Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

“Нәнәем - күңел кояшым" конкурсында Галина Шайдуллина катнаша

Галина Шайдуллина Зәй районының Югары Баграж авылында яшәүче әнисе Ирина Коронова турында яза

Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан, “Туганайлар” газетасы “Нәнәем - күңел кояшым" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Конкурс нәтиҗәләре 28 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә ясалачак. Җиңүчегә Пар үтүге тапшырылачак.

Конкурста Зәй районының Югары Баграж авылыннан Ирина Коронова турында кызы Галина Шайдуллина яза:

– Әниебез, Коронова Ирина Романовна – акыллы, уңган, миһербанлы, шәфкатьле кеше. Ул Югары Баграж авылында туып үсә, шушы авыл егете Валентин Короновка кияүгә чыга. Алар бер-бер артлы 5 кыз бала тудыралар. Безне – кызларын Регина, Галина, Анна, Виктория, Ларисаны тәртипле, тыйнак, ярдәмчел, эш сөючән, туры юлдан йөрүче итеп үстерәләр.

"Бер яклы йортта 5 кыз баланы үстерүе авыр булды, шулай да рәхәт чаклары барыбер күбрәк иде. Кызларым тату, бердәм, бик тырыш булып үстеләр, Аллага шөкер", – ди әниебез бүген.

Әниебез белән әтиебез үз куллары, тырышлыклары белән зур кирпеч йорт салып чыктылар. Шунда матур итеп, гөрләшеп яшиләр. Йортларында мал-туар асрыйлар, бакча утырталар, умарталар тоталар. Әниебез кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Аш-су дисеңме, бәйләү, гөлләр үстерү.

Әниебез Ирина Романовна авыл мәдәният йортында 11 ел директор булып эшләде, 2015 елдан лаеклы ялда.

Без, әниебезнең дәвамчылары, уз тормышларыбызны булдырып, инде үз балаларыбызны тәрбияләп яшибез.

Ял саен авылга, әниебезнең җылы кочагына сыенырга ашыгабыз. Биредә безне якыннарыбызның җылы сүзе, әтиебезнең якты йөзе, әниебезнең тәмле ашлары көтә. Бүген әниебез – бәхетле әни һәм әби. Аның балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә. Алдагы көннәре дә бәхеттә, шатлыкта, игелектә узса иде.

Сез дә әлеге конкурста катнаша аласыз! "Instagram"да яки ВКонтактеда әниегез белән төшкән фотографиягезне куеп, аңа карата булган мәхәббәтегезне тасвирлаучы пост урнаштырырга гына кирәк. Конкурсның барлык шартлары белән дә әлеге сылтама буенча таныша аласыз: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/yaa-konkurs-nnem-kel-koyashym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев