Хыянәт
Раиса ханым белән без шәһәр шифаханәләренең берсендә таныштык. Икебез дә йөрәк авыруларыннан дәвалану палатасында яттык. Урыннарыбыз да янәшә туры килде
Утыз яшенә дә җитмәгән бу мөлаем ханым искиткеч гүзәл, чибәр иде. Шомырт кара чәчләрен ике толымга үреп сала, толымнары калын һәм озын. Елмаеп торган кара күзләр. Ак каендай зифа буйлы, тал чыбыгыдай нечкә билле үзе. Аның бу чибәрлегенә сокланмаган кеше калмагандыр.
Шундый гүзәл яшь кешенең авыруына да ышанасы килми хәтта. Раиса ханым авылда туып үскән, бик яшьли кияүгә чыккан. Йөргән егете армия сафларына киткәнче үк өйләнешкәннәр. Ирен армия сафларына озатканда, ул йөкле булып калган (ул вакытта баласы булганнарны да армиягә алалар иде). Әтисе кайтканда малайлары тәпи йөри башлаган була инде. Ире армиядән кайткач, шәһәргә күчеп китәләр. Ире шәһәрдә автобус шофёры булып эшкә урнаша, ә ул балалар бакчасына кер юучы булып керә. Тормыш дәвам итә, икенче балалары – кызлары туа.
Раиса бала вакытта еш кына ангина белән авырган була, шуннан йөрәккә дә тәэсире кала. Вакыт-вакыт шулай дәвалар алгалый икән. Кызлары тугач, иренең эш урыныннан ике бүлмәле фатир бирәләр. Тормышлары тагын да түгәрәкләнә, тагын да матур яши башлыйлар. Ире инде бу вакытта шәһәрара пассажир автобусында эшли. Иренең тәртипле кеше булуын, алдынгы шофёр булып эшләвен, аракы белән мавыкмавын бик мактап сөйләде Раиса.
Чыннан да, аның ире иртән рейска киткәнче үк май кояшы кебек елмаеп, палата тәрәзәсе каршына килеп баса иде. Бер көн дә калмыйча. Аннан рейстан кайткач тагын килә. Һәр көн саен сөйләшәләр, серләшәләр. Бу ир һәрвакыт елмайган, сүгенә беләме икән дип, гаҗәпләнә идек. Павел исемле иде ул. Раиса ханым янына шулай ук туганнары, дуслары еш килеп йөрделәр. Бигрәк тә күршесе Аня бик еш килә иде. Заводта эшләгәнгә күрә, эш көннәрендә эштән соң, ял көннәрендә көндез килә иде ул. Бик озак-озак сөйләшкәч, һәр көн саен диярлек килеп йөргәч, без аны әллә туган апасымы дигән идек. Раиса исә үзеннән дүрт-биш яшькә олы бу ханымның күрше фатирда яшәвен, дусты һәм сердәше булуын, икесенең дә ирләре бер үк оешмада эшләүләрен, өч ел элек авырып, яшь килеш иренең үлеп китүен, ике бала белән ялгыз калуын сөйләде. Иренең дә кирәк чакта бу хатынга ярдәм итеп торуын, бик дус күршеләр булуын да әйтеп үтте. Кичләрен Раиса ире белән дусты Аня бер вакыттарак киләләр иде. Бер көнне Аня килде, ә Павел нигәдер юк. Павел рейстан кайтмады микән әллә, дип Раиса борчылуын белдергәч, Аня ханым күрмәдем, кайтмагандыр әле, дип җавап бирде. Аня киткәч, шалтратып кына белешер идем, өйдә телефон да юк бит дип тынычсызланды Раиса. Кайтып белешеп килергә уйлады. Кайтса, ире өйдә юк, Аняга керсә, болар өстәл артында кунак булып утыралар икән. Раисаның башына төрле уйлар килә билгеле.
Миңа шифаханәдән Раисадан алданрак чыгарга туры килде. Нигәдер адреслар алышмадык, хәбәрләшергә дә туры килмәде.
...Ул вакытлар онытылды диярлек. Әмма очрашулар насыйп булган икән. Унбиш елга якын вакыт узса да, бер-беребезне тиз таныдык, хәл-әхвәлләр сораштык. Раиса ханым һаман да чибәр иде әле. Теге вакытта дус хатыныннан шикләнүләренең дөрескә барып чыгуын, фатирын Әлмәттә яшәүче кешеләр белән алмаштырып, анда күченеп китүен, ире Павелның Аня белән бергә яшәүләрен сөйләде. Малаеның армия хезмәтен тутырып кайтып, белем алып эшли башлавы, кызының педагогия институтының дүртенче курсын тәмамлавы турында да әйтте. Сәламәтлегеннән дә алай зарланмады.
Әмма дусты, сердәше Аняга бик рәнҗи иде ул. Якын дусларга да ышанма икән дип, күңелендәге үпкәсен белдерде.
Е. Сидорова, Чув. Ялтаны авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев