Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Рәхмәтемне әйтергә сүзләр җитмәс!

Җилләр исә, гөлләр үсә, Кошлар кайта, кошлар китә. Сизмисең дә - менә шулай, Бер-бер артлы еллар үтә.. Еллар гынамы соң? Гомер үтә, гомер. Шул үткән еллар белән маңгайга сырлар, чәчкә көмеш сибелеп, билләр калынаеп китсә дә, күңел генә һаман да, картаюны белми, бирешми икән. Гомереңнең шушы чорында әле әниең дә...

Җилләр исә, гөлләр үсә,
Кошлар кайта, кошлар китә.
Сизмисең дә - менә шулай,
Бер-бер артлы еллар үтә..
Еллар гынамы соң? Гомер үтә, гомер. Шул үткән еллар белән маңгайга сырлар, чәчкә көмеш сибелеп, билләр калынаеп китсә дә, күңел генә һаман да, картаюны белми, бирешми икән. Гомереңнең шушы чорында әле әниең дә исән булып, синең кайтуыңны көтеп, туган нигезеңдә әкрен генә үз көенә яшәп тә ятса, синнән дә бәхетле кеше була микән ул? Менә шул бәхетлеләрнең берсе инде мин. Бүгенге көндә Мамадыш районының Владимир авылында туган нигезем дә, йортыбызның кояшы булган әнием дә исән-сау. 21 нче сентябрьдә аңа 79 яшь тулды. Үзем дә иллене узган әни кеше инде мин. Әнием исән булганга, үзем дә һаман бала әле. Унике бала табып, тугызын үстереп, аякка бастырган, гомер буе авыл җирендә яшәгән ана турында әллә ниләр язып булыр иде, билгеле. Ниләр генә язсам да, нинди генә җылы сүзләрне мәрҗән итеп тезсәм дә, әйтеләсе әйтелеп, языласы язылып бетәр микән? Тормышның һәр чоры матур бер хатирә булып күңелгә кереп калган. Көчле, җегәрле чаклары да әле кичә генә булган сыман. Колхоз эшеннән дә калмады, йорт-җирне дә үз кулында тотты әни. Без дә, кул арасына кечкенәдән үк кереп, аңа йорт эшләрендә булыштык. Әнинең бик яратып әйтә торган сүзләре бар иде: "Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр". Кул эшенә дә, аш- су әзерләргә дә аннан өйрәндек. Эш никадәрле күп булса да, уйнарга да вакыт таба идек без. Урам тулы бала-чага. Талашып, бәргәләшеп алган чакларыбыз да булгалады. Елап, өйгә дә кайткаладык. Әни, безне яклап, беркайчан да урамга чыкмады. "Тик торган балага кеше тими", - дип әйтергә ярата иде ул. Шушы алымы белән үзебезне кечкенәдән якларга да, сакларга да өйрәтте ул. Әллә шуңа микән, урам тулы бала-чага безгә җыелып ята торган иде. Әни бервакытта да, аларны куып, начар сүз әйтеп, борып чыгармады. Гөмбә җыярга ярата торган иде. Үзебез дә, аңа ияреп, урманга гөмбәгә күп йөрдек. Ул вакытта урманнар да калынрак, гөмбәләр дә затлырак иде. Гөмбәләрне мичкәләргә, эмалированный савытларга тутырып тозлап куя торган иде. Әни эштә чакта, урам бала-чагасы җыелып, шул мичкәләрне идән уртасына чыгарып, ипи белән гөмбә ашап утыра торган идек. Шуңа күрә дә, бәлки, көнаралаш ипи сала торган булгандыр ул. Бездә гөмбә ашап үскәннәрнең кайберләре юк та инде. Кайткан вакытта, өй түренә җыелышып, шуларны искә алып, әнигә рәхмәт әйтә торганнар иде. Кырыс, таләпчән булды ул безгә. "Улым", "кызым" дигән сүзләрне дә бик сирәк ишеттек без аннан. Тик аның һәрберебезне яратуын, без дип чабуын тоеп, белеп үстек. Эштән кайтканда, сабагы белән җыйган җиләкләрен, үзе ашамыйча, безгә "куян күчтәнәче" итеп алып кайтулары әле һаман да күз алдымда тора. Өйдә иң хөрмәтле кеше әти булды. Без, ул эштән кайтмаган килеш, өстәл артына утырмадык. Һәр эшкә дә әтидән рөхсәт сорарга әни өйрәтте үзебезне. Җырга-моңга да гашыйк кеше әни. Кара-каршы, төне буе җырлап утырса да, җырлары бетәрлек түгел аның. Юмартлыгы белән дә безнең өчен үрнәк ул. Үзенә 45 яшь тулган көнне уникенче баласын тапкан ана буларак та тарихка кереп калырлык ул. Тик 4 класс кына белеме булган авыл карчыгына нәрсә ул тарих? Тарихны тарихчылар язганын да аңлап бетермидер әле ул. Тик менә 9 баласы, 17 оныгы, 5 оныкчыгы, кияү-киленнәренең күңеленә кереп калачак әни, әби икәнлеге хак анысы. Әни! Үземне генә түгел, улымны да кеше итүгә булышканың өчен мин сиңа рәхмәтлемен. Бүгенге көндә туган йортыбызның тәрәзәсендә янган утлар өчен дә рәхмәт яусын үзеңә. Барлыгың, кылган барлык игелекләрең өчен без чиксез рәхмәтле сиңа. Әни! Туган көнең котлы булсын. Һәр көннең кадерен белеп, безгә матур үрнәк күрсәтеп, безнең кадер-хөрмәтне тоеп, шушы җитеш, матур тормышка сөенеп, сәламәтлек белән озын-озак яшәргә дә яшәргә әле сиңа. Рәхмәт!!!
Елизавета МАЛОВА, Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев