Григорий Родионов: "Милләтне милләт иткән дүрт нәрсә бар: туган тел, милли музыка, кием-салым, хәрби көч"
Укымышлы керәшеннәр “алтын баганабыз”, “асыл керәшенебез” дип олылаучы Григорий Родионов редакциягә килгәч, үзе белән сәгатьләр буе рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык
Олы шагыйрьнең фәлсәфи уй-фикерләрен, нәкъ үзе сөйләгәнчә, сезгә дә түкми-чәчми җиткерәбез.
Туган тел
Милләтне милләт иткән дүрт нәрсә бар: аның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли музыка, өченчесе – кием-салым, дүртенчесе – хәрби көч (шул ук Сабантуе).
Туган телгә килгәндә, тормышның барышы, консервацияләнеп яшәү керәшенне үз туган телен саклауга этәргән. Ислам динен кабул иткәч, сөйләмнәре гарәп сүзләре белән чуарланган төркиләрнең теле керәшеннәргә аңлашылмый башлый.
“Керәшен” дигән сүзгә килгәндә, халык кайчандыр үзенең туган телендәге исемен ташлап, шушыңа күчкән, үз исеме башкача булгандыр, аны хәзер кем белә. “Татар” сүзенең килеп чыгышы белән дә шундый ук хәл. “Керәшен” – “креститься” дигән рус сүзеннән алынган, әмма бу төрки халык аны үз теленә яраклаштырып әйткән. Иң борынгы төрки халыкларның берсе булган керәшеннәрдә исемнәрне дә төркиләштерү көчле: Григорий – Гөргөри, Арина – Үркәй, Фекла – Пикыла.
Кызганычка, рус милләтенең дә, татар милләтенең дә, керәшеннәрнең дә элекке исемнәре сакланмаган. Русныкы – гректан, керәшен исемнәре – рус аша керсә дә, шул ук грек һ.б. халыкларныкы. Ислам динедәге татарларның исемнәре дә гарәп-фарсыдан алынган. Шулай итеп, бүгенге көндә Россиядә яшәүче бик күп халыклар үзләренең баштагы исемнәрен онытканнар.
Милли көй, моң
Милләтне милләт итүдә музыканың да әһәмияте зур. Дөнья философиясендә шундый нәрсә бар: беренче сүз булган, диләр. Ничек инде беренче сүз килеп чыксын, ди?! Ничә миллон еллар яшәп тә кеше сөйләшә белмәгән. Музыкага килгәндә, беренче “звук”, ягъни аваз булган, дияргә кирәк. Кошлар сайраган, җил шаулаган, агачлар шаулашкан. Димәк, аваз, тавыш кешеләргә читтән – урманнан, кошлардан килгән. Авазлардан музыка туган, музыка тууга, төрле милләтләр ниндидер авазларны кабул итеп, үз милли көйләрен тудырганнар. Музыка буенча тарихны галимнәр, аеруча, греклар бик каты өйрәнгәннәр. Татар, керәшен, төркидә пентатоника – биш төрле аваздан килеп чыккан көй. Аны XVIII гасырдан гына өйрәнә башлаганнар. Пентатоника керәшен өчен дә татар өчен дә музыка башы дип атала. Туган телебездә моң дигән сүз бар. Бу сүз бер телгә дә тәрҗемә ителми, аны фәнни яктан аңлата алучы да юк. Ләкин, борынгы кешеләр чорында ук булып, XVIII гасырга хәтле онытылган пентатоника моны азрак аңлата. Моң – пентатониканың югары чагылышы, онытылган бөеклеге...
Моңны, иң беренче булып, татар музыка дөньясында ныгытып аңлатучы кеше җырчы Илһам Шакиров булды. “Керәшен җырларындагы моң татар халкының иң борынгы музыкасын саклап килгән”, – диде ул. Керәшен җырлары бик моңлы, аерым аһәң белән җырлана. Татарның борынгы моңын һәм бүгенге моңлы көйләрен бар итүдә катнашучы – керәшен! Илһам Шакиров совет елларында бик күп керәшен җырларын үз репертуарына кертте, җырлады...
Милли кием-салым
Миллилекне саклауда кием-салымның да үз урыны. Бу урында, 1990 елда “Азат хатын” журналы тышлыгында кызымның керәшен киеменнән төшкән фотосына тукталасым килә.
Аның өстендәге милли кием – минем әбием, элекке Шөгер (Хәзерге Лениногорск) районының Аналык (Федотовка) авылында гомер кичергән Үркәйнеке (Арина). Ә аңа үз әнисе бүләк иткән булган. Үркәй әби моннан 60 ел элек, 80 яшендә үлде. Аннан калган керәшен киемен “нәселебездә саклансын”, дип, әнием Пикыла биреп калдырды. Ул үзе җитмешенче елларда үлде.
300 еллар элек безнең авылда тегелгән шул керәшен киемен, мәңгелек тарихи ядкарь булсын дип, Татарстан милли музеена тапшырдык. Ул шунда саклана. Бу киемгә, карап, керәшеннәрнең христиан диненә чыгып, яхшы гына яшәгән вакытларын күзалларга була. Христиан диненә кадәр үк, безнең керәшеннәрдә шушындый кием булган.
Хатын-кыз чәч күрсәтмәгән – ике колагын каплап, чигәчәсе төшеп торган, маңгаенда ука белән чигелгән сүрәкәсе булган, Түшен каплап, көмеш тәңкәләр тезелгән тамакса кигән (ә “татар” дигән сүз 2230 ел элек Кытай кулъязмасында телгә алынган, төркиләрнең әлеге милли киемнәре дә шул заманнан бирле килгән). Керәшен хатын-кызының тамаксасында – Европаның төрле илләрендәге дәүләт акчасы! Борынгы керәшен бабайларыбыз булган төркиләр бай яшәгән, Азия һәм Европадагы илләр, халыклар белән аралашканнар, сәүдәгәрлек көчле булган. Бу акчаны үзләрендә ни өчен йөрткәннәр соң? Бу – “минем нәселем бай, дөньядагы бик күп халыклар белән аралашып яшибез, безнең нәсел борынгыдан килгән укымышлы, бай нәсел”, дигәнне аңлата...
Хәрби көч
Дөньядагы барлык милләтләр дә, әгәр үзләрендә читтән килгән ниндидер каршылыкларны җиңә алу көче булмаса, бетәләр. Милләтне, халыкны саклау өчен армия кирәк.
Борынгы төркиләр гаҗәеп көчле булганнар. Хәрби көчне яшь егетләргә тапшыру өчен хәрби уеннар оештырганнар. Шул хәрби уеннарга нигезләнеп, греклар Олимпия уеннарын саклап калган, ә татарлар – Сабантуйны. Бу бәйрәмдәге ярышларны гына карагыз: көрәш – хәрби уен, шул ук тауга менү, баганага менү, йөгерү, капчык сугышы – хәрби көч. Ат чабышы – хәрби көч. Борынгы төркиләрдә, нигездә, кылыч, уклы җәя һәм хәрәкәтләнү өчен ат булган... Сабантуй ул чакта ничек аталган булгандыр, кызганыч, анысын тарих сакламаган. Татарлар, керәшеннәр утрак тормышка күчеп, иген игә башлагач кына хәрби уенны үз эченә алган бәйрәмнәре Сабантуй исемендә йөргән. Димәк, яшь егетләрне хәрби уеннарга өйрәтү, уен-ярышлар буларак, Сабантуйга да күчкән. Элек хәрби көчне Сабантуе буларак саклаганнар. Милләтне саклауның башка төрле формалары да бар: ашау-эчүне әзерләү, мал асрау, сәүдәгә маһир булу... Алары да кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев