Иван Глухов - "Каргышлы язмыш" (дүртенче бүлек)
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Гаврилович Глуховның "Каргышлы яшмыш" әсәрен укуны дәвам итәбез.
Үз теләге беләндерме, әллә партия кушуы булдымы, Метри дәдәй авыл советы рәисе булып кайтты. Ул чорларда, ягъни авылларны берләштереп, кечкенә хуҗалыклардан зур колхозлар, зур авыл советлары төзегәндә, аның рәис булып кайтуы, һәрхәлдә, урыннарны көчле, социализм идеяләренә нык тугрылыклы кадрлар белән ныгыту максатыннан дип кабул ителде. Шуңадыр, Метри дәдәй эшне бөтен халыкка үзен күрсәтерлек итеп, төрле үзгәрешләр кертүдән башлады. Беренче итеп аңа яхшы ат, өр-яңа, матур-матур бизәкле ат дирбиясе, сыгылмалы тарантас кирәк булды. Эш урынына да аның талымы көчле иде, үзенә аерым бүлмә эшләтте: яхшы шомартылган өстәл, кәнәфи сатып алдырды, стенага Ленин портретын элеп куйды. Эшнең беренче көненнән үк бүлмәсенә рөхсәтсез керүне тыйды. Авылда «Симун Миткәсе» яки «Миткә» генә дип йөртелгән, ә безнең кебек үсмер егет-кызларга Метри дәдәй кинәт кенә Дмитрий Семеновичка әйләнеп китте. Шулай итеп хәзер Дмитрий Семенович авылның иң олы түрәсенә әйләнде, күп вакыт юк кына йомыш белән килгән авылдашлар аның ишеге төбендә сәгатьләр буенча көтеп утыра башлады.
Дмитрий Семеновичның холкына, хәтта тавышына да түрәлек сыйфатлары өстәлде, кешедән мыскыллап көлү, кирәк икән, аны эт итеп сүгү хәзер аның өчен берни дә тормый. Районның бөтен милиция, прокуратура хезмәткәрләре, финанс, хәзерләүләр бүлекләрен әйтеп тә торасы юк, аның иң якын танышлары, куштаннар да Дмитрий Семенович яныннан бер дә өзелми, үзе дә райбашкарма комитеты рәисе, партия комитеты секретарьларына ялагайланырга, «койрык болгарга» өйрәнеп җитте. Шулай, Дмитрий Семеновичның күкрәк киереп, дөньяның артына тибеп, әби-бабасын танымаслык дәрәҗәгә җиткән бер мәлендә миңа аның белән тагын бер очрашырга насыйп булды. Дөрес, мин дә теге вакыттагы «исполнитель малай» түгел, тыгыз-йомры егеткә әйләнеп барган чагым иде. Урта мәктәптә укыганлыктан, әхлак тәрбиясе, заман сәясәте дә бераз бар иде миндә. Очрашуыбыз болай булды. Авылның паспортсыз яшәгән чаклары. Билгеле инде, паспортсыз кая бара аласың? Әнә минем күрше Сергей карт үз гомерендә өч мәртәбә районга барган, бер тапкыр өяз үзәге Минзәләдә булган. Шул Минзәләдә булуын сөйләргә тотынса, бөтен Европаны гизгән диярсең, туктатыр әмәл юк, тегеләй дә болай, һәр сикәлтәсенә кадәр төгәллек белән искә ала инде. Шул Минзәләдән дә аны паспортсыз булганга күрә куып кайтарганнар. Ә миңа институтка укырга барыр өчен кирәк ул.
Дмитрий Семенович белән паспорт хакында сөйләшер өчен шундый дәлилләрне алдан хәзерләп куйдым. Һәм хәзер мин авыл советында рәиснең килгәнен көтәм. Мин генә түгел, көтүчеләр күп – кайсына паспорт кирәк, кемнедер он паегыннан төшереп калдырганнар, кайсына дөрес штраф салмаганнар, әнә Югары оч Питер дәдәйнең бозавын иген таптаган өчен ябып куйганнар. Хәзер Питер дәдәй ишек төбендә башын түбән салындырып утыра. Үзем кебек яшьләр белән Дмитрий Семеновичны урамда көтәргә булдык. Кояш төшлеккә җиткәндә, ниһаять, зират очыннан рәиснең зәһәр айгыры күренде. Тарантас тәртәсе яныннан аксый-чатанлый бер кеше дә йөгерә. Менә алар авыл советы өе каршына килеп туктадылар. Ишегалдындагы ат абзарыннан Санка дәдәй йөгереп диярлек чыкты да, ат янына килеп, Дмитрий Семеновичның кулыннан дилбегәне алды, атны алып китәм дигәндә генә, рәис аны туктатты. Янәшә-тирә авылларда поп булып йөрүче Гүрги дәдәй тарантас тәртәсенә кулларыннан бозау муенчагы белән бәйләнгән, гырлап-мышнап тын ала, әледән-әле башын чайкый. Битендә һәм муенында чыбыркы эзе сызылган.
– Сәвит властен танытырмын мин, кем кулына капканыгызны сизмичә йөрисезме? Тиз сизәрсез. Уттай кызу эш өстендә, колхоз эшен өзеп, тапканнар келәү итеп ятарга, зират каргалары, – дип, Дмитрий Семенович акырына-җикеренә сәвит йортына кереп китте.
Санка дәдәй Гүрги дәдәй янына килеп кулларын чиште һәм атны сәвит өе ишегалдына алып кереп китте.
Гүрги дәдәй, көч-хәле беткәнгәдер, тиз генә кайтып китмәде, җыелган халык арасында басып тора бирде. Дмитрий Семеновичның келәү, зират каргалары, дип, мыскыллы әйтелгән сүзләреннән күпләребезгә бүген авылда Симет көне икәнлеге аңлашылды. Симет – карчык-корчыкның, шулай ук ир-атныž, яшьли тол калган хатыннарның, зиратка барып, үлгәннәр рухын искә алу-тяберсен итү көне. Бу – керәшеннәрдә бик борынгыдан калган йола. Әмма үзләренең үләсен әле искәрмәгәннәр өчен бу күркәм йола фәкать эш өзү, партия сәясәтен танымау чарасы дип кабул ителә. Шуңадыр инде, халык, хәтта эшкә ярамаслык карчыклар да зиратка качып-посып кына бара. Зиратта, әлбәттә, үлгәннәр рухына иман укыла һәм җырлана.
Гүрги дәдәй яшьтән үк дини тәрбия алган, матур тавышлы кеше иде. Ул бәлки авылдагы башка ир-атлар кебек йә балта остасы, механизатор, йә кайда кушсалар, шунда эшләүче крестьян булып калыр иде. Әмма тормыш гел эштән, ыгы-зыгыдан гына тормый. Аның бүген баласы туа, аңа исем кушарга, чукындырырга кирәк. Менә ул үсә, буй җитә, өйләндерергә яисә кияүгә бирергә кирәк. Бу форсатта да керәшеннең үз гадәтләре, йолалары бар – кәбен коярга кирәк. Мәгънәсезлек хөкем сөргән заманда үлем-китем очрагында фани дөнья белән хушлашкан олуг адәм затын тиешле йола буенча Ходай Тәгалә карамагына тапшырырга да кирәк бит әле. Әнә шундый чакта Гүрги дәдәй кебекләр кирәк тә инде. Халыкның соравын кире какмыйча, ул бала да чукындырды, кәбен дә койды, дини бәйрәм-йолаларны үткәрү өчен тиешле келәү иманнарын да җырлады. Үлгәннәрне җир куенына – гүргә озатучы, әрвахның туган-тумачасының кайгысын уртаклашучы да ул булды.
Ә бүген чиктән тыш кыерсытылган һәм акылын җуярлык дәрәҗәдә рәнҗетелгән хәлдә авылдашлары арасында басып тора. Гүрги дәдәй чыбыркы белән кыйналуыннан, тарантас тәртәсе белән янәшә сөйрәлә-тартыша йөгерүдән битәр, зираттагы келәүчеләр алдында, урамда очраган һәр кеше һәм менә биредә җыелган авылдашлары алдында мыскылланудан үрсәләнә иде. Ничек үрсәләнмәскә соң? Дмитрий Семенович аны келәү иткән җиреннән карчыклар һәм бала-чага алдында сөйрәп алып чыкты. Анда ул аңа нинди генә кабахәт сүзләр әйтмәде. Янәсе, ул саботажник, эшсез, сәвит властен мәсхәрәләүче. Муенчак белән ике кулыннан тәртәгә бәйләп куйды һәм айгырын куа башлады.
Гүрги дәдәй урамда безнең арада басып торды-торды да аңына килгән кеше сыман:
– Мин мондый котырган эт-дошманны каргамыйм, китап кушмый, Алла үзе белер, тиешле җәзасын алмыйча калмас, – диде.
Арадан кайсыдыр, Гүрги, судка бир син аны, монда таныклар җитәрлек бит, дип әйтеп караса да, ул:
– Карга күзен карга чукымый, бирмим, безне дә Алла ташламас әле, – дип китеп барды.
Дмитрий Семенович бу көнне беребезне дә кабул итмәде, икенче, өченче көнне дә аңа эләгеп булмады. Бер ай чамасы үткәч кенә мин аның бүлмәсенең ишеген ачтым.
– Нәрсә кирәк сиңа? – дип кенә эндәште ул, минем исәнләшүемә җавап та бирмичә.
– Миңа институтка бару өчен паспорт кирәк, – дидем.
– Иренеңнән сөт кипмәгән, сиңа нинди паспорт, пошол моннан.
Сүзнең болай башлануыннан мин нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдым.
– Әйттемме мин сиңа, пошол моннан, дип, чыгып кит, синең белән сүзем бетте.
Мин чыгып киттем.
Дмитрий Семеновичның кансызлыгы чиктән ашты. Үзенең мин-минлеген күрсәтү өчен нинди генә әшәкелекләргә бармады ул. Беренче чиратта эшне гел милиция, суд аша йөртте. Авылда киез итек басу һәм көмешкә кайнату нык таралган иде. Якыннарын һәм куштаннарын алдан кисәтә дә финанс бүлегеннән һәм милициядән хезмәткәрләр чакыртырга тотына, янәсе, авылны һөнәрчеләр һәм «яшел елан» басты, шулар аркасында колхоз эше бармый, алардан авылны чистартырга кирәк. Менә янгын чыккан кебек төне буе авылда тентү бара, халык тыз-быз чабыша. Сәвит өе итек басу кораллары, чирек-чирек көмешкә белән тула, беркетмәләр, белешмәләр языла. Һөнәрчеләрдән соңгы тиеннәренә кадәр налог түләтәләр. Район вәкилләре китеп бара, ә Дмитрий Семенович куштаннары белән төннең калган өлешендә, кайвакытта берничә тәүлек дәвамында, җыелган көмешкәне эчү оештыра. Бу вакыйгадан соң озак тормыйча, авылга күрсәтмә суд килә. Күпме штраф салынды, күпме кеше төрмәдә утырып чыкты шул Дмитрий Семенович белән көмешкә зәхмәте аркасында.
€рәмтамаклар белән көрәшне киң җәелдерү турындагы указ Дмитрий Семеновичны тагын да канатландырып җибәрде. Әлеге указда колхозда хезмәт көне минимумнарын үтәмәгәннәргә, сукбайлыкта, әлеге дә баягы дигәндәй, Гүрги дәдәй кебек поплыкта йөргәннәргә, дингә бирелгән хатын-кызларга карата чаралар күрергә тиешлеге хакында язылган. Чаралары да бик каты – өч-биш елга Себергә сөрү иде.
Дмитрий Семенович кемнең ни белән шөгыльләнүе хакында белә. Берәүләр килешү буенча кайдадыр балта остасы булып эш майтара, ә үзе авылда мал асрый, бәрәңге утырта. Икенчеләре яшереп артык мал тота. Ә менә Югары оч Питер дәдәй балта осталыгында да йөрми, артык мал да асрамый, үзенең авыл саен чукынып йөрүе аркасында хезмәт көне минимумы тулмый. Күп тә түгел, нибары унике хезмәт көне генә җитми, шулай да, ул барыбер үтәмәүчеләр рәтендә. Димәк, Питер дәдәй колхозны танымый, аның җитәкчеләрен санга сукмый. Андыйларга танытырга кирәк үзеңнең кемлегеңне, аңласыннар чикләвекнең юкәдә икәнлеген.
Һәм менә май указын үтәү йөзеннән, авыл клубында күрсәтмә суд бара. Авылның өч колхозчысын хезмәт минимумнарын үтәмәгән өчен хөкем итәләр. Шулар арасында Питер дәдәй дә бар. Чират аңа җиткәч, хөкемдар аннан:
– Нигә хезмәт минимумыңны тутырмыйсың? – дип сорый.
– Мин еш чирлим, ашказаным авырта, ашау үтми.
– Табибларга күренәсеңме, кая белешмәләрең?
– Күренәм дә, ләкин ни мәгънә, чиремне танымыйлар, белешмә дә бирмиләр.
– Симулянт син, ә авыл саен чукынып йөрергә чирләмисеңме?
– Чукынып йөрү минем шәхси эшем, мин аннан гына чиремә дәва алам. Бүген мин Аллага инәлеп кенә гомеремне озайтам.
Чыннан да, Питер дәдәйнең тышкы күренеше, кара янган йөзе куркыныч иде. Эче ябык гәүдәсенә батып кергән, ян-якка калтаеп торган яңак сөякләрен бит тиресе генә җыеп-тартып тора кебек.
Суд хөкем чыгару өчен сәхнә артына китте. Шунда Питер дәдәй халык арасында утыручы Дмитрий Семеновичка:
– Син, Метри, нәрсә өчен миңа каныгасың, минем нинди сөймәс сөягем бар, минем көннәр сиңа да килеп җитәр, аң бул, без бер кояш астында яшибез, бер Алла безгә хөкемдар, – диде.
– Бер кояш, бер Алла, имеш. Үзеңнең әрәмтамак, җәмгыять корткычы икәнлегеңне белмисең, мине өйрәткән буласың тагын, – Дмитрий Семеновичның зәһәр тавышы яңгырады.
– Минем тамагымны синең туйдырганың юк бит әле, гаиләмне дә җәмгыятькә ташлаганым юк.
– Суд килә! – дип сәхнәдән кычкырдылар. Клубтагыларның барысы да торып басты, хөкем карары укылды. Анда барысын да бишәр елга сөргенгә җибәрү каралган иде. Хөкем ителгәннәрнең яннарына балалары, хатыннары җыелды. Бер-берсен юату, саубуллашу башланды. Ләкин ике милиция хезмәткәре аларга озак саубуллашырга ирек бирмәде, нәрсәләрдер салынган юл капчыгы, сырган иске фуфайкалар алырга гына рөхсәт иттеләр дә аларны эткәләп-төрткәләп, урамда көтеп торучы машина янына алып чыктылар.
– Тизрәк, тизрәк утырыгыз машина әрҗәсенә.
Питер дәдәй көч-хәл белән машинага үрмәләде. Менгән чагында:
– Метри, шушы урамда, сазда аунап яткан үле гәүдәңне этләр кимерсен иде. Ләкин мин аны күрә алмам шул. Минем балаларым күрер, Алла боерса.
Питер дәдәйнең күзләренә яшь тыгылды.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар, –
дип ярым пышылдап, ярым кычкырып җырлады ул гаҗизлектән. Шулвакыт машина алга кузгалды, әрҗәдә басып торучылар кинәт артка сөрлекте дә идәнгә утырды. Машина, тизлеген арттыра барып, тыкрыкка кереп югалды.
Питер дәдәйләр Байкал арты далаларына барып эләккән. Ирексезлек, авыр хезмәт, ачлы-туклы яшәү, гадәти булмаган һава шартлары үзенекен итмичә калмаган. Питер дәдәй шуннан туган якларына әйләнеп кайта алмады, җил-давыллар гына хуҗа булган шыр-ялангач дала зиратларының берсендә каберен тапты.
Авыл гадәти тормыш белән яши бирде. Колхозларны һаман эреләндерә бардылар, шуның белән бергә авыллар белән җитәкчелек итү дә үзәкләштерелде – хакимлек итү тулысы белән диярлек колхоз рәисләренә тапшырылды. Авыл советларының роле акрынлап арбаның «бишенче тәгәрмәче» сыйфатында гына калды.
Сталинның «кадрлар бөтенесен хәл итә» дигән канатлы фразасы яңадан бөтен актуальлеге белән өскә калкып чыкты. Партия колхозларга җитәкчеләрне юллаганда аның эшлеклелек сыйфатларыннан битәр, каты холыклы, зәһәр тавышлы, партия идеяләрен гаиләсеннән дә өстен күрүче булуын игътибар үзәгендә тотты. Катлы-катлы итеп сүгенә белмәгән, җае чыкканда исерек колхозчыны сугып екмаган, авылның куштан кызлары белән күңел ачмаган колхоз рәисләре ул чакларда сирәк булгандыр. Булса да, алар озак эшли алмады, дөресрәге, аларның эше бармады, алар «йомшак», «сәләтсез» җитәкче булып саналды. Партия алар белән тиз хушлашты.
Халык та сүгенү, куркыту, янауларга, кыскасы, эт типкесендә яшәүгә һәм эшләүгә күнекте, кешелекле һәм эшлекле сөйләшүләрне кабул итмәскә өйрәнде. Авылыбызның бик абруйлы бер агайның колхоз рәисенең кыланмышларыннан көлеп, шаяртып әйткән сүзләре хәзер дә истә әле: «Рәисебез сүкми башласа, ашаудан калам, йокым кача, икенче көнне иртән үк нәрәт вакытында ничек булса да рәисне «әтәч» хәленә китерергә тырышам. Кабынып киткән рәис сүгенә башласа, күңелем хушлана, кайтып аппетит белән ашыйм», – дигән иде ул. Шул ук хөрмәтле кешенең җитди төстә әйтелгән сүзләре дә әле күңел түрендә. «Рәиснең акыруыннан, сүгенүеннән, тыз-быз чабуыннан ни мәгънә бар, үзенчә, мин эш кырам, колхоз өчен янам-көям дип уйлый инде ул. Ә чынлыкта колхоз бер генә адым да алга китми бит».
Колхозларны эреләндергәндә авыл советлары да берләште. Ләкин никадәр генә зураймасын, дәрәҗәләре калмады диярлек. Эшләре дә халыктан ит, сөт, йон, йомырка җыю кебек вак-төяккә кайтып калды. Дөрес, таләп-сорау җитәрлек, ләкин аны үтәү, матди яктан ныгытылмаганлыктан, сүздә генә кала бирде. Рәисләре дә әкренләп күздән төште, күбесе колхоз рәисенең «күләгә»сенә әйләнде.
Дмитрий Семенович моны бик яхшы аңлады һәм үзенчә авыр кичерде. Мин-минлеген нишләтергә аптырады, чамасыз усалланды, яраланган ерткыч сыман, туры килгән берсен тешләргә маташты. Әмма бөтенесе файдасызга. Электән үлчәп кенә эчкән кеше хәзер чамасын бөтенләй югалтты, өенә кайтмаска әйләнде. Күп вакыт тол хатыннар янында кунып кала башлады. Яшьтән үк холкына сеңгән явызлыгын инде кешегә чыгара алмагач, Дмитрий Семенович хатыны белән булышырга мәҗбүр булды, бөтен ачуын аннан алды. Исерек килеш ул аны күпме кыйнады, әшәке тел белән күпме аның җанын телгәләде. Мескен хатын көннән-көн сулды, саргайды, үзенә гомерлек чир алды, ниһаять, кырык яше тулганчы, якты дөньядан китеп барды. Ни гаҗәп, Дмитрий Семеновичның егерме еллап бергә гомер иткән хатынын җирләгәндә күзеннән сыңар яшь тә чыкмады, туң йөрәкле ир кабер кырыенда турыга катып басып торды.
Дмитрий Семенович, тол калып, ялгыз озак яшәмәде, хатыннарны берсе артыннан икенчесен алыштырып кына торды. Берсе аның үзенә ошамады – куып җибәрде, икенчесенә ул үзе ошамады – хатын аны ташлап качты, шулай итеп Дмитрий Семенович хатынлы да, хатынсыз да яшәвен дәвам итте. Ләкин һәр чорның, һәр тормыш мизгеленең башы, ахыры булган кебек, Дмитрий Семеновичның да тормышында кискен үзгәрешләр башланды.
Көтмәгәндә бернинди властьсыз калды ул. Ә кайчандыр халык арасында кайнаган кеше, кинәт мондый мохиттән аерылса, аның өчен бу – иң олы фаҗига. Шулай, заманында әле аннан нәрсә булса да алырлык чакта, партия аны сыкты да сыкты, аннан өркеткеч карачкы ясады. Ә хәзер, сыгып-сыгып та таммый башлагач, ул аны чүплеккә атты. Шулай итеп Дмитрий Семенович «ярык тагарак» янында утырып калды. Авыл советы рәислегеннән төшерелгән көнне үк ул чордашлары өчен яңадан Метри, Миткәгә, ә кечерәкләр өчен Метри дәдәйгә әйләнде.
Партиягә кирәк булмаган кебек, хәзер ул авылдашларына да артык кирәк түгел. Сәбәбе бер – нык рәнҗетте ул аларны. Шуңа күрә авылдашлары аны кабул итми, Метри дәдәй үзе дә мин-минлеген баса алмыйча, аларга якыная алмый.
Ә шулай да аңа яшәргә, аралашырга кирәк – менә Метри дәдәйне нәрсә тинтерәтә, йөрәгенә утлы кисәү тыга. Колхоз бригадиры аңа, авылның балта осталары төркеменә кушылып, ат абзарының ватык-җимереген төзәтергә эндәшеп карады-каравын. Кая ул, гомеренә кулына балта-чүкеч, көрәк-сәнәк алмаган, өстәвенә, әле кичә генә үзен авылдашларына караганда күпкә өстен куйган кеше нинди ватык-җимерек төзәтеп ятсын. Бармады ул. Тора-бара бригадир, аның хәлен аңлап булса кирәк, кешеләр белән бергә эшли торган урыннарга җибәрмичә, хисаплау-санау, үлчәү кебек эшләргә генә чакыра башлады. Метри дәдәй, әлбәттә, андыйларга ризалашты, чөнки аңа ничек булса да үзен кешеләрдән һаман өстен, кемне дә булса үзенә бәйләп куярга кирәк – бу аның җан таләбе, шулай булганда гына ул үзенә ниндидер канәгатьлек, рәхәтлек таба ала.
Метри дәдәй бәлки шулай этле-мырлы яшәвен дәвам итәр иде. Әмма аңа юып алмаслык начар гадәт, җан чире – эчүчелек ябышты. Баштарак аның эчүе гадәти күренеш кенә булса, соңга таба ул эшкә баралмас булды, атналар буе эчеп урында аунап яту аның тормыш рәвешенә әйләнде. Эчү явызлык, әшәке сүз, сугыш-ызгыш белән бергә үрелде. Яңа килгән хатыннар бер-бер артлы китә торды. Соңыннан инде йөзе җимерелгән, ясалма шаянлык белән астыртын кыланучы Метри дәдәйгә, күпме эзләсә дә, хатын табылмады.
Ут күршесе Пикла әби, Метри дәдәйнең мондый галәмәт яман кыланмышларына түзә алмыйча, аны бераз «тәрбия» итмәкче булды:
– Метри, син үзеңне кет әз генә кулга аласыңмы, бетәсең бит, кешеләргә кара әнә, бөтенесенең тормышы бар. Син бөтенләй дуңгызга әйләнеп беттең бит. Бакчы, җаткан урының, ишегалдың дуңгыз абзарыннан да куже бит. Мин блачларга җиткерәм моны, син былай булсаң, тиздән ут чыгарачаксың, синең аркаңда бөтен авыл белән утырып җаначакбыз. Бакчы, җаткан җиреңнән тәмәке пыскытасың.
– Пошол мыннан, убырлы карчык, кемне өйрәтәсең, ишшу властьлар белән мине куркытмакчы буласың, курыктым, калтырап төштем менә. Кит мыннан, күземә күренмә…
Пикла әби, чыннан да, сүзендә торды, авыл парторгына Метри дәдәй хәлләрен түкми-чәчми сөйләп бирде. «Аны кеше итеп булмый инде, мин ул пужар чыгармасын дип кенә куркам. Партийный бит ул, теләсә кая куегыз», – дип чыгып китте ул парторг бүлмәсеннән. Аек чагын туры китереп, парторг та аның белән әңгәмә корып карады. Ул аны, син партийный, дип кызартмакчы, оялтмакчы булды. Метри дәдәй җавап төсеннән авыз ерып, «һе», дип кенә куйды. Парторг, сүзләренең Метри дәдәйгә барып җитмәгәнен сизгәч:
– Дмитрий Семенович, син хәзер илле яшьтән узган кеше, керәсе тәрбия сиңа инде күптән кергән, сиңа өстәп әйтерлек бер сүз дә юк. Шулай да, бер киңәшне тот – чыгып кит син авылдан, сине барыбер беркем дә яратмый, дөрес, син үзең дә авылдашларыңны яратып бетермисең. Бәлки, башка җирдә бөтенләй икенче тормыш белән яшәрсең, – диде.
Бу сүзләр, чынлап та, Метри дәдәйгә барып җитте, ахрысы, ул йөзенә бик җитди кыяфәт чыгарып уйлап торды да:
– Рәхмәт яхшы сүзеңә, уйлап карармын, нәрсә булса да эшләми булмас, – диде.
Берничә көннән Метри дәдәй бик озакка юкка чыкты. Көзгә табарак кына кайтып, өен сатты. Инде бөтенләйгә киткән чакта Пикла әбигә кереп әйткән:
– Тынычланып калыгыз, хәзер пужар-мазар чыкмас, өйне саттым.
– Кайда ояладың суң?
– Мыннан җырак, күренми.
– Җарый, исән-сау бул, Метри, туган авылыңны онытма, атаң-анаң өстенә кайткала.
– Миңа димәгәе, чәнчелеп бетегез, миңа ниемә кирәк сез.
– Алай димә, Метри, авыл сиңа бер начарлык та эшләмәде, әле читтә күрерсең авылда күрмәгәнеңне.
Шуннан Метри дәдәй авылга бер дә кайтмады. Налог инспекторы булып эшләгән чакта бергә чуалган бер урыс марҗасына йортка барып кергән, дип сөйләделәр. Аннан соң тагын бер керәшен авылында да күреп кайттылар аны. Кайда гына күрмәсеннәр, Метри дәдәй ярым исерек, ярым аек хәлдә булган. Күрәсең, кая гына бармасын, алдан аның «кара сакалы» йөргән. Анда сугылган, монда кагылган – эш рәте белмәгән, һөнәрсез, эчкече кеше кемгә кирәк?
Шушы вакыйгалардан соң байтак еллар узгач, Метри дәдәйнең исәнлеге генә түгел, дөньяда яшәгәнлеге дә онытылгач, миңа аның белән тагын күзгә-күз очрашырга туры килде. Алай гына да түгел, шактый вакыт сөйләшеп утырдык аның белән.
Мин шәһәребезнең бер заводында мастер булып эшли идем. Ә Метри дәдәй эшсез урамда калган, торыр урыны да, ашар-эчәр өчен акчасы да юк. Авылдашы буларак, минем янга эшкә урнашып, торыр җир табып булмасмы, дип килгән. Ул вакытта Метри дәдәйгә 58 яшь иде. Күренеп тора – шактый таушалган, күз төпләре салынып төшкән. Йөзенә күптәннән пәке тимәгән. Кайчандыр тук, түгәрәк йөзле, очкынланып торган күзле Метри дәдәйдән фәкать кикриге шиңгән, боек, хәлсез әтәч кенә калган.
Хәл-әхвәлләр алышып, бераз дөнья хәлләре турында сөйләшкәч, ул соңгы еллардагы тормышыннан зарлана башлады.
– Бу хатын-кызлар бар да бер иш икән, син аңа гел алып кайтып тор, эчмә, тартма, батрак шикелле эшлә дә эшлә генә.
– Нигә алай дисең?
– Инде синнән яшереп тормыйм, авылдан чыгып киткәч биш-алты хатын белән торып карадым, кайсының үзе белән борчак пешми, кайсының баласы җылан белән бер. Яшәриең ул, әгәр ишәк шикелле аңа гел эшләп, эт кебек куштанланып торсаң. Миннән анысы да, монысы да юк. Давай, парин, урнаштыр әле мине эшкә, – диде бу.
– Карарбыз анысын, Метри дәдәй, – дидем мин. – Соң синең авыл белән хәлләр ничегрәк, кайтасыңмы? – Аның хәлләрен беләсе килеп, сүзне икенчегә борырга тырыштым.
– Кайта алмыйм инде мин анда, агайне, кайтыр кешем дә юк.
– Әле син партиядә дә торасың түгелме?
– Взносын түләргә акчам булмады, җыелышларына йөрмәдем, авылдан чыгып киткәннән бирле аерылдым мин аннан.
– Авылда чагында партиянең бик тугрылыклы әгъзасы идең бит. Нишләп әле аннан җаның бизде?
– Минем бизмәде, үзе мине ташлады бит. Минем аңа кирәгем калмады.
– Метри дәдәй, биредә без синең белән икәү генә утырабыз, сине бик бәләкәйдән беләм, син минем күңелемә усал булып кереп калгансың. Әйт әле, Микай бабай, Гүрги, Питер дәдәйләр, Праскый түтиләр һәм тагын бик күпләрне рәнҗетүеңнән, кайсын монда, кайсын төрмәдә чертүеңнән бүген синең күңелең сыкрамыймы, ник алай эшләдем микән, дип үкенмисеңме?
– Гена дускай, – ул авыр гына көрсенеп куйды, – мин беркемне дә рәнҗетмәдем. Шулай булгач, нигә миңа үкенеп торырга? Ә инде кемне төрмәгә җибәргәнмен, кемгә катырак кыланганмын икән – үз иркемнән түгел, өстәгеләр кушуы белән. Монда йә Микайлар, Гүргиләр, Питерләр яшәргә тиеш, йә мин иде.
– Метри дәдәй, туры сүзләремә ачуланма, яме, өстәгеләр кушсыннар да, ди. Шул ук вакытта синең, болай ярамый, кешенең каргышы төшүе бар бит, дигән эчке аң-сиземләвең дә булырга тиеш иде. Башка авылларда да синең кебек рәисләр, нәчәлникләр бар иде, аларга да өстән кушып тордылар. Ләкин аларның күбесе авылдашларының ихтирамын җуймады. Ә син бүген хәтта туган авылыңа кайта алмыйсың.
– Җә, җә, миңа вәгазь укыма, минем йөрәгем болай да киселгән, ә син бөтенләй пычак тыгасың. Эшкә урнаштыра алсаң – урнаштыр, алмасаң – киттем.
Ул урыныннан сикереп торды, тешләрен шыгырдатып кыскалады, аска карап, башын чайкап алды.
– Утыр, утыр, Метри дәдәй, эшкә, сүз дә юк, урнашырсың. Иң мөһиме, нинди эш башкара аласың бит әле, – дип, мин сүзне җайларга тырыштым.
Югыйсә, аның белән сөйләшеп тә тормаска була иде. «Юк», дип әйттең, нәрсә эшли ала иде ул? Чыга да китә иде, тагын тегендә сугылыр, монда кагылыр, хуҗасыз эт шикелле иснәнеп чаба торгач, берәр ышык урынны табар иде. Илдә чыпчык үлми, диләр бит.
– Мин каравылда торалам, – диде ул, минем уйларымны бүлеп.
– Ә эчү якларың ничек?
– Аны кем эчми, кемнең акчасы юк та, кемгә бирмиләр, шул эчми.
– Эчсәң, каравылда да тора алмыйсың, минем шуны гына әйтәсем килә.
– Җарар, эчмәскә тырышырбыз, эчсәм, куып чыгарырлар шунда.
Бүтән нәрсә әйтәсең инде аңа, сүзебез шуның белән бетте. «Бер-ике көннән соң минем янга килерсең», – дип, Метри дәдәйне чыгарып җибәрдем. Ул киткәч, бик озак аның турында уйлап утырдым. Бала-чагасы юк, туган-тумачасы, йорт-җире, һөнәре-эше юк, япа-ялгыз, ә һаман кырпалаша, дорфа кыланган була, һаман кемнәндер гаеп эзли, кемдер аны, янәсе, кыерсыта. Их, Метри дәдәй, хет ялгышып кына булса да, үземдә булды гаеп, менә шулай эшлисе калган, дигән үкенү галәмәте булса иде синдә. Югыйсә, кешенең теләсә нинди кимчелекләреннән арынырга теләве, иң беренче, аның гаебен танудан килә бит. Ә үзеңне гаепле санау, үкенү хисләре синдә беркайчан да булмады. Метри дәдәй, синең тагын күзгә ташланып торган, уңайдырмы, әллә тискәредерме, бер гадәтең бар – син бер көн өчен генә яшисең, ул көнеңне аракы эчеп, онытылып, кемнедер өйрәтеп, сүгеп-орышып үткәрәсең, йоклап авып киткәнеңне сизми дә каласың икән – син бәхетле. Шулай ук, син кайчандыр партия кешесе буларак, ата материалист та икәнсең. «Нинди каргыш булсын, ди. Мин Аллага да, муллага да, язмышка да ышанмыйм, яшьрәк чакта үләремә дә ышанмадым. Үлем нәрсә ул – беттең дигән сүз. Теге дөньядан каргалганның да, макталганның да кире кайтканы юк әле. Бу дөньяда булдыра алганның бөтенесен эшләп кал. Тегене эшләмә, моны эшләмә, языкка батарсың, диләр. Юк нәрсә ул, язык казык башына, дип дөрес әйтәләр».
Алтмышка җитеп килгән Метри дәдәйнең мондый сүзләре мине бөтенләй уйга калдырды. Язмыш, каргыш, язык… Нинди, ничек, кайчан, ни сәбәпле була алар? Әллә, чынлап та, Метри дәдәй әйтмешли, алар юк микән? Тфү-тфү, мондый сүзләремне авызымнан җил алсын. Дөньяга башыңны күтәребрәк, күзеңне ачыбрак кара, үткәннәрне, гыйбрәтле хәлләрне исеңә төшер. Бар алар, алай гына да түгел, алар дөньяның ниндилеген билгели һәм бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнешкән.
Икенче көнне үк мин кадрлар бүлегендәге якын танышым аша көч-хәл белән Метри дәдәйне заводка каравылчы итеп урнаштырдым. Аның өчен тулай торактан бер караватлык урын да табылды. Метри дәдәй, рәхмәтләрен әйтеп, эшкә кереште.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев