Зинаида Захарованың балалар өчен «Табигать белеме» хикәясе
Балаларга үзебезнең керәшен язучыларының туган телдә иҗат иткән әсәрләрен укып һәм укытып үстерик.
Язучы Зинаида Захарова 1955 елның январь аенда Әлмәт районының Кәләй авылында туган. 2014 елдан – Татарстан Язучылар берлеге члены. Кечкенәдән әдәбиятка, шигърияткә гашыйк укытучы кулына каләм алып, күңелендәге хис-кичерешләрне кәгазь битләренә төшереп бара тора була. Балалар өчен «Зирәк Куян», «Тылсымлы сарай», «Күрше әби алмасы», «Кем бәхетле», «Җил малайлары» шигырь җыентыклары дөнья күрә. 2019 елда «Бәхетем син минем» исемле хикәяләр китабы да басылып чыга. Күптән түгел балалар өчен тагын бер китабы - "Маҗаралы хәлләр" җыентыгы басылды. "Табигать белеме" дигән әсәре дә әлеге китапка теркәлгән.
Табигать белеме
Ур-ра! Без инде башлангычлар түгел, бишенче сыйныфка җиттек. Яңа фәннәр укый башладык, шуңа дәресләр саны да артты. Алар төрле бүлмәләрдә үтә. Математика бүлмәсе – икенче катта, рус теле дәресенә өченче катка менәбез. Табигать белеме дәресе дә керә башлады. Кеше бит табигать баласы, шуңа да бу фән белән таныш булырга кирәк, дип уйлыйм. Җирдә ничек һәм кайчан тереклек барлыкка килгән – бик беләсем килә, бу сораулар мине аеруча кызыксындыра. Тырышып-тырышып өйрәнәм. Үсемлекләр, хайваннар дөньясының эволюциясе дә мавыктыргыч тоелды. «Эволюция» сүзенең дә мәгънәсен аңлыйм хәзер. Дәресләргә бик җитди итеп әзерләнеп йөрим. Бик күп миллион еллар элек җир йөзен су каплаган булган икәнен белдем. Тора-бара утраулар барлыкка килгән. Үсемлекләр, хайваннар пәйда булган. Менә кеше темасына да барып җиттек.
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кеше каян барлыкка килгән? – дип сорады укытучы.
Минем әбидән сораса, вәт аңлатып бирер иде ул! Аның сөйләгәннәре бераз истә калган, шуңа бик белдекле кыяфәт белән кул күтәрдем.
– Кеше Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән, – дидем мин.
– Ярый, Илшат, син шулай уйлыйсың икән, – диде апа, исе китмәгән кыяфәт чыгарып.
– Тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар?
– Маймылдан барлыкка килгәннәр! – диде Марат, башын горур тотып.
Ул үзе дә маймылланырга ярата. Аның маймылдан барлыкка килүенә, чыннан да, ышанырга була. Яраткан ризыгы да банан. Букчасына икешәр-өчәр банан тыгып килә дә яшереп кенә ашап йөри.
– Ярар, бик кызык фикер, – диде апа.
Нәрсәсе кызыктыр, белмим, миңа кызык тоелмады.
– Тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар? – дип, соравын тагын бер кабатлады укытучы.
– Кешеләрне Сириустан Җиргә инопланетяннар китереп киткән, – диде Колаклы Кәрим.
– Бик үзенчәлекле версия, Кәрим, – диде Ләйлә апа, елмаеп.
Кәримне без болай да «инопланетянин» дип йөртәбез. Киноларда аларны күргән бар бит. Безнең Кәрим койган да куйган – ничек шуларга охшаган, гаҗәп! Тырпаеп торган колаклары гына ни тора! Шул колаклары чүмеч кадәр булган өчен, «колаклы» дигән кушамат тагылды да инде аңа. Бабасының бабасы шул Сириустан булуы бик мөмкин.
Шулай да «кеше маймылдан барлыкка килгән» дигән фикергә өстенлек бирде укытучы апа.
– Ерак бабасы маймыл булгач, кеше хайванга керәме? – дип сорадым түзмичә.
Укытучы сөйләвеннән шуны белдем: кешене хайванга кертеп булмый, аерма бик күп икән. Кеше сөйләшә, эшли. Хезмәт кенә безне кеше иткән, имеш. Ә шулай да хәзерге маймыллар белән без ерак туган булабызмы инде?!
Минем бу фикер белән килешәсем килмәде. Ә нигә хәзер бер маймыл да кешегә әверелми икән соң? Бу яңалыкларны әбигә сөйләргәме-юкмы? Юктыр, әбинең кәефен төшерәсем килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев