БАКЧАЛЫ АВЫЛ – БӘХЕТЛЕ АВЫЛ
Татарстанда "Бәләкәч" республика программасын тормышка ашыру буенча кызу эш бара. Моннан дистә еллар элек балалар саны әзәю аркасында ябылган балалар бакчасы биналары нәни хуҗаларына кире кайтарыла.
Балаларны яңадан кабул итәрлек хәлгә китерү өчен, аларга 60-70 миллион сумлык ремонт үткәрелә. Әледән-әле яңа биналар төзелү турында да ишетәбез.Алай булса да, шәһәрләрдә бакчага чират көтүчеләрнең саны меңнәр белән исәпләнә. Ә менә авыл җирләрендә балалар саны елдан-ел кимүгә таба бара, шунлыктан моңарчы эшләп килгән бакчаларны да бүген-иртәгә ябарга торалар. Балалар күбәеп китсә, авылда яңадан бакча ачулар, ай-һай, булыр микән? Кем аларга миллион сумнар бүлеп бирсен? Яшьләр кала, балалар туа торган авылларның садиклары гөрләп эшли, мәктәпләре дә ябылмый. "Авыл төсен" югалтмыйча, "шәһәрчәлекне" дә бераз кертеп, матур гына эшләп яталар. Шундыйларның берсендә - Тукай районы Мәләкәс авылы балалар бакчасында булганнан соң: "Аллага шөкер, авылымның киләчәге бар!" дип кычкырасым килде. Әгәр бала тудырмыйлар икән, аманча технологияләрнең дә, илкүләм "Бәләкәч" программаларының да кирәге калмый. Мәләкәстә балалар бар. Бүгенге көндә ике төркемдә 45 бала йөри. Моңа ничек сөенмисең?!
Шимбә көнне дә, төркемнәрдә балалар саны тулы.
- Әнисе тәмле ризыклар пешереп сыйлый, югыйсә, әкиятләр дә укыган, үзебезчә аралашкан да булабыз, юк, шимбәдә дә садикка илтүне сорый Дианабыз. Тәрбиячеләре дә, җитәкчеләре дә бик әйбәт, шәһәрнекеләр көнләшерлек, - ди ял көнендә кайбер хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә килгән әти - Еремеев Виталий.
Балалар белән аралашкач, нәкъ шулай икәненә ышанам. Менә кечкенәләр төркеменең уен бүлмәсе. Зәвык белән җиһазландырылган олы, якты бүлмә. Мине күрү белән матур итеп исәнләштеләр. Өйдә рәхәтме, әллә садиктамы, дип сорыйм.
- Садикта, - диләр, дәррәү кычкырып.
- Нигә садикта рәхәт? - дим "бәйләнеп". Сакау телләре белән вата- җимерә, бер-берләрен бүлдереп җавап бирәләр:
Казанцев Андрей:
- Монда тәмле боткалар, ашлар бирәләр. Иптәшләр белән уйнавы рәхәт, - ди.
Булат исемле малайда әбисе - Афанасьева Еленаның чалымнарын танып алам, осталыгы буенча да яшь чактагы Ленадан калышмый, җырлап та, биеп тә күрсәтте.
Зурлар төркеме бүлмәсенә үтәм. Төркемдә - 26 бала! Татарча бөтенләй сөйләшмәүчеләре дә бар икән! (Мәләкәстә килгән кешеләр дә күп яши). Занятиеләр үткәргәндә, мондыйлар белән индивидуаль эшләргә, һәрберсенең күңеленә юл таба белергә кирәк. Әгәр алай булмаса, ул баланы садикка алып киләм димә - дөнья куптарачак...
Балалар белән сөйләшәм. Кечкенәләр төркемендәгечә, болар инде "ботка тәмле" булганга гына садикка йөрмиләр.
Калинина Юлия:
- Миңа занятиеләр ошый. Бигрәк тә рус теле занятиесе күңелле. Көзге бәйрәмдә "Шалкан" әкияте буенча театр уйнап, әниләргә күрсәтәбез.
Саттарова Анюта:
- Мин татар теле занятиесен яратам. Лилия Марсовна шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәтә. Кызыклы уеннар уйныйбыз. Әле без юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнәбез, ярышларга да барабыз.
Асманова Алия:
- Артур, Роман, Аделиналар булганда, садикта кызыграк иде. Быел алар мәктәпкә киттеләр. Минем дә тизрәк мәктәпкә барып, алар белән бергә буласым килә.
Әхмәдиев Камил:
- Мин музыкаль занятиеләрне яратам. Әлфия апа безгә матур җырлар өйрәтә. Мин үзем дә яңа җырлар беләм, җырлап күрсәтимме?
Тукта, яңгыр, тукта
яңгыр, яума әле,
Сагыш басты
күңелемне, аңла әле,
Син кайда соң сөйгән
ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән
көтәм мин!
Менә шулай, читенсенеп, ятсынып тормыйлар, белгәннәрен ялт итеп сөйләп тә, җырлап та бирәләр.
Балалар бакчасында җитәкче булып 1990 елдан бирле Алевтина Георгиевна Кадыйрова эшли. Ул вакыттагы колхоз председателе Васил Гарипович Хаҗиев (хәзер Тукай районы башлыгы) Мәләкәс авылына килеп кенә урнашкан Алевтинаны чакыртып, садикны җитәкләвен үтенә:
- Җиңел булыр, димим. Садик бинасы яртылаш җимерек хәлдә, капиталь ремонт кирәк. Кулдан килгәнчә булышырбыз, риза булып алын, - ди ул.
"Вакытлыча гына җитәкче булам", дип тотынган эш бүгенгәчә дәвам итә, инде 22 нче ел китеп бара. Мәләкәскә тукталулары да "әзгә генә" дигән исәп белән була, янәсе, бер-ике ел эшләгәч, Чаллыдан квартира алып китеп баралар... Ул чактагы уйларыннан хәзер көлә генә ул: авыл тормышын шәһәрнекенә алмаштырамы соң - монда бит бары да үзеңнеке: өе дә, бакчасы да, мунчасы да, дигәндәй... Ә иң мөһиме - ул шушы балалардан башка яши алмый.
Алевтина Георгиевна бакча биләмәләре белән таныштыруын дәвам итә. Менә - "керәшен өе"нә үтәбез. Матур итеп җиһазландырылган йорт. Түрдә ап-ак миченә хәтле бар. Почмакка тәре яулыклары да эленгән. Җиз самавыр янына керәшен ризыкларының муляжлары куелган. Әбиләрдән калган алача күлмәк-алъяпкычлар да үз урынын тапкан. Боларны оештыручының, тәртипләп торучының исемен сорыйм.
- Безнең керәшен җанлы Зинаида Федоровнабыз бар. Аның тырышлыгы белән җыелды бу әйберләр. Әти-әниләргә җайлап кына сүз ката белә - сандыкларындагы иң кадерле әйберләрен китереп бирәләр. Керәшен җырларын өйрәтүче, бәйрәмнәре, йолалары турында аңлатучы да ул безнең, - ди җитәкче.
Коллективның горурлыгы булган тагын бер белгеч бар икән - ул музыкаль занятиеләрне алып баручы Әлфия Шәйхразиева. Балалар бакчасында эшли башлавы кызык кына килеп чыга аның. Зур конкурслар аша үтеп, Казанның финанс-экономик институтында укып йөрүче Әлфия икенче курсны бетергәч, очраклы гына рәвештә племяннигының утреннигына эләгә. Шушы бәйрәм язмышын 180 градуска үзгәртә дә куя: аның банк эшчесе түгел, ә балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр буласы килә. Гомер буе налоговыйда эшләгән әнисе кызының мондый уе белән килешергә теләми, тик Әлфиянең үз сүзе сүз - балалар бакчасына барам! Әйтә дә - эшли дә. Дөрес, укуын ташламый, кичкегә күчеп укып бетерә. Банкир белгечлеге алгач, Чаллы педагогия институтына керә, бүген өченче курста укый. Менә шул Әлфияне язмыш Мәләкәскә китерә. Үзенә бөтенләй таныш булмаган "керәшен дөнҗасына" кертә. Бу "дөнҗаның" байлыгына исе китеп, ул музыкаль занятиеләрендә әкрен генә шушы хәзинәне балаларга өйрәтә башлый. Ә бүген инде аларның уңышлары турында районда гына түгел, республикада да беләләр. Апрель аенда узган "Апрельские проталинки" бәйгесендә катнашып, "Иң яхшы фольклор ансамбль" номинациясендә җиңү яулаганнар. 2010-2011 ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы балалар бакчалары арасында беренче урынга чыкканнар. Эшләгән эшләрен, ирешкән уңышларын санарга сәгатьләр җитмәс.
Бары да әйбәт булып күренсә дә, аларда да проблемалар җитәрлек икән. "Садикларны финанслауны хөкүмәт әкрен генә үз өстеннән төшерә бара. Бүлеп бирелгән акча - балаларны ашатуга гына җитәрлек. Үзеңә эзләнергә, табарга туры килә. Спортзал белән музыкаль бүлмәбезне дә "артык"ка чыгаралар, оптимизация законы буенча - "нормадан тыш квадрат метрлар" имеш. Ә алардан башка ничек бала тәрбиялисең? - ди Алевтина Георгиевна.
Бакча коллективы белән саубуллашып китеп барам. Колагымда балалар башкарган керәшен җыры яңгырый:
Кара атта кара дуга,
Кирәк тагын дилбегә.
Ямьле Питрау
бәйрәмендә
Калсын тавышым
билгегә.
Бу балаларның һәрберсе киләчәктә үз тавышын ишеттерсен, авылында үз эзен калдырсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев