Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

Җитез энҗе

Чиләбе шәһәрендә узган "Нәни энҗеләр" дип исемләнгән, 8-10 яшьлек кызлар катнашында үткәрелгән конкурс турында узган саннарыбызда язган идек. Әлеге чарада Остроленский поселогыннан нагайбак кызы Арина Исупованың катнашуы һәм аның 13 финалистның берсе булуы да газета укучыларыбызга мәгълүм. Декабрьдә әлеге конкурсның нәтиҗәләре игълан ителде. Өч ай буе төрле ярышларда, көч сынашкан...

Чиләбе шәһәрендә узган "Нәни энҗеләр" дип исемләнгән, 8-10 яшьлек кызлар катнашында үткәрелгән конкурс турында узган саннарыбызда язган идек. Әлеге чарада Остроленский поселогыннан нагайбак кызы Арина Исупованың катнашуы һәм аның 13 финалистның берсе булуы да газета укучыларыбызга мәгълүм. Декабрьдә әлеге конкурсның нәтиҗәләре игълан ителде. Өч ай буе төрле ярышларда, көч сынашкан нәни сылулар өчен зур Яңа ел әкият-бәйрәме уздырылды.

Финалист кызларның берсе дә бүләксез калмады. "Моңлы энҗе", "Тырыш энҗе", "Акыллы энҗе" һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Арина исә "Җитез
энҗе" исеменә лаек булды.

Конкурс дәвамында "энҗеләрнең" беренче булышчы, киңәшчеләре, әлбәттә, әниләре булды. Алёна Исупованың да кызының шундый уңышларга ирешә алуында роле зур. "Өч ай буе шимбә саен берсеннән-берсе кызык конкурсларда катнашу өчен Чиләбегә йөрдек. Юл озын, ерак. Сәгать 11 гә барып җитү өчен 6 да торырга туры килде", - дип искә ала Алёна. Алда зур җиңүләр көткәндә, бу гына киртә була аламы соң!

Нәни "энҗеләр" 7 этапта көч сынашты. Беренче этапта кызлар балчык белән эш итәргә өйрәнде; икенчесендә кул эшләрендә осталыкларын күрсәттеләр; өченчесендә милли ашлар әзерләделәр; дүртенчесендә вокал буенча, бишенчесендә бию буенча сыналдылар; алтынчы этапта рәсем сәнгате серләренә төшенделәр һәм җиденчесендә спорт өлкәсенә караган уңышлары белән таң калдырдылар. Соңгы этапта җиңү яулаган Арина хакында "Арина барлык сынауларны да җиңел генә үтте дию аз булыр иде, ул бөтен тамашачыны дәртләндерде. Аның чыгышы вакытында жюри членары да, көндәшләре дә, хәтта кызларның әниләре дә биемичә түзеп тора алмады", - дип яза "Татар кызы - 2013. Нәни энҗеләр" журналы.

Ниһаять финал! Кызлар, аларның әти-әниләре, конкурсны оештыручылар һәм тагын 800 дән артык тамашачы Чиләбе шәһәрендә Глинка исемендәге опера һәм балет театрына йомгаклау тантанасына җыела. Биредә аларны төрле сюрпризлар, кызыклы очрашулар, оригиналь чыгышлар һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә. Соңгыларына килгәндә, аларны санап бетерүе дә кыен: планшет, кәрәзле телефон, балалар өчен булган косметика, төрле тәм-томнар белән тулы кәрзиннәр, цирк, кино, аквапаркка
билетлар... Иң зур бүләк - Казанга сәяхәт!

"Тагын шундый конкурста катнашыр идеңме?" - дигән сорауга Арина: "Әлбәттә!" - дип җавап бирсә, Алёна: "Арина конкурстан бик күп яңа уңай тәэсирләр алды, "үсте": өлкәдәге иң зур сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Нәтиҗәләрдән дә без бик канәгать. Конкурс алга таба укырга, туган телне өйрәнергә, хореография, вокал, спорт өлкәсендәге күнекмәләрне камилләштерергә стимул булды", - дип дәвам итте.

"Газета хезмәткәрләренә, укучыларына мораль ярдәмнәре, Интернет аша Аринага тавыш биргәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Татарстан керәшеннәрен нагайбаклар исеменнән Яңа ел белән котлыйбыз! Бар хыялларыгыз тормышка ашсын!" - дип ихлас теләкләрен җиткерделәр ерактагы якын кардәшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев