Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Үзе китте - эзе калды

Керәшен дөньясында "Туганайлар" газетасын белмәгән, кулына алып карамаган кеше юктыр, дип уйлыйм. Бүген мин дә кулыма каләм алдым әле. Язмам Албай авылында күп еллар җитәкче булып эшләгән, шул авыл җирлеге өчен күп эшләр башкарган Михаил Афанасьевич Никифоров турында.

Мамадыш районы урта буын кешеләре, бигрәк тә карендәшләр, бу кешене яхшы беләләр. Ул бүгенге көндә исән булмаса да, аның эшләгән эшләре: авыл уртасында торгызылган чиркәү (иске чиркәү), сугышта үлеп калганнарга һәйкәл, ул эшләгәндә төзелгән биналар Михаил Афанасьевичны искә төшереп тора. Ул авыл Советы, партоешма секретаре, колхоз председателе булды. Аңа Албай халкы үзенчә яратып "Микай" дип дәште. Бу аның кушаматы түгел, дәрәҗәсе бул- гандыр, дип уйлыйм.

Миңа Никифоров кул астында җиде ел эшләргә туры килде. Бу вакытта акны карадан аерырга, кешеләр белән эшләргә өйрәндем. Кешене өйрәтмәде, сүкмәде ул. "Шулай бит, иеме", - дия-дия, авыр чакларда яшәргә көч бирде, яңа парлар кавыштырды, кешене соңгы юлга озатканда, башын иеп, тиешле сүзен әйтте.

Ул елларда үткән сайлауларны әле дә сагынам. Иртәнге сәгать алтыда башлана иде алар. Иң беренче булып Михаил Афанасьевич килә иде. Һәр нәрсәне үзе контрольдә тотты. Укытучыларны, сайлау комиссиясендә булмасалар да, халыкны каршы алырга ишек төбенә бастыра иде. Иң беренчеләрдән булып ишек төбенә, гомер буе балалар укыткан тормыш иптәше, Ольга Ивановна килеп басты. Сайлауга килүчеләрне якты йөз белән каршы алып, нишләргә кирәклеген өйрәтеп торды. Кеше үзенең бу сайлауларда кирәк икәнен аңлап, сөенеп кайтып китте. Сайлауларга Албай халкы теләп йөрде. Чирләп ятучыларның өйләренә, больницага сайлау комиссиясе килде. Бу гамәлләр Никифоровның эшне төптән уйлап эшләгәнен күрсәтә иде.

Албай авылында ул елларда юллар юк. Мамадышка җыелышка барсаң да, техника булмау сәбәпле, соңга калып килеп җитә идек. Районның иң читтәге авылы булгангадырмы, игътибар бик җитеп бетмәде. Албай халкы үзе бик тырыш халык ул. Бер-беренә ярдәм итеп, матур гына яши.

Албай авылында Питрау бәйрәмен үткәрүне дә беренче тапкыр Михаил Афанасьевич башлап җибәрде. Авыл уртасында булды ул бәйрәм. Колхоз председателе Шалдымов Казаннан Венера Ганиева белән Айдар Фәйзрахмановны да чакырган иде. Артистлар җырлап бетергәч тә, бәйрәмне ташлап китәсе килмәде.

Бөтен республика авыл Советы секретарьларын Казанга, белемне үстерү курсларына укырга җыялар иде. Бергә сөйләшкәндә, секретарьлар үз авыл Советлары председательләреннән зарланып алалар. Мин аларны тыңлап утырам. "Ә сездә ничек?" - дип сорыйлар: "Ә без эшлибез, зарланырга зарым юк", - дигәч, аптырап карап торалар иде.

Әйе, Михаил Афанасьевич үзе дә эшләде, янындагы кешеләрдән дә таләп итте. Яшь әле, нәрсә белә ул, дигән чакларда, белә, барын да булдыра, дип, ышаныч уятты. Ә без белергә тырыштык та.

Быел Михаил Афанасьевич Никифоровка 75 яшь тулган булыр иде. Фани дөньяга китүенә өч ел инде. Керәшен дөньясында күпмедер эзен калдырган бу кешене искә алып, соңлап булса да, рәхмәтемне җиткерү өчен яздым.

Ольга АФАНАСЬЕВА (Тимофеева),

Албай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев