Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Җиңүләр җиңел бирелми!

24 апрель көнне Казан шәһәренең Актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь конкурсының Гала-концерты булып үтте. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган мәктәп балалары үзара көч сынашты. Алар арасында Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы кызы Милена Новикова да бар иде. Әлеге конкурс Татарстаныбыз күләмендә инде бишенче тапкыр уздырыла. Ул барлыгы...

24 апрель көнне Казан шәһәренең Актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь конкурсының Гала-концерты булып үтте. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган мәктәп балалары үзара көч сынашты. Алар арасында Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы кызы Милена Новикова да бар иде.
Әлеге конкурс Татарстаныбыз күләмендә инде бишенче тапкыр уздырыла. Ул барлыгы 4 этаптан тора. Беренче этап февраль аенда районнарда, икенчесе Казаныбыз мәктәп­гимназияләрендә үтте. Өченче этапка әлеге ике турны үтеп чыккан кызлар­егетләр Актерлар йортында кабат көч сынашты. Бу очракта да яхшылар сайлау узып, призлы урыннарны бүлеште.
- Без бу конкурска рус әдәбияты укытучысы Мәдинә Әхмәтвәлиевна белән бик ныклап әзерләндек, - ди Милена. - Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигырен сайлап алдык. Ләкин мин аның татарча түгел, ә русча вариантын өйрәндем. Нинди Ана образын сайларга икән дигән сорау тугач, мин иң беренче булып керәшен Анасы образын тәкъдим иттем. Укытучым да берсүзсез риза булды. Керәшен киеменнән киендем. Дөрес, бу шигырь татар шагыйренеке, ләкин газиз баласын сугыштан көткән Ананың милләте мөһим түгел, дип уйлыйм мин. Шуңа да, артык сораулар килеп тумады.
Гала-­концерт алдыннан борчылуыма чама булмады. Көчлекөчле кон курсантлар, жюри членнары да бик кырыс кебек тоелды. Каушавымнан сүзләрем дә онытылыр, буталыр төсле иде. Әти­ әнием, бертуганнарым янәшәдә булгач, үземдә көч сиздем, каушамыйча сөйләп чыктым. Ахырда җиңүчеләрне игълан иткәндә үз колакларыма үзем ышанмадым, олылар арасында мин җиңүче дип табылдым. Мин бик бәхетле!
Әйе, югары дәрәҗәдәге конкурста җиңү яулагач, бәхетсез булып булмый торгандыр. Бар бит ул, бар, төрле талантларга ия яшьләребез. Милена кебек үзе оялчан, үзе шук кызларыбыздан үрнәк алып, горурланып "мин дә булдырам!" дип әйтүчеләр табылсын иде. Миленабыз өчен без бик шатландык.
Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев