Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

"Туым Җондозы – 2014"

10 январь көнне Тукай районының Круглое Поле станциясе Культура йортында "Туым Җондозы" фестиваленең сайлау туры старт алды. Биредә Тукай, Сарман, Әлмәт районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән 14 конкурсант чыгыш ясады. Алар арасында коллективлар да, солистлар да бар иде. Иң яхшылар дип Тукай районының Мәләкәс авылыннан "Питрау" балалар коллективы, Борды авылыннан...

10 январь көнне Тукай районының Круглое Поле станциясе Культура йортында "Туым Җондозы" фестиваленең сайлау туры старт алды. Биредә Тукай, Сарман, Әлмәт районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән 14 конкурсант чыгыш ясады. Алар арасында коллективлар да, солистлар да бар иде. Иң яхшылар дип Тукай районының Мәләкәс авылыннан "Питрау" балалар коллективы, Борды авылыннан яшьләр фольклор ансамбле, "Тәңкәләр" балалар коллективы, шушы ук авылдан Диана Черновалар табылды. Чаллы шәһәреннән килгән "Җанагай" группасы үзен җыруда да, музыка инструментларында уйнауда да танытты.

15 январь көнне Питрәч районы Культура йортында конкурс 10 сәгатьтә башланачак. Биредә Теләче, Балык Бистәсе районнары, Питрәчнең үз башкаручылары һәм Казаннан килгән конкурстантлар катнашачак.
16 январь көнне конкурс Алабуга шәһәренең Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында 11 сәгатьтә башланачак. Биредә Мамадыш, Менделеевск, Алабуга конкурсантлары чыгыш ясаячак. Кичен Алабуга шәһәренең Культура сараенда "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле һәм конкурсантлар катнашында концерт булуы көтелә.
18 январьда конкурс шулай ук Кайбыч районының Мәлки авылында сәгать 10 да планлаштырылган. Биредә Кайбыч районы конкурсантлары көч сынашачак. Кичен Мәлкидә "Бәрмәнчек" ансамбле һәм конкурсантлар катнашында зур концерт булуы да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев