Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Ивановлар – нефтьчеләр династиясе

Хезмәт династияләре район, шәһәр йөзен билгели. Зәйдә дә шундый династияләр шактый. Шуларның берсе булган Ивановлар – нефтьчеләр династиясеннән, гаилә башлыгы Михаил – районда гына түгел, республикада мәгълүм зат

Ул Иске Зәйдә урнашкан нефть разведкасы оешмасында (ул аннан 4нче структуралы бораулау партиясе итеп үзгәртелә) шактый еллар техник геолог булып эшли. Биредә ул камераль геолог, оешманың әйдәп баручы баш геологы булып хезмәт куя. Шул рәвешле өч дистә ел дәвамында республикада нефть һәм газ бирүгә өметле структуралар эзләү белән шөгыльләнә. Ул хезмәт куйган коллектив бердәм, көчле белгечләр, үз эшенә табынып яшүче кешеләр белән данлыклы була.

1992 елдан 4нче бораулау партиясе экология юнәлешендә эзләнү-тикшерүләргә һәм җир асты су запасларын ачыклауга керешә. Әлмәт, Зәй шәһәрләрен саф су белән тәэмин итү максатында бай су ятмалары табыла. Зәй, Әлмәт, Тукай районы геологиясен белүче иң яхшы белгеч буларак Михаил Ивановка мөрәҗәгать итәләр, эшкә чакыралар. Якташның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә. Ул ТАССРның КПСС өлкә комитеты һәм ТАССРның Министрлар Советы Мактау Грамотасына, “Татнефть” АҖ генераль директорының Рәхмәтенә лаек булды. Михаил Егоровичның улы Михаил, килене Надежда да нефтьчеләр. Алар икесе дә әтиләре кебек Пермь нефть техникумын тәмамладылар. Биредә нефть тармагында хезмәт куялар.

Бергә очрашканда сүзебез нефть тармагы, аның үсеш перспективалары турында, -диләр Ивановлар.

Шул рәвешле яраткан хезмәтләре ту-
рында сөйләшеп сүзләре бетми аларның. Михаил кечкенәдән әтисенең һөнәренә мөкиббән, аның буенча шактый мәгълү-
матлы була.

Гаилә башлыгы исә, нефть ятмаларын үзләштерүгә бөтен гомерен багышлады. 1938 елда туган Михаилның балачагын сугыш урлый. Ул әле дә шанлы сугыш еллары шаукымын хәтерли.

Әби-бабалары Зәй районы Туңылҗа авылыннан була. Әтисе сугышка киткәч, әнисе Чаллыдан Туңылҗага яшәргә кайта. Кечкенә Михаил әбисенә хуҗалык эшләрендә булыша, энесен карый.

Иртән иртүк колхоз эшенә киткән әнисен кайчакта кичен күрми дә кала ул, энесен кочаклап йоклаган була.

- Ул елларда авылда янгын чыккан көн әле дә хәтеремдә, - ди ул.

Әбисенең дә йорты янып, күмергә кала. Шул көнне алар өйдәш булып туганнарына яшәргә күчә. Шул рәвешле, хатын-кызлар, яшүсмерләр фронт өчен дип үзләрен аямыйча эшли, кечерәк балалар исә хуҗалык эшләрендә булыша. Кыскасы, шанлы сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр еллар Михаил күңелендә уелып кала. Күкрәгенә медальләр тагып кайткан әтисе кочагына энесе белән ташлана ул. Бераз авылда яшәгән Ивановлар Пермь якларына күчеп китә. Бер сүз русча белмәгән Михаилга башта уку авыр була, аннан мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Пермь нефть техникумының геология-разведка бүлегенә укырга керә. Яшь белгечне 1958 елда Пермь өлкәсендәге Чернушка нефть ятмаларына эшкә җибәрәләр.

Геология өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Михаил аннан гаиләсе белән туган якларына күчеп кайта. Нефть тармагында армый эшләп, нефтьчеләр династиясе булдыра.

Шулай итеп, Ивановларның гомуми эш стажы да, аларның нәселе-вәкилләренең җәмгыять үсешенә керткән өлеше дә арта бара.

Рәзимә КАШАПОВА, Зәй шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев