Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Янгын йөрәкләргә күчмәсен

Соңгы көннәрдә керәшен авылларында чиркәүләр яну турындагы шомлы хәбәрләрне ишетеп торабыз. Әлеге коточкыч хәлләр барыбыз өчен дә зур бәхетсезлек, бөтен керәшен халкы өчен зур кайгы булды. Юк ителгән чиркәүләребезнең гади келәү йорты гына булмавын, аларның тарихи һәйкәлләр саналуын да искә алсак, бу вакыйгаларны йөрәгебезгә төбәп атылган ук, рухи тамырларыбызны юк...

Чиркәүләр авыл халкы көче белән торгызылган һәм әби-бабайларның пенсия акчасына яши иде. Шунлыктан чиркәүләрнең януы беренче чиратта алар өчен зур югалту булды.

Бу җинаятьләрнең республикабыздагы гасырлар буе яшәп килгән тынычлыкны халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтне какшату максаты белән эшләнгәнен барыбыз да аңлыйдыр. Террористлар һәм экстремистларның милләте дә, иманы да, дине дә юк. Шунысы куркыныч та. Яңа җинаятьләр кылынганчы гаеплеләр кулга алыныр һәм тиешле җәзага тартылыр дигән өмет уты сүнми. Барыбызны да тетрәндергән шомлы вакыйгалар безне бергә туплар, керәшен халкы авыр көннәр дә читкә кагылмас, храмнарыбыз торгызылыр, дип ышанабыз. Белгәнебезчә, моның өчен инде бүгенге көндә конкрет эшләр дә башкарыла. Мамадыш районының Албай авылында яңа чиркәү җиткерү буенча эш башланган һәм Алла йортын Урман хуҗалыгы министрлыгы Питрау бәйрәменә кадәр өлгертергә вәгъдә итә. Мамадыш, БалыкБистәсе, ЯңаЧишмә районнарында янган чиркәүләрнең төзелешен Республикабыз Президенты Рөстәм Минниханов шәхси контроль алган. Болардан тыш, җинаятьчеләр турында нинди дә булса информация бирүчеләргә бер миллион сумга кадәр акча бирергә дә вәгъдә ителә.

Бу вакаыйга бөтен республика җәмәгатьчелеген хафага салды. Төрле дини һәм милли оешмаларның җитәкчеләре бу вандаллык актына нәфрәт белдерделәр. Чувашстан һәм Мәскәү шәһәре мөфтияте янган чиркәүләрне торгызу өчен Татарстан епархиясенә бер миллион сум күләмендә ярдәм күчерде. Бу башлангычка предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар, авыл халкы да кушылды.

Кызганычка каршы, бу авыр ситуацияне үзләре өчен файдаланып болганчык суда балык тотарга маташучылар да юк түгел. Андыйлар күбрәк безнең коллегалар-журналистлар арасында. Шушы коточкыч фаҗигадан сенсация ясап, милләтара ызгыш тудырырга маташу -үзе бер җинаять.

Шатлык белән кайгы берләштерә, диләр. Шушы халкыбыз өчен авыр көннәрдә берләшеп, киләчәккә өмет белән яшик. Алда көннәрнең аязы кайгы-хәсрәтсезе көтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев