Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Түрә кияве

Александр Кузьминның 1999 елның 9 апрелендә “Керәшен сүзе” газетасында чыккан юморескасы.

Егылыплар уңдым хатыннан. Ник дисезме? Чөнки минем хатын – түрә кызы, ә мин аның хәләл җефете. Димәк, мин түрә кияве! Шулай булгач, кем уңды хатыннан? Мин, әлбәттә!

Җүләр хатынын мактар, диләр. Әйтсеннәр, ләкин мин җүләр түгел. Җүләр кеше түрә кияве була алмый. Әле ул җүләр булса да акыллыга әйләнә.

Мин өйләнгәч, дөнья шундый үзгәреп китте. Моңа кадәр халкы кырмыска урынына мыжгып торган тараканлы тулай торакта газап чиксәм, хәзер инде өч бүлмәле квартирда яшәп ятабыз хатын белән икәү. Ул туйга салынган бүләкләрне күрсәгез! Барысын да сөйләп тормыйм инде, бабай ишетсә әйбәт түгел. Гомумән, квартир эче минем төшкә дә кермәгән җиһаз белән тулды. Ул ике бозлыгы булган әллә ниткән суыткыч, дисеңме... Төймәсенә бассаң, үзе кабынып янып китә торган газ плитәсе, дисеңме... Ул кәнәфиләр, ул урын-җир, төсле чит ил телевизоры һәм башкалар, һәм башкалар. Иң хәтәре, иң сөендергәне – җиңел машина. Җилдерәбез генә хатын белән тегендә дә, монда да.

Элек бер төзелештә инженер кисәге булып йөрсәм, хәзер әллә ни зур булмаса да, завод директоры. Директор кеше җәяү йөрмәс бит инде, монда да – машина. Берүземә ике машина хәзер.

Кабул итү бүлмәсендә гачять чибәр, ыспай киемле , матур гәүдәле сәркәтип кыз утыра. Елмаеп каршы ала, еламеп озатып кала. Кайчакта күл буена барып су да коенып кайтабыз әле үзе белән. Бу дөньяда да оҗмах бармы икән әллә, дип уйлап куям әле кайчагында.

Минем хәлләр шулайрак. Ә менә баҗайныкы... Аның бөтенләй икенче шул. Ник дисәгез, теле озын. Кирәкмәгән сүзләрне күбрәк сиптерә торган әшәке тел. Квартиры да бер бүлмәле генә. Машинасы да юк. Эшкә дә җәмәгать транспортында йөри. Тукталышларда таң тишегеннән ул тырпаеп тора. Юл уңае булганда утыртып та киткәлим. Әле утырмыйча торган була, киребеткән. Утырса да, сөйләшмичә, борынын тәрәзә пыяласына терәп бара. Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел, дисәләр дә, туган кисәге бит. Менә шулай ул түрәгә, ягъни үз бабаңа тел озайтып йөрсәң! Менә бу җүләрнең дә җүләре, ичмасам. Түрәләрнең дә җүләр кияве була икән. Җил ягыннан кабык сөясә, балда да, майда да йөзәр иде менә минем кебек. Үзенең эшләп тапканына гына көн күрә, имеш. Күрерсең мондый заманда – тегеннән-моннан кермәсә...

Ярый, аның үз кайгысы – үзенә. Минем үз сөенечем үземә булсын әле. Җүләр белән тапма да, бүлешмә дә, дигәннәр. Кемнең кулында – шуның авызында, диләр бит. Кулда чакта ашап калырга кирәк. Бабай табигатьнең бик тә гүзәл урынында ике катлы коттедж төзеткән икән. Гаражы, мунчасы, хәтта бассейны да бар, ди. Менә бит, үзем белми дә калдым. Әле кичә генә гомергә күрмәгән бер кеше ачкычларын китереп бирде. Барып карарга да, күченә башларга кирәк булыр.

Бер биргәнгә бирә бит ул. Хатын ике игезәк малай тапты. Өй туе да, бәби туе да үткәрәсе булыр яңа йортта. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, дип дөрес әйткәннәр икән. Без өй туе үткәреп маташканда йортыбыз каршына “иномарка” килеп туктады. Менә бит, бабаң түрә булгач!

Ә баҗайның эшләр хөрти. Хатыны да аерылып китте. Китми нишләсен, аның да бит матур киенеп, кеше янына барасы киләдер. Шул мастер кисәгенең мескен хезмәт хакын карап ятсынмы?! Ул бит ыштан белән күкрәк каплавычы алырга да җитми. Әле бит тамак та туйдарсы бар.

Хатын киткәч, баҗай алкашлар төркемендә күренә башлады. Хатыны киткәч, квартирсыз да калды. Тулай торакта көн күрә хәзер. Болай булса, эшеннән дә куарлар әле. Беткәнне бет баса, диләр бит.

Мин бу дөньяда оҗмах юк дигәнгә ышанмыйм хәзер. Чөнки оҗмахның түрендә утырам. Хур кызлары да җитәрлек.улларыма йорт җиткерә башларга кирәк кулда бар чакта. Кешеләр, әнә, оныкларына җиткерә башладылар. Бу заманның йомшаклыгыннан файдаланып калырга кирәк. Монды йзаман гел генә булып тормас.

Әле, бәлки, исән булсак, үзем дә зур түрә булып куярмын. Бабай гына исән булсын...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев