Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Владимирдан Николай Петров: «Армия ул — тормыш мәктәбе»

Быел — Ватанны саклаучылар елы. Шул уңайдан мәктәпләрдә очрашулар уза. Усали урта мәктәбендә 12 ел автобус йөртүче булып эшләүче Владимир авылы кешесе Николай Петровны чакырып, әңгәмә корганнар.

— Сез армия сафларына алынгач, кайларда хезмәт иттегез? Солдатлар арасында татар егетләре бар идеме? 
— Хабаровск краеның Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә авиация гаскәрендә хезмәт иттем. Вазифам машина йөртүче иде. 1989-1991 еллар иде ул. СССРның таркалу алды еллары. Армиядә тәртип юк иде, дип әйтә алмыйм. Миңа ул үзенә күрә бер тормыш мәктәбе булды. Аннары күп әйбер үзеңнән, үз тәртибеңнән, кеше белән сөйләшә белүеңнән тора. Әйе, бездә татар егетләре дә күп иде. Үзара рәхәтләнеп, туган телебездә сөйләштек, якташлар белән татарча аралаштык. Кайвакыт командирлар рус телендә генә аралашырга кушса, юри татарча сөйләшә идек, чөнки русча гына аралашырга дигән закон юк бит. Бергә армиядә хезмәт иткән кешеләрне кыска гына итеп, «служак» диләр. Служаклар белән хәзер дә аралашабыз, алар бик якын кешеләргә әйләнә икән. 

— Армиядә мәктәптә алган белемнәрнең кирәге чыгамы? Аеруча кайсы фәннәр кирәк?
— Кайсы уку йортын бетереп китсәң дә, армиядә яңадан парта артына утырырга туры килә, чөнки укымыйча, өйрәнмичә генә хәрби хәзерлек үтеп булмый. Белем һәркайда кирәк булган кебек, армиядә дә бик кирәк. Сүз дә юк, рус телен яхшы белергә кирәк. Әйе, хәрби хәзерлек тә яхшы булырга тиеш. Тарихны да белергә тиеш хәрби кеше. Бәйрәмнәр тарихын белмәсәң дә оятка калуың бар. Шундый ситуацияләр була, тиз арада гына күңелдән исәпләргә кирәк, бу — математика, телдән исәпләү, дигән сүз. Географияне белмичә дә уңайсыз хәлгә калуың бар. Егет кеше физика, механика законнарын да белергә тиеш инде. Үз туган телеңне белмәү, шулай ук, матур хәл түгел. Татарча белсәң, үзбәген дә, казахны да аңлыйсың. Мәктәптә кирәкмәгән фән укытылмый инде ул. Тырышып укырга, фәннәрне яхшы үзләштерергә омтылырга кирәк. 

— Ике улыгыз да армиядә булды. Алар кайларда хезмәт итте? Ни өчен аларны хәрби хезмәттән алып калу чарасын тапмадыгыз? 
— Чараларны тапмадым гына түгел, эзләмәдем дә. Алар анда барып, күреп кайтырга тиеш иде. Алар әтиләренең хезмәт иткәнен белә. Шуңа күрә үзләре дә «барырга теләмибез» дип әйтмәделәр. Олы улым Геннадий 2020-2021 елларда Самара шәһәре янындагы Кряж посёлогында разведкада хезмәт итте. «Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парадта катнаштым», — дип, горурланып сөйли. Кече улым Анатолийны армиягә 2023 елда алдылар. Чиләбедә хезмәт итте. Башта автобронетанк белгечләре әзерләү курсларын үтте. Механик-водитель таныклыгын да армиядә алды. Мин үзем дә автобус өчен "права«ны армиядә хезмәт иткәндә алган идем. Аны безгә, берничә егеткә, яхшы хезмәт иткән өчен, русча әйтсәк, «поощрение» буларак тәкъдим иттеләр. Ә без шундый мөмкинлектән файдаланып калдык. Күргәнегезчә, шушы документ һаман үземә хезмәт итә. Шуңа күрә дә мин армиядәге вакытны «тормыш мәктәбе» дияргә яратам.

— Нәселегездә хәрби кешеләр бармы? Ир туганнарыгыз армиядә булдымы?
— Миннән бер яшькә генә олы 1969 елгы дәдәм Леонид гомер буе хәрби кеше булды. 1987-1989 елларда сроклы хезмәт үткәннән соң армиядә калырга карар кылды. Башта — прапорщик, 1996 елдан 2020 елга кадәр — офицер. Таҗикстанда да хезмәт итте. «хәрби стажым — 33 ел да 2 ай», — дип горурлана ул. Хабаровскидагы чик сакчылары институтын, ФСБ академиясен тәмамлады. Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, 2011 елда майор званиесендә отставкага чыкты. Кунакка кайтканда гел туган телебездә сөйләшәбез. Шунысы кызык, 18 яшьтә авылдан чыгып киткән, гомер буе руслар арасында яшәгән, тормыш иптәше дә рус милләтеннән булган керәшен егете авылга кайткач, бер рус сүзе кыстырмыйча сөйләшә ала. Күпләребезгә үрнәк бит бу. 

1976 елгы бертуган энем Александрның армиядә хезмәт итү еллары катлаулы чорга туры килде. Башта Ростов өлкәсендә «учебка»да булды. Анда аларны БМПга механик-водитель итеп әзерлиләр. Ставрополь краеның Зеленокумск шәһәрендә хезмәт иткәндә Кавказда сугышлар, террорчылык актлары башланды. Дагестанның Кочубей, Кизляр, Первомайск шәһәрләрендә кулга корал алып, бәрелешләрдә катнашырга туры килә аларга. Чечен республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә дә хезмәт итте. Авылдашыбыз Степан Тупаев белән бергә булдылар. 
Бертуганнарым хәрби хезмәт үткәндә, мин үз малайларымны ничек инде армиядән алып калыйм ди?! Туганнан туышкан ир-ат туганнарымның барысы да диярлек армия хезмәтендә булды. Алар арасында Әфган җирендә башын салган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Данилов та бар.

— Сезне без Усали авыл җирлеге депутаты да. Ничек уйлыйсыз, ни өчен авыл халкы сайлауларда Сезнең кандидатура өчен тавыш бирде икән?
— Яшь вакытта авылны калдырып, шәһәргә чыгып китмәгәнбез икән, без ничек тә авылны яшәтергә тырышырга тиеш инде. Безне кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Әтиебез Василий Александрович безне гел: «Кешеләргә игелекле булыгыз, ярдәмегездән ташламагыз», — дип өйрәтә иде. Пенсиягә чыккач та, аңа кадәр дә авылыбызның чишмәләрен карап торды ул, Качману урыны ясау да аның идеясе булды. (Бу урында Николай һәм аның хатыны Ольганың әти-әниләре белән матур яшәгәннәрен, аларны зурлап соңгы юлга озатуларын да әйтү кирәктер — авт.).

Владимир авылы — үзенә ярдәм итәргә әзер торучы эшмәкәрләре белән бәхетле. Александр Аксаков, Динар Пасыев, Сергей Сапурин һәм башка авылдашлар бик күп ярдәм итте. Ләкин алар биргән акча, материалны кемнәрдер эш итәргә тиеш була. Менә шундый вакытта без — авыл кешеләре кирәк. Машина-тракторым белән дә булышырга туры килә. Шуңа да авыл кешеләре миңа ышаныч белдергәндер дип уйлыйм. Туган җиребез — безнең кече Ватаныбыз ул. Ә Ватанны саклау туган авылдан башлана. 

Усали мәктәбендә менә шушынды эчтәлектәге тәрбияви очрашу уздырдык. Юл йөрү кагыйдәләренә, укучыларның юлда үз-үзләрен тотышларына бик таләпчән булган автобус шофёры Николай Васильевич белән узган бу дәрес укучыларга гына түгел, безгә, укытучыларга да бик ошады. Ә мин, укытучы буларак, куйган максатларыма ирештем, дип санадым. 

Лидия КОНСТАНТИНОВА, 
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев