Туганайлар

Татарстан

16+
Литературные произведения

Луиза Янсуарның яңа «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек

Әлеге әсәр — Луиза Янсуарның беренче күләмле романы. Исеме керәшен халык җыруыннан алынган — «Минем чәчем җиде толым». Сезне романнан өзекләр белән таныштырабыз.

Әлеге романымны әнием  белән хушлашканнан соң яздым. Бу исем белән үземнең артымда тезелеп басып торган барлык нәсел-ыруыма — исәннәргә дә, үлгәннәргә дә рәхмәт белдерәм, баш иям, бездә, керәшендә әйткәнчә, «тау итәм». Алар булмаса, мин булмас идем. Бу ырудан булуыма бик рәхмәтле һәм бәхетлемен! 

Бу исемдә карендәшләр, барыбыз да — бер бөтенгә үрелгән җиде толым, дигән мәгънә дә ята. Аны язганда, «Карагыз, менә нинди алар — керәшеннәр», дип күрсәтәсе килде. Ул реаль кешеләргә, прототипларга нигезләнсә дә, жанры буенча — тарихи-уйдырма биография. 

Хәерле сәгатьтә! 
Луиза ЯНСУАР.

«МОРЗАЛАР ЗИРАТЫ»

Мин туарга бер ел кала, 1980 елның җәендә, Янсуарда өр-яңа клуб сала башлаганнар. Көтмәгәндә-уйламаганда, казыганда, төзүчеләр борынгы каберлекләргә юлыккан. Авыл уртасында зират табылу турындагы шаккаткыч хәбәр югарыдагы түрәләргә кадәр барып ирешкән. Тикшерү өчен комиссия төзелгән. 

Төзелеш эшләрен алып барган Рәүф Халитов дигән абый тарихчы булып чыккан. Ул, кичекмәстән, төзелешне туктатып торып, археологик казу эшләре оештырырга кирәк, дигән. Шулай иткәннәр дә. 

Тик менә каберлекләрне ачсалар, тагын бер мәртәбә шаккатканнар: күмү йоласы буенча безнең җирләрдә очраган башка каберләргә бер дә охшамаган булып чыккан алар. Җитмәсә, мәетләр белән бергә калын көл катламы һәм күпләгән балчык чүлмәк ватыклары, ат дирбияләре, сөякләре дә табылган. Аерым бер каберлектә бөтиләр, сыргалар, беләзекләр, сәйлән белән чигелгән түшлек, пута, бакыр савытлар белән көзгеләр арасында хатын-кыз мәете табылган, дип тә сөйләнгән казу эшен алып баручылар. Аның дәрәҗәсе буенча гади генә хатын-кыз булмавын ачыклаганнар, табып алынган эшләнмәләр дә йола өчен булган, дип фаразлаганнар. 

Кыскасы, «Янсуар феномены» дип атаганнар моны. Район газетасында да, республика матбугатында да язып чыкканнар. Авылга журналистлар, телевидение килеп төшкән. Янсуарның күпне күргән картлары, карчыклары үз әби-бабалары сөйләгәннәрне искә алырга керешкән. Мыжлап торган кызыксынучыларга, бер дә исләре китеп тормыйча гына: «Янсуар авылы бу җирләрдә — борын-борыннан, тарих башланган чордан торган», — дип җавап биргәннәр. Авылдан ерак түгел генә тагын бер истәлекле урын — Морзалар зираты булуы турында да сөйләгәннәр. «Безнең бу урыннарда Хан кызы белән килгән гаскәри казаклар, затлы морзалар җәшәде, әнә, Казак очы атамасы да — шуннан», — дип, борынгылардан ишеткәннәре белән уртаклашканнар. Чынлыкта, каберлекләр инде фәнгә күптән билгеле булып чыккан.

Янсуар зираты II дигәннәре халыкта «Морзалар зираты» дип йөртелгәне булып чыга да инде. Ә клуб урынындагысын без, подвалга төшеп, малайлар белән һаман эзлибез. Чөнки, әйтүләре буенча, каберлекләр ачылгач, анда шундый гаҗәеп сенсация булган, хәтта мәетләрне тизрәк моннан кубарып алып китеп, аерым урынга җирләгәннәр. Авыл халкының кайберләре әйтүенчә, «аларны яңадан балчык белән каплап, бәладән башаяк, дип, консервлап* куйганнар». Ә клубны... шул урынга, барыбер салганнар. 

Олырак буын карт-карчыклар ул клубка аяк басмый, клуб астында калган зират урынын мәсхәрәләү дип саный. 

— Башта кузгатып бимазаладылар мәетләрне, аннары өсләрендә дөбер-шатыр килеп уйный-бииләр... Белмим, хәерлегә булмас бу... Көл эченә салып күмгәннәр, ди, бит, димәк, Аңарга багышлы, башырулы булганнар... — дип тәкърарлыйлар. Бу урында бармакларын тырпайтып Күккә күрсәтеп алалар. — Көле җылымсырап уянмасын, авылны бу җазык өчен җәза уты җалмап алмасын ие инде... Үлеләрнең җәше төшмәсен, нәсел-ыруны казадан сакла... 

Без, бала-чага, бу сүзләрне колак торгызып тыңлыйбыз да, күз алдыбыздан әллә ниләр йөгереп үтә. 

— Әйдә, мин сезгә теге мәетләрне күрсәтәм. Беркая да алып китеп җирләмәгәннәр аларны... Менә күрерсез, җандырган килеш кап-кара күмер булып һаман шунда утыралар... — дип куркыта безне малайлар. 

Болай дигәч инде минем йөрәгем, алгысып, дөп-дөп тибә башлый. Тизрәк төшеп күрәсе килә... 

Без малайларга ияреп, өймәкләнешеп, андый этлеккә берничә кыз бала гына йөрибез. Кызларның яртысыннан артыгы, подвалның ишеге төбенә төшкәч, коты алынып, еламсырап, кире менеп китә. Кайсылары өстә көтәргә кала, кайсылары бөтенләй өйләренә кайтып кача. 
Малайлар ияртеп подвалга алып төшә дә ишекне тышкы яктан шартлатып бикләп куя. Дөм караңгыда каласың. Курку баса, тамакны ертып кычкырасы килә. Әмма шыр җибәргәнеңне сиздермисең, билгеле. Суларга кирәк икәнен искә төшерәсең дә, сулый башлыйсың. Тиздән тынычланасың, караңгылыкта бераз нидер шәйләнә башлый. 

Иң мөһиме, ишекне бикләгәннән соң, еламаска, «чыгарыгыз!» дип бәреп тукмакламаска, артык тавышланмаска. Ул очракта малайлар, кызык булмаганга ачулары килеп, подвалны тизрәк ача. Өскә менгәч, әле аларның үзләрен үк үртәп куркытасың.

— Чынлап та, подвалның иң түр почмагында күзләрен җалтыратып берсе утыра иде, кап-кара күмергә калган озын бармакларын да сузды хәтта, — дисең. — Кагылган идем, ул бармаклар күз алдында таралып төште... 

— Шыттырасың инде, булмас! — ди алар, күзләрен тасрайтып, ышанырга да, ышанмаска да белмичә. 

— Ышанмасаң, үзең төшеп кара, тыштан биклимме? — дисең, бер дә исең китмәгәндәй. 
Безнең подвалга төшеп уйнап йөрүләребезне белеп алган олылар, озак та үтмәде, ишекне тышкы яктан такта белән кадаклап, авыр йозакка бикләп куйдылар. «КЕРМӘСКӘ!» дип кара буяу белән язып та элделәр. 

– Клуб астында калган зиратта чынлап та җандырып күмелгән каберлекләр табып алынды, кызым. Аларны тикшерделәр – Имәнкискә чорына карый дип билгеләделәр, – ди әби.

Мин Имәнкискәнең нәрсә икәнен белмим. Матур яңгырый, дип уйлап куям.

– Аларда чынлап та кешеләрне җандырып күмгәннәрме, әби? – дип сорыйм, ышаныр-ышанмас. – Малайлар шулай дип сөйли...

– Җоласы шундый булган, кызым, бик борынгыдан калган, – ди әби бик гади итеп кенә. Аннары, уйланып тора-тора да, төптәнрәк аңлатыр өченме, өстәп куя. – Мәетләрне өс киемнәре белән җандырып күмеп, калдыкларын, көлләрен махсус балчык савытларга, чүлмәкләргә урнаштырганнар. Җә аерым урын хәстәрләп, шунда гәүдәсен салып, җаннарына тәңкәләр, бөтиләр, ырым әйберләре дә куйганнар. Алар затлы нәселдән булганнар, балам, кайберләре – Төңре мәндәсе, каһиннәрдән.

Минем әбигә подвалда күргән кара мәет турында сөйлисем килә.

Менә ул кинәт кенә куе караңгыдан кубарылып чыгып, подвалның иң түр почмагыннан туп-туры төбәлеп карый. Мин, аның күзләренең дөрләп торуына әсәренеп, аяк буыннарым йомшап китеп, шунда ук бетон идәнгә сыгылып төшеп утырам. Менә ул атлап түгел, шуып кына миңа якыная, өстемә үк килеп баса. Сандалиларыма тере һәм җып-җылы нидер килеп орына, тын-тавышсыз гына күтәрелә, аякларымны күмеп китә.

Көл! Бу бит көл!

Көл, мәетнең артыннан ияреп килеп, бөтен подвалны тутыра башлый. Минем эчем, бөтереп алгандай, бер төенгә төйнәлә, сулышым кайдадыр бугазда туктап кала. Йөрәгем чигәләрдә сулкылдап, хәзер шартлап чыгам, дигәндәй тибә башлый.

“Әйдә әле, Луиза, батыр булыйк!” – дип, әбием сүзләрен кабызам баш миемнең бер почмагында.

Мәет миңа зур дикъкать белән, озак итеп карап тора.

Мин дә аннан күземне алмыйм.

“Куркудан ялгыш “пес” итеп җибәрмәсәм генә ярар иде...”, – дип, эчтән генә үземә пышылдап утырам.

Мәетнең күзләрендә кап-кара нидер куерып-куерып дөрли, иңсәләреннән, беләкләреннән дә пыскып төтен күтәрелә. Кул чуклары гел уйнап, әйләнеп, хәрәкәтләнеп тора, шул хәрәкәтләргә буйсынып, көл дә бөтерелә.

Менә ул, миңа оза-а-а-а-а-ак карап торганнан соң, кинәт кенә борыла да, шулай ук шуып кына, күз ачып йомганчы, подвалның икенче башына күчә. Кулын күтәрә, подвалның диварында кинәт шыгырдап ишек ачылып китә, ә аның артында – келпеп ут яктысы төшеп торган коридор.

Мин ым иткәнче, Кара мәет, артыннан җылы көл өерен ияртеп, коридорга кереп юк була. Көлнең аякларымнан шуып төшеп, аңа ияреп югалуына ышанырга да, ышанмаска да белмичә, тик карап калам. 

Сөйләргәме әбигә кара мәет турында?

*Тәңре мәндәсе, каһиннәр – Ходайга багышланган затлар, ягъни руханилар, жрецлар.
* Консервлап — консервацияләп мәгънәсендә.
(Дәвамы киләсе санда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев