Туганайлар

Татарстан

18+
Милләт хакына җан атып

Марс Макаров язган керәшеннәр гимны - "Карендәшләр җыры"

Бу җыр тарихка да кагыла, шулай ук монда бурычларыбыз да күрсәтелгән

Макаров Марс Андреевич - баянист, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Марс Макаров - инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.

Ә бүген без сезгә Марс Макаровның үз сүзләренә язылган җырын тәгъдим итәбез. 

Ул үзе бу җыры хакында болай дип әйтеп калдырган: "Шагыйрь булмасам да, хәтта үземчә сүзләрен дә килештереп карадым. Минемчә, бу җыр тарихка да кагыла, шулай ук монда бурычларыбыз да күрсәтелгән". 

Алмагачның багалмасын коеп,

Җапракларын җилләр тараткан.

Әйтмиек җаман сүз башкаларга,

Ходай барын тигез яраткан.

Җапраклардай очып таралсак та,

Инде менә тагын кавыштык.

Чиләбедә, Иҗау, Бакалыда

Моңнарыбыз аша табыштык.

Төркемнәре таркалмасын өчен 

Кошлар да бит күмәк очалар.

Тормыш үрләренә менү җиңел

Карендәшләр бергә булсалар.

Җөгереп лә суларга төшәрбез,

Колачларны җәеп җөзәрбез.

Кулны кулга, иңне иңгә куеп,

Тормыш дәрьяларын кичәрбез. 

Чыганак: Керәшен сүзе газетасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев