Яр Чаллыдан сугыш чоры баласы Виктор Лукин 82 ел элек әтисе язган хатны юллады
Редакция почтасына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче сугыш чоры баласы Виктор дәдәй Лукиннан хат килеп төште. Карендәшебезнең үз хаты белән бергә, моннан 82 ел элек әтисе, Зәй районының Сәвәләй авылы керәшене Михаил Петровичның фронттан язган хатларны да бирәбез.
Сиксән ел үтсә дә…
Без ике брат әтисез үстек. Әтиебез Михаил 1943 елны сугышта һәлак булды. Сабый чагыбыздан күргән авырлыкларны язсам, калын бер дәфтәр дә җитмәс иде. Әни колхоз эшеннән кайтып керми. Өйдә без кечкенә ике малайдан тыш, 79 яшьлек карт әби дә бар. Мин үзем 1938 елгы, ә Николай дәдәй миннән дүрт яшькә олырак иде. Сугыштан соңгы еллар да тормыш көтү өчен бер дә җиңел булмады. Әмма ярты Европаны фашистлардан азат иткән халык сугышта гына түгел, сугыштан соң да илебезне алга җибәрү өчен көчен жәлләми эшләде.
Безнең чор кешесе укырга, белем алырга тырышты. Гомер буе төзелеш тармагында эшләдем. Үземнең туган авылым, Зәй районындагы Сәвәләйдә, шулай ук, Казан, Әлмәт, Бөгелмә һәм шәһәр тибындагы Урыссу поселогында, хәтта Удмуртиядәге Можгада да. Яңа Чишмә районындагы коры сөт заводын төзүдә дә катнаштым. Гомер үтте, безгә, сугыш чоры балларына, бигрәк тә, әтиләре сугышта үлгәннәргә бернинди дә льготалар булмады. Андый өстенлекләр таләп тә итмәдек, эшләдек тә эшләдек…
Хәзер элекке шикелле матур яза алмыйм, куллар дерелди. Миңа бит инде 86 яшь тулды. Узган ел инфаркт та кичердем, шуңа таяк белән йөрим. Әле ярый, хатыным исән, һәрвакыт янәшәдә. Ул миннән тугыз яшь кече. Ике кызым бар. Алар эштән бушамый. Ике оныгым Санкт-Петербургта югары уку йортында белем ала. Бер оныгым Казанда яши, анысының дүрт яшьлек улы бар. Без күргән авырлыкларны балаларга, оныкларга күрергә язмасын, дип телибез.
Бөек Ватан сугышында җиңүгә бу язда 80 ел була. Үзебезнең сугыш чорына туры килгән балачакны, керәшеннәрдән чыккан геройларны хәтеремдә яңартып утырам. 1945 елны концлагерьда җәзалап үтерелгән генерал Дмитрий Карбышев; Севастопольне дошманнан саклаганда әсир төшеп, 1944 елны концлагерьда үтерелгән генерал Пётр Новиков; Брест крепосте каһарманы майор Пётр Гаврилов... Сугышта һәлак булган геройларны санап бетерешле түгел. 1945 елның 9 маеннан соң 80 елга якын вакыт үтсә дә, батырлар онытылмый. Алар даны, алар истәлеге йөрәкләрдә яши.
Виктор ЛУКИН,
Яр Чаллы шәһәре.
Солдат хатлары
Бөек Ватан сугышына киткән сәвәләйлеләрнең 142се яу кырында ятып кала. Алар арасында безгә Яр Чаллыдан хат юллаган Виктор дәдәйнең әтисе Михаил Лукин да була. Хатыны Палукка атнасына икешәр хат җибәреп тора ул. Ленинград өчен барган авыр сугышларда Михаилның гомере өзелә...
«Госпитальдән терелеп чыккач, тагы да утка керергә туры килер. Немец белән күрешергә. Көннәр суыта, кышлар җитә, сезгә дә бик читен, киләсе атна Пыкраудыр инде. Ашарыгызга бармы? Бәрәңгене бик хәстәрләп базга сал. Тазалыгың турында бик сакланып йөр. Суыктан саклан. Исеңдә тот, балалар бар, дөнҗа хәлен белеп булмый.
Җыр язам.
Садның бакчасына кереп,
Сындырма гөлләремне.
Сынган гөлләргә охшатам
Аерылган көннәремне.
Быел килгән кыр казлары
Таң җагына киттеләр.
Җакшы-җакшы иптәшләрем
Бу дөнҗадан киттеләр».
9 октябрь, 1942 ел.
«Палук, син исәнме, җукмы? Ни җөрәгең белән чыдыйсың, хат салмыйча? Язуларымны ала торгансыңдыр бит?! Мин терелдем. Безне яңадан фронтка җибәрәләр. Сезнең хәлегезне ишетмичә китәм. Палук, сиңа да тормыш бик читендер, ашарыгызга бармы? Әллә ач утырасызмы?»
30 октябрь, 1942 ел.
«Бүгенге көндә — тыныч җирдә. Самолетлар очмый, аткан тавышлар ишетелми. Бәйрәм шушында үтәр дип уйлыйм.
Палук, мин инде өченче тапкыр фронтка керәм, ике тапкыр ранен булып чыктым. Былтыр январь аенда ранен булган идем. Шулай булса да, бүгенге көнгә исән-сау, шөкер. Палук, сезнең өчен бик кайгырам да, берни эшләп булмый. Барыгыз да сау булыгыз. Сау булыгыз...».
6 ноябрь, 1942 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев