Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Сезгә әйтер сүзем бар

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Зур сәламнәр белән бу хатны Сезгә Тукай районы авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Анатолий дигән кеше яза. Мин гап-гади авыл малае булып үстем. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Гомернең бер чорында, ничектер, аракы дигән явыз дошман белән дуслашып киттем. Тормышымда шатлыклы хәл булса...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

Зур сәламнәр белән бу хатны Сезгә Тукай районы авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Анатолий дигән кеше яза.

Мин гап-гади авыл малае булып үстем. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Гомернең бер чорында, ничектер, аракы дигән явыз дошман белән дуслашып киттем. Тормышымда шатлыклы хәл булса да, кайгы килсә дә, кул үзеннән-үзе шешәгә үрелә торган иде. Тора-бара, аерылмас дусларга әйләндек. Балаларым, тормыш иптәшем минем бу яман гадәтем аркасында күп хәсрәт күрделәр. Көннәрдән бер көнне болай яшәргә ярамаганын аңладым. Тик инде бу начар чирдән үзем генә котылырлык хәлдә түгел идем. "Уфа шәһәрендә яшәүче Мәдинә исемле хатын янына алып барыгыз, булышса, ул гына булыша алыр ирегезгә", - дип, хатыныма бер адрес тоттырганнар. Дөресен әйтим, юлга кузгалганда, "чудо" буласына ышанмадым. Әллә кемнәр әллә кайларга барып дәваланып кайталар да, берникадәр вакыттан соң, яңадан шешәгә үреләләр... Шулай да, башка чарам калмаган иде: тәвәккәлләргә булдым.

Юлда туктап, кыюлык өчен дип, бераз салып алдым. Мәдинә апа янына кергәндә, әнә шундый - ни исерек, ни аек түгел хәлдә идем. Ул безне ачык йөз белән каршы алды. Башымның арткы өлешен сыйпап җибәрүе булды - бөтен тәнем буйлап ниндидер җылы агым үтүен тойдым. Авызымнан пар бөркелеп чыкты. Аның янында бер сәгать чамасы булдык. Аннары, кибеттән бер шешә кефир, бер шешә су алып кердек. Кефирны шунда ук эчеп бетерергә, суны кайтканда эчәргә кушты. Ул әйткәннәрне үтәдем. Юлда хәлем шәптән түгел иде. Төнне дә интегеп үткәрдем. Аның каравы, икенче көнне яхшы кәеф белән уяндым. Бер җирем авыртмый, башым да гөжләми (соңгы вакытларда баш белән интегә идем).

Бу көннәрдән соң инде 11 ел вакыт үтеп китте. Аракы дигән әйберне татып карыйсым да, күрәсем дә, эчәсем дә килми. Мәдинә апа янына алданрак барылмаган - шунысына үкенәм. Никадәр гомеремне заяга үткәрдем бит. Кызганыч, ул көннәрне яңадан кайтарып булмый...

Хәзер миңа 71 яшь. Үземне егетләр күк хис итәм. Хатыным, балаларым, оныкларым белән бергә, тормышка куанып гомер кичерәбез. Яман чиремнән котылмаган булсам, дөньяның матурлыгын күрмичә, инде китеп тә барган булыр идем. Мине терелтеп, өр-яңадан кеше иткән Мәдинә апага бик рәхмәтлемен. Рәхмәт сүзләрен күпме генә тезсәм дә, күңелемдәгене әйтеп бирә алмам төсле.

Әле күптән түгел Уфа шәһәрендә булырга туры килде. Мәдинә апа янына да кереп чыктым. Инде шактый өлкәнәйгән ул, ләкин көчендә әле. Авылларыбызда, шәһәрләребездә яшәүче, аракы белән дуслашып, үзләрен югалткан карендәшләрем исемнән чыкмый. Мәдинә апа кебек кешеләр ярдәм итәм, дип торганда, барсыннар, төзәлсеннәр иде. Гомер бик санаулы бит. Әрәмгә узган хәтлесен кайтарып булмый инде, ә менә калган кадәресен әле мәгънәле итәргә була. Аракы белән дус карендәшләрем, "Туганайлар"дагы бу язмамны укып, уйланырсыз, дип ышанам. Ә инде Уфага барырга теләк белдерүчеләргә Мәдинә апаның телефонын редакциядән алырга була.

Һәммәгезгә дә исәнлекләр теләп,

Чаллыда яшәүче Анатолий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев