналар икән, кыргыз һәм башка телләргә тәрҗемә итү турында да сүз бара. Ялгызлык, бетеп баручы авыллар һәм халыклар, этник проблема – актуаль тема.
– Сезнең үзәк инвалидлар ункөнлегеннән дә читтә калмаган...
“Физик мөмкинлеге чикле кешеләр арасында керәшеннәр дә бар” дигән уй белән, онлайн конкурс игълан иткән идек. Аны республика күләмендә күтәреп алырлар дип һич көтмәдек. Районнардан 200гә якын заявка килде. Аларны җибәрүчеләр арасында руслар да, татарлар да, керәшеннәр дә бар. Конкурска бик күп иҗади эшләр, шулай ук, җыр, бию сәнгатенә караганнары да килде. Бигрәк тә, Казанның 122нче махсус балалар интернатын аерып күрсәтер идем, алар бик актив булды. Махсус жюри оештырып, әле бүгенге көнгә кадәр шул онлайн конкурска нәтиҗә ясауны дәвам итәбез. Инвалидлар ункөнлегенә багышланган шушы конкурсыбыз гала-концертының видео проектын эшлибез. Ул тиздән социаль челтәрләрдә чыгачак.
– Төрле яктан чикләүләр була торып та, шундый зур эшләр башкара алган мәдәни үзәктә кемнәр эшли?
Үзәгебез кадрлар белән тулы, әлегә хореографыбыз гына юк. Яңа елда анысы да булыр дип ышанам. Безнең керәшен үзәгендә бүген зур тәҗрибәле, белемле, статуслы кешеләр эшли. Алар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы галим, үзәкне булдыру идеясе башында торган Геннадий Макаров; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, музыкант Азат Хөсәенов; керәшеннәр тарихы, культурасы белән кызыксынучы хезмәткәрләребез Лилия Мөхәммәдиева белән Сөмбелә Вәлиәхмәтова һәм үзебезнең керәшен оешмасыннан үсеп чыккан сәләтле яшьләр Ирина Муллина, Вероника Барышникова, Марина Тараканова, Дмитрий Баранов.
Хезмәткәрләребезне подписчикларыбыз онлайн чараларда да күрәләрдер. Талантлы яшьләр белән иҗади очрашулар да оештырып торабыз. Аларны интернет киңлекләрендә бик күп кеше карый. Мәдәни үзәктә, Дмитрий Баранов җитәкчелегендә, керәшен яшьләренең КВН командасын да оештырдык. Татар КВН лигасының “Әйдә, шаяРТ” проектында катнашып, ике этапта уңышлы чыгыш ясадылар һәм киләсе елның 21 февралендә булачак өченче этабында да үз көчләрен сынаячаклар.
Фото: Культурный центр имени Якова Емельянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев