“Өйләнүем гашыйк булудан яисә зур мәхәббәттән булмады”
Гомер итәргә үзеңә ышанычлы тормыш иптәше сайлау – мөһим карарларның берсе. Яраткан кешең белән гомер итү шатлык-сөенечләргә һәм уртак канәгатьлек хисләренә тулы буладыр. Тик ничек табарга соң үз кешеңне? Гомумән, ни өчен гаилә кирәк? Бу мәсьәләдә ир-егетләрнең фикерләрен беләсе килә.
“Хатын җан өчен кирәк”
Сорауларымны көчле затларның үзләренә юлладым. Тик егетләрнең күбесе аптырап калды. Күрәсең, актив эзләнүдә... Тиздән туй үткәрергә җыенган 26 яшьлек Вадим КИСЕЛЕВ исә югалып калмады: “Егетләрнең өйләнергә теләге аның ничә яшьтә булуына бәйле түгел, минемчә. Әгәр тормыш буйлап бергә атларга теләгән кызны очратасың икән, шунда ук гаилә кору турында уйлыйсың. Андый мәлдә унсигез яшьтәме син, яисә утыздан өстәме – бу мөһим булмый. Сөйгән ярың хакына, ниндидер мавыгуларыңны ташларга әзер буласың, гаилә тормышын кайгырта башлыйсың. Хатын нәрсә дә булса өчен түгел, ә җан өчен кирәк, чөнки ир-ат үзен үсендерүче кеше эзли. Икенче төрле әйтсәм, ир-ат өчен хатын-кыз – стимул биреп торучы иптәш. Шуңа күрә дә ир-ат һәрвакыт сөйгәнен бәхетле итәргә тырыша. Ә җавап итеп, гүзәл затларыбыз шул яратуны тагын да арттырырга, ныгытырга омтылалар. Шундый мөнәсәбәтләр булган очракта гына бәхетле гаилә туа ала дигән фикердәмен.
Гашыйк булганда, кеше эйфория халәтендә була, үзенең хис-кичерешләре белән генә яши. Ә мәхәббәт... сөйгән ярыңның хис-кичерешләре белән дә яшәү, беренче чиратта, үз парыңны кайгырту. Шундый халәттә булуымны аңлагач, Светага (сөйгән кызы – авт.) кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым”.
Отец Алексей ПАВЛОВ (өйләнгән, 28 яшь) мәхәббәт турында сөйләү катлаулы икәнен искәртте: “Якын кешеңне барлык кимчелекләре, хис-омтылышлары, холкы, гадәтләре белән, ягъни, ничек бар шулай кабул итә белү – ярату. Бу әле һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә килешү дигән сүз түгел, ә мөнәсәбәтләр төзегәндә төрле моментларны күздә тоту. Без барыбыз да холыкларыбыз белән аерылабыз. Гаилә мөнәсәбәтләрендә дә шул төрлелекне исәпкә алу һәм бер-берең белән уртак тел таба алу зарур. Мәхәббәт төрлелекне кабул итә һәм уртаклыкны эзли. Үзеңнең яратуыңны якын кешеңә бүләк итеп, җир йөзендә мәхәббәтеңне тагын да арттыру-күбәйтү өчен хатын кирәк. Ә башкасы – килешү буенча... Мөнәсәбәтләрдә асыл кыйммәтләрнең икең өчен дә Ходай һәм гаилә булуы аеруча мөһим.
Гаилә – көч бирә, күңелләргә җылылык, йөрәкләргә дәрт өсти торган тыныч оя. Гаилә тормышына әзер булу өчен үзеңне яратуларын белү, тою кирәк. Кеше үзен кирәксез итеп хис итсә, яратуны тоймаса, ул мөнәсәбәтләрдән кача башлый, хәтта, Ходайдан да читләшүчеләр бар. Әгәр сез яратырга һәм яратылырга әзер икән, мөнәсәбәтләр рухландырырга, җанны дәваларга мөмкин.
Иң элек, булачак хатынымның миңа ышануына, һәрнәрсәдә мине хуплавына игътибар иттем. Минем өчен, беренче чиратта, аның нәкъ менә шул сыйфатлары бик мөһим иде”.
Нәсел калдыру
Сораштыруда катнашучылар арасында гаилә тормышында нәсел калдыруны өстен куючылар күп булды. Исемен әйтергә теләмәгән егет тә өйләнүчеләр рәтендә: “Яшь вакытта хатын кирәкми. Башка мәшәкатьләр дә җитәрлек. Утыз яшьләргә җиткәндә, үз көчеңне, ресурсларыңны кайда юнәлтергә кирәклеге турында уйлана башлыйсың. Ә иң яхшы кертем ул – гаилә. Өйләнүем гашыйк булудан яисә зур мәхәббәттән булмады, бу адым – аек акыл белән кабул ителгән карар. Хатын балалар тәрбияләр өчен кирәк. Тиешенчә тәрбия бирүдә ана кешенең бала янында булуы зур роль уйный. Иң элек, булачак хатынымның буй-сынына, акылына, сәламәтлегенә (димәк, бала алып кайта алуына) игътибар иттем. Шулай ук, холкы да исәпкә алынды”.
Анатолий ЛАВРЕНТЬЕВ, 30 яшь: “Җәмгыятькә файда китерә алган, башкалар өчен таяныч булган гаилә – үрнәк мөнәсәбәтләрнең мисалы. Һәркемнең тормышка үз карашы, шуңа күрә гаилә коруга әзер булу – шәхси процесс. Ә хатын нәсел калдырыр өчен кирәк. Бу – биологик яктан салынган. Тормыш буйлап бергә атларга теләгән кызны табуы җиңел түгел: бүгенге көндә эчүче, тартучы, социаль челтәрләр белән артык мавыгучы кызлар күп. Матур, начар гадәтләрсез кызны очратуга, гашыйк булдым. Шунда ук Еленаны (хатыны – авт.) язылышу сараена алып киттем”.
34 яшьлек Анатолий МУЛЛИН фикерендә башка егетләрнең карашы белән уртаклык бар: “Өйләнер өчен 23-25тән дә соңга калырга ярамый. Яшь, юләр чакта өйләнергә, кияүгә чыгарга кирәк. Хәзерге яшьләр бүтәнчә уйлый: башта – карьера, квартира, ягъни матди якны беренче урынга куялар. Карьераны гаиләле булгач та төзергә мөмкин. Беренче урында гаилә булырга тиеш, яшьләр! Кайберәүләр хатын-кызны ашарга пешерүче, өйне тәртиптә тотучы, бала табучы буларак кына кабул итә, ләкин бу дөрес түгел. Әйе, арагызда гаиләсез дә яшәп була дип фикер йөртүчеләр табылыр. Хәзер ризыкны да өйгә алып киләләр, өеңне дә юып китәләр, дип әйтерсез. Гаилә кыйммәтләре шулай югала да инде... Нинди генә дәлилләр китерелсә дә, яратып һәм яратылып яшәү – үзе бер рәхәтлек.
Хатын, беренче чиратта, дустың да, сердәшчең дә була. Ир белән хатын – ике чабата, бер кием, дип юкка гына әйтмиләр бит. Аннан, хатын нәсел калдырыр өчен дә кирәк. Баланың тулы гаиләдә үсүе мөһим. Сабый чактан кеше нәрсә күреп үсә, алдагы тормышында шуны куалый”.
Ир-ат логикасы
Ахырдан, психолог Оксана ТОКРАНОВА белән сөйләштек: “Ярату һәм яратылырга омтылу – кешенең иң зур ихтыяҗларыннан берсе, бу хиснең яралгысы белән бала ана карынында ук таныша, соңрак аны үзе дә белдерергә өйрәнә. Үскән саен бала сепарация (ата-анадан психологик яктан аерылу) процессын үтә. Әгәр сөйгән ярларның сепарация процессы төгәлләнмәгән булса, гаиләдә финанс җавапсызлык, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗлар өчен бер-береңне гаепләү, үпкәләү, туганнар белән аңлаушылмаучанлык барлыкка килергә мөмкин. Бары тик шул процессны үткәч кенә, кеше җитлеккән була, мәнфәгатьләрен үзе кайгырта башлый. Ныклы мәхәббәтне нык бәйлелек, симпатия, бер-береңне бәхетле итү һәм бергә булу теләге буларак бәяләргә мөмкин. Бу – иң риясыз хис, ул гаилә тормышының унынчы-уникенче елларында, кризислар үткәч барлыкка килә.
Ирләрнең психикасы хисләр йогынтысына, гадәттә, әзрәк бирелә. Ир-кеше, хатын-кыздан аермалы буларак, мөнәсәбәтләрне хис белән түгел, ә кылган гамәлләре аша күрсәтергә тырыша. Хисләрен бүләк яисә физик контакт аркылы белдерү хас. Алар хатын-кызның һәр сүзен туры мәгънәсендә кабул итәләр”.
Егетләр һәм психолог белән сөйләшкәннән соң, үзем өчен нәтиҗә ясадым: гаилә тормышы мәхәббәтсез дә төзелергә мөмкин. Моның өчен ике арада үзара хөрмәт, килешү булырга тиеш. Ә мәхәббәтсез гаилә бәхетле була аламы? Монысы инде башка тема...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев