Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Олег Фазылҗанов: "Микулай – керәшен герое"

Март ае башында Кариев театрында “Микулай” моноспектакленең премьерасы булды.

Микулайны Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал театры актёры Олег Фазылҗанов уйнады. Актёр белән тудырган яңа образы, геройның сыйфатлары турында фикер алыштык.

- Олег Фарукович, Микулай сезгә ошадымы?

- Әгәр бу образ ошамаган булса, мин бу спектакльгә тотынмаган да булыр идем. Микулайның әйтер сүзе бар. Ул гади генә түгел, мәгънәле, тирәнтен роль. Монда нинди эчке хисләрең, кичерешләрең бар, барысын да ачып бирергә мөмкинлек бар иде. Мин аны укып чыккач, та бик ошаттым. Һәм ризалыгымны бирдем. Аллага шөкер, шушы ризалыгым белән ялгышмадым.

- Актёр буларак Микулай образы сезне ничек ачты?

- Театрга килгәч тә, шаян, уен көлкеле рольләрем белән танылдым. Аннары мине явыз “нквдышник” кебек тискәре рольләрдә күрделәр. Микулай инде кешелеклек сыйфатларымны, тирән кеше икәнемне ачып бирә торган ролем булды

- Димәк, бу сезнең беренче шундый ролегез?

- Беренче шундый ролем генә дип әйтә алмыйм. Мондый рольләр белән очрашканым бар иде. “Телсез күке” спектаклендә самими авыл егетен уйнадым. Бу спектакльдә ярты гомеренә җитеп, бөтен дөньяны да аңлап бетергән кешене уйнарга туры килде. Микулай, минемчә, – чын табигать баласы, үзенең тирә-ягын, илен ярата торган кеше. Мин үзем дә Микулайга охшаганмын. Андыйларны бездә аңлап бетерә алмыйлар. Микулайның күңеле бозылмаган. Аңа күңел байлыгы да җитә, аннан артыгына омтылмый да ул.

- Спектакльнең режиссёры Ренат Әюпов бу рольгә ник сезне чакырды? Керәшен авылында үсүегез моңа йогынты ясадымы?

- Ренат Әюпов минем иҗатыма битараф түгел. Ул мине гел күзәтеп барган кеше. Ул мине башка рольләргә дә чакырган бар иде. Бу рольгә керәшен булуым өчен генә алды дип уйламыйм. Дөрес, керәшеннең бөтен йолаларын, тел нечкәлекләрен белеп үсмәгән кешегә Микулайны уйнавы бик җиңелләрдән булмас иде. Бу рольне минем белән параллель рәвештә Фәнис Кәлимуллин да уйный. Аның керәшен тематикасына алынуына шаккаттым. Миңа, мәсәлән, мишәр кешесен уйнарга кушсалар, мин уйланыбрак калыр идем. Бөтен кеше дә мондый эшкә алынырга батырчылык итми. Башка милләт вәкилен уйнау авыр. Ул бик зур тәҗрибә сорый.

- Сез “Туганайлар” газетасына биргән интервьюларның берсендә “көчле рольләр башкарып карыйсым килә”, дип әйткән идегез. Микулай шундый роль булды дип әйтә аласызмы?

- Әйе, Микулай – шундый көчле рольләрнең берсе. Беләсеңме, һәр милләтнең үзенең герое була. Микулай да шундый герой булырга сәләтле. Мин моны татар халкының Әлмәндәр карты белән чагыштырыр идем. Татар халкының Әлмәндәр карты булган кебек, керәшеннең үз Микулае булды.

Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды - фото

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев