Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

“Нәнәем - күңел кояшым" конкурсында Светлана Максимова катнаша

“Нәнәем - күңел кояшым" конкурсында Светлана Максимова катнаша

Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан, “Туганайлар” газетасы “Нәнәем - күңел кояшым" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Конкурс нәтиҗәләре 28 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә ясалачак. Җиңүчегә Пар үтүге тапшырылачак.

Конкурста Светлана Максимова катнаша. Ул "Instagram"дагы аккаунтында әнисе турында менә шундый матур пост язып урнаштырган:

"Күпме яшьтә булсак та, әти-әниләр исән чакта, без - бала әле. Һәркемнең әнисе - аның өчен иң олы йөрәкле, ягымлы, яраткан кеше. Минем әнием дә - минем өчен иң зур терәк.

Ул безнең бөтен юк-бар уйларны кечкенәдән хуплап, яклап килде. Ни генә эшләргә теләсәк тә, ясап карарга рөхсәт иде. Ну, кияүгә чыкканчы, чәч кисәргә рөхсәт булмады канишны...

Хәзер генә төрледән-төрле тәм-сыйлар пешерэ белгәч тә, мәктәп елларында өйрәнгән чагында күпме продукт маллар чиләгенә очканын да әни белән без генә белә идек.

Керәшен кызы булып горурланып яшәргә дә син өйрәттең. Халкыбызның йолалары, аш-су, җырлары белән дә таныштыручы - син булдың.

Әти гаилә алып барырга, "юк" заманнарда акча табарга дип, Себергә киткән чакларда, син ир өчен ничек тау кебек тыл булырга кирәген күрсәтеп, өйрәтеп үстердең. Ни эшләсәгез дә, әтиегезнең йөзенә кызыллык китерерлек булмасын, дигән сүзләр, бик күп ялгыш адымнардан безне саклап калды.

Авыл халкы без балаларга: "Әтиегез бүтән кайтмый инде, аның бүтән семьясы бардыр инде", - дип шаярып бала-чага күңелен чәлпәрәмә китергән чакларда да, 3 кызыңны кочаклап, без барыбыз да бер гаилә, дип, юата белә идең.

Синнән дә тәмлерәк керәшен пирмәнкәсен пешерүче юк. Бәлеш шикелле гөбәдияләрең телне йотарлык.

Оныкларың: "Әбиканы сагындым, әйдә кайтабыз", - дип яныңа атлыгып торалар. Кияүләрең, шәп мунча булды бу дип, рәхмәт әйтеп, иркенләп сөйләшергә дип, синең янга кайталар.

Безгә ышанып, үз юлыбызны үзебезчә барырга комачауламыйча, сораган чагында киңәш биреп, җылы кочагың, тәмле сөтле чәйләрең белән безнең тормышыбызда булганың өчен рәхмәт сиңа, әни! Сау-сәламәт озын гомерләр бирсен сиңа, Ходай! Елмаеп, сөенеп яшәү өчен гел җае чыгып торсын! Без Сине бик яратабыз!!!❤"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев