Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне!

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне - 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге...

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне - 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне санала.

Инде күп еллар дәвамында 23 февраль барлык Армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр бәйрәме булып тора. Бу көнне алар дус-туганнардан котлаулар, бүләкләр кабул итәләр.

Бүгенге көндә без әлеге бәйрәм белән барлык ир-атларны да котласак, СССР вакытында бары тик Армия сафларында үз вазифасын тиешенчә үтәп кайткан ир-егетләр генә котлаулар кабул итә алган. Бер караганда, бу бик дөрес фикер. Ни өчен әле кемдер, әлеге котлауларны кабул итү өчен тир түгеп эшли, ә кемдер, өй тирәсеннән ерак китмичә генә дә котлауга лаек булырга тиеш? Һәр нәрсәнең үз урыны, сәбәбе бар. Әлеге датаны бәйрәм итәр өчен тулы хокукка ия булырга кирәк. Шуны искә алып, Армия сафларында булып кайткан егетләребезнең фикерләрен белештек.

Николай ЕФИМОВ (Балык Бистәсе районы, Казаклар Чаллысы авылы):

-Армиягә бару теләге белән янып йөрмәгән идем. Тик шулай да, бармый калсам да күңелле булмас, төртмәле сүзләр ишетеп яшәгәнче, намусым чиста булыр, дип барып кайтырга булдым. Һәр нәрсәнең кадерен Армиягә килеп эләккәч кенә аңлый башлыйсың икән. Барганыма үкенмәдем. Әле кайчан чит җир күрер идем бармасам! Төрлесе төрле яклардан яңа дуслар таптым. Хәзер инде аңлыйм: кеше җирдә бер генә яши, шуңа күрә Армиягә барып, әти-әнисе, якыннарыннан башка, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен аңларга тиеш. Һәркемнең үз фикере, ә мин менә егет кеше Армиядә булырга тиеш, дип саныйм!

Владислав ЯКОВЛЕВ (Балык Бистәсе):

-Хезмәт итәргә теләгән кеше барсын, ә теләмәгән кешене ирексезләргә кирәк түгел, минемчә. Мин үзем Армиягә барырга кирәк дип санадым һәм хезмәт итеп кайттым. Барганыма бер генә дә үкенмим. Үзем өчен күпме яңалыклар ачтым! Яңа җирләр, төрле илләр, шәһәрләр, үзгә климат, табигать, ә иң мөһиме - күпме яңа дуслар! Мин Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә, "Маршал Устинов" кораблендә 2 ел хезмәт иттем һәм аннан беренче статьялы старшина званиесе белән кайттым. Шунысын да әйтим, диңгез флотында хезмәт итү, җир өстендәге хезмәткә караганда, күпкә дәрәҗәлерәк санала.

Артем ДОМОЛАЗОВ (Түбән Кама):

- Мин хәзерге вакытта Мәскәү шәһәренең Преображение полкында хезмәт итәм. Миңа монда ошый, шуңа да, үзем теләп Армиягә барганыма үкенмим. Вакыт бик тиз узып китә, әле кайчан гына килгән идем кебек, инде кайтыр вакыт та җитә. Иртән торабыз да йөгерергә чыгып китәбез. Иртәнге ашны ашагач маршировка була. Обедтан соң физик әзерлек башлана. Һәр ай саен роталарның физик әзерлеген тикшереп, билгеләр куялар. Минемчә, һәр егет әлеге хезмәтне узарга тиеш. Армиядә кеше үзенен нәрсәгә сәләтле икәнен аңларга һәм үзенең асылын ачыкларга тиеш. Армия миңа күп нәрсә бирде. Әти-әниемне, якыннарымны кадерләргә өйрәндем. Хәзерге вакытта мин кече сержант званиесен йөртәм, ә вазифам буенча - взвод командиры урынбасары.

Армиядә булганнарның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, берсе дә зарланмый, ә киресенчә, бик күп плюсларны атап, горурланып сөйлиләр. Күбесе үзен Армиядә тапканын әйтә. Шуңа күрә, курыкмыйча нәтиҗә ясарга була. Һәр егет, исән-сау булганда, үзенә йөкләнгән вазифаны үтәп, үз Ватанының чын сакчысы икәнлеген исбатларга тиеш. Шул очракта 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә котлаулар кабул итүе дә күңелле булачак!

Бәйрәм белән сезне, ир-егетләр!

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев