Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бер җыр тарихы

Минем әбием - Пасыева Роза Григорьевна, Мамадыш районының Владимир авылында туып үскән. Усали урта мәктәбендә 40 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан, бик матур, моңлы итеп җырлый ул.

Бабам да 45 ел педагогик стажы булган укытучы. Ул гомере буе музыка укыткан. Бабам баянда уйный. Яшь вакытта алар Казан сәхнәләрендә, хәтта Мәскәүдә дә чыгыш ясаганнар.
Радиодан, телевизордан: "Безнең ил- уйнар-көләр җир, Безнең ил -сандугач сайрар җир", - дигән җыр сүзләрен ишетүгә, минем йөрәгем әллә нишләп куя. "Минем әбием җырын җырлыйлар", - дип уйлыйм мин. Аның тарихы болай.

1986нчы ел. Район Габдулла Тукайның 100 еллык юбилеена әзерләнә. Район Мәдәният бүлеге авыл клубларына фольклор кичәләре, концертлар оештыруны бурыч итеп куя. Ә әбием белән бабама Казанда чыгыш ясарга бер җыр әзерләргә кушалар. "Тукай юбилеена халык җыры кирәк инде, татар халык җырларын күп җырладым, әллә берәр керәшен җыры җырларга инде,"- дип уйлый әбием."Керәшен җырлары күп җырланмый иде әле ул вакытта", - дип искә ала ул. Аның 1888нче елгы әбисе бик оста җыручы булган. "Олы дәдәй туенда әбинең: "Килгәннәрдән бирле карап торам, сез икәнсез дөнья көзгесе", - дип, кода-кодагыйларга өстәл башында басып җырлаганы колагымда чыңлап китте", - дип сөйли Роза әбием. Әбисе инде исән түгел. Нишләргә?

Әбисенең нигезендә яшәүче Чибәр җиңгәсенә-Глабтый түтиләргә китә ул. Ул да бик матур җырлый торган булган. Шушы көйне аннан җырлатып, магнитофон тасмасына яздырып алганнар. Чибәр җиңги, шушы көйгә салып, бик күп керәшен җырулары җырлап күрсәткән. Ә Роза әбием, өйгә кайткач, иң кулай өч куплетны сайлап алган. Ул бүген дә нәкъ әбием сайлап алган сүзләр белән җырлана:

Башларыңа кигән эшләпәңнең

Сиксән сигез икән өлгесе.

Килгәннәрдән бирле карап торам,

Сез икәнсез дөнья көзгесе.

Кушымта:

Безнең ил- уйнар-көләр җир,

Безнең ил- сандугач сайрар җир.

 

Алма бакчаларына, ай керсәм,

Матур кызлар алма җыядыр.

Җөзләрегез якты, сүзегез татлы,

Күңелләрем сезне сөядер.

Кушымта:

Безнең ил-уйнар-көләр җир,

Безнең ил-сандугач сайрар җир.

 

Салкын чишмәләргә чиләк куйдым,

Мөлдер генә мөлдер тулсын дип.

Сезләр чакырганга безләр килдек

Сезнең күңелегез булсын дип.

Кушымта:

Безнең ил- уйнар-көләр җир,

Безнең ил- сандугач сайрар җир.

Җырны халык бик ошаткан. Казанда кабат-кабат сәхнәгә чакырып җырлатканнар. "Концерт бетеп, халык таралышканда кешеләр магнитофоннарында минем җырны җырлатып чыгып киттеләр", - дип сөйли әбием. Күрәсең, яздырып алучылар да булган. Казанның К. Тинчурин театрында, "Төзүчеләр", "Химиклар", Ленин исемендәге Мәдәният сарайларында җырлаган әбием бу җырны. Телевидениегә дә төшергәннәр, радиодан да әбием башкаруында берничә тапкыр тапшырганнар аны. Менә шушы вакыйгадан соң халыкка таралган бу җыр. Райондашыбыз Гөлнәзирә апа Талипова Бөтенроссия конкурсында шушы җыр белән катнашкач, дипломант булып, зур бүләкләр алып кайткан. Бүген ул берничә җырчыбыз репертуарында.

Ә безнең якта аны һаман да "Роза апа җыры" дип йөртәләр. Очрашуларда, кунакларда, концертларда һаман әбинең җырлавын сорыйлар.

"Күптән онытылган, матур әбиемне хәтерләтеп торган халкыбыз җәүһәрен яңадан халык күңеленә кире кайтара алуыма бик шат мин", - ди Роза әбием. Менә бу җырның халыкка кире кайту тарихы шундый булган. Ә мин, үз чиратымда, шушындый җырчы әбием һәм гармунчы бабам булуы белән бик горурланам.

Әбиләрем Кирушина Ирина Николаевна (1888 елгы) һәм Кирушина Агафья Николаевнадан (1911 елгы) җырлар гына түгел, чын керәшен киемнәре дә калган.

Фотода: Галина Константинова бертуганы Алина белән әбиләреннән күчкән күлмәкләрдә, гаилә архивыннан

Галина Константинова,

Мамадыш районы, Усали авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев