Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек
Луиза Янсуарның керәшеннәргә багышланган яңа романыннан өзекләрне бирүне дәвам итәбез.
Шарик һәм Җирбит
Әби, иртәнге иманнарын кычкырып укып бетергәч, эченнән генә дә нидер кабатлап, Иисус белән аның Әнкәсе, Изге кыз Мария сурәтләнгән тәрегә карап, башыра. Аннан, йөзенә таралган ягымлы бер елмаю белән, барып, пич капкачын ачып җибәрә. Шулай ук, укына-укына, чыраларны кабыза, өстәлгә дәү куна тактасын җәеп, камыр хәстәрләргә керешә.
Ишегалдында Шарикның, яңа көнне сәламләп, бик тә разый итеп һау-һаулавы ишетелә. Өй ишеге шыгырдап ачылып, ихатадан бабай килеп керә. Кулында — Шарик белән мәчеләрнең мискәсе. Иң беренче эш итеп, малларга ризык салганчы, һәр иртәне Шарик белән әле артып, әле кимеп торган дистәләгән мәчесен туйдырып керә ул шулай.
Шарик — күзен ачкан көчек чагыннан безнең гаилә әгъзасы, аңа сүз юк, ә менә мәчеләргә карата Кибәч әби каты тора. «Мәченең аның иманы кылтый, ул тегендә баргач та, Ходай каршында, ашатмадылар, дип, хуҗаларын хурлап җазык сөйли икән», — ди ул, чын күңеленнән ышанып, ачуы кабарып. Бабайга ачуланганда да, иң хәтәр янавы шул аның: «Мәчеләрең белән бергә келәткә, җә карөйгә аерып чыгарам».
Мәчеләр әбинең үзләрен өнәп бетермәгәнен белгәнгә, аның алдында ыспай гына, әдәпле генә кыланалар, артык аяк астында чорналып йөрмәскә тырышалар. Радиуста әби булмаганда, билгеле, азыналар: өйгә дә, чоланга да керәләр, хәтта бабайның түр яктагы яраткан диванына менеп, аны баштанаяк әйләндереп алып та яталар. Әмма капка келәсе күтәрелеп, ихатага әби керүгә, күз ачып йомган арада юк булалар. Бабай да, туганнан бирле бернинди мәче-мазар күрмәгәндәй, үзе генә черем итеп ятып торгандай, әүлиясыман кыяфәт ала.
«Бөтен Кибәч белән тирә-җак авылның имгәге бездә инде...», — дип сукрана Кибәч әби, гадәттә, ул мәчеләргә. Чынлап та, бабай аларны чүнниктән дә, фермадан да, болынга печән ызаннарын үлчәргә менгән җиреннән дә, хәтта бура сатарга барган урыннан да җыеп алып кайта. Кайсының колагы умырылган була, кайсының койрыгы чабылган йә чәйнәлгән...
Берсендә бөтенләй ярты авызы җимерек, канга укмашып каткан, эче-эчкә ябышкан бер арык песи баласы күтәреп кайтты. Авызы гарип булгач, сөт эчә алмыйча, күзгә карап тилмереп ике көн елады теге песи. Инәлеп-инәлеп елавына түзми, әби, тегенең канлы авызын «дезинфекцияләп», эшкәртеп-юды да, күршедәге больницадан шприц алып чыгып, каерып ачып, шприц аша сөт бирә башлады. Җан кереп, мантып китте песекәй. Бабай белән әбиләрдә ике дистә елга якын яшәгән, Ак келәткә башка бер генә җан иясен дә якын китермәгән Пушокның рөхсәтен алып, шундагы бер почмакта таптанып оя корды да, яшәп ята хәзер. Бик ишегалдында күренеп йөрми, сөтне дә, башкалар эчеп бетергәч, шикләнеп, таптанып-таптанып кына чыгып эчә.
Әллә аны этләр талаган булган инде, эт тавышы ишетсә, көянтәдәй бөгелә. Ишегалдына чыгып Шарик белән беренче очрашкач та, шулай бөгелеп торды-торды да, ахыр чиктә, Шарик аңа мискәсен этеп куйгач, йомшарып, яңадан рәтле хәленә кайтты. Хәзер алар, Пушокның бик үк өнәп бетермәгән карашы астында, Шарик белән бер-беренә ихтирамга тартым ымнар да белдергәлиләр. Йә койрыгы белән сыйпап китә песекәй Шарикны, йә мыраулауга охшаш нидер мыгырдап куя. Ихатадагы барлык малларны да үзенең кан һәм җан туганнары санаган Шарик аны, артык нечкәргәндә, бияләй кадәр телен чыгарып, чак аударып салмыйча, ялап та алгалый.
Йөзе кеше карарлык булмаса да, бабай да шул мәчене аерып алып, «и, асыл да соң син, җирбит», дип, сыйпап-сыйпап сөя. Шулай атап сөя торгач, мәчегә кушамат ябышып та калды: Җирбит. «Бала вакытында күп азап күргән, кыерсытылган малны мулрак иркәләргә кирәк»«, — дигән фикердә тора Кибәч бабай.
Әби белән алар кайчакта маллар турында үзара бәхәсләшә. Әби фикеренчә, Ходай аларга да җан биргән икән, димәк, җомакта урын әзерләп куйган булырга тиеш. Алар да без, адәм балалары белән бергә, җирдәге тормышта сынау үтә. Без бер-беребезгә юкка бирелмәгән.
-— Алай булгач, без Шарик белән бергә туп-туры кереп китәбез инде җомакка, мәчеләр белән сез сыналырга каласыз, ул гомергә кадәр татулашып куймасагыз тагын, — дип төрттерә бабай әбигә, мут елмаеп.
Гадәттә мондый сөйләшүләр кичләрен, без барыбыз да аш өстәленә җыелгач була. Мин инде түр башындагы караватка менеп кунаклап өлгерәм. Кибәч ягындагы нәселдә, безнең буында бердәнбер кыз бала буларак, мин аерым өстенлекләргә ия: иң түрдә, коронный урында гына утырам, малайларның кайнаган сөт эчә торган чокырлары гадәти ак төстә булса, минеке — яшелгә ак таплар төшерелгән, аларның агач кашыклары карага алтын каймалы, минекендә — Жар-птица. Кибәч бабай, мин кайтмыйча торып, бакчадагы кураны да, чияне дә малайларга үзләренә генә ашарга рөхсәт бирми...
Кибәчкә мин кайтканда, бабай беркемне дә утыртмый торган урынын да, «Луизага булсын», дип, калдырып, үзе каршы яктагы киң урындыкка күчеп утыра. Баштарак мин просто горурланып, башым күккә тиеп утырсам, тора-бара бабайның хәйләсен аңладым: ул түр урында биек, анда утыргач, минем хәтта өстәлгә генә түгел, тәлинкәгә дә буем җитә. Әле астыма кечкенә ястык та кыстырып куялар.
Әби чәчәкле тәлинкәләргә буы беленеп торган куе кайнар ашны коя да, өстәл уртасына олы коштабак белән кабырга итен китереп куя, өстенә мул итеп тоз сибә. Янәшәсенә, буе белән калдырып, яшел суган да сузып сала. Яшел суган белән укропны, ваклап, безнең тәлинкәләргә дә сибеп чыга. Ашка сөт өсте* туглый.
— Ник, Шарик белән сез иң җазыксызлары буласызмыни, Микулай? — дип сорап куя аннары, бабайның кәефен тотып алып. Имештер, беркатлыланып.
— Шулай булмыйча, без бит Шарик белән бик тату торабыз, син генә мәчеләр белән тыныша алмыйсың. — Бабай үзенең иң олы агач кашыгыннан шулпаны һәйбәт кенә итеп чөмереп куя.
Без, өч бала, бер-беребезгә карап, елмаешабыз — әби белән бабайның мондый "эләгешүләре«н тыңлап тору кызык та, рәхәт тә. Кибәч әбинең чишмә суына пешергән ашының тәмлелегеннән берара тел, йотылып җибәрердәй булып, өнсез тора.
— Җарар, анда баргач, кайсыбызны кая куясын Кодрәт үзе белер, — дип түгәрәкли әби бу кичкә сүзен. — Биргән ризыгыңа шөкер!
Шулай ди дә, безнең баш өстебездән Иисус белән Аның Әнкәсенә карап, чукынып-башырып куя, аннан кашыгына үрелә.
«Зингер»
Әби почта өләшмәгән арада абзар тулы малларны карый, ашарга хәстәрли, йон эрли, нидер ямый, тегә, бәйли. Аның әтисе, Микаш карт бабам Германиядән алып кайткан, аяк белән идарә итә торган «Зингер» тегү машинасын зырылдата. «Зингер»гә мине, туктатып торып, челногын алыштырганда гына якын китерәләр. Әбием аны олы йомры агач тартмасыннан чыгарып, эшен бетергәч, хәстәрләп, гел шунда кабат яшереп тә куя.
Чем-кара бу машинага алтынсу хәрефләр белән SINGER дип язылган. Безнеңчә түгел, шуңа мин укый алмыйм. Әле тагын канатлы хатын-кыз сурәте дә төшерелгән. Әбием анда латинча язылган, ди. Әйтүенчә, Зингер компаниясенең бу тегү машиналары заманында Европада бик хәлле кешеләрдә генә булган, коточкыч кыйммәт йөргән. Аның әтисе, укытучы Микаш карт бабай, русчаны һәм немецчаны яхшы белгәч, сугышта писарь булган. Бөек Ватан сугышы беткәч, штабтагы документлар белән эшләргә калып, өйгә ике елдан соң гына кайткан. Аңа бу машинаны, әби сөйләвенчә, сугыштан командирлары бүләк итеп биреп кайтарган.
«Зингеръ» (SINGER) — дөньядагы иң атаклы брендларның берсе. Исаак Зингер өйләргә хатын-кызлар үзләре куллана торган уңайлы һәм ремонт гарантиясе дә булган машиналар китерү идеясе революцион буласын яхшы аңлый. 1851 елда патент ала, беренче экземплярны сатуга куя. Машина Европа илләрендә күпләп сатыла башлый, Төркиягә, Япониягә, Кытайга, Россиягә экспортлана. Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда, SINGER елына 600 мең данә белән чыгарыла. Хәзерге көнгә кадәр дөньякүләм сыйфат билгесенә ия.
Ул авылда бер бездә генә, шуңа мин аңа сокланып та, бераз гына шүрләбрәк тә карыйм. «Зингер» әбине әллә ничек кенә моңлы итә. Андый чакларда ул, җырлавын туктатып торып, карт бабай, Валя дәдәй, соңгы көннәрен землянкада көн күргән карт бабайның әтисе турында сөйли. Ул землянкада көн күргән бабайны мин бик каты жәллим. Аны искә төшергәндә, әбием гел, күзләренә яшь тыгылып, "Булат җыры"н җырлап җибәрә:
Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын, номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.
Кайчак, әби "Зингер«не сүндереп куя да, сервантта биктә торган көрән тышлы альбомны алып, миңа карточкалар күрсәтә башлый. Менә карточкадан чем-кара, бик дикъкатьле, акыллы күзләр белән укытучы карт бабам карап тора.
— Синең дә, туганда, күзләрең сумала кебек кара иде, кызым, аннан, Кибәч әбиеңнеке кебек, зәңгәрсу-яшелләнде. Әниеңнең сораганы юш килде, — ди Янсуар әби.
— Ә нәрсә дип сораган әни?
— Кызым Кибәч әбисе кебек җәшел күзле, кара чәчле, каратут җөзле, матур булсын, —диеп. — Безнең кебек ак булмасын, дигән... Әмма син күбрәк Татый әбиеңә охшагансың. Язмышың гына аныкына охшамасын инде...
Карточкадагы карт бабай күпләгән укытучылар, укучылар арасында уртада утыра. Кырыс һәм җитди карый. Аны бик белемле булган дип сөйлиләр, «учёный иде инде безнең әти», ди Сандра җырак түти. Карт бабай мәктәптә рус теле белән рус әдәбиятын укыткан, журналлар яздырып алдырткан, үзлегеннән чит телләр өйрәнгән. Кәнсәләрдәге документ эшләрендә гел булыша торган булган, район җыеннарына еш чакырылган. «Әтейгә районда бик таяналар иде», — ди әбием.
Шуңа теге землянкада яшәгән бабабыз, кайткач та, башта авыл читендәге йортка, ерак туганнарга тукталган, Микаш карт бабай ул юкта яңадан күтәреп торгызган төп нигезгә аяк басмаган.
Әбигә теге «кызыл төш»емне бик тә, бик тә сөйлисем килә. Әмма сөйләргә кыймыйм, ул тагын да катырак борчылыр дип куркам. Мин аңа болай да көн саен диярлек сәер төшләремне сөйләп күрсәтәм. Кайберләренә ул шакката, бабайны чакырып алып сөйләшә, кайберләре аны шомландыра, хәтта борчый да. Онытырга куша, Кибәч әбиең өйрәткәнннәрне укы, ди, качманган су белән сыпыра. “И, бала, каян гына, нәрсә уйлап кына, нинди ниятләр белән генә бирделәр икән сине безнең нәселгә, ярабби...», – ди ул андый чакларда.
– Ә ул «землянкадагы бабай» ник шулай озак кайтмаган? – дим мин.
– Аклау булмаганга, кызым. Гаепсезгә кулга алынган кешеләрнең эшләрен яңадан тикшереп, үзләрен иреккә чыгарганчы, бик күп инстанцияләр аша узганнар. Бабаңның эшен карап, аклагангач та, әле озак вакыт узган... Үзен кайтарганда, ул инде үлмәле авыру булган.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев