Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Яз кояшыдай балкып яши: сыер савучы булып эшләгән керәшен кызы Елизавета Бартязова турында

Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган терлекчесе, гомере буе эштән тәм һәм ямь табучы Елизавета Бартязова

Язның беренче ае булган мартка кердек. Хатын-кызларга тирә-яктагылары кадер-хөрмәт күрсәтә торган бәйрәм дә шушы айда. Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Мартка туры китереп, мин дә “Туганайлар” газетасына бер язма җибәрергә булдым. Ул язмам – тырыш хезмәте ил күләмендә югары бәяләнгән, гомеренең кырык елдан артыграгын сыер савучы булып эшләгән керәшен кызы Елизавета Бартязова турында.

Елизавета 1958 елның буранлы салкын кышкы кичендә дөньяга килә. Гади крестьян гаиләсендәге өченче кыз була ул. Сабый чакта ук җитезлеге һәм үткенлеге белән өлкәннәрне шаккатыра: җиде айдан тәпи китә, яшь ярымда сөйләшә башлый. Мәктәптә укыганда концертларда актив катнаша, җырлый, оста бии. Аеруча, үзебезнең керәшен биюләрен, җырыуларын башкарырга ярата.

Җәйге каникулда апасы белән фермага йөри, сыерлар ашатырга, аларны саварга булыша. Мәктәптә укыганда ук, “сыер савучы булачакмын”,  дип уйлаган кыз Киров исемендәге колхозга савымчы булып урнаша. Эшкә намус белән каравы, тырышлыгы аңа алдынгы савымчы булырга ярдәм итә.

“Фермадагы эшемне җиренә җиткереп бетермичә, беркайчан да өйгә ашыкмадым, – ди Лиза. – Көн артыннан көн үтте, 40 ел вакыт узганын бер дә сизмәдем”.

Елизавета үз хезмәте белән бергә, фермада оештырылган концертларда, төрле өмәләрдә дә беренчеләрдән булып катнаша. Россия һәм Татарстан күләмендәге югары дәүләт бүләкләреннән тыш, Елизавета Михайловна күп төрле дипломнар, рәхмәт хатлары, почет грамоталары белән бүләкләнә. Халык аңа зур ышаныч күрсәтеп, 1980-1990 елларда авыл советы депутаты итеп сайлый. Ул 2015 елда “Моя судьба – моя профессия” конкурсында җиңеп, беренче дәрәҗә дипломга ия була. “Тырышлыгым белән яулаган күрсәткечләремне күреп, хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәтем зур. Медальләремне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шаймиев кулыннан алуым белән горурланам”, – ди ул.

Елизавета Михайловна күптән лаеклы ялда булуына карамастан, ферма юлын онытмый. Ышанычлы кеше булганлыктан, аны эшкә еш чакырып алалар. “Яшең дә бар бит, кыен түгелме”, – дип соравыма каршы, ул: “Юк, дәшәләр дә, кире кагып булмый инде”, – дип җавап бирде.

Лиза ветераннар белән оештырыла торган бәйрәмнәрдә, очрашуларда да бик теләп катнаша. Ул – безнең “Миләшкәй” ансамбленең җырчысы һәм биючесе. 2020 елда республика күләмендә уздырылган алтынчы “Балкыш” фестивалендә дипломга лаек булды. Өлкән буын өчен оештырылган “Университет третьего возраста” социаль проектында да катнаша – укуларга актив йөри.

Гаиләдә дә барысына өлгерә ул. Ире Юрий белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары – югары белемле, үз гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр. Хәзерге вакытта өлкән Бартязовлар алты оныкларына сөенеп, аларның уңышларына горурланып яшиләр. Кае- нанасы, 95 яшьлек Елизавета Константиновна да килене Лиза тәрбиясендә. Алар 43 ел дәвамында, әни белән кыз шикелле, бик тату яшиләр. Килене – каенанага, каенанасы килененә рәхмәтле...

Киләчәктә дә Елизавета Бартязовага язның беренче нәфис чәчәкләредәй якты шатлык-сөенечләр белән, үз гаиләсенең кояшы булып яшәргә язсын.

Ольга БОЯРИНА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннары советы председателе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев