Григорий Родионовның «Көзгедәге күзләр» хикәясе
Халкыбызга калдырган рухи мирасы белән онытылмас күренекле карендәшебез – Григорий Родионов иҗаты.
Бүген күзләрем мине тагын алдады. Көзге каршына килеп бастым да шактый олыгайган уйчан йөземә текәлдем һәм кылт итеп исемә бала чагым килеп төште. Ул чакта болай иде мени соң минем күзләрем?.. Ул чакта...
– Әнкәй, кара әле минем күзләремә! – дия идем мин, кулымны көзгегә таба сузып.
Әнием көзге каршына килеп баса да күзләремнең көзгедәге шәүләсенә текәлә иде.
– Әнкәй, болар бит минем чын күзләрем, – дим мин пышылдап кына һәм бармакларым белән көзгедәге күзләремә кагылам.
– Әнием, мин аларны бик яратам. Мин бит сине дә, әтиемне дә шулар аша гына күрәм!
Әнкәй мине күкрәгенә кыса... Минем кесәмдә дә кечкенә генә көзге кисәге бар иде. Кечкенә булса да, ул минем зур күзләремне күрсәтә ала. Мин, ялгызым гына бакчадагы карт алмагач төбенә чыгып, әлегә кешеләр ишетеп белмәгән гаҗәп могҗизалар күрәчәк күзләремә текәләм. Әйе, әйе, мин, зур үскәч, бик күп серләр беләчәкмен. Чөнки минем күзләрем, хәтта көзгедә дә шулай якты булып күренә ала торган күзләрем, барысын да күрергә тиеш. Кайчакта мин алмагач төбенә килеп утырам да куе яфраклар арасындагы кояш нурларын көзге китеге белән күзләремә төшерәм. Күзләремә төбәлгән нурларда мин әллә ниткән якты кристаллар; кызыл, яшел, зәңгәр һәм шәмәхә ут шарлары күреп алам. Көчле кояш нурларында чагылудан, минем күзләрем яшьләнеп китә; керфекләремне чылаткан яшь бөртекләре аша алма яфраклары тоныкланып һәм зураеп күренә башлый. Күзләремдә яшь булса да, шатлыгым эчемә сыймый, чөнки мин кояшның да кайбер серләрен күрә башладым бугай инде.
Бервакыт мин күзләремнең көзгедәге шәүләсен генә түгел, ә чын, тере күзләремне күрергә теләдем. Ләкин кинәт аптырап калдым: кешеләр үз күзенең шәүләсен генә күрә ала икән ләбаса, ә күзнең үзен беркайчан да күреп булмый икән. Кулларны, аякларны, хәтта, авызны чөмкәйтеп булса да, иренне дә күрергә була. Ә күзләреңне, тере, чын күзләрне күрергә мөмкин түгел.
Әткәй миңа: “Синең күзләрең әниеңнең күзләренә охшаган”, – ди. Мин һәрвакыт әниемнең күзләренә җентекләп карыйм. Андый чакларда үземнең чын, тере күзләремне күргәндәй булам. Әнкәй эштән үз вакытында кайтып җитмәсә, әткәй мине кош оясы кебек җылы кочагына ала да, нәрсәгәдер тынычсызланып, күзләремә текәлә. Шул чакта әткәйдән:
– Әтием, син минем күзләрем аша нәрсәләр уйлаганымны күрә аласыңмы? – дип сорыйм. –
Яхшылабрак кара, мин бит нәкъ менә-менә шушы төшем белән генә уйлыйм, – дип, маңгаена төртеп күрсәтәм.
– Күрәм, улым, күрәм. Әнкәй нигә һаман кайтмый икән дип борчыласың, – ди әтием.
Бервакыт кичтән тәрәзәне ачып куйдым да айны күзәттем. Айның өсте шыксыз, җыерчыклы-җыерчыклы иде. Нигәдер, анда бик тә, бик тә салкындыр кебек тоелды. Суыктан калтырана-калтырана, тәрәзә яңагына сыендым. Юк, юк, Айда яшисем килми минем. Анда җирдәге кебек җылы тәрәзә яңаклары да, менә бу бакчадагы кебек, алма чәчәкләре дә юктыр. Айда яраткан күзләремә салкын тидерермен, ялангач кыялар арасында адашып бетәрмен. Юк, юк, һич кенә дә Айда яшисем килми. Минем җирдә каласым килә. Үз күзләремә охшаган әнием күзләре янында, күзләремә карап уйларымны күрә ала торган әтием янында каласым килә.
Без әнкәй белән көзгегә, күзләремнең шәүләсенә текәлеп торабыз.
– Әнкәй, җирдәге бөтен нәрсәне дә шушы күзләрем аша гына күрәм бит, – дим, пышылдап кына.
Әнкәй мине кочагына кыса.
– Әнкәй, мин үскәч йолдызлар арасыннан очып үтәрменме? Шунда Кояшны да, Киек Каз Юлына түшәлгән асылташларны да, иң кечкенә йолдызларны да шушы зур күзләрем аша җентекләп күзәтермен һәм, очыштан әйләнеп кайткач, аларның барысын да сөйләрмен. Яме, әнкәем...
* * *
Сөйли алмадым. Ялангач Айның, Кояшның, Киек Каз Юлларының, иң кечкенә йолдызларның серләренә төшенергә теләп, фәнни эшләр артыннан йөри-йөри, хәтта әниемә җир тормышының матур киләчәге турында да сөйли алмый калдым. Кара уйларымны күрә ала торган әтиемә бүгенге иң бөек хыялларымны күрсәтә алмый калдым. Алар икесе дә күптән вафат. Ә мин бүген, көзге каршына басып, тагын күзләремә текәлдем һәм аларда кадерле әтием һәм әнием карашын күргәндәй булдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев