Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Әйтер сүзләр кала

"Туганайлар" газетасы - һәрвакыт өстәлемдә. Сезгә рәхмәтем бик зур. Газетаныинде күп еллар рәхәтләнеп укыйм. Драматург Н.В. Асанбаевка багышлап чыгарылган статьяларны альбомга теркәдем. Ана телен онытмасын диеп, Украинада яшәүче сеңлемә дә җибәрәм. Кызым белән "Без керәшен" дигән альбом-шәҗәрә ясадык. Туган авылымның, Асанбаевлар, Купцовлар историяләрен Интернеттан эзләп таптык. Егерме репрессияләнүчененең унбише Асанбаевлар...

"Туганайлар" газетасы - һәрвакыт өстәлемдә. Сезгә рәхмәтем бик зур. Газетаныинде күп еллар рәхәтләнеп укыйм. Драматург Н.В. Асанбаевка багышлап чыгарылган статьяларны альбомга теркәдем. Ана телен онытмасын диеп, Украинада яшәүче сеңлемә дә җибәрәм.
Кызым белән "Без керәшен" дигән альбом-шәҗәрә ясадык. Туган авылымның, Асанбаевлар, Купцовлар историяләрен Интернеттан эзләп таптык. Егерме репрессияләнүчененең унбише Асанбаевлар икәнен белдек.
1997 елның апрель аенда чыккан "Өмет" газетасын әле дә саклыйм. Чөнки анда минем түти Татьяна Федоровна Асанбаева, аның кызы Мария Ивановна турында язылган. Зур рәхмәт аларга.
"Керәшен сүзе" газетасын кадерләп саклыйм. Әлеге газета аша иң якын туганнарымны эзләп таптым. Зәй районы Сәвәләй һәм Кара Елга авылларында Аркадий Миронович Асанбаев һәм Мария Ивановна Асанбаева күмелгән зиратларда булдык. Каберләре өстенә чәчәкләр салдык. Шушы очрашулар турында бик язар идем. Ләкин ике күземдә дә катаракта. Бу хатны да күзлек өстенә күзлек киеп кенә яздым.
Сөйләсе килгән сүзләрем күп. Ә кемгә сөйлим? Бездә "керәшен" дигән сүз дә күптән ишетелми. Ике семьяның берсе - катнаш.
Татариягә баргач уникаль фотолар һәм материаллар алып кайттык. Ләкин язып калдырып булмый, үкенеч. Үзем белән алып китәсем килми дә бит, китәр вакыт якыная...

Бакалы районы Балыклы авылыннан 95 яшьлек Анна АСАНБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев