«Сәламәтлек сагында – 60 ел»: Профессор Марс Михайлов белән әңгәмә
Татарстанның күренекле галиме, табиб һәм җәмәгать эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Марс Константинович – 500дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 45 монография авторы. Балалар дәвалауда рентгенодиагностика методикасы буенча Германия, Бельгия, Югославиядә дә абруй казанган профессор.
Балачак һәм һөнәр сайлау
– Марс Константинович, балачак, яшьлек елларын искә төшерсәгез иде.
– Зәй районындагы Түбән Биштә гаиләдәге бердәнбер бала булып туганмын. Әтием мәктәптә укытучы, соңрак, директор булды. Әнием өйдә хуҗалык эше алып барды. 1946 елны 1нче класска укырга кердем, 4 класс белем алдым. Әтине партия члены буларак, Акташка күчергәч, шундагы рус мәктәбендә укый башладым. Өйдә әтием белән дә русчага өйрәнеп, икенче уку елында минем өчен тел белмәү кыенлыклары артта калды. 1954 елда яңадан Зәйгә күчендек. Иске Зәй мәктәбе тарихында укуны медальгә тәмамлаучылардан икенче укучы булдым.
– Табиб булу хыялы кайчан туды?
— Бу сорауга әнием Соломия Ивановна сүзләре белән җавап бирәм: «Син улым, бәләкәй чакта еш авырдың. Больницада ятып дәваланырга туры килде. Үзеңне дәвалаган табибларга карап, бу һөнәрне сайлау теләгең уянгандыр». Уйнаганда да «врач» ролендә булганмын, уенчык атымны көненә берничә тапкыр «сүтеп-җыеп» дәвалаганмын. Әнием педагог булуымны теләде. Ә мин 1959 елны Казан дәүләт медицина институты студенты булдым.
– Медицина институтына аяк баскан еллар...
– Укуның беренче 3 елы җиңел барды, мәктәптәге кебек гадәти фәннәр. Һәрвакыт югары стипендия алсам да, тулай торакта бүлмә булмавы кыенлык тудырды, фатирда яшәдем. 4нче курс ахырында, актив студент буларак, тулай торактан урын бирделәр. Бу матди хәлемне яхшыртты, концерт, театрларны калдырмаска тырыштым, спорт белән шөгыльләндем.

– Студент чакларның онытылмас мизгелләре?
– 1957-1958 елларда Себергә һәм Казахстанга җибәрелгән студент отрядларының даими члены буларак, «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале белән бүләкләндем. Спорт белән җитди мавыгуым республика ярышларында, спартакиадаларда институт данын яклау мөмкинлеге бирде. Теоретик белемне ныгыту, хирургиядә практик күнекмәләр алу омтылышы, 3нче курстан башлап, укытучылар белән бергә шәһәр дәваханәләренең хирургия бүлекләрендә төнге дежурларга йөрергә, операция вакытында ассистентлык итүгә этәрде. Күренекле акушер-гинеколог Павел Маненков миңа игътибар итте һәм 4нче курста, мөстәкыйль рәвештә, үземә операция ясарга рөхсәт бирде.

– Керәшен егете күңелендә йолалар сакланамы?
– Авылда 12 яшькәчә тордым. Чиркәүне, Олы көн, Качману бәйрәмнәрен, Нардуган йөрүләрне хәтерлим. Туган төбәгемне, Авылымның тәмле суларын сагынам. Әти партиядә булгач, өйдә беркайчан да тәре почмагы булмады, дингә карата аерым караш тәрбияләнмәде. Агач чиркәү мәктәп кырыенда гына иде. Әби сөйләвенчә, бабай чиркәүдә певчий булган. Аның янына бөтен авыл халкы хат укытырга килгән. Авылда якын туганнарым да, туган нигезем калмады. Институтта ректор булып эшләгәндә отпускта икешәр ай кайтып тордык. Утын кисеп яру, урманга печәнгә бару, анда ат арбасы астына ятып йоклап алулар... Улым да безнең белән гел авылда булганга, эш рәтен белеп үсте. Ат та җигә белә, печәнен дә чаба. Ә онык авыл тәмен белми.

Табиблар династиясе
– Гаиләгез белән таныштырсагыз иде...
– Безнең гаиләдә – 5 табиб. Хатыным, Казан кызы Алиса Хәйрулловна – атаклы табиблар Абдуллиннар династиясеннән. Студент елларында ук таныштык, бер курс түбәнрәк укыды. Хәзер инде үзебезне дә Михайловлар династиясе дия алабыз. Улым Игорь медицина академиясендә укыта, ә оныгым Азат Игоревич – рентгенеология һәм радиология белгече, чит илдә эшли. Икесе дә медицина фәннәре кадидатлары, доцентлар. Киленебез профессор Гөлнара Рифатовна – эндокринология кафедрасы җитәкчесе.

– Хезмәт юлыгыз?
— 1962 елны Зәйгә эшкә кайттым. Хирург та, акушер-гинеколог та, травматолог та булдым. Беренче булып, районда ашказаны резекциясе, аяк сынганда штивтование ясалды. Хирургия бүлеге җитәкчесе булгач, барлык проблемаларны хәл итү, аппаратура, инструмент табу да минем өстә булды. Наркоз аппаратлары булмагач, «местное» анестизия кулланылды. Ике хирургның берсе — дәваханә җитәкчесе, икенчесе — мин. Дәваханәдә үк яшәвем башка табиблар өчен җайлы булды. Көненә 80шәр кеше кабул иттем. Бер елдан квартир бирделәр, хатыным терапия бүлеге җитәкчесе булып урнашты, улыбыз туды. 1964 елны профессор М. Фәйзуллинның рентгенология кафедрасына лаборант итеп эшкә чакырдылар. 1970 елны — рентгенология кафедрасы ассистенты, 1982 елны кафедра җитәкчесе булдым. Кандидатлык яклаганда, 65 эткә рентгенограмма ясарга, моргта тәҗрибә үткәрергә туры килде.

– Остаз буларак эшчәнлегегез?
– Педагогик эшчәнлегем яшь табибларны, галимнәрне әзерләүгә юнәлтелгән. Аларның күбесе бүген медицинаның бик күп өлкәләрендә югары дәрәҗәләргә иреште. 60ка якын кандидатлык һәм 27 докторлык диссертациясе якланды. Аларның фәндәге бу уңышын үз мирасымның бер өлеше дип саныйм. Һәрвакыт тырышлык, максатчанлык һәм кешелеклелек сыйфатларына зур әһәмият бирдем. Бу принципларны яшь буынга да тапшырырга тырышам.
1970 ел – кандидатлык, 1978 ел – докторлык диссертациясен яклый.
1991 ел. Татарстан фәннәр академиясе президиумының хакыйкый члены.
1997 ел. Америка библиография институтының «Человек года» исеме исеме иясе.
1998 ел. Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Дан ордены кавалеры.
1980-2007 еллар. Казан дәүләт медицина академиясе ректоры. Аннан соң, «Нур» диагностикасы кафедрасы мөдире.
Алиса Ахметшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев