Георгий Ибушевның “Ачыш” хикәясе
Георгий Ибушевның “Балачакны сагынып...” китабыннан алынган хикәясенең дәвамын тәкъдим итәбез.
Ул чишмә шундый каты ага, әти куйган имән улакка да сыймый, су эчеп, тауга менеп киттек. Тау биек, мине беркем кулдан тотып менми, үзем менәм. Дәдәй, миңа карап: “Арымадыңмы, арымадыңмы?”, – дип куя, арыган булсам да: “Юк”, – дим, ату үзе белән бүтән бер җиргә дә алып бармас, дип куркып, бер чокырлырак җиргә җиткәч, ял итәргә туктадык, андый иңеп торган урыннар монда күп булып чыкты. “Дәдәй, нишләп андый бу җир?”, – дигән идем, бу элеккеге алма бакчасы урыны булып чыкты. Бераз хәл җыйгач, тагын менеп киттек, дәдәй минем кулдан тотып менә, миңа җиңелрәк булсын дип. Менә без тау өстендә, борчак басуы инде бездән ун-унбиш метрда гына. Мин, көчкә тын алып, еш-еш сулап чирәмгә утырам, аякларым шундый ардылар, өзелеп төшәләр дип торам. Көн бик матур, артык эссе түгел, бераз җиллерәк. Шушы җиләслек миңа тиз хәл кертте, сулышымны көйләп, аякка бастым инде, басуга кереп китәм дигәндә авылга таба борылып караган идем, ниндидер могҗиза күргән кебек тетрәнеп шаккатып туктап калдым. Таудан түбәндә гаҗәеп бер үтә күренмәле зәңгәрсу яшькелт нурга төренеп авыл ята. Ул үзенең өч чакрымлы Олы урамы, Арт, Ястык урамнары белән күз күреме җитмәслек ераклыкка сузылып, ямь-яшел болын, бакчалар, тугай, болыннар өстенә ятып ял итәдер кебек иде. Менә бит ул нинди икән безнең авыл, ничек соң мин аны моңарчы күрмәгәнмен? Ул, ап-ак каеннарга, күпереп торган тал, тупылларга төренеп, шомырт, миләш, алма агачлары белән бизәнеп, башын Ташлы тау итәгенә куйган да да, “Күр инде, кара менә нинди ул мин” дигәндәй, купшы, матур булып балкып тора. Тирә-ягын урап алган кыр, болыннар аңа тагын да кабатланмас ямь өсти, миңа таныш тыкрыклары, өйләре, су буенча сибелеп утырган мунчалары белән бик кадерле, якын булып күренә. Әнә, еракта, бик еракта Курач буе, минем үземнең генә әле анда булганым да юк. Шунда ук Курач ягыннан урманга таба басу эченнән сузылган юл, ул мине каядыр чакыра, дәшәдер кебек һәм әллә кая еракка китеп, әкренләп ниндидер бер дулкын, әллә сыек күгелҗем томан артына кереп югала. Минем бу кадәрле ерактагы серле матурлыкны күргәнем юк иде, мин әле аның “офык” дип аталганлыгын да белми идем шул. Мин, сихерләнгән кебек, аңлатып булмый торган җылы дулкын эчендә калуымны тоям. Бит мин аны безнең оч, безнең күрше –тирә белән генә күз алдына китерә ала идем. Ә ул шаулап-гөрләп тора икән, кемнәрдер авылдан чыгып каядыр китеп бара, кемнәрдер кайтып килә. Әнә ике хатын, уфалла арбасын тартып, Ястык урамыннан чыккан юлдан урманга таба менеп бара. Арт урамның Чемкә тыкрыгы башында берничә кыз чиләк-көянтәләрен иңнәреннән дә алмыйча, байтактан инде нәрсәдер турында сөйләшәләр. Һәркемнең үз эше, үз йомышы. Нәкъ минем әни, күрше Лиза түти белән Анна түти кебек үк, әллә кайдагы ерак бакчаларда да кемнәрдер нәрсәдер эшлиләр, алар тирәсендә дә минем кебек бала-чага бөтерелә. Әнә, Өй елгасыннан басуга таба кереп киткән мал керәлми торган тар уйсулыкта ике ир кеше печән чаба, тыкрык буйлап күрше Марҗый түти суга килә. Бөтен авыл безнең очтагы кебек икән бит урамда, су буйларында шулай ук безнең очтагы кебек бала-чага уйный, каз көтә, бозау эчерә. Бу минем зур ачыш, гаҗәеп бер мизгел иде. Мин офыклар артында яңа офыклар барлыгын, башка авылларның да нәкъ безнең авыл кебек эшләп, гөрләп торганлыгын аңладым. Минем шушы туган изге җирне кочасым, аңа сыенасым, иркәләнәсем килде. Кум-кумрау почмагында өелеп торган тау-тау ак болытлар әйтерсең шушы нурлы мизгелне күләгәләргә теләмичә, өелеп, шундый җиңел, горур булып туктап калганнар. Тау итәгендәге ялгыз имән дә шушы матурлыкка сокланып ләззәтләнәдер, сагышланмыйдыр кебек тоелды. Еракта Сөн тавының сөзәк җиреннән печән төягән җигүле ат төшеп килә, ә аның артыннан бер малай йә йөгерә, йә тагын туктап кала. Кем икән ул, мин аны беләм микән? Нишләп ул печән өстенә утырып төшми? Тау төшкәндә, ат чабып китә калса егылып төшмәсен дип атасы утыртмагандыр, әнә бит ул үзе дә атның әллә йөгәненнән, әллә дилбегәсеннән тотып алдан килә. Нәкъ шул вакыт дәдәйнең “Син нәрсә, малай, чирләмисеңдер бит” дигән сүзеннән сискәнеп, дерелдәп куйдым. “Юк, мин авыга карап тора идем, моның бөтенесе безнең авылмы?” – дим мин дәдәйгә. “Безнең авыл булмый нинди авыл булсын инде тагын”, – дип мине ул басуга алып китә. Кузакның иң тәмле чагы, ул сусыл, әзрәк баллырак та кебек. Кабыгы белән чәйнәгәндә, суы чәчрәп-чәчрәп чыга, мин кузакның берсен – авызга, икенчесен изүгә сала барам, ә үзем ничек соң дәдәйләр Курач буеннан еракка, эңгер эченә кереп югалучы юлны, Кум-кумрау почмагындагы ап-ак тау-тау өелеп торган болытларны, Сөн тавыннан төшеп килгән җигүле ат белән теге малайны күрмиләр икән, дип уйлыйм. Бөтен тирә-як чикерткәләр, кортлар тавышыннан зыңгылдап, гөжләп тора. Вакыт-вакыт кинәт кенә көчәеп киткән җил рәшәләрне тибрәтеп кенә түгел, йолкып алган кебек итә. Ул да түгел, Кум-кумрау почмагындагы болытлар, без кузгалдык дигәндәй, тирән бер гөрелте тавыш белән күкрәп куя. Димәк, бар да яхшы, тиздән бөтен тирә-якны – бакчаларны, кыр, болын, тугайларны иркәләп, җылы яңгыр үтәр. Каеннарның, талларның бөдрә толымнарын юып, чәчәк, үләннәргә энҗе тамчы булып сибелеп, салават күпере булып күктә балкыр. Мин үземне аңлатып бетерә алмаслык хисләр дулкыны эчендә итеп тоям. Бу көн миңа яңа ачышлар алып килде, матурлыкны тагын да тирәнрәк тою, күрү тойгысын уятты. Үземне бик тә бәхетле тоеп, үземнең шушы җирнең, авылның кечкенә генә бер кисәге, җырлый торган нәни, хисчән шаян бер кошчыгы икәнлегемне аңлап, дәдәйләр артыннан авылга таба йөгерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев