Осталыкка хезмәт өйрәтә
Аның "КАМАЗ"ның Зәй шәһәрендә урнашкан Тәгәрмәч ясау заводында эшли башлавына да чирек гасырдан артык вакыт узган. Бүген инде ул тормышта күп нәрсәләрне булдырып аягында нык басып тора, үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә, эшендә дә, өендә дә хөрмәтле кеше. Зәйдәге "мефро уилз Руссиа Завод Заинск" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең алдынгы бригадиры...
- Без семьяда алты бала үстек. Әти үзебезнең Мәлем авылында завферма булып эшләде. Ходайга шөкер, әле исән. Авылда, үз нигезендә яшәп ята. Кайтып керсәк, ишеге ачык, чәе кайнаган. Әни генә уналты ел элек гүр иясе булды. Ишле баланың рәхәтеннән бигрәк, авырлыгы күбрәк булгандыр. Рәхмәт әти-әнигә, тормыш көтәрлек итеп үстерделәр - дип, үзе турында язарга теләвебезне белгәч, теләмичә генә ризалашты ул. Сөйләшү барышында, аның тыйнак, мин, дип кычкырып тормый торган кеше икәнлеге дә күренде. Күрше Югары Мәлем мәктәбендә 8 классны бетергәч, Данил Уразайкин Зәйдә профтехучилище тәмамлый. Шул елны ук аны армиягә алалар. Казан военкоматыннан аларны еракка, хәрби өйрәнүләр узар өчен Төркмәстанга ук алып китәләр. Ул елларда бу җирләргә эләккән солдатларны Әфганстанга әзерләүләрен һәркем белә иде инде. Һәм, дөрестән дә, ике айдан соң аларны Әфганстанга кертәләр.
- Әфганстан - ил тарихына язылган катлаулы, авыр, бәхәсле чор ул, - дип искә ала Данил Дмитриевич. - Мин наводчик булып хезмәт иттем. Үлемне дә, якын дусларны югалтуны да күрдем. Мине Ходай саклагандыр инде. Яраланмыйча, таза-сау булып өйгә кайттым.
Әфганстанда узган солдат хезмәтендә күрсәткән кыюлыгы, батырлыклары өчен ул "От благодарного Афганского народа" медале, СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Һәм менә озак еллардан бирле ул заводта Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар советын җитәкли. Үзе дә ике ел ут эчендә, сугыш кочагында булгангамы, иптәшләренең хәлен дә, сорау-теләкләрен дә яхшы аңлый ул.
Армиядән кайтып, өйдә бераз ял иткәч тә, "КамАЗ"ның Зәйдәге Тәгәрмәч ясау заводына шомартучы булып эшкә урнаша. Күп тә үтми, эшли башлаган бригадасына үзен бригадир итеп куялар. Һәм менә шул гомердән бирле ул алыштыргысыз бригадир. Производстводан аерылмыйча гына Зәй машина төзелеше техникумында кичләрен укып, квалификациясен күтәрә.
Данил Уразайкин бригадасы заводта үлчәү инструментлары ясый. Бу коллективка үз эшләренең осталары җыелган, дисәк тә ялгыш-мабыз. Камаз заводлары арасында уздырыла торган төрле ярышларда җиде тапкыр җиңүче исемен алып, "Камазның югары сыйфатлы бригадасы" исеменә ия булган коллектив бит ул.
- Бригадада барысы да менә дигән специалистлар, - ди Данил Дмитриевич, - Федор Александров белән күптәннән эшлибез. Алтынчы разрядлы фрезерчы. Теләсә нинди мәсьәләдә аңа таянып була. Нурсил Бәдретдинов яшьрәк булса да, менә дигән токарь. Гомумән, егетләр барысы да үз эшләрен яхшы белә.
Кешеләрне бергә туплап, бер коллектив итеп эшләтә алуның үз осталыгы бар. Һәм ул, теләге булса да, һәркемнең хәленнән дә килми. Ә менә Данил Уразайкин моны эшли алган. Ул үзе белгәннәрне башкалар белән дә уртаклаша, кирәккәндә, кул астындагыларны яклый да белә, таләп тә итә ала. Эшләгән цехында, заводында гына түгел, Камаз акционерлык җәмгыятендә дә хөрмәтле, билгеле белгеч ул. Аның фотосы Зәй тәгәрмәч заводының һәм Камаз акционерлык җәмгыятенең Мактау такталарына куелган. Күрсәткән хезмәтләре өчен Россиянең промышленность һәм энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, "Иң яхшы инструментчы", "Иң яхшы бригадир", Камазавтотехниканың "Иң яхшы шомартучысы", "Камаз ААҖнең атказанган хезмәткәре", "КАМАЗ ААҖнең атказанган мастеры" исемнәренә ия белган.
Катлаулы үлчәү инструментларын ясау-да искиткеч нечкәлек, төгәллек кирәк. Чөнки завод эшләп чыгарган продукциянең сыйфаты шушы инструментларның төгәллегенә бәйле. Һәм Данил Уразайкин бүгенгесе көндә завод буенча бу өлкәдә алыштыргысыз белгеч булып тора.
Данил Дмитриевич эштә генә алдынгы түгел, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, яхшы спортчы, ышанычлы семья башлыгы да. 2005-2010 елларда аны Зәй шәһәре һәм районы советына депутат итеп сайлыйлар. Бу елларда районда, шәһәрдә эшләнгән күп кенә уңышлы эшләрдә, чараларда аның да өлеше зур. Ә спорт белән дуслыгына килгәндә, ул - көрәшче, спорт мастерлыгына кандидат. Көрәшкә мәхәббәтне аңарда Югары Мәлем мәктәбе физкультура укытучысы Михаил Николаевич Батьков уяткан булса, чын осталыкка Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин өйрәтә. Әйе, көрәшеп җиңә белү кебек сыйфат Данил Дмитриевичның характерына кечкенәдән салынгандыр, әгәр шулай булмаса, гади авыл малае андый үрләрне яулый алмас иде.
2005 елны ул Париж-Дакар марафонында җиңүче "Камаз-мастер" командасын каршы алу тантанасында катнашу өчен Сенегалга бара. Яхшы белгеч, хөрмәтле кеше булганы өчен нәкъ менә аны сайлап җибәрәләр. Бүген ул эшләгән завод "Мефро уилз Руссиа Завод Заинск" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дип атала. 2010 елның ноябрендә Mefro Wheels Qmbn немец компаниясе белән Камазавтотехника арасында килешү төзелгәч, з аводның учредителе булып әлеге компания тора. Дөрес, эш заводның исеме үзгәрүдә генә түгел. Эшченең кадерен белсәләр, хезмәтен тиешенчә бәяләсәләр, эшкә күңелен биргән кеше кайда да җиренә җиткереп эшли.
- Күңел биреп эшлисең икән, эшнең агы-карасы юк, - ди Данил Уразайкин. - Бүгенге яшьләр заводка барырга бик ашкынып тормый. Ә бит заводлар-фабрикалар күпме кешенең сәләтен, талантын ачып, мөмкинлекләренең чиксез икәнлеген күрсәтеп ил, дөнья күләмендә бөеклекләргә алып чыкты. Бары тик эштән курык-маска, үзеңне күрсәтә белергә, өйрәтүче булганда, өйрәнергә кирәк.
Бу - тормыш көткән, тәҗрибәле белгеч, олпат ир сүзләре. Мәгънәле, бик күпләрне дөрес юлдан алып барырлык, бүгенге уйлый алырлык яшьләрнең башына уй салырлык сүзләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев