Луиза Янсуарның яңа «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек
Әлеге әсәр — Луиза Янсуарның беренче күләмле романы. Сезне романнан өзекләр белән таныштырабыз.
Тарих серләре
Ә аннары Янсуар әби мин үлеп яраткан темага күчә — Йосыф морза кызы Сөембикәгә. Безнең Янсуарның Казан ханына кияүгә чыгарга килгән Сөембикә һәм аның әтисе Йосыф морза нәселенә барып тоташуы турында миңа инде әллә ничә сөйләде ул. Сөембикә бернинди дә биек манарадан ташланмаган, аны кечкенә улы Үтәмеш белән үзенең үк бәкләре Казанны җимерергә килгән Иван Грозныйга биреп җибәргән, әбием әйтүенчә. «Үз ханбикәсен һәм ыру дәвамчысын сатып биреп җибәргән халык без, балам, бездә Сөембикә каргышы белән күз җәше җата. Аны тагын ничә гасыр җуарга кирәк булыр әле...». Мине бу бик каты куркыта һәм шомландыра, ул каргыштан котылу юллары бармы икән дип гел уйлап йөрим.
Тарихи урыннар безнең тирә-якта тагын Тегермән тавына менә торган юлда, чишмә өстендә, Кәвәл авылында бар. Андагылары, әби сөйләвенчә, тагын да борынгырак — Ананьино дигән дәвердән.
— Ул бик борынгы чор, кызым, әле безнең эра башланганчы, — дип аңлатып күрсәтә әби аны миңа. Безнең эра башланганчының ничек булганын да аңлата.
Мин бик каты гаҗәпләнәм... Менә сиңа мә! Әле бу меңъеллык башланганчы, башкалары да булган, алар бик күп икән. Кешеләр әле яңарак кына яши башлаган икән җир йөзендә.
— Ул динозаврлар яшәгән вакытмы инде? — дип сорашам мин, боларның барысын да башыма сыйдыра алмыйча.
Тагын әле ул миңа авылда 1884 елда, димәк, бер гасыр элек, Изге кыз Мария Покрауы чиркәве төзелүе турында сөйли. Мин дә, элдереп алып, белгәннәремне өстим. Покрау ул — Бөркәнчек була, уңышлар җыелып беткәч, җиргә кар ятар алдыннан килә. Уҗымнарны суыктан саклар өчен, Изге Ана җиргә үзенең бөркәнчеген яба, кешеләрне дә, бәрәкәтен иңдереп, саклап каплый. Кибәч әбием ул бәйрәмне бик олы бәйрәм, ди.
Чиркәүне авылда Казанның бер бай кешесе төзеткән, аны бездә зур хөрмәт белән искә алалар. Ул Янсуарда күп хуҗалыкларга ярдәм дә иткән, диләр. Чиркәү мәктәбендә укыган балаларның өс-башын киендергән, җылы итекләр кайтарткан.*
Совет чорында, кызыллар килеп, чиркәүнең чаңын кистереп төшереп, мәктәп ясаганнар. Ике әби дә, Янсуар бабам да шул мәктәптә укыганнар.
Аннары, верандадагы тимер олы сандыкны күтәреп ачып, ике яктан терәтеп куеп, әби миңа керәшен күлмәкләрен, алъяпкычларын күрсәтә. Түгәрәк җаулык белән сүрәкләрне сыйпап карарга рөхсәт итә. Ул аларны үзе олы бәйрәмнәргә, әллә нинди сәер дәдәй-түтиләр килеп магнитофонга яздырганда һәм туйлар уздырганда гына кия.

Әби миңа Түгәрәк җаулыкның эчке ягын ачып күрсәтә: анда мөгез-бөтиләр, саклагыч билгеләр чигеп-тегелгән. Аларны беркайчан да нәселдән читтә ачып күрсәтергә ярамый, юкса җиде ыруга күз тия икән. Тышкы якта кара ефәк белән зур итеп чигелгән, тукылган "Тәңре качы«н да «яман күздән саклый» ди әбием. Тәңре билгесен безнең башка киемнәргә дә чигеп куялар, гадәттә, эчке ягына, кеше күзе күрми торган урынга.
— Болар барысы да анаң җагы буенча нәселдән-нәселгә тапшырыла, балам, — дип аңлата Янсуар әби. — Башта бездән — анаңа, аннары сиңа була.
Мин көмеш тәңкәләрне, сөяктән ясалган бөтиләрне, кызыллы-аклы түгәрәк җаулыктагы кара чигүле бизәкләрне кат-кат сыпырам. Әби сүрәкәләргә борынгы болгар, сувар тәңкәләре дә тишеп тегелгән булуы турында сөйли, безнең шундый бер тәңкәне тарихчылар алып киткәнен әйтә.**
Аннары әби миңа кыз чагында Янсуардагы һәм Паратскидагы уеннарда киеп биегән ботинкалары белән үкчәле, мөгезле чабаталарын чыгарып тоттыра. Мин аларга тәпиемне тыгып карыйм — яртысына да җитмим.
— Кайчан мин дә уенга чыгармын инде, — дип уфтанам.
— Хәзер килеп җитә ул, кызым, — ди әби, көлемсерәп. — Ә аңарчы без синең белән җырулар өйрәнә торырыбыз.
Атеист
Минем Янсуар әбием атеист икән. Белгәч, бераз аптырап калдым. Чөнки моңарчы бернәрсә дә аның атеист булуы хакында сөйләмәде миңа. Дөрес, бу хакта үземнең дә әллә ни уйлаганым булмады. Әмма бу сүз мине сискәндерде, чөнки Кибәч әбиемнең әйтүенә караганда, атеистлар оҗмахка эләкми, аларны тәмуг газаплары көтәргә мөмкин икән.
Мин үзем моңа шикләнеп карыйм: ничек инде тәмугка ышанмаган кешене тәмуг газабы көтә ала? Әмма Кибәч әбием бу хакта, билгеле, миннән күбрәк белә — аның «иманга килми киткәннәрне» күргәне бар, аннары алар төшләргә кереп, дога сорыйлар, ди. Җитмәсә, әнкә әби белән бергә күрешсәләр, карт бер партияле җитәкче абзый турында еш искә алалар: имеш, үлем түшәгендә ятканда, соңгы сулышы җиткәч, ул Иман китабы соратып алган, "Әй, Күктәге Атабыз«ны укуларын үтенгән. Үлеләр рухына шәм куйганда, Кибәч әби шул абзыйны искә алып дога кыла, зиратта каберенә тары ярмасы сибеп: «Святый Алла, Святый Кодрәтле, Святый Үлемсез, безне, җазыклыларны, җарлыка», — дип әйтеп уза.
Безнең Янсуардагы өйдә — әби белән бабайларда да, әти белән әни өендә дә — Кибәч әбиемнәрдәге кебек тәре почмагы юк, Иисус белән Изге кыз Мария, әүлияләрнең сурәтләре дә тормый. Иман укып, келәү дә итмиләр.

Миңа моны әти белән әнинең укытучылар булуы белән аңлаталар. Иске иманны тотса, әтигә җавап бирәсе була икән, — башта РОНО да, «ул шундый укытучыларның кремле», ди Кибәч әбием, аннары — партия каршында. Партия каршында — хәтәррәк, имеш, безнең нәселдән инде анда кемдер җавап тоткан. Әмма миңа кем икәнен әлегә әйтмиләр. Мин аерып кына сорамыйм да, олылар ул теманы күтәргәнне яратмый. Әллә нинди сәер бер ымнар теленә күчәләр.
Мин ул җавап тоткан туганыбызны кайчак буталчык-шомлы төшләрдә күрәм: менә ул озы-ы-ы-ын кызыл келәм буйлап иптәш Брежнев каршына бара. Ә иптәш Брежнев озы-ы-ы-ын кызыл комач япкан өстәл артында утырып аны көтә. Озак бара, һаман барып җитә алмый. Ул арада иптәш Брежнев алышына да, властька иптәш Андропов килә. Ул да шул кызыл өстәл артында безнең туганның килгәнен көтеп утыра. Теге килеп җитми дә, җитми. Мин инде аны ашыктырырга кирәк, нишләргә икән, дип тә уйлый башлыйм. Ул арада өстәл артында иптәш Черненко алышына. Ә бу һаман барып җитәлмый.
«Кызыл төш»тән мин гел кара тиргә батып куркып уянам. Әллә барып җитә алмаганыннан куркып, әллә барып җитмәвенә куанып... Төгәл бер фикергә килә алганым юк әле.
Миннән еш кына өйдә, ярым шаяртып, сорыйлар: «Кызым, безгә кем папай ашата иде әле? Ә хәзер кем папай ашата?». Мин тиешле тәртиптә җавап бирәм: «Брежнев бабай ашата иде, аннары Андропов бабай ашатты, хәзер Черненко бабай ашата».***
Шулай берсендә мин сак кына сорарга җөрьәт итәм: ә партия әтидән нәрсә тели? Бездән Иисус теләгәннеме? Ул җәйдә мин Кибәч әбиемнән Иисус һәм Аның бездән нәрсә теләгәне турында төгәл инструктаж алып кайткан идем, монда да ачыклык кертергә булдым. Минем шул соравымнан соң, гаилә кечкенә составта булса да — әти, әни, мин — җыелышка җыелды. Шунда миңа китаплардан укылган, кинолардан каралган, әбиләр сөйләгәннең бераз башкачарак, тулырак версиясен ачык мисаллар китереп сөйләделәр.

Әти — партия әгъзасы, ә партия Ленин бабай яклы. Һәрхәлдә, булган. Хәзер партия инде бик нык үзгәргән билгеле, әмма Ленин бабай булмаса, без әниең белән училище, институтларда укый алмас идек, ди әти. Акыллы гына, тәртипле генә булып үсеп җитсәң, яхшы укысаң, син инде менә университетта укырсың, дип тә өсти.
Университетны мин беләм — открыткаларда күргәнем бар, Казанга баргач, мине анда алып та бардылар. Мин хәтта олы бер колоннасын кочаклап та карадым. «Менә, кызым, монда Ленин бабаң укыган, сиңа да укырга насыйп булсын иде», — диде әнием.
Мин Ленин бабайны яратам, бигрәк тә, аның кечкенә чагын, җитмәсә, ул — безнең районнан. Кокушкинода аның әти-әниләре белән яшәгән йорты да бар, имештер, аны ярлыларга якты тормыш бүләк итәргә теләгәне өчен эзәрлекли башлагач, ул шунда кайтып торган.
Гомумән, ул революция тарихы миңа әле бөтен тулылыгы белән аңлашылмый, анда бик буталчык, тоташ дошман да, дошман... Янсуар әбием, бабай белән бәхәсләшкәндә, еш кына: «Патшаның гаиләсен дөмектереп, канда төзелгән, дошман эзләп-эзәрлекләгән дәүләт бәхетле була алмый!» — дип кызып китә. Кибәч әбием: «Безнең иң олы дошманыбыз — эчебездә, үз иблисебезгә баш бирүдән куркырга кирәк», — ди.
Иисусны чүлдә Иблиснең ничек котыртканын безнең әллә ничә укыганыбыз бар. «Әгәр син Ходай улы булсаң, боерык бир: бу ташлар ипи булып әверелсен», — ди ул башта Иисуска. Аннан аны Күккә күтәрә дә, югарыдан түбәнгә томырылырга куша. Янәсе, ул Алла улы булса, фәрештәләр аны кулларына күтәреп алып, саклап калырга тиеш. Күрсәтсеннәр — ничек кадерле ул аларга... Аннан, бөтенләй азынып, үзенә баш орырга, буйсынырга өнди... Иисус: «Атамнан башка беркемгә дә баш ормыйм һәм буйсынмыйм, — дип, нык тора. — Кит Минем янымнан, Иблис...», — ди.
Мин боларны күз алдымнан кичерәм дә, уйлап йөрим: ничек шулай, Иисус кебек, нык тора торган булырга өйрәнергә икән?!
— Нина, Луизага псалымнар җазылган чиркәү урамасы алдым, иртәнге-кичке догаларны өйрәттем, чумылдыргач, кидерергә кач та әзерләдем, — ди Кибәч әбием, безне арбага утыртып Янсуарга озата төшкәндә. — Анысы инде — Коля белән үзегез ничек хәл итәрсез, мин сезнең карарга кысылмыйм... Әмма догаларын укысын, җәме, тыймагыз... — Аннары, Камай күпере янында тукталгач, инде без үр менәр алдыннан тагын өстәп куя. — Начта ул — атеист, әмма Ходай бар, берүк балага укымаска кушмасын...
— Нишләп алай итсен инде, әни, бер дә борчылма, укыр, без дә исенә төшереп торырбыз, доганың зыяны юк, файдага гына... — ди әнием, әбине кочаклап, саубуллашып.
Әби безне иманнарын укып озатып кала, арбадагы кәрҗиннәрнең берсенә, күчтәнәчләр арасына, качманган су салган шешәне дә чумдыра. Озын-озак кышкы кичләрдә, мин ютәлләп чирләгәндә, йә Яңа ел булып сәхнәдә су буе шигырь укып, ипекәй күтәреп торып, күзсенгәндә, әнием белән Янсуар әбием мине шул качманган су белән сыпыралар да, Кибәч әбием өйрәткән иманнарны укырга кушалар.
«Аллалылар Алласызларны җылата!» — дип, чиркәүгә дә, чиркәү яклыларга да гел кизәнергә әзер торган атеист Янсуар әбием андый кичләрдә колагыма гына болай дип пышылдый:
— Җокла, кызым, син җоклаган арада, төшеңә кереп, пяриштәң сине савыктырсын, архангеллар — дөньяны...****
* 1857-1884 елларда Казанның I гильдияле сәүдәгәре П. В. Щетинкин акчасына Янсуарда агачтан Покрау (Покров Пресвятой Богородицы) чиркәве төзелә, келәүләр уздырыла башлый. Покрау чиркәве каршында Изге Гурий миссионерлык җәмгыяте көче белән мәктәп ачыла, анда белем бирү белән бергә, иман да укытыла. Келәүләрне бөтен тирә-юньгә билгеле рухани Назарий әтей (протоиерей Назарий Герасимов) алып бара.
** «В фамильных суреке суварские дирхемы — не редкость. Одна такая серебряная монета, датированная началом Х века, и принадлежавшая янсуварскому семейству Спатловых*, передана на хранение мне». Максим Глухов-Нагайбек. «Судьба гвардейцев Сеюмбеки // Янсуварский феномен». Әнием ягыннан безнең зур, тармаклы нәселебез — Спатловлар.
***Леонид Брежнев, Юрий Андропов, Константин Черненко — 1964-1985 елларда ЦК КПССның Генераль (Беренче) секретарьләре.
****Архангеллар өч иерархиягә бүленә: Югары, Урта, Түбән чиннар. Югары иерархиягә Серафимнар, Херувимнар һәм Престоллар керә. Изге Өчлеккә иң якын булганнары — канатлы Серафимнар. Урта иерархияне өч чин төзи: Башлыклар, Чиреүләр һәм Властьлар. Түбән иерархиягә өч чин керә: Начала, Архангеллар һәм Пяриштәләр. Начала түбән пяриштәләргә башлык булып тора, Ходай кушканнарны үтәргә юнәлдерә. Аларга Дөнья белән идарә итү, илләр, халыклар, төрле кавемнәрне саклау йөкләнгән. Архангеллар бөеклек һәм данлылык турында хәбәр илтә, арадашчы булып тора, кешеләрнең аңнарын Арыу Евангелие яктысы белән яктыртып, ныгыта. Кешеләргә Пяриштәләр якынрак. Алар игелекле, изге тормышка өнди, ярдәм кулы суза, безне яманнан саклый, гамәлләребезне теркәп бара.
Фотоларда: 1. Луизаның Янсуар әбисе Анастасия Михайлова — кыз чагында.
2. Луизаның әбисе Анастасия Михайловна һәм бабасы Алексей Никанорович Спатловлар, Анастасиянең энесе Валентин Михайлов — гаилә дуслары белән Паратскида.
3. Луизаның Кибәч әбисе Анастасия Гавриловна Шарова, аның кече улы, Луизаның әтисе Николай Шаров, Луизаның урсае Зоя Шарова.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев