Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Керәшеннәрдә ана хакы­ – Тәңре хакы

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» романыннан керәшеннәр турында өзек.

...Ахияр килеп кергәндә, Нәчтүк әби, иске күзлеген киеп ниндидер бер таушалган калын дәфтәр актарып утыра иде. Өйгә шәм исе чыккан, түр почмакта икона астында ут яна. Нәчтүк әби чит кеше килеп кергәнне сиздеме-юкмы, әллә юри шулай белмәмешкә салыштымы, дәфтәргә карамыйча гына укып китте. Дөресе – җырлады:
 – Минем Ибаным бу дөньяда иң акыллы бала иде; ул шулкадәр акыллы иде, кечкенә вакытында җокларга җаткырыр алдыннан мин аннан сорый идем: “Матурым, Ибаным, иртәгә җаңгыр җавармы, җукмы”, – дип. Шул сорауга җөрәгем минем, Ибаным минем, болай дип җавап бирер иде: “Син, әни, җаңгыр җавармы, җукмы дип сорыйсың. Мин, әни, болай әйтәм, җә җавар, җә җук”. Икенче көнне, җөрәгем минем, нәкъ ул әйткәнчә булып чыга иде. Йа, Аллабыз безнең, йа, безнең Христосыбыз, бәндәләреңне бу афәттән коткар, безнең җиребезгә җаңгыр бир! Безнекенә генә түгел, мөселман калхузларының да басуына җаңгыр бир, алар да җан бит, алар да кеше бит. Йа, безнең Христосыбыз.
Ахияр, тирләгән маңгаен сөртеп, урындыкка утырды. Өйдә салкынча, ярым караңгы, куркыныч та иде. Ничектер, якында гына үлем кебек тоелды. Нәчтүк карчык исә бу бүлмәдә һаман ялгызы гына яшәде, көтмәгәндә килеп кергән олы гәүдәле ирне күрмәмешкә салышты һәм көйләде:
Озакламый ахырзаман җитә диләр.
Бөтен кеше җир астына китә, диләр;
Анда бар, дигән зур-зур өйләр,
Гөнаһсызлар шул өйләргә керер имди...
 – Ә-ә, Әрәпи малае, – диде ул, күтәрелеп карагач, бер дә гаҗәпләнмичә. – Эчең пошамы? Игеннәр җанамы? Җанар шул...Кодай каршында гөнаһларыгыз күп шул...
Ахияр – райком әгъзасы – багучы, им-томчы Нәчтүк әби янында утыра. Ник килде икән ул бу авылга? Митрий янынамы? Юк, Митрий белән бүген басуда очраштылар. Митрий кояшта янган, кипкән, авызы казныкы кебек ачык, ирен төпләре ак, битләре кубакланган иде. Юк, Ахияр аның янына килмәде. Шулай булгач? Кемгә, нигә? Әллә узышлый болай гынамы, җанына урын тапмагангамы? Кем белсен?
 – Минем Ибаным белән бер җәштә идең бит син, – дип тезеп китте карчык, почмаклары таушалган калын дәфтәрне ябып. – Син кайттың, ул кайтмады. Мин синең кайчан, ничек кайтканыңны белдем. Сез бит бер көнне киттегез сугышка. Ташлытау военкоматына мин Ибанны озата бардым. Мин бит сезне күрдем, мин барында сыра эчтегез. Дүрт савыт сыра алдыгыз. Ибан, син, авылдашың Кәшфи, Колан Кырдан Гыйльфан. Мин күреп тордым, акчаны тракторист Кәшфи түләде. Аннан үксеп-үксеп елады. Ә сез тәмәке кабыздыгыз. Ә минеке – Ибаным – гел көлеп торды. Мин барында тартмый иде ул. Бездә, керәшеннәрдә, ана хакы – Тәңре хакы. Сездә дә шулайдыр ул. Менә сез кайттыгыз, минеке ятып калды. Безгә сугыштан соң кайсыгыз килде? Йә, әйт, кайсыгыз Ибан анасының, атасының хәлен белде? Синең бу нигезгә беренче тапкыр аяк басуыңмы? Мин бит барысын да беләм. Нигә тынгылык тапмыйсыз сез бу тормышта? Сез бит кайттыгыз, сез бит барыгыз да эш кешеләре. Сезне начар кеше дип кем әйтер? Ә тормышыгызда тынгылык юк. Кәшфи төн җокламый. Бөтен хөкүмәткә билгеле кеше. Гыйльфаныгыз ниләр генә күрмәде. Төн җокылары юк. Бөтен илгә данлыклы кеше. Ә син – шушы якның иң зур кешесе. Бармы синең бер төн тоташ җоклаганың? Нигә алай?
Карчык күзлеген күтәреп, күзләрен бармак өсте белән сөртеп алды, тагын төшерде. Авыр сулады:
 – Ә минем Ибаным, җөрәгем минем, тыныч җоклый. Аның кабере Мәскәүдән илле чакрымда. Ул борчылмый...Ә син...Их, сезне...
Ахиярның тамагы кибеп китте. Нәчтүк әби, кызларча җиңел торып, аның алдына самавыр китереп утыртты, бүрәнәгә кагылган розеткага җитез хәрәкәт белән штепселен кертте.
 – Ни бит, Нәчтүк әби...Дөнья куабыз бит. Мин Иванны хәтерлим, но сине – юк. Мин ничә еллар буе сине ул Иванның әнисе дип тә белми йөрдем. Дөнья авыр бит. Белгәнемә әле нибары ике ел. Митрий сөйләде. Менә син бу корылыкны безнең әшәкелектән дисең... Бүген мин Иванны искә алып синең янга кердем. – Ул куртка кесәсеннән бер пачка һинд чәе алып куйды.
 – Шулай, шулай...
 – Көн-төн колхоз өчен йөгереп йөрим. Мин нинди әшәке булыйм? Әгәр колхоз амбарыннан законсыз рәвештә бер кило бодай, ярты кило ит алган булсам – мине менә хәзер шунда җир йотсын! Ипи белән, кояш белән ант итәм! Партия билетым белән ант итәм!
Нәчтүк карчык тыңлаган уңайдан бер колагын учы белән каплап торды. Аннан әйтте:
 – Сул колагым чыңлады, тагын бер мөселман, үз динен ташлап, безнең Христос ягына чыкты инде. 
Моңа шатлана идеме ул, кайгырамы – чыраеннан белеп булырлык түгел иде. 
– Син алай тиз генә ант итмә, – диде карчык. – Минем Ибаным беренче хатында җазды: әти, әни, дигән, инде ант кабул иттек, анда әйтелгән, дигән, әгәренки мин илемә хыянәт итсәм, мине халкымның каһәре суксын, дигән. Бу, дигән, кеше гомерендә бер генә тапкыр була. Антны бер генә тапкыр итәләр, дигән. 
Ахиярның маңгай җыерчыклары тирәнәйде.
 – Нәчтүк әби! Мин дә бит кан коеп кайттым. Теге антны мин дә бит Иван белән бергә кабул иттем. Минем гөнаһ нәрсәдә соң? Мин – намуссыз сугышчымыни инде?
 – Син – сугышчы буларак намуслыдыр, анысына әйбер әйтер хәлем юк. Ә монда ниләр эшләдең? Колхоз дип кенә булмый ул. Ә монда?
Ахияр сүзнең кая таба кереп киткәнен аңышмаган көе сорап куйды:
 – Ник, мин монда нишләгән ул хәтле? Эчеп, азып-тузып йөргәнме? Кеше семьясын бозганмы? 
Нәчтүк карчык явыз елмайды:
– Һи-и и.. – Ул тамагын кырды... – Монда иркен болынга эләктең син. Дүрт авыл – синеке. Яшь, таза. Гәүдәле. Күпме тол хатын. – Әбинең тавышы кырысланды. – Теге бырач кызны ник җулдан җаздырдың? Бөтен халык белеп торды. Катерина кызы Уляны ник үзеңә караттың? Үзеңнән җегерме җәшкә кечене? Менә син иркендә җөреп патша булдың. Пашагин Әләкси кызы ник кияүгә чыкмады? Синең тирәдә йөргәнгә! Күңел – дәрья, күз – марҗа, диләр. Синең тирәдә җөргән берәү дә бәхетле булмады. Менә ник җаумый ул җаңгыр...
– Ни бит, Нәчтүк әби... Кырык җиденче елны да шул хәл иде бит. Мин районда, гаиләм – бөтен, бер гөнаһым юк. Ул вакытта кем көйдерде соң дөньяны? 
Карчык монда да югалып калмады. 
– Халыкка ул җылны да кеше рәнҗеше төште. Ишеткәнсеңдер? Безнең укытучы Афанасийның срогын тутырып авылга кайтышы иде. Ни өчен ун җыл читтә җөргән ул, аны шайтан да белмәде. Кырык җиденче җылның апрель числосы иде, җаз кисәк килде. Үзәннәр бүртте. – Карчык чәй пешереп алды, ул арада почмакка барып чукынып куйды. – Йа Христосыбыз безнең, җир йөзенә җаңгыр җибәр... – Бер хәбәрсез Афанасий кайтып төште. Ун җыл да биш айдан. Утыз җиденең декабрь аенда, декабрьнең унтугызы төнендә җукка чыккан иде. Әнә шул Афанасий сезнең Колан Кыр үзәнен чыга алмый кар-боз өстендә җөргән. Сезнең авыллар күргән бит аны каланча башыннан. Әйткәннәр бит, берәү үзән буенда җөри дип! Ник бормаганнар алар шунда? Үземә килеп әйткән булсалар, Кодай белән ант итеп әйтәм, таяк тотып шунда киткән булыр идем. Афанасий шунда кырда, җазгы төндә җалгыз калган. Иртәгесен аның каткан мәетен алып кайттылар. Шул җылны ничек сиңа җаңгыр булсын? Кодай ник каһәрләмәсен бәндәләрен?
Карчык, Ахияр алдына чәй чынаягын этәреп, җырлап та куйды:
Кодайның рәхмәте киңдер,
Җитенне әйләсә киндер...
– Әле, – диде, – киләсе җәйгә дә бик ышанмагыз. Бәндәләрнең җавызлануы шулхәтлегә җитте, әнә безнең авылда ниләр булды: каенананың чәенә “дуст” дигән агу салып эчерделәр. Килен амбарда эшли, агу – үз кулында... Менә күрерсез: киләсе җәйдә бер көне – җәй, бер көне кыш булыр. Безнең батюшка әйтерие: “Ни күп – тиле күп; ни туа – тиле туа”. Шул карчыкны карап җай гына җәшәсәләр булмаганмы? Баедылар шул, катын амбарда булгач. Икесе дә нинди җук җирдән чыккан кешеләр. Малай гомере буе чабатадан чыкмады. Менәтерәк, колхоз берсен амбарга куйды, икенчесен такта яруга старший итеп. Доход зур. Әни – артык. Борынгылар әйткән: җарлы – баемасын, исерек – айнымасын. Кайвакытта әнә шундый мәкаль дә туры килеп куя. 
Нәчтүк әбинең йортыннан Ахияр газаплы хисләр белән чыгып китте. Баш түбәсендә ак кояш эсселегендә кызган такта, шифер исе таралган, кемнеңдер ачык тәрәзәсеннән радио концерты ишетелеп тора иде. Ахиярга бервакыт Митрий сөйләгән иде: керәшеннәр үз халкыннан чыккан талантлар белән, башка бер халык та булдыра алмаганча, горурлана беләләр. Бүген – ял көне – төш вакыты концерты икән. Һәм урамнан ялгыз барганда Ахияр күрде: күп кешенең тәрәзәсе ачык, радио актык хутка кадәр куелган. Анда керәшеннәрнең горурлыгы булган Анфиса тавышы: 
Суда, суда, суда йөзаласыңмы?
Их, булсын иде ул сулар, йөз идең бер туйганчы...
Ак кояш баш өстеннән кереп мине кайната, күз алмаларын сызлата иде. Суда йөзә аласыңмы, имеш... Елгалар кипте бит инде! Аһ, Анфиса, нигә бу көнне шул җырыңны  җырлыйсың? Менә гастрольгә кайтмассыңмы әле...

(Илья Максимов рәсеме)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ээх, бу әсәрләрне укымыйлар шул инде хәзер...