Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Келәтлеле Николай Каранаев: «Керосинны да Чаллы районындагы Иштирәктән ташый идек»

Фирая Моратованың «Мәңге җәшә, Келәтле!» китабыннан өзек.

– 1927 елда булачак Ключ Труда поселогы урынына Келәтле, Балчыклы, Актүбә авылларыннан күченә башлаганнар. Нарат белән менеп, уң якта Шәңгәлче җирләре булган. Иң башта, урманнан Ключ Трудага җир алу өчен, берничә башлырак кешене яллап Мәскәүгә җибәргәннәр. Башкалага Пайка Җәкие, Тикан барган булырга тиеш.

Безнең бабай Иван, Келәтледән килеп, урман төпләп, башта мунча салып куйган, аннан йорт салып кергән. Пайка Бәчие, Пайка Пидры да Келәтледән күченгән.

Әти сугышка киткәч, биаталары төп йорттан әнине аерып чыгарганнар... Илленче елны бишенче класска Шәңгәлчегә төштек. Ә аңа кадәр, дүртне Ключ Труданың үзендә бетердек. Үринә Лабашева, 187 Мәңге җәшә, Келәтле! Саҗидә апалар укытты безне. Үринәнең кызы Вера табиб иде. Әнинең энесе (Сарсазныкы) Петр дәдәй Ботатов армиядән соң Киров өлкәсендә колхоз рәисе булып эшләде. Вера җиңги белән аларның Лида һәм Люда исемле кызлары бар. Алар Түбән Камада яшиләр.

Ключ Труда янында кордоннан агып килә торган бәләкәй су бар иде. Бүә бүгәч, балык та булды. Көндез ашлык сугалар, тегермән тарталар, ә төнлә су җыйдыралар иде. Шул су көндез эшләргә җитә торган иде.

Керосинны да Чаллы районындагы Иштирәктән ташый идек. Хәрби комиссариат – Ширәмәттә. Яз-көз чакыралар. Чабата киеп, Шәңгәлче, Ташлык, Тоба аша, ә Җиреклене арттан урап үтеп, Сухрауларны узып 25 чакрым бара идек.

Авыл советы башта Балчыклыда иде. Әниебез Аннук берничә ел сводка йөртте. Аннан кайта иде дә, колхоз эшенә чыгып китә иде. Энем Илҗә миннән ике яшь кече, 1940 елгы. Армиядән соң, шәһәрдә Илья Каранаев (сулдан беренче), бабайлары Иван Каранаев, Анна (киленнәре), Александра (кулында – Саша), Николай, Алексей Иванович Каранаев, балалар Толя һәм Ваня (әтисе кулында). 188 Фирая Моратова эшләде. Аның хатыны – Лена. Хатынының әнисе Пелагея да Келәтле кызы. Илҗә Келәтледә йорт җиткерде. Үзе вафат инде. Галя исемле кызлары – шәһәрдә, Алялары – Балчыклыда, өй салганнар.

1959 елда Келәтле кызы Санук белән кушылгач, бер-бер артлы балаларыбыз туды.

Олы улыбыз – Анатолий, 1960 елгы. Хатыны Гөлнара белән ике бала үстерделәр: Руслан һәм Элина. Тракторда эшләгәндә җир бирделәр дә, Келәтледә өй җиткереп, шунда яшиләр.

Уртанчы улыбыз – Иван, 1962 елгы. Шофер булып эшли. Хатыны – Ралия. Ике кызлары бар: Юлия һәм Алинә. Янәшәдә, үз пуҗымыбызда өй салдылар.

Өченче улыбыз – Александр, 1964 елгы. Хатыны Лариса – Келәтле кызы. Улыбыз вафат булгач, Лариса икенчегә китте, хәзерге вакытта Ключ Трудада яшиләр. Оныклар: Милана, Арина.

Төпчегебез Нина 1967 елгы. Ире Анатолий белән Келәтледә, әнисе үскән нигездә йорт төзеп куйдылар. Балалары: Дмитрий, Екатерина. Дмитрий армиядә хезмәт итеп кайтты. Хәзерге вакытта шәһәрдәге 63нче янгын сүндерү частенда эшли. Екатерина – «Шинник» спорт комплексында тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Родственники моего папы-Каранаева Николая Фёдоровича