Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Чыгымлы булса да, күңелле чор

Өч ай җәйне колачлаган каникул сизелми дә узып бара. Мәктәпләрдә балаларны белем иленә дәшеп, кыңгырау чылтырарга санаулы гына көннәр калды. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшиләр. Белем йортлары да аларны каршы алырга әзерләнеп, төзекләндерү эшләренең соңгы этабына кереште.

Быел 1 сентябрьдә Татарстанда 1830 мәгариф оешмасы үз укучыларына ишекләрен ачарга җыена. Һәрбер мәктәп яңа уку елын яңарып башларга тырыша. 136 мәгариф учреждениесе, шул исәптән 119 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп капиталь төзекләндерү программасына эләккән. Калганнарында исә, "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, ата-аналар һәм хәйриячеләр ярдәме белән косметик ремонтлар үтә. Бүгенге көндә Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонтның 98 проценты башкарылган, 64 мәгариф оешмасында эшләр тулысынча төгәлләнгән инде.

Агымдагы елда 380 мең укучы (шул исәптә 44 меңнән артык малай һәм кыз беренче класска) укырга бара. Балалар тәүге тапкыр мәктәпкә баруларын зур дулкынлану белән көтсә, әти-әниләрнең күпчелеге аларны мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе белән баш вата. Дәфтәр, ручка, рәсем альбомы, карандаш, пенал, кием-салым, аяк киеме, портфель ‒ барысы да кирәк. Татарстанның күпчелек районнарында август башыннан бирле мәктәп кирәк- яраклары ярминкәләре оештырыла башлады. Аз керемле гаиләләрдә үсүче мәктәп балаларын уку әсбаплары белән тәэмин итәргә ел саен уздырылучы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дә булышыр дип көтелә. Бүген кибетләрдә бернигә дә кытлык юк, бары әти-әниләрнең кесәсе һәм сабырлыгы гына чыдасын.

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә дигән сорау да кызыклы. Мәсәлән, башлангыч класста укучылар өчен мәктәп формасы 1000 сумнан 2500 сумга кадәр (күпчелек әти-әни бала көне буе шул күлмәктә йөри дип очсызлы түгел, сыйфатлырагын, тәнгә рәхәтрәк материалдан тегелгәнен сайлый). Аңа әле ак һәм кара алъяпкычлар кирәк. Алары 500-700 сум тирәсе. Кайбер мәктәпләрдә ак күлмәк, сарафан, пиджак кияләр. Сыйфатына карап, алары да 2000-5000 сум тирәсенә чыга. Спорт костюмы, шорты, тышта һәм спортзалда шөгыльләнү өчен кроссовкалар, ритмика дәресе өчен футболка, юбка, балетка, бассейнда йөзү өчен кирәк-яраклар - 3500-5000 сумга баса. Сумка 800дән 1500 сумга кадәр. Пенал, китап-дәфтәр тышлыклары, ручка-карандаш һәм башка уку кирәк-яраклары гомумән 1500 дип алыйк. Әле көзге-кышкы киемнәрне исәпләмәгәндә, чамалап кына тотканда, якынча 10-12 меңгә баса. Моңа шулай ук ата-аналар үз кесәсеннән сатып ала торган төрле дәреслекләр, аерым фәннәр өчен дәфтәрләрнең дә бәясен өстәгәч, шактый саллы сумма килеп чыга. Ә кайбер гаиләләрнең мәктәпкә ике, өч, хәтта дүрт бала озатырга тиешлеген исәпкә алып, бу сумма бермә-бер арта. Шулай да күпчелек ата-аналар фикеренчә, мәктәпләрдә бердәм формаларны кире кайтару яхшы, чөнки ул киенү буенча бер баланы икенчесеннән аерып куймый, диләр алар.

Кайбер әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, аларның фикер­ләре белән кызыксындык.

Людмила Григорьева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы:

‒ Без күп балалы гаи­ләгә керәбез, өч бала тәрбиялибез. Улыбыз Николай 9 класска, олы кызыбыз Анастасия 7 класска укырга бара, кече кызыбыз Кристина балалар бакчасына йөри. Башка әти-әниләр кебек үк, без дә бу араларда мәктәпкә әзерләнү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшибез. Аллага шөкер, балаларыбыз җәйге ялларын файдалы үткәрделәр. Николай үзенә берникадәр хезмәт күнек­мәләре алды, гаилә кассасына да ярдәме тиде. Аңа костюм-чалбар, аяк киеме, спорт формасы, сумка алдык. Настяга беренче класстан бирле, ел саен форманы үзем тегәм. Яратып кия. Быел да ак алъяпкыч белән уку формасын үзем әзерләдем. Хәзер әйберләрнең бәяләре кыйбат. Ике баланы мәктәпкә, төпчеген бакчага әзерләү саллы гына суммага баса. Шулай да, аларны мәктәпкә әзерләү, чыгымлы булса да, бик күңелле чор. Исән-имин, сәламәт кенә булсыннар!

Җырчы Оксана Дмитриева да бу көннәрдә племянницасын беренче класска озатырга әзерләп йөри икән.

‒ Карина Казан кызы. Мәктәпкә барырга бар әйберләр дә алынды сыман. Бәяләр хәзер арзан түгел, барысы да затлы булсын, дибез бит. Өс һәм аяк киемнәрен кибеттән сайладык. Без бердәм форма түгел, ә ак кофта, куе зәңгәр төсле сарафан, юбка, жилет һәм жакет алдык. Канцтоварларны да күп итеп туплап куйдык. 25-30 мең тирәсенә басты бугай бөтен кирәк-ярагы. Үзенең әлегә мәктәпкә барасы килми әле. Барыбыз да аңа уңышлар телибез, "4" һәм "5" билегеләренә генә укыр дип ышанабыз, - диде Оксана.

"Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляковның улы 3 класска укырга бара.

‒ Быел әниләре Интернетта группа оештырып, башка әниләр белән киңәшләшеп, оешкан төстә, китапларны май аеннан ук алып куйды. Болай эшләү бик файдалы булды, чөнки сентябрь ае якынлашкан саен, уку әсбапларының бәяләре күтәрелә башлый. Хәзер олыларның киемнәренә караганда, кечкенәләрнеке күпкә кыйммәтрәк бит. Улыбыз укый торган мәктәптә бердәм форма кияләр, аларның үзләренең ательелары да бар. Альбертка костюм-чалбар, аяк киемнәре, спорт формасы, бассейнда шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар ‒ барысын да яңаны алдык. Кызларга караганда малайлар шуграк та бит, аннан соң балалар тиз үсә, шуның өчен былтыргы киемнәре быелга ярамый инде. "Туым җондозы" фестивалендә катнашканнан соң, Альберт җырга тартылды. Быел, имтиханнар тапшырып, музыка классына укырга керде. Шушы юнәлештә шөгыльләнү өчен дә китап-дәфтәрләр алдык. Былтыргыга караганда, быел мәктәпкә әзерләү кыйммәткәрәк төште. Сәламәт булып, яхшы гына укысын, - дип сөйләде әти кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев