Георгий Ибушевның “Микай” поэмасы
«Микай».
I
Авылдан ерак та түгел,
Ямьле урман куйнында,
Зур алан бар, чүнник тора
Аның бер кырыенда.
Тирә-ягын миләш, шомырт,
Юкәләр урап алган.
Куакларны әкият ясап,
Алкалы колмак сарган.
Җәй башы, матур ямьле чак,
Торочын җитеп килә.
Шаулы җыеннары белән,
Олы бәйрәм һәркемгә.
Чәчәккә бал төшкән вакыт,
Урманда – кошлар туе.
Төннәр кыска, ә таңнарда
Офыклар алсу, куе.
Үзәннән чишмә тавышы
Аланга ишетелә.
Монда оҗмахтыр шикелле,
Бер күрмәгән кешегә.
Озак еллар Җәгүр бабай,
Оныгы белән бергә.
Шушында, чүнник өендә
Җәй, кыш гомер кичерә.
Ә оныгы, исең китәр,
Урман боланы кебек.
Тыгыз гәүдә, буй-сын, дисәң,
Йөзгә матур, нык, төзек.
Җәгүр бабайның бердәнбер
Өмете, шатлыгы да,
Менә шушы Микай атлы
Буй җиткән оныгында.
Көн сүрелеп килгән вакыт,
Кортлар бераз басылган.
Умарталарны карарга
Яхшы вакыт, җил тынган.
Алан өстенә шул чакта
Тарала егет җыры.
Бәгырьләрне актарырлык
Матур бу көй, бик моңлы:
“Каен башларына менә яздым,
Җилбердәпләй торган туз өчен.
Газиз башларымны җуя яздым,
Ак калпакай кигән кыз өчен.
Турыгыздан үттем, әй, күрдеңме?
Төшләремдә күрдем, ай-гай, сиздеңме?
Уяндым да төшем, ай, юрадым,
Бер Ходайдан сине сорадым.
Каен башларына менә яздым,
Җилбердәпләй торган туз өчен.
Бу җәйләрне мин лә, әй, саргайдым,
Ак калпакай кигән кыз өчен”.
Җәгүр бабай, яшерен генә,
Тыңлап тора җыруны:
“Йә, Ходаем, каян алган
Бу бала мондый моңны?”.
Микай җитез, җиңел генә
Умарталарны ача.
Кәрәзләрне карап чыга,
Төзәтә һәм чистарта.
Үзе уйлый: “Кояш батып,
Төшәрме бер бу эңгер?”
Кайчан гына ул Атнасын
Кичке уенда күрер?
Вакыт, барыбер, үзенекен
Итә әкрен генә.
Озыная күләгәләр,
Эңгер пәрдә эленә.
Ул сискәнеп китә кинәт
Бабасы тавышыннан:
“Җитәр инде, җитәр, улым,
Ашым пеште, суына” .
Микай керә балкып өйгә,
Ашыга, кабалана.
“Нишлисең син? Күр син моны.
Ашавын гына кара”.
Микай көлә: ”Ярар инде,
Бабай, орышма мине.
Иваннарга төшим әле,
Йомыш бар, дигән иде”.
“Йә, күр моны, авызын җәеп,
Алдаган була мине.
Иван түгел, Ычтапанның
Атнасы көтә сине".
Кызарынып китә Микай,
Йөрәге куя кагып.
Үзе карый бабасына,
Кыймый гына сагаеп.
Бар, бар, улым,тик юньләп йөр,
Яхшы йөргән – яктылык.
Һәр җирдә дә кешеләргә
Булсын синнән яхшылык.
Микай, инде чыгам диеп,
Ярым ачкач ишекне,
Әйтеп куйды: “Бабай, өйдә
Бөркү бүген, бик эссе.
Мин шалашта гына кунам,
Анда рәхәт, салкынча.
Син тынычлап йокла, яме,
Минем өчен курыкма.
Мин күп йөрмәм, кичке уен
Таралгач та кайтырмын.
Шалаш иркен, печән-түшәк
Йокларга яхшы урын”.
II
Урман эчен караңгылык
Тын гына биләп алды.
Җәгүр бабай йоклый алмый
Әйләнде, боргаланды.
“Әй, туктале, соң шалашта
Юк бит анда бер нәрсә.
Бу яшьләрне... Төн бит соң ул
Салкынча, җәй дигәч тә”.
Олы толып, күпчек алып,
Бабай шалашка керде.
Бал катыш хуш исле һава
Тамырларга йөгерде.
“Әй, чынлап та оҗмах монда,
Һава татлыдан-татлы.
Бераз гына ятыйм әле,
Йокы төшкәнгә чаклы.
Сандугачлар бүген бигрәк
Бер тамаша, күр әле.
Ходаем, исең китәрлек
Бу дөньяларның яме.
Гомерләр сизелмәде дә,
Кай ара китте узып.
Яшь чакларның тик шаукымы
Йөрәктә калды торып”.
Җәгүр бабай әкрен генә
Күмелде уйларына.
Аннан кинәт көйләп куйды,
Тын гына үзалдына:
“Киҗеле лә күлмәк, әй, тарлар яка,
Тартып та ла җитми әле муенга.
Сандугачлар сайрый ямансы.
Арт урамда гына бер матур бар,
Чакырып та, төшми әле уенга.
Сандугачлар сайрый ямансы.
Урман тавыккае ла, түше чуар,
Урманнардан чыккач әле, күрербез.
Сандугачлар сайрый ямансы.
Кунак кызыкаен ла матур, диләр,
Кич уенга төшәр әле, күрербез.
Сандугачлар сайрый ямансы”.
Ун-унбиш егет бергәләп,
Җырлашыр идек шуны.
Яңгыраплар торыр иде,
Бөтен Курач болыны.
Онытылмаган икән лә,
Күр әле, күпме еллар.
Өйрәтим әле Микайга,
Ул да яратып җырлар.
Әй, яшьлек, яшьлек, калдың бит,
Калдың, ахры, адашып.
Күрсәң әгәр Җәгүр картны,
Торыр идең шаккатып.
Аннан йоклаган шикелле,
Тын ятты күзен йомып.
Ә Микай бит өч яшендә
Калды дөм ятим булып.
Атасына тарткан малай –
Йөз димсең, килеш-килбәт.
Әй, уйласаң ул чакларны,
Ничек түзгән бу йөрәк?!
Егерме биш яшь тулганда,
Бала гына бит әле.
Якты дөньяларны ташлап,
Китте-барды кияве.
Ике яшьлек сабый калды,
Ул бала нәрсә белә?
Сулган гөлгә охшап калды,
Шунда кызы Үринә.
Яратты шул Микулаен,
Андыйлар әздер җирдә.
Шул ярату алып китте
Бит инде аны гүргә.
Изге йөрәкле иде шул,
Яшь булса да Микулай.
Урыннары оҗмах булсын,
Бирсәң иде, әй, Ходай!
Микулай үлгәч, бер еллап
Торды әле Үринә.
Яраланган кош шикелле,
Урын тапмый үзенә.
Әйтеп, орышып карадык:
“Балаң бар бит, нишлисең?”.
“Микулайсыз бу дөньяда
Килми, – диде, – яшисем”.
Үләренә атна кала,
Ничек сизгән йөрәге,
Үринәсе әйтеп куйды:
“Әти, янга кил әле.
Әнигә әйтсәм, күтәрмәс,
Сизәм, гомерем калмады.
Мине үстергән шикелле
Үстер, әти, Микайны”.
Айнып китте Җәгүр бабай,
Елап ята икән лә.
Бер уйласаң, хәсрәт өчен
Туа җиргә бу бәндә.
Әй, баласы, күз алмасы,
Бәгырькәен өзде лә.
Бердәнбере, Үринәсе,
Һаман да җанны телә.
Булмады шул, Ходай башка
Бала безгә бирмәде.
Карт сагына, юксына иде,
Күз нуры Үринәне.
Алан өстен караңгылык
Урады, төне – җылы.
Авыл ягыннан колакка
Чалына яшьләр җыры.
Менә егерме ел инде,
Бөтен тормыш – шушында.
Бар да булды, биш ел элек
Җирләде карчыгын да.
Рәхмәт Дарҗага, хәстәрләп,
Мине зурлап яшәде.
Бер вакытта гаеп эзләп,
Кара йөз күрсәтмәде.
Үринәне күмгәннән соң,
Ут йотып йөргән көннәр.
Хәбәр чыкты: “Зур аланны
Сатканнар икән”, – диләр.
Шулай хәсрәтле вакытта,
Көтмәгәндә, бер көнне,
Староста белән бергә,
Яшь кенә бер ир керде.
Тегесе урысча сөйләшә,
Чиста, матур киенгән.
Күрештеләр, имеш, теге
Зур йомыш белән килгән.
Иван Петрович атлы, ди,
Бай икән, сату итә.
Шуңа кеше кирәк икән
Эшләр өчен чүнниктә.
Зур аланда йорт җиткереп,
Лапас, курасы белән.
Хезмәтче тотасы ди бу,
Умарта эшен белгән.
“Җәгүр, әйдә, курыкмыйча,
Алын әле син моңа.
Ерак түгел, чакрым да юк,
Авылга якын гына.
Атна-ун көннән йорт-җире
Инде әзер дә була.
“Эшен күрсәм, рәнҗемәс, – ди,
Иван Петрович миңа”...
Рәнҗетмәде һичбер вакыт,
Эш кадерен белә икән.
Күп яхшылыклар эшләде,
Әгәр дә санап китсәң.
Үзләре дә тырышты шул,
Булсын, дип, күңел белән.
Умарталары һәр елны
Тулып тора бал белән.
Елына ике-өч мәртәбә
Хуҗа да килеп китә.
Микайга карап соклана:
“Булган, – ди, – егет эштә”.
Мичкә-мичкә бал суыртып,
Зур эш беткәч, хуҗадан
Олаучылар килеп төшә –
Балга киләләр алар.
Сизмәде карт, уй буталып,
Йокымсырап киткәнен.
Төшләнә, имеш, авылда,
Тик белми ник төшкәнен.
Олаучылар, имеш, шунда,
Нишләп килгәннәр иртә?
Каян бал булсын, ди, әле,
Әле яңа бал төшә.
Микулай да, әнә, шунда,
Әй, елмая: “И балам...
Соң ул үлде түгелме соң –
Үринә килде каян?!”.
Куркып уянып китте ул:
“Тьфу, шайтан, төшем икән.
Микай менеп җитәр инде,
Байтак ук вакыт үткән”.
Йокы качканчы, ашыгып,
Кереп китте тиз генә.
“Ходаем, ярлыка”,– диеп,
Кач кылып ишегенә.
III
Йолдызлар кабынып күктә,
Нур яуды җир өстенә.
Һава шундый җиңел, чиста,
Нурдан торган күк кенә.
Җәйге төн барын тиң күреп,
Үз кочагына алды.
Анда матур күренмәде,
Ә ямьсез матурланды.
Бары ай, йолдызлар белән
Аң җитмәс биеклекне –
Серле итеп, бөек итеп,
Матур итеп күрсәтте.
Тынды дөнья, җир тынычлап,
Татлы итеп сулады.
Бу сулыш, урман-кырларга,
Җиңел шаулап югалды.
Җир йоклады, ә төн күрде,
Тыңлады барысын да.
Соңарган юлчының ничек
Сагаеп барышын да.
Төн терәк булса, кемгәдер
Берәүгә ул – куркыныч.
Басу, юл, урман, үрләрне
Караңгы күмгән, тыныч.
Төн тынычлыгы белән серле дә,
Төн тынычлыгы белән шомлы.
Төн тынычлыгы белән бөек тә,
Төн тынычлыгы белән моңлы.
Төн юатып арган җанны,
Изрәтеп йокы бирә.
Ул ярату белән тулы
Төн сөю алып килә.
IV
Кичке уен бетеп, яшьләр
Төркемнәргә бүленеп,
Таралдылар, аннан авыл
Торды бераз гөр килеп.
Түбән очта шау-гөр килеп,
Нәрсәдәндер көлделәр.
Кемнәрдер нидер сөйләшеп,
Ашыгып йөгерделәр.
Төн барына урын тапты,
Алып үз кочагына.
Микай гына урын тапмый
Бүген никтер җанына.
Аның – Атнасына, сөеп,
Нидер әйтәсе килә.
Тел очына әллә нинди
Ягымлы сүзләр килә.
Әллә ничек аңа бүген
Ояла, йә тартына.
Атна көлә: “Нәрсә булды,
Әйт әле, Микай сиңа?”.
Ләкин тел очындагы сүз,
Чыкмый азаплый аны.
Бер утка салган күк итә,
Я туңдыра Микайны.
Аннан кинәт Атнасының
Кысып кайнар кулларын,
Пышылдады: “Сөям сине,
Яратам сине, җаным”.
Мөлдерәп торган йолдызлар,
Кушылып бу саф хискә,
Бөтен яктылыгын бөркеп,
Торды кебек егеткә.
Кинәт аның йөрәгеннән
Төште күк зур авырлык.
Маңгаенда эре-эре
Тир тамчысы калдырып.
Берни дә әйтмичә, Атна
Киң күкрәккә сыенды.
Чыгарлык булып ярсыган
Йөрәк тибешен тойды.
Инде бар да аңлашылды,
Инде бар да әйтелде,
Ике йөрәк бер-беренә:
“Яратам!” – дия иде.
Күпме изгелек – бу сүздә,
Күпме сафлык, чисталык.
Төн үзе тора иде күк
Бу сафлыкка сокланып.
Бер-беренә алар, сөеп,
Йомшак итеп дәштеләр.
Вакыт узды, сизмәделәр,
Онытылып сөйләштеләр.
Шулвакыт болын ягыннан
Айкап җанны, күңелне,
Ат көтүче үсмерләрнең
Җырына төн күмелде:
Икәү дә лә, өчәү дә лә
Без булаек.
Бергәләшеп, зур юлларга
Без чыгаек.
Зур юлларга чыгып та ла,
Юллар уңса,
Аерылмас дуслар да ла
Без булаек.
Җиде дә ләй, унау да лай
Без булаек.
Шау-гөр килеп, киң кырларга
Без чыгаек.
Гомер буе якын туган
Кебек булып,
Авыр чакта бер-беребезгә
Кул сузаек.
Тигез, көчле тавыш белән
Яңгыраган бу җыру –
Балачактан чыгу иде.
Зураю иде, ныгу.
Матур җырлыйлар, күр әле,
Тавышлары – саф чишмә.
Бер-ике елдан алар да
Әйләнерләр егеткә.
Микай дулкынлана иде,
Уттай иде күзләре.
Бит алар да тоя аны
Белә, сизә үзләре.
Ярты төннең узганлыгын
Алар сизми дә калды.
“Йә, Ходаем, соңардым, – дип
Бүлде Атна Микайны. –
Бар, кайт инде, йөгер, бик соң.
Нишләдем соң мин бүген?
Гел исемнән чыгарганмын
Әнинең әйткән сүзен”.
Микай аны үртәп көлде,
Шундый ярату белән:
“Иртәгә кичке уенга,
Чыгу юк сиңа, беләм”.
Атнаны озатып, капка
Ябылгач, ялгыз калып –
Ашыкмады Микай, басып
Торды бераз уйланып.
Ул нидер калдырды сыман
Шушында, якын гына.
Нидер югалткан шикелле,
Каранып як-ягына.
Ул әле яңа елмаеп
Торган парын эзләде.
Сагыш белән тулы иде
Аның коңгырт күзләре.
Бәхетле сагыш иде бу,
Бик рәхәт сагыш иде.
Яраткан йөрәк өчен бу
Чит түгел, якын иде.
Ул тәнендә шундый татлы,
Чиксез җиңеллек тоеп,
Йөгерде чүнник ягына
Турыдан юлны кыеп.
Шалашка килеп кергәч тә
Күпчек, толыпны күреп,
Елмайды. Юкка бабасын
Әйтмиләр изге диеп.
Күпчеккә башын куйгач та
Ул эреде, югалды.
Ирен читенә эленеп
Чиста елмаю калды.
V
Инде төн кара пәрдәсен
Күтәреп югалганда,
Еракта офык ачылып,
Аксылга буялганда.
Төн белән таң арасында
Калганда бар да оеп,
Йолдызлар соңгы нурларын
Сирпегәндә боегып,
Аланга гаҗәеп җиңел
Зәнгәрсу томан төште,
Талгын җилдә юка япма
Талпынып яткан төсле.
Җилпенеп, кагынып куйды да,
Аһ! Бу нинди могҗиза,
Бөтерелеп бер урында,
Әйләнде сылу кызга.
Өстендә затлы зәнгәрсу
Күлмәге җем-җем килә.
Бар тәненнән тирә-якка
Җиңелчә нур бөркелә.
Йөзендә – тыныч елмаю
Күзләре үткен, чиста.
Мондый матурлык дөньяда
Юктыр, булмастыр, юк та!
Борылып, офык ягына
Алды да караш ташлап,
Йөзгәндәй, чүнник ягына
Китте җиңел, төз атлап.
Умарталар арасында
Ул тыныч, горур йөрде.
Аннан Микай йоклап яткан
Шалаш янына килде.
Шалашта Микай, кулларын
Баш астына куйган да,
Шундый тыныч, гамьсез йоклый,
Алланып таң туганда.
Кинәт, нидер булды кызга,
Ул таралып юк булды.
Тагын яралып томаннан,
Микайга карап куйды.
Сагыш, моң, кайгы белмәгән
Бу җан әллә нишләде.
Ул тойды бөтен тәненнән
Кайнар ялкын үткәнне.
Инде таң сызылган иде,
Алланган иде офык.
Үләннәргә, куе булып,
Коелды салкынча чык.
Кыз җуеп бар тынычлыгын,
Як-ягына каранды.
Аннан иелеп, егеткә
Тагын бер карап алды.
Ул ашыкты, инде кояш
Чыгам, чыгам дигәндә,
Әйләнеп зәңгәр томанга
Таралды ул үзәнгә.
VI
Сибелде бөтен дөньяны
Тере итүче якты.
Һәрбер нур, җирне иркәләп,
Җылылык булып акты.
Әйтерсең, кемдер тылсымлы
Назлы тавышы белән,
Уята иде гөлләрне,
Үпкәләп күзләреннән.
Ерак офыклар яктырып,
Балкып кабынды кебек,
Тугайлар нурга күмелеп,
Яталар сыман көлеп.
Басу, болыннар өстендә
Җылы рәшә кузгалды.
Тамчыга тамчы кагылып,
Кыңгыраудай чыңлады.
Әйтерсең, шушы җиңел чың
Хәбәре иде таңның.
Җир уятып, күккә чөйде,
Җыр итеп тургайларын.
Җәгүр бабай таңнан торып,
Аланны йөреп чыкты.
“Гомердә күргән юк иде, –
Диеп, – бу кадәр чыкны.
Көн парлы булырга тарткан,
Бал төшәргә бик яхшы”.
Шалашка кереп, Микайның
Өстен төзәтте, япты.
Йокласын әйдә, күр ничек
Йокысы тыныч, татлы.
Мин чәй куеп, коймак-мазар
Пешереп алганга чаклы.
Карап торырга нык, таза
Күренсә дә Җәгүр карт,
Арый иде, шуңа күрә
Ул Микайга ничә кат
Әйтергә җыенып йөри
Өйләнү турысында.
Йорт-җир күптәннән зарыкты,
Хатын-кыз җылысына.
Аннан үзәнгә төште дә,
Чишмә янына килеп,
Юды йөзен, салкын судан
Чиксез рәхәтлек сизеп.
Инде күпмедер вакыттан,
Бергә шалаш янында,
Гөр киләләр иде алар –
Рамнарны кыра-кыра.
Җәгүр карт искә төшереп,
Үзенең яшь чакларын,
Сөйләп Микайны көлдерә,
Кыз озата кайтканын:
“Яшь идем әле ул чакта,
Унсигездә булганмын.
Әйтерсең, куып кайтам мин
Кыргый урман боланын.
Капка төпләренә кадәр
Кайтып җиткәч йөгереп,
Шап итеп борын төбендә
Куйды капканы элеп.
Ачу чыкты, кызган көйгә
Атылып коймага менеп,
Сикердем эчкә, лач итеп
Төштем мин суга килеп.
Кем белгән, эчтә туп-тулы
Сулы мичкә торганын,
Ут булдым, урамга ничек
Чыкканны сизми калдым”.
Микай көлә рәхәтләнеп,
Көлә күзләрен йомып,
Аның яшьлек тавышыннан
Тора бар алан тулып.
Кем уйлаган яшь вакытлар
Шулай бик тиз үтәр дип,
Кая яшьлек, инде гомер
Узып бара икән бит.
Шулай, улым, гомер бик тиз
Аккан су кебек кенә,
Уйлап йөрим әле сине
Өйләндерсәм дип менә.
Тынычлар иде күңелем,
Ардым мин, улым, ардым.
Бераз гомер яши алып,
Күрсәм угыланнарың,
Бик бәхилләп китәр идем,
Яшәп булмый гомергә.
Кемне сөйсәң, шул яр булсын –
Бәхиллегем шул сезгә”.
Әллә нишләп китте Микай,
Аны булмый аңлатып.
Бабасының күкрәгеннән
Сабый баладай кочып,
Үксеп, үксеп елады ул,
Барын уйлап елады.
Бу яшьтә бар да бар иде,
Карт аңлый иде аны.
Аңлый иде, күкрәгенә
Кысып, бөркеттәй улын,
Яшь аралаш кабатлый ул:
“Җитәр, җитәр, – дип, – улым”.
VII
Җанына тынгы тапмыйча,
Эш беткәч тә, каңгырып,
Кайда сугылырга белми
Йөрде Микай, аптырап.
Җәгүр карт та күрде, сизде,
Егетнең уй, газабын.
Ләкин карт тыныч, ул белә
Бары да узачагын.
Бүгенге сөйләшүдән соң,
Микай югалып калды.
Бабасының әйткән сүзе
Куркыта иде аны:
“Күпме гомерем калгандыр,
Ардым мин, улым, ардым”.
Тәне буйлап салкын дулкын
Йөгереп узды Микайның.
Ничек соң бу, кай ара? Әле
Бит кичә генә кебек,
Бабасының тезләрендә
Сикерә иде, көлеп.
Аңа кинәт бу зур алан
Кысан булып тоелды.
Җан – иркенлеккә, киңлеккә
Ашкынды, нидер тойды.
Шушы тойгы аны алга,
Ташлы тауга чакырды.
Ул үзендә бер үзгәреш,
Олыгаю хисен тойды.
Микай китте тауга таба,
Үз уйлары эчендә.
Вакыт-вакыт ялгыз калу
Бик тә кирәк кешегә.
Тагын бер кат күз алдыннан
Уздырып бар үткәнен –
Көчле, нык канат астында
Ныгыганын, үскәнен.
Ә бүген шул көчле канат
Арыган, җуйган көчен.
Үстерергә өлгергән дә,
Көчле, нык яшь бөркетен.
Микай күзләренә тулган
Яшьләрен сөртеп алды.
“Нәрсә соң бу, ул нишләде?”, –
Үрсәләнде җан, янды.
Ташлы тауның иң үренә,
Ялгыз имән янына,
Килеп җиткәч туктады ул,
Карап авыл ягына.
Әнә, аста, якын гына
Ташлы тауга баш куеп,
Авыл ята, урамнарын
Әллә кайларга сузып.
Инде соң, авыл тын, тыныч
Күр әле, сабый төсле.
Ул йоклый бу кыр болыннар
Әллә аңа бишекме?
Нур тулган шикелле булды,
Җылы тойды җанында.
Яшьлек көче ага иде
Аның тамырларында.
Шушы төнге бөеклектән
Микай юаныч тапты.
Ярсыган җан юашланып,
Күңел читенә качты.
Ул тагын шул Микай иде,
Уттай иде күзләре.
Әнә анда, якын гына
Кадерлесе сөйгәне.
Йоклый микән? Юктыр, юктыр,
Көтәдер аның җырын.
Кинәт аның күкрәгеннән
Ургып чыккан көчле җыр
Җиңел шаулау булып узды,
Бүлеп төннең йокысын.
Курач буйларына җитеп,
Эленеп торды бу җыр.
Егетләр дәй җыруны һич җырламас,
Нугай курайлары,
Нугай курайлары дей булмаса.
Нугай курайлары, әле дей булмаса.
Егетләр дей җыруны һич җырламас,
Йөрәгендәй әле,
Йөрәгендә сөюе булмаса.
Йөрәгендәй әле, сөюе булмаса.
Юк, йокламый иде Атна,
Узган төнге төшенә
Исе китеп ята иде,
Өндәге кебек, менә.
Аланга томан төште дә,
Бөтерелеп, кагынып,
Әйләнде бик матур кызга,
Яктыга, нурга тулып.
Ул атламады да кебек,
Йөзгән төсле тоелды.
Микайны күргәч шалашта,
Иелеп карап торды.
Аннары тагын томанга
Әйләнеп, юкка чыкты.
Сәер төш, ничек юрарга,
Кыз күңелен төш куркытты.
Бу кадәрле ачык төшне
Һич күргәне юк иде.
Күңеленнән төш китмәде,
Аның бүген көн буе.
Нәрсә дип керде соң бу төш,
Булсын иде, әй, белеп.
Әллә соң ул көнләшәме,
Шушы буш төшне күреп.
Чү, бу ни, ачык тәрәзгә
Йомшак кына кагылып,
Җыр керде, аһ, бу Микай бит
Җырлый аны сагынып.
Җыр аны җылы дулкынга
Сөеп урады, төрде.
Атнаның җанына кайнар
Ярату хисен өрде.
Кыз күңеле куйды талпынып,
Кош булса, очар иде.
Бөркетенең күкрәгенә
Сыеныр, кочар иде.
Ул бәхетле тойды үзен,
Сөйгәне тапты аны.
Әйе, бу җан сөя иде
Чын йөрәктән Микайны.
VIII
Сүрән генә эңгер якты
Үрләргә кагылганда,
Буй-буй булып, аксыл юллар
Офыкта чалынганда.
Ашыкмыйча, төн җыйганда
Күктәге йолдызларын,
Алан өстенә җиңелчә
Томан җәелде тагын.
Эңгер ачыла төшкәч тә,
Ул куерды, агарды.
Аннан кинәт, дулкынланып,
Кагынып, җилпенеп алды.
Бер урында бөтерелеп,
Җыелды да тын гына,
Әйләнде ап-ак күлмәкле
Искиткеч сылу кызга.
Әй, Ходаем, хушың китәр
Бу матурлыкны күреп.
Атна төштә дөресен күргән,
Ул барадыр күк йөзеп.
Ашыкмыйча, шундый тыныч,
Барын белгән шикелле.
Йөреп чыкты бар аланны –
Йөзе нурлы, сөйкемле.
Әз генә җитми шалашка,
Ул аннан туктап калды.
Һавага кулын күтәреп,
Нәрсәдер пышылдады.
Шундый тирән тынлык төште
Бөтен алан өстенә.
Ник бер аваз?! Шундый тыныч,
Әкияттәге күк, менә.
Җиңелчә талпынып куйды да,
Атларга җыенгандай,
Алды да шалашка карап,
Ялгышаммы, я, Ходай?
Җыр башлады, бу тынлыкта
Җыр үзе, бер кодрәт күк,
Биләде җанны, күңелне,
Юк, туктама син, берүк.
Ят-чит булса да колакка,
Җыр сихерләде кебек.
Бар аланны урады җыр,
Мул чык төште сибелеп.
Уян инде. Күр офыкны
Иркәләп туа аклык.
Юк. Борчу-сагыш юк монда,
Гөлләр сибәләр сафлык.
Җан өчен нинди чисталык,
Энҗедәй чык – сап-салкын.
Алан өстендә тибрәнә
Җиңел пар, дулкын-дулкын.
Юк әле, таң сызылмаган,
Һава көмеш нур гына.
Уян, кушыл җаның белән,
Шушы моң агышына.
Микай йокламый да кебек,
Ул барын ишетә, тоя.
Ниндидер кеше аңламас
Көч аңа җылы коя.
Кемдер җырлый һәм бу тавыш
Чакыра, дәшә аны.
Ниндидер бер кайнар дулкын
Белән чорный Микайны.
IX
Ул кинәт сикереп торды да,
Толыбын атып читкә,
Атылып чыкты аланга.
Я, Ходаем, бер читтә,
Шалаштан ерак та түгел,
Тулып нурга, яктыга,
Ап-ак күлмәкле, бик сылу
Ят бер кыз басып тора.
Йөзендә – тыныч елмаю,
Күзләре үткен, чиста.
Мондый матурлык дөньяда
Юктыр, булмастыр, юк та.
Төш дисәң, юк, мин өнемдә
Ишетәм, күрәм, тоям.
Менә алан, мин шалашның
Алдында басып торам.
Әле иртә, эңгер эреп,
Офык алланып килә.
Күк читенә кара кучкыл
Төн күчә әкрен генә.
Шундый иркә, йомшак нурга
Төрелгән бөтен алан.
Каян төшкән бу кадәр чык,
Әйтерсең, яңгыр яуган.
Микай тагын уйлап куйды:
“Бу саташу түгел бит?!
Каян килеп чыккан соң ул,
Безнең як өчен ят, чит.
Өстендә – затлы ак күлмәк,
Чәчләре дулкын-дулкын.
Йөзе шундый ачык, якты,
Ник бер шомлану булсын?!
Әллә хуҗа кызы микән?
Юк-юк, бу – башка, үзгә.
Әллә өрәк күренәме соң,
Ходаем, минем күзгә?”.
Кинәт Микай, җыеп көчен,
Кызга текәп карады.
Аның кинәт бөтен тәнен
Кайнар ут урап алды.
Кыз елмайды, шундый иркә,
Ягымлы, якын итеп.
Әйтерсең лә, Микай аны
Торган күк күптән көтеп.
Кыз тагын елмаеп куйды,
Атлады ике-өч адым.
Ул бит җиргә дә кагылмый,
Я, нәрсә бу, Ходаем?
Микай әллә нишләп китте,
Мондый хәлне кем күргән?!
Ниндидер бер салкын дулкын
Йөгереп үтте тәненнән.
Ничек итеп сүз башлыйсы,
Нәрсә булды бу телгә?
Әллә нинди уйлар керде
Егетнең күңеленә.
Кыз барын да белә иде –
Егетнең уй-хисләрен.
Тәне буйлап ул аңламас
Кайнар дулкын үткәнен.
Сагаеп, шикләнеп калган
Йөрәгенең тибешен,
Ни сорарга теләгәнен,
Каян килгән, кемлеген.
Шундый чиста, йомшак тавыш
Таралды бар аланга –
Күк, ашыгып, соңга калган
Йолдызларын җыйганда.
“Җир белән күк арасында,
Аң җитмәс биеклектә,
Нур катыш сафлык тирбәнгән
Иксез, чиксез киңлектә
Яшимен мин. Анда – тыныч,
Кайгы хәсрәт юк анда.
Анда бар да минем өчен,
Ни теләсәм хыялда.
Син мине аңлый алмассың,
Ул катлам башка, үзгә.
Бернинди нәфрәт, явызлык
Тумый анда күңелдә.
Ул чисталык, сафлык белән
Мөлдерәп тулып тора.
Изгелектән бөтен булган
Җылы шунда агыла.
Мизгел эчендә мин җиргә
Килә һәм китә алам.
Синең чиста күңелеңнән
Мин үземә көч алам.
Сиңа мин, ышан, бернинди
Борчу алып килмәдем.
Мине үзе дәште сыман,
Синең керсез йөрәгең.
Ләкин җирдә миңа авыр,
Ул авыр көч туплаган.
Кара көч булып җыелып,
Нәфрәт, үч, сугышлардан.
Кояш чыкканчы, мин җирдән
Кабат китәргә тиеш.
Көн тууга, ышан миңа,
Күпкә көчәя ул көч.
Изгелекне юк итәргә,
Җирдә күп – пычрак, ялган.
Бик күпләр якты күрмәслек
Караңгыга уралган.
Җирдә ике көч сынаша:
Берсе – ак, берсе – кара.
Син адаша күрмә, берүк,
Шушы ике арада.
Беркайчан да җаныңдагы
Изгелегең сүнмәсен.
Нурга тулган йөрәгеңнең
Ялкыны сүрелмәсен.
Миңа вакыт, тиздән кояш
Күтәрелер офыкта.
Син төш күрдең, кер шалашка,
Тынычлап, тыныч йокла”.
Микай берни булмагандай,
Шалашка кереп ятты.
Ул күргәнен, ишеткәнен –
Барысын да онытты.
Кыз җиңелчә талпынды да,
Томан булып таралды.
Шул мизгелдә бар аланны
Алсу нур урап алды.
X
Җәгүр карт соңлап уянды,
Шаккатып үз-үзенә,
Ян тәрәзәдән кояшның
Нуры төшкәч йөзенә.
Үсмер бала йокысыдай –
Ник бер сөяк сызлансын,
Йоклый алмый, урынында
Әйләнсен, боргалансын?!
Кызда булган тылсым көче
Җәгүр картны йоклатты.
Арыган тәнен оетып,
Борчуларын туктатты.
Инде кояш шактый гына
Күтәрелгән, көн җылы.
Кагылып, иркәли аны
Көннең җылы дулкыны.
Ашыкмыйча, бар аланны
Йөреп, әйләнеп чыкты:
“Йә, Ходай ничек яралттың
Бу кадәр матурлыкны?!
Колмак алкалары гаҗәп,
Үзләреннән чык тама.
Каен толым үргәнмени,
Тын җилдә тибрәп ала.
Шушы матурлыкны күреп,
Шөкер итеп Ходайга,
Тыныч кына яшисе бит,
Югыйсә, бу дөньяда.
Юк шул, юк, кеше дигәнең
Мал, акчага табына.
Бик күбәүләр шушы юлда
Харап була, абына.
Гаҗәп инде, өч-дүрт булсаң,
Бересе була җүнсез.
Сатыла, сата, көнләшә,
Үчле була, күремсез.
Шөкер Ходайга, һәркемнең
Тутырып карыйм күзенә.
Этлек, явызлык кылмадым
Беркемгә гомеремдә.
Әй, уйласаң, ниләр генә
Булмады, йөрәк түзгән”.
Бар гомере йөгереп үтте
Җәгүр карт күңеленнән.
Ярар, җитәр, юк-бар уйлап
Кузгатма күңелеңне.
Үткәннәргә кайта-кайта,
Бетереп үз-үзеңне.
Көн аяз, кызу булыр көн,
Аланда печән җиткән.
Бу нәрсә? Шуңа карамас,
Куе булып чык төшкән.
Чык кипкәнче, бераз гына
Каласы иде чабып”.
Ул да түгел, шалашыннан
Микай чыкты уянып.
Рәхәт аңа, алан тулган
Яктыга, чыкка, нурга.
Ул күмелгән гаҗәеп бер
Хуш ис тулы дулкынга.
Сулап туймаслык һавада –
Бал, чәчәк, үлән исе.
Тарала бар тамырларга
Шушы сафлыкның көче.
Бөтен алан зыңлап тора
Кортларның тавышыннан.
Күрче, күрче, чык тамам дип
Тора чәчәк таҗыннан.
Бабасы, әнә, аланның
Чишмә аккан ягында.
Чәйгә каен җиләк җыя
Кып-кызыл савытына.
Микай сөенеп туялмый,
Тыныч, бар да урнында.
Дөньяның кара шәүләсе
Килеп җитәлми монда.
XI
Кай ара чәйләр эчелгән,
Аланда – чалгы чыңы.
Микайның иркен сулышлы
Җан өзгеч матур җыры:
“Сандугачлар сайрый, әй, ояда,
Оялары – яшел пыяла, җаный,
Асыл безнең ил.
Сандугачлар кебек сайрый-сайрый,
Яшик әле якты дөньяда, җаный,
Асыл безнең ил.
Бер дә генәй әле чикләвекне
Дүрткә генә, бишкә бүләек, җаный,
Асыл безнең ил.
Без, ди, барыбыз да, якын туган,
Беребез өчен беребез үләек, җаный,
Асыл безнең ил”.
Яңгырап тора бар алан,
Көчле матур тавыштан.
Тирә-якны назлап, сөеп,
Шушы чиста моң кочкан.
Көч ташып торган беләктә
Уенчык кебек чалгы.
Дәртләндерә чыжлап торган
Чалгы чыңы Микайны.
Күр син аны, ну, бабасы
Ут ясаган чалгыдан.
Айкап-айкап Микай түгел,
Чалгысы чаба сыман.
Җәгүр карт кычкыра аңа:
“Улым, тукта, нишлисең?
Айканып чапма шулкадәр,
Сакла, син, бераз көчең”.
Микай көлә, аңа нәрсә,
Яшь, көче ташып тора.
“Бабай син кырый-кырыйдан
Чапкала”, – дип кычкыра.
Җәгүр карт, ашыкмый гына,
Киртә буйларын чаба.
Тирләгән йөзен сыпырып,
Тагын кычкыра Микайга:
“Җитеп торыр, тукта, улым,
Хәл алыйк әле, җитәр.
Дуамалланма шулкадәр,
Арттан кумыйлар, бетәр.
Чәй куям хәзер, капкалап,
Тәнгә көч алу кирәк.
Көн дә кызды, сулар хәл юк,
Бүген эссе бигерәк”.
Чәй куелды, ашы пешкән,
Бүлеп кенә аласы.
“Аша, улым, итле аш ул
Көч бирә”, – дип бабасы.
Сыйлый улын, бары да бар
Өстәлдә, аша гына.
Микай карап-карап куя,
Сокланып бабасына.
Шөкер бабасы нык әле,
Куркытты куркытуын:
“Ардым мин, ардым, гомер, – дип–
Күп калмагандыр улым”.
Микай әллә нишләп китте,
Уеннан курыккандай.
“Шөкер Ходайга, мең шөкер,
Нык әле”, – диеп бабай.
Шулай гөрләп утырганда,
Кычкырып куйды Микай:
“Онытканмын, миңа бүген
Гаҗәп төш керде бабай.
Аны ничек юраргадыр,
Нәкъ өндәге күк менә.
Әгәр сөйләсәң, бу төшне
Ышанмас бер кеше дә”.
Ул үзенең бар күргәнен
Төш итеп сөйләп бирде:
“Исең китәр, ул аланда
Җиргә дә тими йөрде.
Өстендә – затлы күлмәге,
Ап-актан, җем-җем килә.
Тирә-якка бар тәненнән
Яктылык, нур бөркелә.
Ышан, бабай, нәкъ өндәге
Кебек булды бары да.
Менә сине күргән кебек,
Торды минем каршымда”.
Җәгүр карт сискәнеп китте,
Сизми калды үзе дә.
“Аййа, Аййа”, – дигән сүзе
Эленеп калды иренендә.
Әйтерсең, кайнар ут узды
Аның бөтен тәненнән.
Дистә еллар элек булган
Вакыйга – хәтереннән.
“Нәрсә, нәрсә дисең, бабай?”,
“Юк, улым, болай гына.
Начар төшкә охшамаган,
Куркыр берни юк монда”.
Микай тынычланып калды,
Бабасының сүзеннән.
Ләкин ниндидер сискәнү
Тойды кебек йөзеннән.
XII
Алар тагын печән чаба,
Җәгүр карт – үз уенда.
Аййа күпме еллар узгач
Килгән, күр, оныгына.
Аннан кинәт туктап калып,
Таянып чалгы сабына.
Карап алды ут өертеп
Эшләгән оныгына.
Нәкъ шушындый чагы иде,
Хәтер саклый барын да.
Печән чабарга чыктылар
Чияле тау ягына.
Бер төркем егетләр калды,
Төн куна шалаш корып.
“Печән җиңел чабыла, – дип, –
Иртән чык белән торып”.
“Иртән-иртүк торасы”, – дип
Егетләр ятты кичтән.
Шундый тыныч, җир өстенә
Сарылып эңгер төшкән.
Чапкан печән исе килә,
Татлы, үзенә бер төрле.
Эңгер, хуш ис, тирән тынлык
Йокы тарта күңелне.
Алар сизми дә калдылар
Тирән йокы басканны.
Әкрен генә караңгылык
Урап алды бар тауны.
Йокының иң татлы чагы,
Әле таң сызылмаган.
Ләкин инде офык чите
Аксыл төскә буялган.
Егетләр – татлы йокыда,
Әле иртә, бик иртә.
Бу нәрсә бу? Ялгышаммы,
Җыр тавышы ишетелә.
Төш күреп яткан җиреннән,
Айный алмый һич кенә.
Юк, ялгышмый, бу төш түгел,
Чынлап та җыр ишетелә.
Әллә шулай тоеламы,
Юк, җырлыйлар бит инде.
Әллә кояш чыкмас борын,
Авылдан менделәрме?
Җиләнен салып иңенә,
Ашыкмыйча, тын гына,
Егетләр уянмасын дип,
Чыкты шалаш каршына.
Ни күрсен, тау итәгеннән
Искиткеч бер кыз килә.
Тәненнән бар тирә-якка
Яктылык нур сирпелә.
Ә калганы барысы да
Нәкъ Микай сөйләгәнчә.
Шунысы бар, ул Җәгүргә
Исемен әйтеп сөйләшә.
Җәгүргә, соңгы сүз итеп,
Ул изгелек теләде.
Шундый чиста, керсез иде
Аның әйткән сүзләре.
Инде кояш чыгам-чыгам
Дигәндә, кыз таралды.
Чияле тау итәгендә,
Тибрәнеп томан калды.
Аның күз алдында томан
Эри барды, югалды.
“Бу нәрсә булды”, – дип Җәгүр
Шаккатып басып калды.
Шундый куе чык коелды,
Аннан, үлән өстенә.
Җәгүр беркайчан бу хәлне
Сөйләмәде беркемгә.
Ничә дистә еллар узды,
Күр әле, тагын килгән.
Дулкынлану йөгереп узды,
Аның бөтен тәненнән.
XIII
Ә авылда бу вакытта
Атна, анасы белән,
Бодайдан ярма яралар,
Кул тегермәне белән.
Начта түти әкрен генә
Бодайны салып тора,
Ак җәймәгә, шыбыр-шыбыр,
Вак ярмалар коела.
Атна уйлый күргән төшен
Сөйләргәме, юкмы дип.
Тагын аланда шул кызны
Төштә бүген күрде бит.
“Әни, тыңла әле, бик сәер
Ике төш керде миңа.
Сөйләсәң, кеше ышанмас,
Сөйлим бары тик сиңа.
Икесе дә шундый охшаш,
Моны ничек аңларга?
Бигрәк сәер, сөйлим әле
Мин аны Микайга да.
Аланга таң беленгәнче
Кыз төшә томан белән.
Ышанмассың, ул ут кебек
Нур бөрки бар тәненнән.
Үзе йөри, ә аягы
Җиргә дә тими аның.
Шалашы янына килеп,
Йоклап яткан Микайның,
Җыр белән уята аны,
Сизәм, тылсым бар анда.
Нидер сөйли, берни әйтми
Басып торган Микайга.
Мин куркам, әни, бер-бер хәл
Булмаса ярар иде.
Менә шушы бик тә сәер
Ике төш борчый мине”.
Начта түти, исе китеп,
Кызына карап тора:
“Белмим, кызым, төш төш инде,
Куркыр урын юк монда.
Начарлык эшләгән булса,
Куркыр, борчылыр идең.
Җырлаган, нидер сөйләгән,
Үзең бит шулай дидең.
Юрыйк аны без яхшыга,
Изгелек белән йөрсен.
Бу төш безнең барыбызга
Сөенеч алып килсен.
Яктылыкка тулган кеше
Начар уй белән йөрмәс.
Ниндидер этлек, бозыклык
Эшләргә диеп килмәс.
Алай да иртәгә атаң
Аланга кереп чыгар.
Арулыкларын белешеп,
Тормыш хәлләрен сорар.
Ярманы күберәк ярырбыз,
Алып менәр бабайга.
Алар печән чабалар ди,
Чүнниктәге аланда.
Тавык төшенә тары керә,
Дип әйтәләр халыкта.
Сиңа Микай керә, кызым,
Борчылып йөрмә юкка”.
XIV
Көн сүрелеп, әкрен генә
Күләгәләр озайды.
Чүнник аланын йомшак
Кичке эңгер урады.
Офыкларга кара-кучкыл
Төн билгесе эленде.
Тау битеннән үзәннәргә
Кичке салкын йөгерде.
Ут кебек кызган көннән соң,
Рәхәтлек биреп җанга,
Салкынча дулкын таралды
Авыл, басу-кырларга.
Микай белән Җәгүр бабай,
Утырып чапкан печәнгә,
Сөйләшәләр эшләнәсе
Эш турында иртәгә.
“Мин, улым, иртәгә чапкан
Печәнне таратырмын.
Син чишмә ягын чабарсың
Аннан соң, сарай турын”.
“Ике-өч сәгатьтән мин аны,
Бабай, чабып бетерәм.
Бәлки кипкән урыннарын
Җыярбыз да кич белән”.
“Белмим инде, кибәр микән,
Көне кызу-кызуын.
Печәне дә бик калын бит,
Кибеп бетәлмәс, улым.
Әле иртәгә, күрерсең,
Авыртыр бөтен тәнең.
Үз-үзеңне белешмичә,
Бигрәк каты эшләдең”.
“Юк ла, бабай, нәрсә булсын,
Борчылма минем өчен.
Мин эшләми, кем эшләсен,
Мин – яшь, тәндә бар көчем”.
“Менә караңгы да төште
Йоклыйк, улым, ардырды.–
Аннан нидер уйлангандай,
Микайга әйтеп куйды. –
Бүген өйдә йокла, улым,
Салкынча булыр төнен”.
Микайның сөйләгән төше
Борчыганга күңелен.
“Ул толып астында, бабай,
Кышын да йоклап була.
Ят, бабай, мин дә үрмәлим
Үземнең шалашыма”.
Микай шундук йоклап китте,
Көнозын эш ардырды.
Аны берни борчымады,
Ул берни уйламады.
Ә Җәгүр карт йоклый алмый,
Боргаланды як-якка.
Тагын килер микән Аййа
Аландагы шалашка?
Ул начарлык белән йөрми,
Мин беләм аны, беләм.
Ул көч алырга дип килә,
Үзенә яхшы кешедән.
Миңа да килде ул диеп,
Әйтмәдем ник Микайга?!
Әйдә, белмәсен, төш булып
Калсын бары ул аңа.
Без аңламас ниндидер бер
Тылсым көче бар анда.
Бу синең төшең генә дип,
Әйткәндер ул Микайга.
Боргаланып ята торгач,
Йокы, барыбер, алдады,
Уйлаган уйлар буталып,
Ул да йокыга талды.
XV
Ниһаять, төн тирән сулап,
Урады бар җиһанны.
Учлап-учлап, күккә сипте
Көмештәй йолдызларны.
Ай калыкты ашыкмыйча,
Барларга йолдызларын.
Сибеп үтә күренмәле
Көмеш сыман нурларын.
Тынды дөнья, бөтен алан
Күмелде серле нурга.
Сихерләнеп, таң калгандай,
Сандугач тавышына.
Әй, сайрады, әйтерсең лә,
Белгәндәй ни буласын,
Ике йөрәкнең бу таңда
Бер булып кушыласын.
Җәй башы, ә төне аның
Күз йомып ачкан кебек.
Сизми каласың, офыкны
Аксыл паласа күмеп,
Тарала башлый, әле төн
Үтәргә өлгермәгән.
Ә шул аклык ага башлый,
Эңгер булып, үрләрдән.
Аны сөйләп биреп булмый,
Аны күрергә кирәк.
Шушы мизгелне җаныңа
Сендерсен өчен йөрәк.
Алан тын, кортларга хәтле
Әле гөжләми, иртә.
Нәкъ менә шушы мизгелдә
Аланга томан төшә.
Ап-ак куе япма булып,
Каплый бөтен аланны.
Аннан тибрәп, дулкынланып,
Бөтерелә башлады.
Йә, Ходаем, бу бит инде
Аңламаслык могҗиза!
Һәм әйләнде бик тә сылу
Нур бөркеп торган кызга.
Аннан кулын күккә сузып,
Нәрсәдер пышылдады.
Алан өстенә гаҗәеп
Җыр авазы таралды.
Ул үзе җырламый да күк,
Бу аваз каян килә?
Бары сандугач тавышы
Аңа кушылып ишетелә.
Аң җитмәслек биеклектә
Тибрәнеп нур агыла.
“Шушы нурның җылылыгын
Алып килдем мин сиңа.
Уян инде, минем сиңа
Бөркисем бар ул нурны.
Онытырсың бөтен булган
Сагыш-борчуларыңны.
Ул саклар сине җирдәге
Тормышның карасыннан.
Минем синең күзләреңә
Тутырып карыйсым бар.
Уян инде, бу төш түгел,
Өнеңдә килдем сиңа.
Синең җаныңдагы җылың
Көч булып керсен миңа”.
Микай ап-ачык ишетте,
Шул ук кыз тагын килгән.
Дулкынлану йөгереп үтте
Егетнең йөрәгеннән.
Атылгандай, килеп чыкты
Ул шалаштан аланга.
Яктыга, нурга төренеп,
Төштәге кыз тора анда.
Микай күзләренә карап,
Шундый җылы елмайды.
Әйтеп бетергесез җылы
Егетне урап алды.
Микай шундый тыныч иде,
Шикләнмәде бернидән.
Бу фәрештәдер дигән уй
Узды бары күңеленнән.
XVI
Барыннан алда, Атнаны
Уятты кыз, төш булып.
“Аланга мен, аланга мен, –
Дип пышылдап чакырып.
Атна ничек уянганын
Үзе дә сизми калды.
Аның тавышыннан өйдә
Анасы да уянды.
“Әни, тор әле! Аланда
Шул ук кыз басып тора.
“Аланга мен, аланга” – дип,
Төштә мине чакыра.
Анда нәрсәдер бар, әни,
Микай анда, мин менәм.
Ниндидер бер аңлап булмас
Тарту көчен мин сизәм”.
“Тукта, кызым, ашыкма әле,
Атаң белән менәрсең.
Көн бит әле эңгер генә,
Син берүзең нишләрсең?
Ычтапан, тор, уян әле,
Җәгүр картка менегез.
Нәрсәдер бар ул чүнниктә
Тик ашыга күрегез”...
Алар тиз генә кызулап,
Чыгып киттеләр өйдән,
Начта түти бар иманын
Укыды үзе белгән.
Җәгүр карт начар йоклады,
Уянгандыр ничә кат.
Тәрәзәдән алан күзләп
Китте ул ничә кабат.
Тагын изрәп киткән иде,
Җыр тавышы ишетте.
Караса, Аййа – аланда,
Аһ итте, исе китте.
Һаман шул ук матур, гүзәл,
Ничә дистә ел узган.
Үзе генә түгел, хәтта
Бөтен алан балкыган.
Кыз алдан белде бабайның
Оныгына киләсен.
Тиздән, тиздән бу аланга
Атнаның да менәсен.
Җәгүр карт чыкты аланга,
Кыз аны шундук күрде.
Җиңелчә иелә төшеп,
Олылап сәлам бирде.
Микайның күреп бабасын,
Балкыды бөтен йөзе.
Бөтен гомерен аңа биргән
Бабасы, кадерлесе.
“Бабай”, – дип кычкырып Микай,
Кочаклап алды аны.
“Бу – бабаем минем, – диеп
Сәламләде Аййаны. –
Ул – бердәнбер минем өчен,
Мин дә аңа бер генә.
Ул бары игелек кылып
Яшәде гомерендә”.
Чаллангансың син, Җәгүр карт,
Күңелең һаман да шул ук –
Керсез, чиста. Яна анда
Яшьлегеңнән калган ут.
Шөкер сиңа, әй, изге җан,
Оныгың да нәкъ үзең.
Син аңа өргәнсең җаның,
Чисталыгын күңелеңнең.
Микай шаккатып карады
Бабасына. Ул белә?
Сискәнү тойган иде шул,
Төш сөйләгәч, йөзендә.
“Син тагын кайчан киләсең”, –
Дип сорады Җәгүр карт.
“Әйтә алмыйм, бик озактан,
Күп дистә еллар узгач.
Мин үземә шундый чиста,
Озак бетмәс көч алдым.
Бәлки килермен бер көнне
Оныгына Микайның”.
Кыз борылып карады да,
Нәрсәдер көткән кебек.
Микайга дәште: “Каршы ал,
Сөйгәнең килә менеп”.
Микай ни күрсен, аланга
Атна, атасы белән
Йөгереп килеп керделәр,
Алар соң каян белгән?
Атна Микайга сыенды,
Күргәненә таң калып.
Микай кочагына алгач,
Җәгүр карттан оялып.
Җәгүр картка эндәште кыз:
“Мин китәм! Вакыт миңа!
Ләкин бер үтенечем бар,
Җәгүр карт, минем сиңа.
Беләсең бу ике йөрәк
Туган бер-берсе өчен.
Кавыштыр, алар бер булып,
Бер җанга әверелсен.
Изгелек телим мин сезгә,
Җаныгызда нур торсын.
Кеше дигән зур исемгә
Ул сакчы, юлдаш булсын”...
Алан өстенә тын гына
Җиңел томан таралды.
Ул уйнады, тиберәнде,
Һаман куера барды.
Микай аңлап ни буласын,
Атнасы белән бергә,
Башордылар рәхмәт әйтеп,
Чиста, изге күңелгә.
Кыз елмайды, кулын сузып,
Нәрсәдер пышылдады.
Аны ап-ак куе томан
Урады, чолгап алды.
Аннан кинәт дулкынланып,
Бөтерелеп алды да,
Аййа эреп юкка чыкты,
Ак томан кочагында.
Шул мизгелдә кояш чыкты,
Алтын нурларын сибеп.
Бөтен аланны тутырып,
Иркәләп, нурга күмеп.
Күңелләрдә шатлык иде,
Сөенеч иде җанда.
Ямь-яшел алан өстендә
Нидер калдырды Аййа.
Җемелдәп, уйнап тора, күр,
Чигелгән бизәкләре.
Ялтырый кояш нурында
Асыл таш, тәңкәләре.
Җәгүр карт та исе-китеп
Күккә үрелеп карады:
“Рәхмәт сиңа, күкләр кызы”, –
Дип Аййаны данлады.
Икесенә ике затлы
Туй күлмәге. Бу каян?
“Балалар, сезнең өчен бу –
Туй бүләге, Аййадан.
Килегез әле, яныма,
Басыгыз менә монда.
“Син ризамы? – дип башорды
Җәгүр карт Ычтапанга. –
Бергә кушыйк әле шушы
Керсез ике йөрәкне”.
Күзләренә мөлдерәп тулды,
Җәгүр картның күз яше.
“Җәгүр бабай, риза-бәхил,
Шөкер, шөкер Ходайга.
Ышан, кызым тугры булыр
Гомер буе Микайга”.
Микай үзе дә шаккатты,
Көтелмәгән бу хәлгә.
Мондый зур, олы бәхетне
Тагын каян көтәргә?!
Алан бәхет белән тулды,
Һәркем моны аңлады.
Микай кочагына алып,
Бердәнбере Атнаны:
“Рәхмәт, – диде – барыгызга.
Бар икән бит могҗиза.
Ә син, җаным, могҗизаның
Иң кадерлесе миңа”.
Шулай итеп, ике йөрәк
Бер йөрәккә әйләнде.
Җаннар җанга, чәчләр-чәчкә,
Гомер бергә бәйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев