Туганайлар

Татарстан

16+
Конверт эчендә хат

Тәнен дә, күңелендә дә сугыш яраларын саклаган Иван дәдәй язмышы

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Бөек Ватан сугышына 245 кеше китә, шуларның 155е яу кырында һәлак була. Сугыш Иван Кошкин гаиләсен дә читләтеп үтми.

Сугыш авылдашыбыз Иван дәдәй Кошкин гаиләсен дә читләтеп үтми. Аларның ике улы сугышта катнаша. Бу язмам — Иван дәдәйнең улы Коля турында. Николай Кошкин 1918 елда туган. 22 яшендә аны сугышка алалар. Сталинград өчен барган сугышта мина кырына эләгеп, ул каты яралана. Гәүдәсенең уң ягы нык имгәнә — уң күзенә, колагына, аягына, кулына зыян килә. Госпитальдә операция ясаучы хирург аңа: «Николай Иванович, наркоз юк, аягың-кулың яраксыз, кисәргә туры килә», — ди. Бер стакан спирт эчертеп, операция ясыйлар — уң кулы белән уң аягын кисәләр. Госпитальдә озак дәваланганнан соң, 1946 елда демобилизовать итәләр. «Ниһаять, туган авылыма кайтам. Туган якка кайтып үләргә язган икән», — дип уйлый яралары акрынлык белән төзәлеп килгән солдат Коля.

«Ярты» гына кеше булса да, Коля дәдәй авылның чибәр кызы Перасковьяга гашыйк була. Бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнешеп, гаилә коралар. Бер-бер артлы 7 балага гомер бүләк итә Кошкиннар. Сугыштан соңгы авыр еллар... Балаларны аякка бастырыр өчен, Кошкиннар гаиләсе көнне-төнгә ялгап, тырышып эшли. Николай дәдәй Гөбенә елгасы буенда үскән тал чыбыкларыннан каз оялары, кәрзиннәр үрә, балык тотар өчен ятьмәләр бәйли. Сыңар кулы белән ару-талуны белмичә эшли. Перасковья түти колхоз эшенә йөри.

Бәләкәй чагымда әнием белән еш кына аларга кич утырырга бара идек. Мин Николай дәдәй янына елышам, аның бер кул белән оста итеп ятьмә үрүен шаклар катып күзәтәм. «Һөнәрле кулда гәүһәр бар» дип юкка гына әйтмиләр шул. Ятьмә бәйли торган энәсен сул кулы белән кертеп җибәрә дә, икенче яктан теше белән тартып чыгара. Кәрзин үргәндә дә, икенче яктан чыбыкны теше белән тартып чыгара торган иде.
Мин күрше авылга кияүгә чыктым, ләкин туган авылым истән чыкмый. Туган авылым Олы Тәрбит табигатьнең искиткеч гүзәл җиренә урнашкан. Авылның көнчыгышында — иксез-чиксез иген кырлары, көнбатышында — гөмбәле нарат урманы, җиләкле тау бите. Безнең яшьлектә Гөбенә елгасының яр буенда куе булып яшь таллар үсә, ул таллык безгә караңгы урман шикелле тоела иде. 

Олыгая төшкән саен хатирәләргә бирелеп, Олы Тәрбиттәге күрше-күләнне барлыйм. Коля дәдәй һаман күз алдымда тора. Шул чатан аягы белән үзе елга буена барып, тал чыбыклары кисеп алып кайта иде, ничекләр итеп җайлашкандыр. Язын, үзе бәйләгән ятьмәсен күтәреп, Гөбенәгә балыкка төшә. Безгә дә балык кертеп чыккан чаклары булды. Гөбенә елгасы якын булгач, каз утыртып бәбкә чыгаралар иде. Коля дәдәй үргән каз оялары һәр йортта булгандыр. Аның кулы белән ясалган кәрзиннәр, ятьмәләр авыл халкында әле дә бардыр. Сугыштан авыр яраланып кайткан Николай абыйның дөнья ямен җуймавы, тыныч тормыштагы тырышлыгы, хезмәт сөюе — үзе бер батырлыкка тиң. Моны мин үсеп җиткәч кенә аңладым. 

Кызганычка, сугыш яралары, тән һәм җан җәрәхәтләре Николай дәдәй Кошкинны бик иртә, 1972 елда арабыздан алып китте. Аңа, нибары, 54 яшь иде…

Җиңүнең 80нче язында фронтовик Николай дәдәйгә бәйле якты истәлекләр күңелемдә кабат кузгалды. Үзләре инде арабыздан китсәләр дә, илгә җиңү таңы бүләк иткән батыр совет солдатлары даны мәңге яшәр.

Людмила СТЕПАНОВА, 
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев