Елизавета Кирушина: «Балаларыма әдәплелек төшенчәсен әби-бабаларыбыз мисалында аңлатам»
Мамадыш районы Албай авылыннан Елизавета Кирушинаның керәшен әдәбе турындагы уй-фикерләре.
Минем башыма һәрвакыт: "Кешенең әдәплеме, түгелме икәнен кайдан һәм ничек белеп була?" – дигән сораулар килә. Әлбәттә, моны кешенең тәрбиялелегеннән чамалап була. Тәртибеннән... Кылган гамәлләреннән, эш-хәрәкәтләреннән, башка кешеләргә мөнәсәбәтеннән. Моңа тормыштан берничә мисал китерәсем килә.
Сүзем тормыш иптәшем Климент Михайлович ягыннан әби-бабаларыбыз турында булыр. Халкыбыз элек-электән тәрбияле, әдәпле кешеләрне олылаган. Безнең карт Үринә әбиебезнең дә зур исемгә лаек кеше икәнлегенә алда китерелгән вакыйгалар дәлил булыр. Тимофей бабабыз сугыштан кайтып килешли юлда үлеп кала. Алар икәү булалар. Карт әбиебез, бабайның үлү сәбәбен ачыклау өчен, аның белән бергә булган кеше янына бара. Ул кешенең хатыны, иренең сугыштан кайтканын көтмичә, башка кешегә тормышка чыккан була. Ә безнең Үринә әбиебезгә сокланып карый ул. "Менә, әдәпле, тәртипле кешеләр синең кебек була инде ул" – дип үзенә үк әйтә. Әле әбиебезнең башка якларын да хөрмәт белән искә алабыз. Ире үлгән, ялгыз Ана. Гомере буе иренә тугрылыклы булып яшәгән кеше. "Көтү кайтып, сыерым кайтмаса да, кешеләр әллә нинди уйлар уйламасын дип, ындыр артына да чыкмадым", – дип әйтә торган була ул.
Кеше хөрмәтен, ышанычын яулау өчен башка әллә нинди сыйфатлар кирәкми дә. Бу сыйфатларга ия булган Үринә әбиебезнең: "Бер ал яулыгым бар иде, шуны бәйләп кунакның түр башыннан да төшмәдем," – дигән сүзләре бик зур мәгънәгә ия. "Алма агачыннан ерак төшми," – диләр. Бабабыз Гөргери белән Үгәпи әбиебез дә үрнәк кешеләр. Сугыштан аяк-кулы яраланып кайткан бабам – җитәкче, балта остасы, умартачы, бакчачы да. Авыллары уртасына, барлык кешеләр дә сулы булсын дип кое казыту эшен оештыра. Коены 25 метр тирәнлеккә кул белән казыйлар. Тырышышлык нәтиҗәсе жимешен дә китерә. Авыл халкы сулы була.
Мин бу гаиләдә килен кеше. Ләкин кайнатам, кайнанам, туганнарым сөйләүләреннән чыгып, әни кеше буларак, балаларыма әдәплелек төшенчәсен шушы әби-бабаларыбыз мисалында аңлатам. Әдәплелек, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Шулай ук, авылыбызда тәрбия урыннары: балалар бакчасы, мәктәп,чиркәу, музеебыз бар. Мин үзем мәктәптә туган тел һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Әдәплелек тәрбияләүдә гаиләдән кала укытучының өлеше зур. Укучыларга әдәплелек төшенчәсен әдәби әсәрләр, данлыклы, хөрмәткә лаеклы кешеләребез аша тәрбияләргә тырышам. Аларда әдәплелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатларын булдыру өстендә эшлим. Ә инде ялганлау, хәйлә, гайбәт ише нәрсәләрдән ерак булырга кирәклеген аңлатам. Балачакта барлыкка килгән әдәп-әхлак кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Әдәп-әхлак тәрбиясе - көн, заман, тормыш-яшәеш таләбе. Моңа игьтибарны көнләп түгел, сәгатьләп үстерергә кирәк, дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев