Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Ай, Геннадий Михайлович, сезне яратмаган кеше бармы икән?
«Интертат» сайты журналисты Рузилә Мөхәммәтова 2023 елгы Тукай премиясе лауреатлары һәм аңа лаеклылар турында язган.
Тукай премиясенә кандидат булган карендәшебез Геннадий Макаровны ул "лаеклылар" рәтенә кертеп, үз фикерен белдергән.
Тукай исемендәге дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары игълан ителде. Ә иң кызыгы – бүгенге Дәүләт бүләкләре исемлеге Тукай премиясе лауреатлары белән төгәлләнмәде, премия җитмәгәннәргә Халык язучысы исеме бирелде.
Лауреатлар:
Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен (Түбән Кама шәһәренең милли архитектурасы – Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары) Фирдәвис Ханов. Рәссам-архитекторга 72 яшь. Тумышы белән Актаныш районыннан.
«Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша). 73 яшь.
Рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова. Лауреатлар арасында Наилә ханым иң яше – аңа 65 кенә яшь.
Тукай премиясенә кандидат булган Флера Гыйззәтуллинага һәм Наил Касыймовка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткән Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанадан соң Нәҗибә Сафина белән булган кыска әңгәмәдән:
– Нәҗибә апа, сез Шәүкәт Гаделшаның шигырьләрен беләсезме?
– Мөдәррис Әгъләм аны «яхшы шагыйрь» дип язган булган… Анда «халык шагыйре» исемнәре дә өләшкәннәр, ди…
– Әйе, Нәҗибә апа, беренче рәткә утырсагыз, сезгә дә эләгә иде. Әллә нишләп аңышмыйча калгансыз…
Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чара бүген гаҗәеп матур театральләштерелгән кичә булды. Режиссер – Айдар Җаббаров. Сценарий авторы – Резеда Гобәева. Тукай ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов. Айдарга һәм аның белән эшләгән барлык иҗат коллективына бер зал халыкның һәм «Татар-информ» аша онлайн караучыларның рәхмәтләре! Дөрес, Тукай образына сораулар булды, шәхсән миңа ошады.
Ә хәзер, әйдәгез, Тукай премиясе лауреатлары турында сөйләшеп алыйк.
Наилә Кумысникова – бүгенге көндә күн мозаикасы өлкәсендә иң билгеле рәссамнарның берсе. Наилә ханымга бу премияне биреп, без борынгыдан килгән һөнәрчелегебезгә хөрмәтебезне белдерәбездер.
Наилә ханым – танылган театр тәнкыйтьчесе Халит Кумысников һәм күренекле татар актрисасы Асия Хәйруллина кызы. Шул уңайдан, кызыклы мәгълүмат: Тукай премиясе гамәлгә куелган 1958 елда иң беренче әлеге премиягә лаек булган сәнгатькәрләр арасында Наилә ханымның әнисе Асия Хәйруллина да булган. Камал театрында куелган «Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыя роле өчен иҗат төркеме составында алган ул.
Наилә Кумысниковага дәүләт премиясен бирү – милли матурлык тудырган гамәли сәнгать әһеленә зур ихтирам билгесе. Инде эшнең дәвамы булып, күн мозаика белән шөгыльләнгән һөнәрчеләргә эшләү мөмкинлекләре тудыру, читек-чүәкләрне кешеләр яратып ала торган товар итү, данлыклы «Казан җөе» белән ясалган милли аяк киемнәрен модага кертү мәсьәләләре тора. Боларның берсен дә эшләмичә, рәссамга дәүләт премиясе биреп кенә эшне «башкарылган» дип санап, теманы ябабыз икән – бу начар. Наилә Кумысниковага премия бирү – эшнең башы гына. Дәвамын көтәбез!
Калган ике лауреатка килгәндә, «халык белмәгән» дигән сүзне кулланырга туры килә, ни кызганыч. Шуңадыр да, Фирдәвис ага Ханов рәхмәт сүзләрен үзе дә акланган кебегрәк итеп әйтте: «Мин бу конкурска үз теләгем белән генә түгел, үзебезнең министерство теләге белән чыккан идем. Безнең теләгебез – архитекторларның һөнәрен халыкка ныграк таныту. Чөнки без дә, башка иҗади коллективлар кебек, иҗат белән шөгыльләнәбез. Матурлык тудырабыз, халыкка уңайлык тудырабыз. Мин шушы юлда. Түбән Кама шәһәрендә 45 елга якын эшлим, шуның 25 елын – баш архитектор булып. Минем 60ка якын объектым тормышка ашты. Рәхмәт халкыма! Аның алдында баш иям. Рәхмәт халкыбызның Рәисенә! Бик күп проектларым аның программасы буенча барлыкка килде. Рәхмәт комиссия әгъзаларына – алар моны күреп, аңлап, тиешенчә бәя бирделәр. Рәхмәт үземә! Чөнки миңа бу эштә зур авырлыклар, күп кыенлыклар белән шушы сәхнәгә менәргә мөмкинлек туды. Аллабирса, әле алда гомер бар, дип уйлыйм. Мин әле яшь, чибәр – күрәсез, алда гомер бар, яңа объектлар булачак, дип өметләнәм».
Иҗат әсәре турында сүз бара икән, аны «объект» дип атау ни дәрәҗәдә дөрестер, яки, объектны «иҗат» дию…
Фирдәвис Ханов гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән: Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы булган, шәһәр башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсен дә җитәкләгән, соңгы 10 елда – район башлыгы киңәшчесе. Шушы шәһәр өчен 60лап объект проектлаган. Шул исәптән, 90нчы елларда салынган (проектировщик И.Сабитов, архитекторлары Р.И. Макуев һәм Ф.Г. Ханов) Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары, Бакый Урманче шәһәргә бүләк иткән бюстны кулланып ясалган Тукай һәйкәле, Муса Җәлил һәйкәле (Р.Сафин, М.Әфләтүнов белән берлектә эшләнгән).
Хәзер, әйдәгез, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге турында нигезләмәсенә күз салыйк. «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада, цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә», – диелгән анда.
Аның эшләрен нигезләмәгә туры китереп карасак, «илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы булган һәм үзенчәлекле автор стиленә ия булган» дип саный алабыздыр, әлбәттә, әмма «җәмгыять тарафыннан киң танылган» дия алабызмы?
Әйтик, 1993 елда Түбән Камадан күренекле рәссам, сынчы, чын мәгънәсендә фәлсәфәче Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» циклы өчен Тукай премиясенә ия булды. Әхсән Фәтхетдинов, чыннан да, киң җәмәгатьчелеккә танылган рәссам һәм аның «Ияләр»е дә данлыклы цикл иде. Ягъни, рәссамга Казаннан читтә яшәү җәмәгатьчелеккә танылырга комачауламаган. Әхсән Фәтхетдиновка дәүләт премиясе бирелүе дөрес адым булган – үз вакытында да сорау тудырмагандыр дип уйлыйм, рәссам хәзер дә онытылмый. Татарстанның башка шәһәрләреннән мин аның дәрәҗәсендә яңгыраш алган башка рәссамны белмим.
Шунысына да игътибар итик: Фирдәвис Хановны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министрлыгы тәкъдим иткән. Әдәбият һәм сәнгать казанышлары өчен бирелә торган дәүләт премиясенә кандидатны Төзелеш министрлыгы тәкъдим итә!
Тарихка карасак, Тукай премиясе тарихында төзүчеләр премия алган мисаллар бар инде ул. Әйтик, 1981 елда ТАССРның Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залын («Заманча сәнгать галереясе») төзелеше өчен 5 кешелек авторлык коллективы алган булган. 2012 елда «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын төзүчеләр алды. 8 кешелек әлеге командадан берсе – Айвар Саттаров – тәгаен татар тарихына кереп калган шәхес. Хәзер ул Казан Җәмигъ мәчете проекты буенча эшли. Димәк, архитекторлар Тукай премиясе тарафыннан беркайчан да читкә кагылмаган.
Әле беркөнне генә Язучылар берлегендә язучыларыбыз «Премиянең кемгә тиешлеген без беләбез» дип дау кубарганнар иде. Белмисез бугай сез бернәрсә дә – Тукай премиясенә кем лаек икәнен Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы күбрәк белә, җаныкайларым!
Язучылар берлеге берәр нәрсә белсә, алар тәкъдим иткән кандидат – 91 яшьлек Флера Гыйззәтуллина сәхнәгә чыгып премия алган булыр иде. Ә бүген Төмән татар җәмгыяте тәкъдим иткән шагыйрь – Шәүкәт Гаделша сәхнәгә чыкты.
Әйбәт шагыйрь, диләр. Әмма аның иҗатына карата да шул ук сораулар – җәмгыять тарафыннан киң танылганмы? Әйтик, мин – җәмгыятьнең татар әдәбиятын азмы-күпме белә торган бер әгъзасы. Әмма минем, ул кандидатлыкка чыкканчы, аның барлыгын ишеткәнем дә булмады. Ярар, шигырьләрен белмәвемне минем татар шигъриятен аз укудан дип саныйк. Ә кайда аның иҗтимагый эшчәнлеге? Себер татарларын аермау өчен тырыштымы ул? Ялкынлы чыгышлар ясадымы?
Әгәр Шәүкәт Гаделшага премия бирү – сәясәт икән, нигә алдарак уйланмаган соң ул? Җанисәп алдыннан бирергә иде. Хәзер бит инде «Татарның акылы төштән соң» булып чыга түгелме? Әллә без һәр 20 ел саен Себер ханлыгының бер вәкиленә премия бирергә тиешме?
2002 елда Якуб Зәнкиев атлы укытучы-язучы 1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иртеш таңнары» романы өчен 84 яшендә Тукай премиясен алган иде. Яңа әҗәтебез өлгереп җиткән, димәк.
Тукай премиясенә төрле сәяси мотивлар, яки нинди дә булса профессияне популярлаштыру максаты белән кемнәрдер тәкъдим ителә, тәкъдим итүчеләр башта беркадәр вакыт әлеге шәхесне пиарлау белән шөгыльләнсә дөресрәк булмасмы, югыйсә, Тукай премиясе комиссиясенә намзәтен тәкъдим ителгән кешенең үзенә дә «Кем соң ул?» дигән сорауны ишетүе уңайсыздыр. Дәүләт премиясен аласы кешене җәмәгатьчелек белергә тиеш кебек тоела. Әллә хәзер алай түгелме?
Премия алмаган ике шагыйрьгә «Халык шагыйре» исеме бирелү – көтелмәгән чишелеш иде. Әлеге исем тарихында булмаган хәл, диләр. Чөнки «Халык шагыйре» исеме, гадәттә, Тукай премиясе алгач чираттагы баскыч булып тора, дип уйланыла иде – искәрмә буларак, әлеге «баскыч» сикереп узылды. Хәер, бу баскыч нигезләмәләр белән ныгытылмаган икән – алай бирергә рөхсәт ителә һәм бирелде дә!
Бирелүе әйбәт булды, димәк, әҗәтләрне түләдек. Хәзер инде яшьләргә игътибар итәргә рөхсәт итәрсезме?
Ххх
Алмаучылар турында да берничә сүз.
Мин, «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектаклен иҗат иткән коллектив (Илгиз Зәйниев, Эльмир Низамов, Сергей Рябинин, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева) тәгаен алыр, дип ышанган идем. 65 еллык Тукай премиясе тарихында беркайчан да курчак театры алганы булмаган. Югыйсә, шагыйрь Зөлфәтнең Чыңгыз Айтматов әсәре буенча язылган «Гасырдан озын көн» кебек курчак спектакльләре татар театрының гына түгел, татар дөньясы тарихында калды.
«Адәмнәр», беренчедән, тарихыбызның совет чорында әйтергә дә ярамаган коточкыч елларын сурәтли. Идел буендагы ачлык темасына багышланган әсәрне яшь коллектив сак һәм гаҗәеп сәнгати югарылыкта җиткерә алды. Спектакль республика чикләрендә генә калмыйча, Россия күләмендә яңгыраш алды. Ул «Алтын битлек» номинанты булды, Россия каналларыннан килеп тапшырулар ясадылар. «Җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре» дигән билгеләмә монда 100 процент туры килә.
Геннадий Макаров – борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ай, Геннадий Михайлович, сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән берәр кеше бармы икән?! Булалмыйдыр ул андый кеше! Сез бит – дөнья бәясе кеше! Дөнья бәясе белгеч!
Тукай премиясе тарихында татар музыка фольклоры буенча дәүләт премиясе алган бердәнбер кеше – Мәхмүт Нигъмәтҗанов. Ул аны 1985 елда алган.
Керәшеннәр арасында үзе аерым гына Тукай премиясе алган иҗатчы бөтенләй юк. Гәрәй Рәхим 1984 елда Бату Мулюковның «Каһәрләнгән мәхәббәт» («Кара йөзләр») операсын иҗат итүчеләр составында алган. Наил Дунаев 1998 елда «Хушыгыз» спектаклен иҗат итүчеләр составында алган. Роберт Андреев Салават Фәтхетдинов башкарган «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен әлеге җырны иҗат итүчеләр составында алган.
Татар кинематографиясенең читтә калуы да кызганыч. Мансур Гыйләҗев белән Илдар Ягъфәров – милли кинематографиянең йөзе. Аларның «Күктау», «Байгал», «Исәнмесез?!» фильмнарын бер рәткә тезеп карасак, без милли кино темасының хәрәкәттә булуын күрәбез. Татар кинематографиясе беркайчан да Тукай премиясе тарафыннан игътибар күргән юнәлеш түгел. Тагын читтә калды, кызганыч.
Әлегә шулар. Минем карашка, лаеклылар, диюем.
Әмма Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе Владимир Кудряшев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Нияз Игъламов, Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Сладковский, Россиянең Татарстан бүлеге Рәссамнар берлеге рәисе Анатолий Крылов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Руслан Мөхәрләмов, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева катнашындагы комиссия үз карарын шулай чыгарган. Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров быел комиссия утырышларында катнашмаган, чөнки үзе кандидат иде. Хәер, ул катнашса да, ни генә үзгәртер иде икән…
Ә шулай да, Александр Витальевич Сладковскийга Шәүкәт ага Гаделшаның кайсы шигыре ошады икән?
Рузилә Мөхәммәтова, Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев