Үпкә
Георгий Ибушевның үпкә әсәрен тәкъдим итәбез.
Безнең очта ике күпер бар, аның берсе безнең янда гына, шуңа күрә мин аны “безнең күпер” дип йөртәм. Икенчесе – Нинук күпере, ул да бездән ерак түгел, безнең бәләкәй бакча янында гына. Мин аның кеше күрми торган кечкенә генә үзәнендә үзем генә уйнарга яратам. Нинук күпере астыннан ага торган инешкә зур бөя дә бөяп куйдылар әле, безнең күпер янында да кечкенә генә бөя бар, казлар, үрдәкләр коенсын өчен бөялиләр аны. Анда зур бөя бөяп тә булмый, чөнки суы бик аз аның, Амар коесы белән Пәнтәл коесыннан агып килгән су гына. Кое дигәч тә, алай тирән түгел алар, тәбәнәк кенә агач буралы, суын алмый торсаң, бура тула да әкрен генә тышка ага башлый. Менә шул бөядә каурый көмәләр йөзеп йөри, алар шундый җиңелләр, әз генә җил иссә дә йөзеп китәләр. Без дә малайлар белән кечкенә генә такта кисәгеннән көймә ясап уйнарга яратабыз, дәфтәр битен җилкән итеп суга төшергәч, җил аны үз уңаена алып китә. Бөя янында кавырсын көймәләр җибәреп байтак кына уйнаганнан соң, җиңгиләргә таба киттем, алар бездән ерак түгел генә Ястык урамында Җәкәүләр белән күрше булып торалар.
Менә шул безнең зур бакча кырыеннан саркып кына ага торган кечкенә инеш ярында ике зур тал үсә, алар шундый зурлар, аларның кәүсәләрен кочар өчен дә минем кебек әллә ничә малай кирәк. Татый әбием алар миннән дә картрак ди, ә толымнары шундый озын, матур, менә алар хәзер дә тирбәлеп, чайкалышып торалар. Берсенең әз генә өстәрәк басып утырып торырлык урыны да бар, анда менүе шундый җиңел, кытыршы, бүртеп торган кабыгына тотынасың да менеп тә утырасың. Пәнтәл Микайласы белән Учып дәдәй ул талның әллә кай төшләренә менәләр, дәдәй миңа: “Өскә менәсе түгел, егылып төшәрсең, син бәләкәй әле”, – ди, ә мин менәргә җыенмыйм да, аннары ничек төшәм инде мин аннан?
Мин үземнең кинәт кенә каядыр югала барып, кавырсын көймәләр йөзеп йөргән кечкенә бөяне, янымдагы ямь-яшел талларны, җиңгиләргә менеп баруымны да онытып, хыялымда кышка, мин яраткан җилкапкалы кечкенә генә өйгә кайтып төшүемне сизми дә калдым. Мич каршында сәке, ә стена буенда мин йоклыйм. Бу зур таллар бездән шундый якын, җилле көннәрне аларның шаулаганы өйгә кадәр ишетелеп тора. Бигрәк тә кыш көне җилле, буранлы төннәрне алар бер-берсе белән сәйләшәләрдер кебек тоела миңа. Мин әтинең иске туны астында аларның шаулавын тыңлап йокыга киткәнемне сизми дә калам.
Иртә белән өйгә тулган хуш истән уянып китәсең, өй җылы, әни мичкә таба белән сызыклы бәрәңге бөккәне тыккан. Өйдәге мин аңлата алмаган ниндидер бер рәхәтлек мине әллә нишләтә. Тәрәзәгә кагылып, сызгырып киткән җил, күңелне кузгатып , тагын шул талларны искә төшерә. Алар ничек икән дип уйлыйм мин. Әни бөккәннәрне мичтән алып канат белән майлый да урталай кисеп куя. Мин бөккәннең киселмәгән башын тешләп алам да әкрен генә өрергә тотынам, тизрәк суынсын дип, дәдәй мине шулай итәргә өйрәтте. Ашаганнан соң, тәрәзәгә өреп, бәләкәй генә тишек ясыйм да урамга карыйм, ә анда буран, җил карны урам буйлап куып китерә дә безнең күпер янындагы елгага себереп төшерә. “Әни, пәлтәмне бир әле, урамга чыгам”, – дим мин. “Нинди урам, өйдә генә утыр, мондый көнне урамга эт тә чыкмый”, – ди әни. “Әнә, Ленук түти чыккан әле, суга бара”, – дим мин, үземнекен сукалап. “Аягыңа кияргә җүнле әйберең дә юк, йөрисе түгел”. “Бар бит минем итегем”. “Зур бит ул сиңа, чүт кенә аягыңнан төшеп калмый”, – дип, әни мине орыша. “Чыгыйм инде, мин озак йөрмим бит, таллар янына гына барып киләм”, – дим мин. “Нинди таллар тагын, менә җил очыртып елгага тәгәрәтеп төшерсә, чыгарсың аннары”. Әти, күрәсең, минем күңелемнең бераз башкачарак, үзгәрәк икәнлеген тойгандыр. “Әйдә, чыксын инде, бер җилләнеп керсен”,- дигәч, әни мине, пәлтәм өстеннән олы шакмаклы шәл белән башымнан ук төрде дә очларын нык итеп билгә бәйләп куйды. Мин урамга чыктым, ә анда, әни әйтмешли, буран – әкәмәт. Буранлы җил җирдәге карларны алып бөтерә, каядыр куа, сызгыра. Югары оч бөтенләй күренми, мин шаккатып көннең шундый булуына сөенечемнән ни эшләргә белмичә капка төбендә басып торам. Хәзер дә кышларын җилле, буранлы көннәрне, күңелем кузгалып, кар тузган тыкрыкка чыгып, җанымны юатып керәм мин. “Ник чыктың, Георгий, бар, кереп кит тизерәк” дигән тавышка борылып карасам, Ленук түти судан кайтып килә, үзе ап-ак булган, керфекләренә хәтле кар ябышып беткән. Мин, итегемне өстерәп, Ястык урамындагы таллар янына китәм. Җил катырак искәндә, йөгерә үк башлыйм, әле ярый таллар якында гына дип уйлап куям мин. Кар шулкадәр күп яуган, мин алар янына аска төшми генә яр өстендә басып торам. Җил аларның чемнәрен өзеп-өзеп алып чәчкән, карга кадап куйган. Алар шундый шаулыйлар, әйтерсең нәрсәдәндер зарланалар. Мин аларны жәлләп, ярый ла мин җылы тун астында рәхәтләнеп йоклыйм, ә алар туңалардыр бит дип уйлап куям.
Шулай бераз таллар янында юанып, хыялланып, кышны исемә төшереп, оя кебек җиренә менеп караганнан соң, урамга мендем, капка төбендә Сәркиләрнең Павал дәдәй басып тора. Мине күргәч тә: “Улым, кая барасың?” – ди, “Җиңгиләргә, – дим мин. – кая барыйм, җиңгиләргә, Җәкәүләргә инде”. Павал дәдәй аны үзе дә белә, болай гына соравы. Мүкле күлгә ике арбалы уйнарга барабыз дип чакырганнар иде, минем шуңа менүем. Алай уйнар өчен, ике арба кирәк, арбаларның тәртәләрен бер-берсенә кертәсең дә биек булмаган тау итәгеннән чаптырып төшеп китәсең, алдагы арбаның тәртәсен руль итеп. Әй, рәхәт, төшәбез шау килеп кычкырышып.
Менә менеп тә җиттем, җилкапка аша ишегалдында сыер барлыгын күрәм, алдына бакчадан җыеп кергән эт эчәгесе белән билчән кебек үлән салганнар. Бу нигә көтүдә түгел икән дип уйлап куям. Мин бит әле аның көтүдән качып кайтканлыгын белмим. Ишегалдына кереп, сыер кырыеннан өйалды ишегенә таба киттем, ул анда булмады, әйтерсең кемдер мине култык астыннан эләктереп алды да җиңел генә чөеп тә җибәрде. Мин күз ачып йомганчы сыерның сыртына килеп төштем һәм, шуып, сыер калын итеп салып куйган “кабартма” өстенә төшеп утырдым. Бу хәл бик тиз, бернинди авыртусыз булды булуын, ләкин кайда утырып торганлыгымны аңлагач, мин өзгәләнеп елап җибәрдем. Минем тавышка абзардан җиңги йөгереп чыкты, тиз генә күтәреп алып юата-юата: “Бу төшең авыртмыймы?” – дия-дия, кул-аякларымны тоткалап карады. “Юк”, – дип елыйм мин. Өйдән йөгереп чыккан Питер белән Микулай миннән көләргә тотындылар. Алар көлгәч, мин тагын да кычкырыбрак елый башладым. Аннан соң җиңги минем ыштанымны, юып, кояшка элеп куйды. Эссе кояшлы көн булганга, ыштан бик тиз кипте, мин дә сыерга, миннән көлгән Питер белән Микулайга үпкәләп, өйгә төшеп киттем.
Георгий ИБУШЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев