Георгий Ибушевның “Җиләктә” дигән истәлек-хикәясе
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның әлеге хикәясендә бала чагында булган кызыклы хәтирәләре, маҗаралары урын алган
Без иртәгә әти белән урманга җиләккә менәбез. Ни өчен, дисезме? Олы дәдәй дус малае белән Казаннан Сабан туена кайта. Алар кайтканчы, әни ул җиләкне кайнатып куярмын, ди. Әле сез минем олы дәдәйнең Казанда укыганлыгын белмисездер дә. Әллә ничә ел укый бит ул анда, ә үзе һаман кайтмый да кайтмый. Ул киткәндә, мин кычкырып елап калдым, мин бит аны тиздән кайтыр дип уйлаган идем, ә ул кайтмады да кайтмады. “Дәдәй кайчан кайта инде?” – дип аптыраткач, әни:
- Син баскыч төбенә чык та: “Дәдәй, кайт”, – дип кычкыр, кайтмас микән, – ди.
Әллә ничә мәртәбә кычкырдым. Барыбер кайтмады. Күрше Семиан дәдәй: “Ишетми ул аны, улым, Казан бик ерак бит ул”, – ди. Ул чакта дәдәй кар төшә башлагач кына кайтты. “ Ишеттеңме минем кычкырганны?” – дим дәдәйгә. “Ишеттем”, – ди дәдәй, минем ябык, нәни гәүдәмне күкрәгенә кыса, ә үзенең күзләре тулы яшь. Аннан соң тагын күп вакытлар кайтты әле ул. Кечкенә клиндерләр, ак булкыйлар алып кайта ул миңа. Менә тагын кайта дус малае белән. Миңа берәр тәмле әйбер алып кайтмыйча калмас. Ничек инде алып кайтмасын ди, ул минем олы дәдәй бит.
Менә без әти белән, Ястык урманыннан чыгып, басу юлыннан урманга менеп барабыз. Әй рәхәт инде җәй көне, шундый җылы, бераз гына җиләсрәк, ул тургайлар әй сайраша... Башны артка ташлап, күктәге шул тургайларны эзлисең... Әле ул тургайны эзләп табарга кирәк, әнә ничек биектә-биектә кыңгырау кебек талпынып тора ул.
Әти, ике кулын артка куеп, миннән алдарак бара, ә мин, кечкенә агач тәпәнне айкый-айкый, аның артыннан барам. Бераздан әти туктады да, аз гына басуга карап торганнан соң: “Әй җата бит дулкынланып”, – дип, үз алдына сөйләнеп куйды. Мин аңын нәрсә әйткәнен шунда ук аңлап алдым, басу турында әйтә ул. Ә басу җиләс җилдә чайкалып, уйнап тора, әйтерсең йөгерә-йөгерә бара да, Ташлы тау итәгенә бәрелеп, яңадан әйләнеп кайта. Рәхәт әти белән бергә бару, бик тә рәхәт иде. Ул мине бер җитәкләп бара, аннан тагын, нидер уйланган сыман, алгарак китә. Ә мин, туктап-туктап, әле яңа гына алып биргән сандалиемны сыпырып куям, ул шундый матур, ямь-яшел, тузан кунып ямьсезләнмәсен, дим.
Урманга кергәч тә әле әти байтак кына җиләклек эзләп йөрде, ә мин берән-сәрән күренгән каен җиләкләрен өзеп алам да, телем белән сытып, аның татлы тәменнән рәхәтләнәм. Шуннан соң без алан сыман бер җиргә килеп чыктык. Андагы җиләкне күрсәң, эчемнән генә: “Эх, монда Җәкәү дә булса икән”, – дип уйлап куям. Җәкәү минем дустым ул, без аның белән гел бергә уйныйбыз. Әти: “уйлаган идем шушында җиләк булмыйча калмас дип”, – дип сөйләнә. Үзе: “Күр әле, улым, беркем кермәгән монда”, – дип, минем җилкәмнән кагып-кагып куя. Үрмәли-үрмәли җиләк җыябыз. Әти вакыт-вакыт: “Качма инде җапрак астына, барыбер табам бит”, – дия-дия, җиләкләр белән сөйләшеп тә куя. Кызык инде минем әти, гел-гел шулай ул, чишмәләрне дә: “Җырлап агалар алар, улым”, – ди. Ничек инде чишмәләр җырласын, мин генә ул теләсә кайда җырлап йөрим. Татый әбием: “Башымны авырттырып бетердең, малай актыгы, туктыйсыңмы инде бу җырлавыңнан”, – дип ачулана да әле. Тәпәнне тутырдык. Туйганчы җиләк ашадым. Әти: “Чирләмәсәң ярый инде”, – дип, мине тиз генә бу урыннан алып китәргә ашыга. Ә мин тагын Җәкәү турында уйлыйм, шундый матур урманга ничек курыкмыйча керик инде без? Әти-әти инде ул, бернидән дә курыкмый. Җәкәү белән без бәләкәйләр бит әле, монда әллә ниләр бардыр, дип уйлап куям мин һәм шушы уйлар белән урманнан чыкканны сизми дә калам.
Әтинең кулында җиләк тулы тәпән, ә икенче кулы белән мине җитәкләгән. “Арыдыңмы, улым?” – ди ул миңа. “Юк”, – дим мин, ничек арыйсың инде, җиләк җыеп арыйлар димени?! Татый әбием генә ул, “Арыдым”, – дисәң, “Шахта чапмагансыңдыр бит”, – дип куя. Нинди шахтадыр инде ул, аны ничек чабалардыр, анысын мин белмим. Бүген мин бик тә бәхетле, чөнки олы дәдәй кайтышка күп итеп җиләк җыйдык. Әти минем кулымнан җитәкләп сөйләнә дә сөйләнә. Тургайлар, басу, олы дәдәй турында да сөйли ул. Бөтен тирә-як җырлап, зынгылдап, дулкынланып тора. Әтием мине гаҗәеп серле матурлык дөньясына алып чыкканлыгын ул вакытта үзе дә белмәгәндер. Кем уйлаган шушы кадерле минутлар гомер буена минем күңелем түрендә сакланып калыр, авыр чакларда җылытып, көч биреп, юллардан тайпылтмыйча, әтием җитәкләгән кебек, зур юлларга алып чыгар дип.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев