Мария Логинованың “Урман кызы” повестеннан өзек
Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында туып-үскән Мария Логинова иҗаты.
Маргаританың озак йөгерүдән тыны кысылып, атлар хәле калмас дәрәҗәгә җитеп эче авырта иде. Ләкин ул юлын дәвам итеп, һаман атлады да атлады. Йөгерә-атлый торгач, ул бик матур бер аланга килеп чыкты. Күкрәп үсеп утырган шомырт куагы төбендә үзенә үләннәрдән урын рәтләштереп, шунда кереп ятып хәл алырга булды ул. Тыныч кына ятса да, эче авыртканнан-авыртып сыза иде. Югыйсә әле баласын табарга өч-дүрт атналап вакыт калган булырга тиеш. Вакыты җитмәсә дә, карындагы бала чын-чынлап якты дөньяга чыгу нияте белән тыпырчына иде, ахрысы.
Бер-ике көн элек аларның таборлары юлга кузгалды. Шушы араларда бала көтүче Маргарита ерак юлга чыгарга әзер түгел иде шул. Берничә ат-арба белән, Маргариталар гаиләсе генә, тиздән үзенекеләрне куып җитү ният белән, аланда торып калган иде. Шуннан файдаланып, каяндыр килеп чыккан караклар төнлә аларның гаиләсен пыран-заран китереп аттылар. Маргаританың ире Микайлоның берничә җиреннән шаулап кан ага иде. Ул, соңгы көчен җыеп: “Бар, җаным, кач”,– дип кенә пышылдый алды, хатынның күз алдында тартышып җан бирде.
Маргарита төне буе йөгерде дә йөгерде. Инде артыннан кумауларына инанса да туктый алмады. Куак-агачларга сыдырылып, куллары, аяклары канады, киемнәре ертылып бетте. Тик куркудан арына алмады ул. Шомырт төбендә, баласы туарга торган мәлдә дә ул дер калтырап ята иде. Эче белән биле ничек кенә көчле авыртмасын, иренен тешләп түзде, кычкырмады... Үзләренең таборларында бала табучы хатыннарны күп күргәне булганга, ул аптырап калмады, баласының кендеген тешләп өзде дә төйнәп куйды. Аннан соң, арудан йомыла башлаган күзләрен көчкә ачып, тыңларга кереште.
Аның чегәннәрчә сизгерлеге алдамый, аланга таба кемдер килә иде. Әле, үч иткәндәй, бала да күкрәк эзләп, елый башлады. Маргарита, төнге куучылардыр дип куркып, баланы җирдән күтәреп алырга да көч тапмыйча, урман куелыгына кереп качты.
Соңгы чиккә җитеп беткән хәле аңа озак барырга ирек бирмде. Бик еракка да китә алмыйча, яшь каенлыкка кереп ауды. Яшел чирәм өстенә ятуга тирән йокыга талды. Күпме йоклагандыр, күзләрен ачуга шомырт төбендә калдырып киткән сабыен исенә төшереп, шул якка ташланды. Ләкин шомырт төбендә дә, якын-тирәдә дә бала юк иде.
Маргарита баласын югалтуына ышана алмыйча, үкси-үкси урман буенда йөрде дә йөрде. Нишләргә? Бер төн эчендә бик күп югалтты түгелме соң ул?! Сөйгәне Микайло күз алдында кан эчендә җан бирде. Картайган әти-әнисен дә аямады төнге юлбасарлар. Аларның гаиләсенә кемнеңдер бик каты үче булдымы, башка нәрсәме – Маргарита аңлый алмады. Күпме кан, күпме күз яше калды алар яшәгән аланда. Ә хәзер күкрәк сөте имезергә дә өлгерә аламган баалсыннан да аерылды. Нинди каһәрләнгән көн булды соң бу?!Маргарита кичкә тикле ялгыз каңгырып йөрде дә, кая барып бәрелергә дә белмичә, үзләренең таборлары торган урынны карарга дип, урман куелыгына кереп китте.
Бик саклык, акрынлык белән генә якынайды ул аланга. Менә урман сирәгәя барып, алан да күренә башлады. Кая карама аунап яткан савыт-саба, кием-салым,кан эчендә яткан үле гәүдәләр иде анда... Дүрт атның берсе дә калмаган. Димәк, ат караклары булган болар, дип уйлап алды Маргарита. Нигә инде йоклап яткан кешеләрне шулай ерткычларча кырырга?!
Маргарита арбадан берникадәр кием-салым, вак-төяк төенләде дә, соңыг карашын аланга ташлап, китеп барды...
Вакыт үтү белән төн караңгылана барды. Маргаритада инде курку калмаган, киресенчә, үзенең исән калуына үкенеп атлый иде ул. Күңеле буш, башы уйларлык халәттә түгел иде яшь чегән хатынының. Эт булып арыганын да белештермичә атлады ул. Таң беленә башлаганда гына ниндидер авылга илтә торган юлга килеп чыкты. Тик аны авыллар кызыксындырмый, гомумән, бу урманнан, урманга якын булган авыллардан читкәрәк китеп югаласы килде аның. Шушы кадәр бәхетсезлек китергән урманга үпкәсе зур иде. Аны мәңгегә ташлап китеп бара ул.
Маргарита, елый-елый, тагын бер кат Микайлосын, әле яңа гына тып җанварларга азык булырга өлгергән (ул, һәрхәлдә, шулай уйлады) кызын саклый алмавына үзен эт итеп сүкте.
Аның алдында, бормаланып, билгесез юл ята. Кая илтер бу юл кайгыдан каралып калган яшь чегән хатынын? Тагын кемнәр белән очраштырыр,таныштырыр, кавыштырыр? Аның киләчәккә өмете бармы? Авыр кайгы баскан күңелдә бер генә уй-хыял да калыкмый.
Авыртып беткән аяклары атладылар да атладылар. Маргаита үзе генә табына торган изге кызга ялварды: “Изге кыз Катерина! Юлыма яхшы кешеләрне генә чыгарып куй! Минем авыр кайгыларны күтәрерлек көчем калмады. Барысын да югалттым, югалттым мин. Микайломны, сабыемны югалттым. Бөтен таныш-белешләрем белән бергә узган тормышымны югалттым. Минем хәзерегем буш. Шул бушлыкны яхшылык белән генә тутырырга булыш миңа, и, Изге кыз”.
Тик Маргарита, үзенең артыннан калмыйча, нәселенә дип язылган каргышның ияреп баруын аңлый алмый иде әле.
Озак барудан бирчәп-канап беткән аякларын аз булса да ял иттерү уе белән, ялгыз карагай төбенә утырып күзләрен йомды Маргарита. Бөтен тәненең хәле бетеп тәмам арыганлыгын ул хәзер генә аңлады. Аяклары ут булып яна, сызлый иде аның. Тузудан юкарып беткән сандалилары, урманны чыгып аз гына баргач та, бер-бер артлы өзелеп төшеп калдылар. Яланаяк йөрергә күнеккән булса да, бу хәтле юл үтүгә чыдый алмыйча яргаланып беткән аяклары үзәкләргә үтеп сызлый иде.
Маргаританың юлын дәвам итәргә хәле дә, теләге дә юк иде инде. Ул, төнне шушы карагай төбендә үткәрергә булып, күзләрен йомды. Хәер, арыганлыктан авырайган күз кабаклары үзләреннән-үзләре йомылдылар. Түм-түгәрәк булып тулган ай калыккан иде. Ул карагай төбендә йоклап ятучы адәм баласына ныграк яктырта төшкән кебек. Тулган ай, әйтерсең, Маргаританың хәленә кереп, үзенең көмеш нурлары белән аны юата, иркәли иде.
Кыштыр-кыштыр килгән аяк тавышларын ишетеп, маргарита көчкә генә күзләрен ачты. Ул инде төнге куркудан тынычланып калган, хәзерге вакытта аның янына кем килеп чыкса да, барыбер иде. Карагай агачына таба бөкрәеп беткән бер карчыкны таякка таянып килүен абайлап алды Маргарита һәм урыныннан кузгалмыйча көтә башлады. Карагайга килеп җитәр-җитмәс, карчык туктап калды да, тулган айга карап нидер укына башлады. Мыдыр-мыдыр килеп бик озак укынды карчык. Аннан соң, берни булмагандай, Маргарита янына килеп утырды да, яшь хатынны шаккатырып, әкрен генә чегәнчә сөйли башлады:
– Адәм баласы җир йөзенә газап чигеп яшәр өчен җибәрелә. Берәүгә ярлылык туган вакытыннан ук ияреп йөрсә, берәүләр череп баеган булсалар да газап чигеп яшиләр. Никадәр бай булсалар да, ул байлык кына җитмичә, нәфес дигән хәшәрәтнең колына әверелеп, бер-бер артлы әллә нинди җинаятьләр эшләп аталар.
Маргаритага бик-бик рәхәт иде бу минутта. Әбинең сары май булып күңеленә яткан тыныч, матур тавышы аны бөтенләй тынычландырып җибәрде. Әби әкрен генә сөйләде дә сөйләде. Ул Маргаританың кайлардан килеп чыкканын да, башыннан нинди кичерешләр узганын да, ни хикмәттер, белә иде.
– Синең дә, кызым, тормышыңа бик күп сынаулар әзерләнгән. Никадәр генә авыр булмасын, син барысына да түзәрсең, авырлыкларны атлап чыгарга өйрәнерсең. Шул түземлелегең аркасында, соң булса да бүләкләнерсең...
Күзләренә төшкән кояш нурлары иркәләп йокысыннан уяттылар аны. Беркавым Маргарита берни аңламыйча утырды. Әкрен генә төнге хәл исенә килеп төште. Әллә төшендә генә күрдеме соң? Юк! Төшендә түгел, өнендә ниндидер әби аңа бик озак сөйләде, барысын да җепкә тезгәндәй тезеп кенә сөйләп бирде. Соңыннан ниндидер бүләк турында да әйтте. Бүләк... “Түземлелегең аркасында, соң булса да бүләкләнерсең”, – диде серле әби...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев