Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Георгий Ибушев: “Әни, дәдәйләр алып төшкән ипи белән җиләкне куяннар бирмәгән бит, име?”

Георгий Ибушевның «Балачакны сагынып...» китабыннан алынган «Ачыш» хикәясен тәкъдим итәбез.

Әни олы бакчада суган түтәлен утый, мин дә, янында бөтерелеп, аңа булышкан булып йөрим, кулларым пычранып, балчыкка буялып бетте, пычрак кул белән суган кыягын да ашап булмый. Әти дәдәйләр белән утынга менеп китте, алар бер тапкыр менеп төштеләр инде Микай Иваннар Чтук дәдәйнең аты белән. Әле миңа куян күчтәнәче төштеләр: бер кисәк ипи белән әрекмән яфрагына төрелгән каен җиләге. Ипие гел әни пешергән кебек. Олы дәдәйгә : “Бу безнең ипи бит”, – дигән идем, ул көлә: “Юк, юк, куяннар бирде, җиләкне дә алар җыйды”, – ди. Җыйганнардыр инде, аларның куллары юк бит, ипине дә алар пешерә алмый, әле ипи пешерер өчен мич тә кирәк. “Әни, дәдәйләр алып төшкән ипи белән җиләкне куяннар бирмәгән бит, име?” – дим. Әни дә, елмаеп: “Биргәннәрдер инде ул, бирмәсәләр дәдәңнәр алып төшмәс иде”, – ди. Мин барыбер ышанып бетмәдем: “Нишләп соң безнең куяннар бернәрсә бирми, гел ашыйлар гына”. Әни тагын көлемсерәп: “Алар бит читлектә, урманда түгел, улым”, – ди. Мин һаман, ышанырга-ышанмаска белмичә, куян күчтәнәче турында уйлыйм.

Бүген кич белән кино була, у-у-ух... Әле ул кич булганчы, әллә ничаклы көтәргә кирәк. Мин, сәгатьнең ничикәнлеген белеп чыгам дип, өйгә кердем. Аның сәгате дә бит әле шундый әкрен йөри, кызуламасмы, кич тизрәк җитмәсме дип, мин сәгатьнең теленә берничә тапкыр кагып-кагып куям. Ә ул алай итә торгач, бөтенләй туктап калды, җибәреп карыйм, әз генә йөри дә тагын туктый. Әтидән эләгә инде миңа дип куркуга калдым. Чыккач: “Әни, сәгать йөрми, ватылган”, – дим. Әни, моның минем эш икәнлекне бик тиз аңлап: “Чытлык малай, тагын теленә кагылгансыңдыр инде, менә, төшкәч атаң кирәгеңне бирер әле”, – дип оршырга ук тотынды. Әти дәдәйләр белән кинога төшермәс инде дип, мин зур борчуга калдым. Ул киноны Усали дигән авылдан Хадиулла абый алып менә, биш тиен акча түлисең дә керәсең, аның акчасы юк бит әле. Бер менгәндә, Хадиулла абый читкә карап тора иде, мин йөгереп кереп киттем клубка. Хадиулла абый артымнан “хайт, малай” дип калды, куып чыгармады тагын, дәдәйләр бәләкәй булганга куып чыгармады ул сине дип көлештеләр.

Бераздан басу юлыннан Ястык урамына таба төшеп килүче җигүле ат белән дәдәйләр күренде. Ябакча киртәсе аша турыдан чыгып, мин аларга каршы йөгердем. Иван дәдәйләртурыннан арбага утын өстенә утырып төшәр өчен. Төшәм утын өстендә, үзем әтигә сәгать турында ничек әйтим икән дип борчылам, бераздан: “Әти, сәгать тагын йөрми, ватылган”,  – дим. “Тик торганда сәгать ватылмый, тагын тыгылгансыңдыр инде син аңа, бөтенләй ватып чыгарасыңмы инде син аны малай актыгы”, – дип, әти миңа усал гына карап куйды. Өйгә төшкәч, сәгатьнең герен бераз гына күтәреп әллә нәрсә эшләттеләр дә, ул яңадан йөри башлады. Тиз генә Ленук түтиләргә кереп, вакытның күпме икәнлеген белеп чыктым да әти сәгатьне төзәтеп тә куйды. Аннан соң утын кистеләр, мин дә кисеп караган идем, дәдәйләр, синең көчең юк әле, пычкыны тарта алмыйсың, дип, миңа пычкы тирәсендә йөрмәскә куштылар. Икенче көнне утынны ярып та бетерделәр, ә бүген инде утын өябез. Әти башта чыгып кайда ничек өяргә икәнлеген күрсәтте, җыелды малайлар: Пәнтәл Микайласы, җиңгиләрнең Чтук дәдәй, күрше  Павал белән Семиян дәдәй. Павал дәдәй безгә көн саен керә, утын да кисеште әле ул. Мин дә өешәм, кечти дәдәйгә утын биреп торам. “Өеп бетерәбез дә, аннары Ташлы тауга кузак ашарга менәбез”, – дип сөйләшә алар. Минем дә менәсем килә. “Мине дә алып бар әле”, – дисәң, кечти дәдәй: “Сине өстерәп йөрисе калды тагын, әнә Җәкәүләргә мен”, – генә ди. Шулай да: “Дәдәй, мине дә алып менәрсез әле”, – дигән идем, ул мине шаккаттырып: “Ярар, менәрсең”, – димәсенме! Мин сөенечемнән нишләргә белмим. Семиян дәдәй, без менгән җирдән менә алмый ул, Учып, анда текә бит дип тора тагын. “Әйдә, булсын, ике кулыннан тотып менәрбез”, – ди дәдәй. Мин бу сөенечне әнигә әнигә әйтергә дип йөгерәм, әни күзикмәк пешерә. Ул күзикмәкнең тышын шулкадәр юка итеп җәя дә мендәр өстенә җәелгән ашъяулыкка куя бара, аннан соң аларны берәмләп табага салып мич кызуында тиз генә биетеп ала. Утынны өеп бетердек, күзикмәкләр дә ашалды, әтинең күңеле булды. “Ишегалдын үзем җыярмын, барыгыз уйнагыз, булдырдыгыз”, – дип мактап та куйды. Ястык урамын гөр китереп Ташлы тауга кузгалдык. Дәдәйләр этешә-төртешә сөйләшәләр, көлешәләр, мин алар артыннан элдертәм генә. Табан астын йомшак үлән кытыклый. Эчемдәге шатлыкны кем генә күрә алыр икән, шуңа күрә бөтен тирә-як яктырып, матураеп киткән кебек күренә. Җәкәүләр тыкрыгына борылып, Мүкле күл аша Ташлы тау итәгенә чишмә янына килеп туктадык.

Ул чишмә шундый каты ага, әти куйган имән улакка да сыймый, су эчеп, тауга менеп киттек. Тау биек, мине беркем кулдан тотып менми, үзем менәм. Дәдәй, миңа карап: “Арымадыңмы, арымадыңмы?”, – дип куя, арыган булсам да: “Юк”, – дим, ату үзе белән бүтән бер җиргә дә алып бармас, дип куркып, бер чокырлырак җиргә җиткәч, ял итәргә туктадык, андый иңеп торган урыннар монда күп булып чыкты. “Дәдәй, нишләп андый бу җир?”, – дигән идем, бу элеккеге алма бакчасы урыны булып чыкты. Бераз хәл җыйгач, тагын менеп киттек, дәдәй минем кулдан тотып менә, миңа җиңелрәк булсын дип. Менә без тау өстендә, борчак басуы инде бездән ун-унбиш метрда гына. Мин, көчкә тын алып, еш-еш сулап чирәмгә утырам, аякларым шундый ардылар, өзелеп төшәләр дип торам. Көн бик матур, артык эссе түгел, бераз җиллерәк. Шушы җиләслек миңа тиз хәл кертте, сулышымны көйләп, аякка бастым инде, басуга кереп китәм дигәндә авылга таба борылып караган идем, ниндидер могҗиза күргән кебек тетрәнеп шаккатып туктап калдым. Таудан түбәндә гаҗәеп бер үтә күренмәле зәңгәрсу яшькелт нурга төренеп авыл ята. Ул үзенең өч чакрымлы Олы урамы, Арт, Ястык урамнары белән күз күреме җитмәслек ераклыкка сузылып, ямь-яшел болын, бакчалар, тугай, болыннар өстенә ятып ял итәдер кебек иде. Менә бит ул нинди икән безнең авыл, ничек соң мин аны моңарчы күрмәгәнмен? Ул, ап-ак каеннарга, күпереп торган тал, тупылларга төренеп, шомырт, миләш, алма агачлары белән бизәнеп, башын Ташлы тау итәгенә куйган да да, “Күр инде, кара менә нинди ул мин” дигәндәй, купшы, матур булып балкып тора. Тирә-ягын урап алган кыр, болыннар аңа тагын да кабатланмас ямь өсти, миңа таныш тыкрыклары, өйләре, су буенча сибелеп утырган мунчалары белән бик кадерле, якын булып күренә. Әнә, еракта, бик еракта Курач буе, минем үземнең генә әле анда булганым да юк. Шунда ук Курач ягыннан урманга таба басу эченнән сузылган юл, ул мине каядыр чакыра, дәшәдер кебек һәм әллә кая еракка китеп, әкренләп ниндидер бер дулкын, әллә сыек күгелҗем томан артына кереп югала. Минем бу кадәрле ерактагы серле матурлыкны күргәнем юк иде, мин әле аның “офык” дип аталганлыгын да белми идем шул. Мин, сихерләнгән кебек, аңлатып булмый торган җылы дулкын эчендә калуымны тоям. Бит мин аны безнең оч, безнең күрше –тирә белән генә күз алдына китерә ала идем. Ә ул шаулап-гөрләп тора икән, кемнәрдер авылдан чыгып каядыр китеп бара, кемнәрдер кайтып килә. Әнә ике хатын, уфалла арбасын тартып, Ястык урамыннан чыккан юлдан урманга таба менеп бара. Арт урамның Чемкә тыкрыгы башында берничә кыз чиләк-көянтәләрен иңнәреннән дә алмыйча, байтактан инде нәрсәдер турында сөйләшәләр. Һәркемнең үз эше, үз йомышы. Нәкъ минем әни, күрше Лиза түти белән Анна түти кебек үк, әллә кайдагы ерак бакчаларда да кемнәрдер нәрсәдер эшлиләр, алар тирәсендә дә минем кебек бала-чага бөтерелә. Әнә, Өй елгасыннан басуга таба кереп киткән мал керәлми торган тар уйсулыкта ике ир кеше печән чаба, тыкрык буйлап күрше Марҗый түти суга килә. Бөтен авыл безнең очтагы кебек икән бит урамда, су буйларында шулай ук безнең очтагы кебек бала-чага уйный, каз көтә, бозау эчерә. Бу минем зур ачыш, гаҗәеп бер мизгел иде. Мин офыклар артында яңа офыклар барлыгын, башка авылларның да нәкъ безнең авыл кебек эшләп, гөрләп торганлыгын аңладым. Минем шушы туган изге җирне кочасым, аңа сыенасым, иркәләнәсем килде. Кум-кумрау почмагында өелеп торган тау-тау ак болытлар әйтерсең шушы нурлы мизгелне күләгәләргә теләмичә, өелеп, шундый җиңел, горур булып туктап калганнар. Тау итәгендәге ялгыз имән дә шушы матурлыкка сокланып ләззәтләнәдер, сагышланмыйдыр кебек тоелды. Еракта Сөн тавының сөзәк җиреннән печән төягән җигүле ат төшеп килә, ә аның артыннан бер малай йә йөгерә, йә тагын туктап кала. Кем икән ул, мин аны беләм микән? Нишләп ул печән өстенә утырып төшми? Тау төшкәндә, ат чабып китә калса егылып төшмәсен дип атасы утыртмагандыр, әнә бит ул үзе дә атның әллә йөгәненнән, әллә дилбегәсеннән тотып алдан килә. Нәкъ шул вакыт дәдәйнең “Син нәрсә, малай, чирләмисеңдер бит” дигән сүзеннән сискәнеп, дерелдәп куйдым. “Юк, мин авыга карап тора идем, моның бөтенесе безнең авылмы?” – дим мин дәдәйгә. “Безнең авыл булмый нинди авыл булсын инде тагын”, – дип мине ул басуга алып китә. Кузакның иң тәмле чагы, ул сусыл, әзрәк баллырак та кебек. Кабыгы белән чәйнәгәндә, суы чәчрәп-чәчрәп чыга, мин кузакның берсен – авызга, икенчесен изүгә сала барам, ә үзем ничек соң дәдәйләр Курач буеннан еракка, эңгер эченә кереп югалучы юлны, Кум-кумрау почмагындагы ап-ак тау-тау өелеп торган болытларны, Сөн тавыннан төшеп килгән җигүле ат белән теге малайны күрмиләр икән, дип уйлыйм. Бөтен тирә-як чикерткәләр, кортлар тавышыннан зыңгылдап, гөжләп тора. Вакыт-вакыт кинәт кенә көчәеп киткән җил рәшәләрне тибрәтеп кенә түгел, йолкып алган кебек итә. Ул да түгел, Кум-кумрау почмагындагы болытлар, без кузгалдык дигәндәй, тирән бер гөрелте тавыш белән күкрәп куя. Димәк, бар да яхшы, тиздән бөтен тирә-якны – бакчаларны, кыр, болын, тугайларны иркәләп, җылы яңгыр үтәр. Каеннарның, талларның бөдрә толымнарын юып, чәчәк, үләннәргә энҗе тамчы булып сибелеп, салават күпере булып күктә балкыр. Мин үземне аңлатып бетерә алмаслык хисләр дулкыны эчендә итеп тоям. Бу көн миңа яңа ачышлар алып килде, матурлыкны тагын да тирәнрәк тою, күрү тойгысын уятты. Үземне бик тә бәхетле тоеп, үземнең шушы җирнең, авылның кечкенә генә бер кисәге, җырлый торган нәни, хисчән шаян бер кошчыгы икәнлегемне аңлап, дәдәйләр артыннан авылга таба йөгерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев