Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бергә-бергә - гомергә!

Керәшен дөньясындагы яңалыклар, бик күп карендәшләребезнең тормыш юллары, кайгы-хәсрәтләре, дан казанган кыз-уллары белән танышу "Керәшен сүзе" гәҗитеннән башланган иде.

Менә инде унбиш елга якын "Туганайлар"ыбызны, иң кадерле кардәшебезне каршылаган кебек, сагынып көтеп алабыз. Чыга башлавының беренче саннарыннан бүгенгесенә кадәр гәҗитебезнең йөзе дә, эчтәлеге дә, күләме дә шактый үзгәрде. Рус телендә махсус өстәмә чыгу да күпләрне сөендерә.

Журналистларыбыз ул хәтле материалны каян табып бетерәләр икән, дип, хәйран каласың. Үз эшләрен яратып башкарулары әллә каян күренеп тора.

Әгәр дә яраткан газетабыз - "Туганайларыбыз", яраткан ансамблебез - "Бәрмәнчегебез" булмаса, керәшен дөньясы караңгы урманда калган кебек булыр иде.

Яшьләр арасында үз халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре белән кызыксынучылар саны арта бара. Бу - бик сөенечле хәл. Олы яшьтәге түтиләребез, дәдәйләребез янына килеп, алар белгәнне сөйләтеп, яздырып калырга өлгерсәләр, никадәр материал җыеп булыр иде. Керәшен культурасын яхшы белүчеләр үзләре дә пассив булмасын, газета битләрендә белгән әйберләрен бастырып торсыннар иде.

Газетабызның соңгы саннарында фронтовиклар, сугыш ветераннары, тол калган хатыннарның тормышлары турында язмалар басыла. Аларны укыгач, үзебезнең әти-әниләрне, авылыбыз фронтовикларын, Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән бөтен авылдашларыбызны искә төшереп утырабыз. Сугыш кырыннан исән-сау кайтсалар да, фронтовикларның күбесе 35-45 яшьләрендә, бер-бер артлы, якты дөньядан китеп бардылар. Тол калган ялгыз хатыннарга тормыш алып бару, балаларны аякка бастыру ничек авыр булганын күз алдына китерү кыен түгел.

Инде без - сугыштан соң туган балалар да, шактый өлкәнәеп киләбез. Шул чордагы авыр хәсрәтләр, зур югалтулар кабатланмасын иде, дип, чиркәүләрдә теләк итәбез, исәннәр һәм үлгәннәр өчен, шәмнәр яндырабыз. Күңелләребездә бер теләк: бер-беребезне хөрмәт итик, бергә-бергә тату яшик!

Пелагея Михайлова,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев