Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Җырчы Алина Әхмәтшина: «Зур хыялларымның берсе – үз мәктәбемне ачу»

Яшь җырчы, «Кряшен Чибяре» финалисты, Яр Чаллы кызы Алина ӘХМӘТШИНА-МАЙОРОВА — редакциябез кунагы.

— Алина, соңгы арада сәхнәдә бик күренмисең. Кая югалдың?
— Югалмадым кебек инде (көлә). Җырлар яздырам, чыгышлар ясыйм, клиплар төшерәм. Вакыт җитмәү сеәбәпле, социаль челтәрләрдә барысын да күрсәтергә өлгермим. Үз эшем дә бар бит әле. 5 елдан артык җырларга теләге булган кешеләргә вокал дәресләре бирәм. Заманча тел белән әйткәндә — «вокальная комьюните». Даими йөрүче 25 укучым бар. Иң олысына — 50, ә иң бәләкәенә 8 яшь. Алар өчен бу күбрәк хобби. Вокал белән шөгыльләнү җырлаганда гына түгел, ә зур аудитория каршында курыкмыйча чыгыш ясарга да ярдәм итә. Зур бер гаилә кебек. Табигатькә ял итәргә чыгабыз, башка шәһәрләргә экскурсиягә барабыз, концертларга йөрибез.

— Бу эшкә ничек кереп киттең?
— Барысы да короновирустан башланды. Концертлар, чыгышлар тукталып калды. Туганнарым «укытып карыйсың килмиме» дип сорагач, әкрен генә башлап карарга булдым. Ошап китте, шул якка көннән-көн күбрәк тарта башлады. 

— Син иҗади гаиләдән. Җырга сәләтең дә бәләкәйдәнме?
— Әнием Марина Майорова бик матур җырлый. Яр Чаллының «Карендәшләр» фольклор ансамбле солисты булды. Мин сәхнә артында үстем, дисәң дә була. Беренче чыгышымны да хәтерлим. Ул вакытта миңа 5 яшь иде. Яшүсмер чагында «мин җырчы булмыйм!» дип киреләнеп йөргән чакларым да булды. Уку йортына бер бардым — бухгалтер булам дип. Борылып чыгып киттем. Икенче бардым — актер булам дип. Шунда мине вокал юнәлешен сайларга күндерделәр. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамладым.

— Консерваториядә дә укыдың бит. Ул бер максат идеме?
— Бер көнне Людмила Белоусова шалтырата: «Алина, Казанда консерваториягә этник юнәлеш буенча укырга керәсең килмиме?» — ди. Ә минем ул турыда ишеткәнем дә булмады. Людмила Даниловна «экзаменнар биреп кара», дип тәкъдим иткәч, куркып «кая инде, анда керә алыйм?!» — дип ризалашмадым. Мәскәүгә укырга керергә йөрдем. Тик, бар ягын да яхшылап уйлагач, кире Казанга кайттым. Икенче көнне иртүк консерваториягә килдем. Аны кызыл дипломга тәмамладым. Людмила Даниловнага рәхмәт, чөнки нәкъ менә ул шунда керергә этәргеч бирде. Кафедра җитәкчесе Лилия Сәрварова мине белә булып чыкты. Мин «Кряшен Чибяре»ндә катнашканда ул жюрида иде. Сүз уңаеннан, әлеге конкурс мин катнашканнар арасында иң якты, истәлекле хатирәләрнең берсе.

— Сәхнәдә Алина Ахметшина-Майорова дип тә чыгыш ясадың. Нигә ике фамилия?
— Виталий Васильевич бер концертта «сине керәшен кызы икәнеңне белергә тиешләр бит инде, әйдә Алина Майорова дип чык» диде дә, мин әйтәм «бик яхшы». Шулай миңа эләгеп калды инде. Ләкин ул бик озын булгач, эстрада сәхнәсенә Алина Ахметшина дип чыктым.

— Күптән түгел «Гомбагыш» керәшен җыруың чыкты. Клибы да үзенчәлекле.
— Ул җырны бәләкәйдән белә идем. «Үскәч, аны җырлыйм» дип максат куйдым. Бу җырны тыңлаганда гел күз яше килә. Аны беренче тапкырдан ук яздыра алмадым, чөнки елап беттем. Җырны башкарганда ыруымны, тамырларымны, бөтен яклап туганнарымны искә алам. Әнием җыручы булганга күрәдер дә, бәләкәйдән керәшен җырулары аерым бер мөһим урынны алып тора. Яңа керәшен күлмәге тектерәсе, керәшен җырлары яздырасым килә. 

— Элгәреге җыруларны кайдан аласың?
— Әниемнән. Әбием Вера күп җырулар белә. Аның белән күрешкәндә гел җырлыйбыз. Үзе сизмәгәндә генә аны видеога яздырып алам (елмая). 

— Үзең дә җыр сүзләре, көйләр язмыйсыңмы?
— Язгалыйм. Ләкин алар күбрәк заманча. Бер вакыт гомумән шул юнәлештә генә иҗат итә башлаган идем. 

— Яшь җырчыга эстрадада танылу авыррак, диләр. Килешәсеңме?
— Иллегә илле дияр идем. Хәзер яшьләр өчен мөмкинлеләрнең чиге юк. Җырыңны видеога яздырып, социаль челтәргә куйсаң, кеше аны күрә бит. Сине шуннан да таный башларга мөмкиннәр. Шунысын төгәл әйтәм: сине белсеннәр, танысыннар өчен гел кеше күз алдында булырга кирәк. 

— Гастроль тормышына ничек карыйсың?
— Заманында Вадим Захарова, Илшат Сафин, Рамил Шарапов, Руслан Кираметдинов һәм башкалар белән эшләдем. Солянкаларда еш катнаша идем. Хәзер инде еракка чыгып китмичә, монда узган концертта гына чыгыш ясар идем. Чөнки үз эшем, укучыларым бар. Аларны калдырып китәсем килми. 

— Сәхнәдән тыш тагын нинди кызыксынуларың бар?
— Мин — иҗат кешесе. Биюгә йөрим. Элек рәсемнәр, портретлар ясый идем. Мебельләрне яңартырга, буярга яратам. Аларга яңа сулыш бирәм дисәм дә була инде. Миндәге эш инструментларын күрсәгез сез! Кайбер егетләрдә дә аның кадәр түгелдер. (көлә).

— Шәхси тормышыңа килсәк?
— Кияүдә түгел. Шәхси тормышымны беркайчанда кешегә ачмыйм, күрсәтмим. Бәлки, кияүгә чыгып, балалар тугач әйтермен (елмая). Минемчә, тормышта бер-береңне аңлау мөһим. Эшемне аңлый торган кеше кирәк.

— Нинди уй-хыялларың бар?
— Иң зур хыялымның берсе — үз мәктәбемне ачу. Сәхнәгә үз концертым белән чыгарга, һәм берәр кинода төшәсем килә. 

— Уңышлар сиңа, Алина!

Блиц сораштыру:
— Көнең ничек башлана?
— Иртәнге аш. Вакыт булганда зарядкадан.
— Сиңа биргән иң яхшы киңәш.
— Үз-үзеңә, интуицияңә ышанырга.
— Төп киңәшчең?
— Әни.
— Кешеләрдә яраткан сыйфат?
— Ихласлылык, киң күңеллелек, намуслылык.
— Илһами чыганагы?
—Җырлау, фортепианода уйнау, сәяхәть итү.

Фотолар Алина Әхмәтшинаның шәхси архивыннан, үз рөхсәте белән тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев